Accessibility links

Кайнар хәбәр

Halal Guide әсбабын кулланучылар арта


Бөтен "хәләл Русия" бер гаджетта
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

Бөтен "хәләл Русия" бер гаджетта

Halal Guide Russia мобил әсбабының популярлыгы көннән көн арта. Аны кулланучылар саны биш меңгә җитте. Әсбапка теркәлгән хәләл урыннар саны да өчләтә арткан һәм мең ярымнан арткан.

Android һәм iOS мобил җиһазлар өчен каралган Halal Guide Russia әсбабы 2012 елның июнендә барлыкка килгән иде. Шул вакыттан бирле анда бөтен Русия буенча мәчетләр, хәләл ашханәләр, башка мөселман инфраструктура объектлары турында мәгълүмат тупланды. Барлык хәләл урыннарның адресы языла һәм алар харитада билгеләнеп бара. Шуңа күрә әсбап мөселман навигаторы буларак куллану өчен шактый уңайлы.

"2013 ел ахырына урыннар саны 30 процентка артыр дип өметләнәбез. Яңа шәһәрләр һәм кулланучыларны җәлеп итү тагын да җиңелрәк булачак – безнең базада хәзер Бәйсез Дәүләтләр Берлеге һәм якын чит илләрнең мөселман объектларын табып була", - ди проектның авторы һәм җитәкчесе Айрат Касыймов.

Мәгълүмат базасына кертелгән нокталар үзгәрергә яисә, гомүмән, ябылырга мөмкин. Шуңа күрә, кулланучыларны адаштырмас өчен бу проектны башкаручылар андагы мәгълүматны тикшереп, аны даими яңартып тора.

HalalGuideRussia.ru сәхифәсендә әйтелгәнчә, әлеге проектны мөселманнарга файдалы хезмәт күрсәтүчы сыйфатлы әсбаплар булдыру теләге белән янган яшь белгечләр төркеме башкара.

Навигатордагы мәчетләр, мәдрәсәләр һәм хәләл кафелар билгеләнгән нокталар саны бүгенге көнгә инде мең ярымнан арткан, харитадагы шәһәрләр саны утыздан артык.

Әйтергә кирәк, нәкъ шундый проектны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте дә башлап җибәргән. "Хозур" нәшрият йорты башкарган әлеге проект HalalGid.ru дип атала, аңа әле ярты гына ел, ул аягына басып кына килә.

Татарстан мөфтие урынбасары Илдар Бәязитов мондый әсбаплар шактый файдалы, ләкин халык аңа әле күнегергә тиеш, ди. Үзе ул аны инде актив куллана.

Татарстан диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге башлыгы Айнур Әхмәтшин, мондый әсбаплар иң элек яшь мөселманнар арасында популяр булыр, чөнки мобил әсбапларны иң күп алар куллана, ди.

Бу әсбапларны Google Play Market һәм AppleStore кибетләрендә бушка йөкләргә була.

Сүз уңаеннан, шул ук Google Play Market һәм AppleStore кибетләрендә Азатлыкның мобил әсбапларын да бушка алып була: Азатлык радиосының мобил сәхифәсе
XS
SM
MD
LG