Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 04:40

Русиядә кирәксә-кирәкмәсә дә хәләл тамгасы кую гадәткә керә башлады. Хәләл әйберләр нигездә кыйммәтрәк. Бу акча эшләүнең бер ысулы түгелме дигән шик туа.

2013 елдан башлап мөселманнар Рамазан аеның 17нче көнендә Бөтендөнья хәләл көнен билгели. Ул быел 12 июньгә туры килде. Бөтендөнья хәләл көне билгеләп үтәргә Бөтендөнья хәләл шурасы тәкъдим иткән.

Билгеле булганча, берничә ел элек хәләл ризык дигәндә, әле күпләр итне генә истә тотса, хәзер инде май, йомырка, сырларга да хәләл тамгасы сугыла. Бу чын индустриягә әйләнде, чөнки хәләл хезмәтләр исемлеге дә барлыкка килеп, мөселманнарга хәләл хезмәт күрсәтүче кунакханәләр, хастаханәләр тәкъдим ителә. Хәләл тамгасы – сыйфат билгесе дип аңлаталар һәм бу гадәти ризыкка яки хезмәткә караганда кыйммәтрәккә төшә. Ә чынлыкта бу акча эшләүнең бер ысулы гына түгелме?

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" комитеты җәмәгать туклану урыннарына да стандартларны узып хәләл тамгасы алырга тәкъдим итә. Әлбәттә, бу эшмәкәрләрне кыстау бушка түгел. Аның өчен ай саен түләп торасы. Аның үз процедурасы бар. Хәләл стандарт алу өчен башта Диния нәзарәткә кирәкле кәгазьләр җыеп бирергә кирәк, комитет вәкилләре тикшерү уздыра һәм аннары инде эшмәкәрләргә "Хәләл" сертификаты бирелә.

"Хәләл" сертификаты нигезендә эшләүче эшмәкәрләр моның бизнеска начар йогынтысы юк дип белдерә. Азатлык Казанда эшләүче хәләл кафесы хуҗаларыннан "Хәләл" сертификатсыз да эшләп буламы, бу кәгазьнең мөһимлеге турында сорашты.

Айнур Әхмәтшин
Айнур Әхмәтшин

"Рәйхан" кафесы хуҗасы Айнур Әхмәтшин әйтүенчә, Хәләл сертификат турында күбрәк яңа килүче кешеләр, туристлар сорарга мөмкин.

– Айнур, сезнең кафеның барысы да диярлек хәләл булганын белә. Ни өчен сезгә елдан-ел "Хәләл" сертификатына ия булыр өчен акча түләп торырга кирәк?

– Кафега килгәннәрнең чама белән 30% хәләл булу-булмау белән кызыксына. Мәсәлән, безнең менюда пицца бар, алардагы сыер, тавык итләре, колбасаларның хәләллеге турында сорыйлар. Бу – нигездә кафега яңа килгән кешеләр. Алар да оялып кына сорый, чөнки бездә эшләүче кызлар барысы да яулыклы кызлар. Аларның яулыклары ук безнең мөселманнар өчен эшләвебезне күрсәтеп тора. Күңел тынычлыгы өчен сорыйбыз диләр. Ә болай “Рәйхан”ның хәләл икәнен күбесе белә, дөрес әйтәсез.

Cертификатың булуы кирәк, мөһим. Ул булмый икән, аны сораучы кешеләр кире борылып китәчәк. Аннары ярый безне хәләл икәнне беләләр, чөнки “Ярдәм” мәчете белән дә эшлибез, ә башкаларны кайдан белергә тиеш? Аннары бу безнең дәрәҗәне дә күрсәтеп тора. Без барлык ит һәм башка ризыклар өчен җавап тота алабыз, без берсеннән дә берни яшермибез, сертификатлы булуыбыз да ачыклыгыбызны күрсәтә.

–​ Сер булмаса, бу сертификат өчен ничә сум түлисез?

– Ташлама белән елына чама белән 30 мең сум.

