Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар бакчаларында хәләл туклану: кемгә – бар, кемгә – юк


Казанның М-14 микрорайонындагы балалар бакчасы
Казанның М-14 микрорайонындагы балалар бакчасы

Евгений һәм Чулпан Хәмидовлар бер елдан артык балалар бакчасында кызларына хәләл туклану булдыру өчен көрәшә. Мәгариф идарәсе бернинди проблем күрми, ләкин бакча җитәкчелеге моңа каршы. Азатлык белем бирү оешмаларында хәләл туклануны кертү үзенчәлекләрен белеште.

Чулпан Хәмидова Азатлыкка сөйләвенчә, кызларына балалар бакчасыннан урынны былтыр биргәннәр. Казанның 144нче балалар бакчасы белән килешү төзергә килгәч, Хәмидовлар хәләл туклану оештыру мөмкинлеген карауны үтенә. Бакча мөдире "бу – хәл ителмәслек мәсьәлә түгел, сентябрь тирәләрендә тагын бер кат сөйләшәребез", дип вәгъдә бирә. Тик икенче килгәндә инде мөдир "бу – муниципаль дөньяви бакча, татар телле бакча да түгел, хәләл ризык кертә алмыйбыз", дип кырт кисә.

Яшь гаилә Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә. Биредә исә Хәмидовларны өметләндереп җибәрәләр. Бакчаны хәләл туклануга күчерүнең авырлыгы юк, ризык бәясе үзгәрми, ит белән тәэмин итүче оешма гына үзгәрә, дип белдерәләр. Моның өчен бакча мөдиренең сүзе генә җитә, дип аңлаталар.

Ләкин мөдир тагын шул ук "без – дөньяви бакча" дигән сүзләрен кабатлый. Хәмидовлардан тыш, тагын өч баланың ата-анасы мөдиргә үтенеч яза. Җитәкче исә башка ата-аналарның риза булмауларына сылтана. Гаиләләр тагын бер кат мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәләр. Биредә мәсьәләнең хәл ителәчәгенә ышандыралар. Ләкин мөдир һаман үзенекен сөйли, башка ата-аналарның ризалыгын алырга кирәк, дип әйтә.

Хәмидовлар һәр төркемдә узган ата-аналар җыелышларында катнашып, аңлатулар уздырып, 100гә якын имза җыела. Бакчага барлыгы 260 бала йөри. Ләкин алар артыннан ук һәр җыелыштан соң бакча идарәсе вәкилләре үзләре икенче гаризага кул куюны сорап йөри башлый. Казанның мәгариф идарәсе һәм бакча мөдире исеменә ата-аналардан язылган әлеге хатта балалар бакчасының шулай ук дөньяви булуына, башка милләт һәм дин кешеләренең дә балалары йөрүенә басым ясала. Бакчада туклану санитар нормаларга туры килә, тиешле дәрәҗәдә башкарыла, диелә. Яңа гаризага "Динара низаг тудырмас өчен, үзләренең дөньяга карашлары белән хәләл туклануга каршы ата-аналар булуын да исәпкә алып, бакчаны әлеге системга күчермәвегезне телибез" дип язылган. Хәләл туклану теләүчеләргә "Ислам динен тирәнтен өйрәтүче" бакчаларда урын бирү дә сорала.

Балалар бакчасында хәләл туклануга каршы язылган хат
Балалар бакчасында хәләл туклануга каршы язылган хат

Чулпан ханым баласын Казанның башка бакчасына күчерергә теләми. Алар яңа төзелгән М-14 микрорайонында яшиләр, ә аннан шәһәргә чыгып йөрү уңайсыз: юллары тар, җәмәгать транспортының йөрүе көйләнмәгән, ерак.

Христианнарның хәләлдән куркуларына да ышанасы килми Хәмидовларның. "Православлар өчен хәләл тыелмаган, белештек," ди Чулпан. Чынлап та, Казан митрополиясе сайтында хәләл иткә христианнар нейтраль карарга тиеш дигән аңлатма да бар.

"Бакчаны хәләл туклануга күчерергә теләмәүнең бер сәбәбе генә бу. Без ашау-эчү өчен дә, абонент түләүне дә башкарабыз, әмма бала ач кайта. Үзебез белән алып килергә рөхсәт ителми, бу СанПин нормаларына туры килми диделәр. Хәләл туклану безнең өчен генә кирәкми, безнең кебекләр күп бит. Безнең хәләл туклануны сораганга динара низаг чыгарсыз дип әйтәләр, христианнарның хокукларын бозасыз дип китереп чыгардылар. Ә безнең, мөселманнарның, хокуклары бозылмыймы? Без дә бит бу дәүләт кешеләре. Ник безнең ихтыяҗлар канәгатьләндерелми?", дип сөйләде Чулпан Хәмидова.

Азык-төлек департаменты: хәләл туклану оештыруда проблем юк

Казан мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә балалар оешмаларында туклануны Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты оештыра. 2016 елда департамент Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" стандартлаштыру комитетыннан тиешле таныклык һәм сертификат ала һәм белем бирү оешмаларында хәләл туклану кертә башлый. Департаментның сайтындагы исемлеккә караганда, Казанда 82 балалар бакчасы әлеге систем белән эшли. Ризыкны "Хәләл" комитеты аша сертификацияләгән оешмалар китерә.

Департаментының җитештерү бүлеге Наталья Полуэктова Азатлыкка бакчаларда, мәктәпләрдә хәләл туклануны оештыру бернинди дә проблем тудырмаска тиеш, дип әйтте.

"Гадәттә, безгә теге яки бу мәктәп, балалар бакчасыннан гариза килә, алар хәләл туклану оештыруны сорый. Бу – бакчалар, мәктәпләр карары. Гадәттә, бу ата-аналар җыелышларында хәл ителә. Безгә мөрәҗәгать итәләр икән, мондый туклануны оештыруда бернинди дә проблем юк.

Сәхифәбездә хәләл тукланулы мәктәпләр һәм бакчалар исемлеге быел әлегә яңармады. Әмма исемлек октябрьдә үзгәрергә мөмкин. Гадәттә, ата-аналар җыелышлары сентябрь уртларында була", диде ул.

Илнар Һидиятов
Илнар Һидиятов

Полуэктова сүзләрен Азатлыкка Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Һидиятов та раслады. Аның әйтүенчә, белем бирү оешмаларында хәләл туклану кертер өчен ата-аналар ризалыгы кирәк.

"Хәләл туклану турындагы карар ата-аналарның гомум җыелышында кабул ителергә тиеш. Һәр ата-ананың имзасын җыеп йөрү кирәкми. Җыелыш карары нигезендә бакча мөдире азык-түлек департаментына мөрәҗәгать итә", ди Һидиятов.

Шул ук вакытта нинди дә булса принципаль каршылык бар икән, хәләл системын кертеп булмаячагы да әйтелде, чөнки мәктәпләр һәм балалар бакчалары – дөньяви оешмалар, анда нинди дә булса дингә өстенлек бирелергә тиеш түгел. Һидиятов сүзләренә караганда, Татарстанның барлык мәктәбендә дә тиешенчә тикшерелгән, сыйфатлы туклану оештырылган. "Кайбер башка төбәкләрдән аермалы буларак, республика үзенчәлеген дә исәпкә алып, бер генә белем бирү оешмасына да дуңгыз ите кертелми", диде Илнар Һидиятов.

Азатлык узган атна берничә көн дәвамында 144нче санлы балалар бакчасы мөдире Любовь Носковага шалтыратты, әмма җавап ала алмады. Атнакич – мөдирнең кабул итү көне, әмма урынбасарлары аны җыелышларда дип аклады, тоташтырмады. Җомга көнне мөдирне тотсак та, безне хәләл туклануны оештыру мөмкинлеге турында кызыксынган журналистлар икәнен аңлагач, Любовь ханым, бүген кабул итү көнем түгел, вакытым юк, дип җавап бирмичә трубканы тизрәк куйды һәм бүтән телефонны алмады.

XS
SM
MD
LG