Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар өчен юл күрсәткече булган НаlalGuide Facebookтан грант алган


Бөтен "хәләл Русия" бер гаджетта
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

Бөтен "хәләл Русия" бер гаджетта. 8 октябрь 2013 ел.

Барлык хәләл урыннар адресы язылган һәм харитада билгеләнеп барган НаlalGuide 2012 елда эшли башлаган иде.

Мөселманнар өчен юл күрсәткече булган НаlalGuide кушымтасының киләчәк үсеше өчен Facebook ширкәте ярдәм күрсәтәчәк.

“Киләчәк үсеш, сервисларны киңәйтү, мобиль кушымта һәм сайтны рәтләү өчен безнең проект Facebook социаль челтәреннән берничә грант алды. Алар сайт һәм платформага керү өчен ярдәм күрсәтәчәк.”, диелә НаlalGuide сәхифәсендә.

НаlalGuide проекты ярдәмендә мөселманнар кайсы төбәктә булуга карамастан, мобиль җайланма аша тиз арада үзенә кирәк мәчетне, хәләл кафены, кибетны һәм гомумән мөселманнар белән бәйле урыннарны таба ала. Шулай ук намаз уку вакытын белүгә дә әлеге проект ярдәм итә, имамга сорау да биреп була. Барлык хәләл урыннарның адресы языла һәм алар харитада билгеләнеп бара. Шуңа күрә әсбап мөселман навигаторы буларак куллану өчен шактый уңайлы.

Мөселманнар белән бәйле урыннарның ачылу-ябылуын махсус кеше күзәтә. Шулай ук ул төбәктәге мөселманнар белән элемтәдә торып, яңа урыннарны өстәп бара.

Android һәм iOS мобил җиһазлар өчен каралган Halal Guide Russia әсбабы 2012 елның июнендә барлыкка килгән иде.

XS
SM
MD
LG