– Сез ит кенә түгел, башка ризыклар өчен дә җавап бирә алабыз дисез. Димәк, майлар да хәләл. Хәләл тамгасы куелмаган май урынына хәләл май куллану җитештерелгән ризык бәясен күпмегә арттыра?

– Гомумән, хәләл ризыклар хәләл тамгасы булмаган ризыктан кыйммәтрәк. Димәк, безнең дә чыгымнар арта. Аның нечкәлекләре күп. Мисал өчен, стейкка яхшы ит кирәк, ул бик кыйммәт. Шуңа без аны менюга кертмибез. Меню бик чыгымлы булмасын дип төзибез. Бездә туклану уртача ​350-400 сумга төшә.

Әгәр дә без хәләл булмаган ризыклардан әзерләгән булсак, 200-250 сумга төшәчәк. Хәләл итнең килосы 450 сум торса, хәләл булмаганы 300 сум тирәсе. Безнең кафе зур түгел. Зур кафе-рестораннарда итне берьюлы күпләп алалар, чөнки саклар урыннары да, суыткычлары да бар. Шуңа аларга ит арзанракка төшә. Монда күп нечкәлекләрне истә тотарга кирәк.

Елена Кофонова. vk.com
Елена Кофонова. vk.com

“Кыстыбый” кафесы да мөселманнар арасында билгеле, аларның ризыклары да хәләл булганы турында мәгълүмат кешеләр арасында таралган. Әмма идарәчесе Елена Кофонова барыбер сертификатсыз эшләү дөрес түгел ди, әлеге вакытта алар сертификация узалар.

– Елена, Сезгә "Хәләл" сертификат нәрсә өчен кирәк?

– Исем булдыру, франшиза өчен кирәк. Аннары һәрвакыт мөселманнар бездән ризыкның хәләлме-юкмы дип сорый да ала бит. Дөрес, бик сирәк сорыйлар. Мин элек "Түбәтәй" кафесында эшләдем. Анда да аз сорыйлар иде, чөнки беләләр. "Кыстыбый"да барысы да хәләл ризыклардан әзерләнә. Пешкән ризыкларга, сөт ризыкларына аерым-аерым хәләл дип язылган. Сырлар да хәләл. Сырларда хайваннар белән бәйле ферментлар булмаска тиеш, без шул хайван әйберләре кушылмаганны сайлыйбыз. Пешкән ризыклар Балтачта Хәләл индустриаль парктан китерелә. Аларның инде үз "Хәләл" сертификатлары бар. Ә кафеның үзенең "Хәләл" сертификаты юк. Бу – бик мөһим. Аннары безнең исем белән чыгучы ризыклар автомат рәвештә хәләл булачак.

– "Хәләл" сертификат өчен түләп торырга кирәк. Бу сезгә күпмегә төшәчәк?

"Хәләл" сертификат алу өчен тикшерүләр уздыру бушка дип беләм, аннары ай саен 5 мең сум түләргә кирәк бугай. Ел саен тикшереп торачаклар.

– Сезнең өчен бу зур акчамы?

Алай күп дип әйтмәс идем. Әгәр ике-өч кафегыз булса, 5 мең сум әллә ни түгел. Ә бер генә кафе булганда авырга төшәргә мөмкин, чөнки әле шул биш меңнән тыш әле башка түләүләр бар.

– Ел саен хәләл булу-булмауга тикшерү ни дәрәҗәдә кирәк дип саныйсыз?

Тикшерүләр кирәк, чөнки мин дә бөтен үзгәрешләрне белеп бетермәскә мөмкинмен.

Күрүебезчә, әлеге "Хәләл" сертификат бирү аша "Хәләл" комитетка ай саен шактый гына акчалар килеп тора. Шул ук вакытта майга, йомырка кебек әйберләргә хәләл тамгасы кую ник кирәк дигән сорау да туа. Казандагы "Хәләл" комитеты башлыгы урынбасары Хәйдәр Камалетдинов сүзләренчә, алар сертификат бирү өчен башта тикшерү уздыралар. Аның әйтүенчә, йомырка да хәләл булмаска мөмкин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG