Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сабыйлар" — әдәп һәм әхлакка нигезләнгән татар мәктәбе булачак"


"Сабыйлар" үзәге җитәкчесе Ләйсән Солтанова

Казанда татар телле хосусый мәктәп ачыла. Моңарчы балалар бакчасы булып эшләп килгән "Сабыйлар" үзәге быел тәүге мәртәбә беренче сыйныфка балалар җыя.

Беренче сыйныфка 20 бала кабул ителәчәк, малайлар, кызлар аерым төркем буларак белем алачак. Укыту татарча алып барылачак дип вәгъдә итә оештыручылар.

Әлегә мәктәп рәсми аккредитациясез эшләячәк. Ягъни, бала өйдә укый булып саналачак һәм уку чиреге тәмамланыр алдыннан башка бер мәктәпкә барып аттестация узачак.

Бу мәктәпкә эләгер өчен нәрсә эшләргә, нинди имтихан тапшырырга кирәк булачак, уку бәясе, укытучылар, укыту програмы һәм керәчәк өстәмә дәресләр хакында "Сабыйлар" үзәге җитәкчесе Ләйсән Солтанова белән сөйләштек.

Казанда "Сабыйлар" мәктәбе ачыла
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

— Ләйсән ханым, беренче сыйныф җыеп мәктәп ачу фикере каян килде һәм нәрсә белән бәйле?

— Мәктәп ачу фикере ата-аналар тарафыннан сорау белән бәйле. Безнең балалар бакчасына йөрүче балаларның ата-аналары, татар мохитле мәктәп кирәк, сездән соң кая барыйк, сездә алган татарча тәрбияне ничек дәвам иттерергә, дигән сораулар бирә башлады. Шул сораудан туган эш инде бу.

— Хосусый мәктәп ачуның кыенлыклары нәрсәдә?

— Кыенлыклары бар һәм алар күпчелек очракта канун белән бәйле, чөнки таныклык (лицензия), аккредитация дигән нәрсәләр бар. Алга таба, тулаем башлангыч мәктәп ачкан очракта, без бу эшләрне дә башлап җибәрәчәкбез. Һәм мәктәбебез инде чын мәгънәдә дәүләтнең бөтен кануннарына буйсынган хосусый мәктәп булачак дип ышанып калабыз.

— Аңлавымча, әлегә балалар өйдә укый булып саналачак?

— Әйе, алар өйдә укый булып саналачак. Без бу эшнең бөтен җаваплылыгын тоеп үз өстебезгә алабыз һәм безгә укырга кергән бала тулысынча беренче сыйныфны тәмамлап чыкты дигән документ алачак. Ягъни, бездән киткән очракта да, аны һәр мәктәпкә кабул итәчәкләр. Аттестациягә килгәндә, без берәр мәктәпкә теркәлеп, аның тарафыннан аттестация үткәрәчәкбез.

"Сабыйлар" мәктәбен тәкъдим итү
"Сабыйлар" мәктәбен тәкъдим итү

— Соңгы арада татар телле хосусый мәктәпләр бер-бер артлы ачыла, әйтик, "Акыллым", "Сәләт" мәктәбе. Моның сәбәбе дәүләт милли һәм дини мохит тудыра алмауга бәйлеме? Киләчәктә андый мәктәпләрнең саны тагын да артыр дип уйлыйсызмы?

— Әйе дип уйлыйм. Дәүләт тарафыннан балаларга милли һәм дини тәрбия бирү мөмкинлеге җитмәү сәбәпле хосусый мәктәпләр ачыла да. Ата-анага, күбрәк татар телендә, милли мохиттә, дини-әхлакый яктан әдәпле бала тәрбияләү өчен ярдәм итү максатыннан чыгып эшләнә бу эшебез. Минемчә, алга таба хосусый мәктәпләр саны артачак. Белгәнемчә, быел Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләрендә дә дини-әхлакый тәрбия бирүче ике мәктәп ачылды һәм бу күренеш моңа ихтыяҗ барын күрсәтә. Элек-электән үк татар байлары милли мәктәпләр ачканнар. Бүгенге көндә дә татар халкында гореф-гадәт саналган бу эш торгызылып килә.

— Татар байлары, меценатлар турында сүз кушкач, әйтегезче, әлеге мәктәпне финанслау тулысынча ата-ана тарафыннан булачакмы, әллә башка җирдән дә акчалата ярдәм күрсәтеләме?

— Хәзерге башлангыч вакытта финанслау мәсьәләсе "Сабыйлар мәркәзе"нең оештыручылары карамагында. Ул да булса "Сабыйлар мәркәзе"н оештыручы һәм җитәкчеләре Наил һәм Ләйсән Галявиевлар. Ә алга таба мәктәпнең эшчәнлеге тулысынча ата-аналар түләгән акчага башкарылачак.

Дәреслекләр
Дәреслекләр

"Сабыйлар" мәктәбенә укырга керүче баланың ата-анасы аена 25 мең сум түләячәк, моннан тыш бер мәртәбә 10 мең сум кертем дә түләргә туры киләчәк.

— Бу бәя нәрсәдән чыгып билгеләнде, нәрсә керәчәк бу бәягә?

— Баланың иртәнге 8:30дан алып 16 сәгатькә кадәр мәктәптә барган бөтен эшчәнлеге шул бәягә керә. Монда ашау да, көн дәвамында барачак түгәрәкләр, төрле чаралар, уку дәреслекләре дә керә.

— "Сабыйлар"га беренче сыйныфка керер өчен нинди сынау үтәргә туры киләчәк?

— Беренчедән, бала белән үткәреләчәк әңгәмә, аның укуга карата мөнәсәбәте хакында белешәчәкләр. Икенчедән, баланың гаиләсе белән дә сөйләшү уздырылачак. Гаиләдә булган принциплар безнең мәркәзебез принципларына каршы килмәгән очракта гына баланы кабул итә алачакбыз.

— Мәсәлән, нинди принциплар була ала?

— Мәсәлән, әйтик дини, әхлакый яктан туры килә, әмма татар телен белми һәм гомүмән гаиләдә татар теленә игътибар бирелми икән, бу очракта баланы кабул итә алмыйбыз.

— Башлангыч мәктәптә бина матур булуы бер хәл, әмма иң мөһиме — укытучы. Баланың мәктәпкә карата мәхәббәте укытучы аркылы туа. Татар телле белгечләр белән кытлык бармы?

— Хәзерге вакытта, мәктәпнең штаты тулысынча бездә эшләгән хезмәткәрләрдән тупланды. Әлегә кытлык сизмәдек, чөнки бу кешеләргә тулысынча ышанабыз, аларның татар телен белү дәрәҗәсен, педагогик компетенцияләрен беләбез. Шулай да, алга таба, тулаем башлангыч мәктәпне формалаштырган вакытта кадрлар штатын зурайту эше дә көтеләчәк. Ә хәзергә әйтәсем килә, мәктәп ачабыз дип игълан иткәч, берничә кеше элемтәгә кереп, сездә вакансияләр юкмы, дип мөрәҗәгать итте.

— Әлегә беренче сыйныф балаларын кабул итәсез. Бу эксперимент буларак башланып киткән проект кына түгелме? Татар телендә белем алып, беренче сыйныфны тәмамлаган балаларга алга таба да башлангыч мәктәпне татар телендә укып дәвам итәчәгенә, икенче һәм өченче сыйныф ачылачагына гарантия бирәсезме?

— Чынлап та, бу бернинди эксперимент түгел, ә уйлап эшләнгән, өметле проект. Икенче уку елын, Аллаһ боерса, тулысынча башлангыч мәктәп һәм киләчәктә ике параллель, бер кызлар, бер малайлар сыйныфы рәвешендә тулы сигез класслы мәктәп итеп күзаллыйбыз.

— "Сабыйлар" мәктәбен дини-татар мәктәбе дип атап булачакмы?

— Дини-татар дип әйтү дөрес булмас, чөнки без бит мәдрәсә түгел. Безнең очракта әдәп һәм әхлакка нигезләнгән татар мәктәбе дөресрәк яңгырар дип уйлыйм.

Илсөяр Садыйкова
Илсөяр Садыйкова

Уку программына килгәндә, "Сабыйлар" мәктәбе "Школа России" дигән програм буенча укытуны сайлаган. Ни сәбәпле нәкъ шул програмны сайлау хакында Федераль дәүләт укыту стандартлары буенча булган дәресләрне укытачак остаз Илсөяр Садыйкова сөйләде:

— Уку програмын сайлаганда иң беренче балалар турында уйладык, чөнки аларга уку елы ахырында аттестация узарга туры киләчәк. Күп мәктәпләр бездә нәкъ менә шул "Школа России" програмы буенча эш алып бара, шуңа күрә, минемчә, балаларга аттестация тапшыру да уңайлырак булачак.

Татар теле атнага дүрт сәгать керәчәк, ике сәгать әдәби уку һәм ике сәгать татар теле. Татар теле дәреслекләренә килгәндә, Илсөяр ханым, берничә буын укыган Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзов авторлыгындагы Әлифбада тукталган:

— Әлифба татарча өйрәнү системында зур баскыч булып тора. Һәрбер бала мәктәп бусагасын атлап кергәч, укырга, язарга һәм татар теленең хәзинәләрен өйрәнүне менә шушы әлифба һәм язарга өйрәнү дәфтәре белән башлап җибәрә. Без укытачак әлифбаның инде 26нчы чыгарылышы чыкты.

Ләйлә Нурмөхәммәтова
Ләйлә Нурмөхәммәтова

"Сабыйлар" мәктәбендә аерым малайлар һәм кызлар төркеме булдырылачак. Оештыручылар моны психология белән бәйле дип әйтте:

— Әлбәттә, алар урамга бергә чыгарга мөмкин, экскурсия, төрле чараларга бергә йөрергә мөмкин, ашау, уйнау вакытында бергә булырга мөмкин, әмма укыту процессында аерым булачак. Бу психология белән бәйле. Бер яктан, малайлар һәм кызларның когнетив процесслары төрле тизлектә бара. Мәсәлән, кызлар процесска малайлардан тизрәк керә, малайлар исә озаграк. Тагын бер мәсьәлә, малайлар һәм кызларның стратегияләре төрле. Малайлар еш кына үзара конкурентлык, ярыш стратегиясен сайлый, кызлар исә ярышмыйча гына, күп очракта бер-берсенә булышып эш итә. Шуңа күрә гендер принцибы буенча бүлеп укытуны кулайрак күрәбез, дип сөйләде үзәкнең үсеш буенча мөдире Ләйлә Нурмөхәммәтова.

Аида Яруллина
Аида Яруллина

Аида Яруллинаның ике баласы да "Сабыйлар" балалар бакчасына йөри. Булачак мәктәп хакында ул Азатлыкка үз фикерен җиткерде:

— "Сабыйлар" үзәге белән мин 2011 елдан ук таныш. Балаларым монда йөри, тәрбиячеләрне бик ошаталар. Балаларымны монда биргәч беренче айдан соң нәтиҗәләр күрә башладым. Ризәэтдин исемле улым белән тугыз айдан ук йөри башладык. Монда йөргән балалар тиз үсеш ала, акыллы фикерләр йөртә башлый. Шуңа күрә бу балалар бакчасына йөргәннәр өчен алга таба да шул ук юнәлешле һәм киң кырлы шәхес итеп тәрбияли ала торган мәктәп тә кирәк. Гадәти мәктәпкә барсалар, аларга интеграция авыррак булачак. Ә бу ачылырга торган башлангыч мәктәптә нейропсихология, психология белгече дә булачак, моны бик тә отышлы итеп күрәм. Сыйныфта балаларның саны ун булуы да күңелгә хуш килә, чөнки бу һәрберсенә индивидуаль караш белән эш итәргә мөмкинлек бирә. Тәкъдим буларак бер әйбер генә әйтә алам, әгәр малайлар өчен укытучы ир кеше булса, тагын да яхшырак булыр иде. Малайлар мәктәптән үк ир-атны абруйлы итеп күрә башласа, әйбәтрәк, дип уйлыйм.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG