Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Акчаны Русиядә эшләргә, чит илдә сакларга кирәк"


Финанс өлкәсендә киңәшләрен Мәскәүдән финанс белгече, Lenar Wealth Management оешмасына нигез салучы, "Аэроэкспресс" һәм "ЛокоТехсервис" ширкәтләре мөдирләр шурасы әгъзасы Ленар Рахманов һәм Казаннан финанс киңәшчесе, юрист Сирин Зарипов бирә. Бу темага Азатлыкта подкаст та чыккан иде. Анда яңгыраган кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.

—​ Кризиска гади кеше ничек әзерләнә ала?

Ленар Рахмнов
Ленар Рахмнов

Ленар Рахманов: Һәр гаиләнең финанс планы булырга тиеш. Бала тугач белем бирү өчен план төзибез: башта балалар бакчасына бара, аннан мәктәпкә, аннары югары ук йортына дибез. Бу — план. Шундый ук әйбер финанс өлкәсендә дә булырга тиеш. Андый әйбер булса, кризис та йогынты ясамый.

—​ Мондый финанс планын булмаган кешеләргә нишләргә? Доллар һаман артып тора, йөгереп барып рубльләрне долларга алыштырыргамы? Яки киресенчә, булган долларны сатаргамы?

Финанс базарында беркайчан да хисләргә бирелмәскә кирәк

Ленар Рахманов: Хәзер берни эшләргә кирәк түгел. Хәлләрнең кая таба барганын тыныч кына карап торырга кирәк. Болганган күлнең комы төпкә төшүен көтәргә. Мондый вакытта хаталар ясаучылар булды, бервакыт доллар 85 сумга күтәрелгән иде, аны алучылар соңрак үкенде. Хәзер тыныч кына утырып, финанс планы төзергә кирәк. Финанс базарында беркайчан да хисләргә бирелмәскә кирәк. Хисле кешеләр исәбенә акыл белән эш итүчеләр баеп кала.

—​ Көнбатыш илләрендә пенсия өчен акчаны яшьли туплый башлыйлар. Русиядә халык 20-30 еллык киләчәккә карап эшләргә курка. Пенсия турында кайчан уйлый башларга кирәк?

Сирин Зарипов: Япониядә, Европада яшь кешеләр пенсияләре турында бик иртә уйлый башлыйлар. Дәүләт акчаны күп түләми. Русия кешеләре дә Европадагы инструментларны куллана алалар. Анда акчалар төрле валютада саклана. Бу дисциплина да. Һәр ай кеше үз пенсиясе өчен күпмедер акчасын салып бара алса, яхшы пенсия ала алачак.

Ул сакланамы соң? Кеше Татфондбанк, Интехбанкта акчасын югалтты. Халык хәтта банкта сакларга да курка.

Сирин Зарипов. Көнбатыш инструментларын кулланган очракта, саклана. Алар инде йөзәр ел эшли.

Ленар Рахманов. Финанс институтлары Көнбатышта 100-200 ел эшли, ә бездә 20-30 ел, әле бу тәҗрибә аланы гына. "Без бит Русиядә яшибез, бөтен әйберне рубльдә алабыз, ни өчен акчаны долларда сакларга кирәк" диючеләр бар. Русиянең әлеге рейтингы бик түбән, бу мина аланы. Шуны исәпкә алып план корырга кирәк.

Кыскасы, акчаны Русиядә эшләргә, ә чит илдә сакларга кирәк

Шул ук вакытта рисклар күп булган аланда керемнәр дә күбрәк. Кыскасы, акчаны Русиядә эшләргә, ә чит илдә сакларга кирәк. Байларның бөтен активлары долларда яки еврода, яки чит ил инструментларында, ә монда заводлары гына.

—​ Уртача хезмәт хакына яшәгән кеше акчасын ничек җыеп бара ала?

Ленар Рахманов. Алган акчасының 5-10 процентын саклый башларга тиеш. Иң башта үзеңә түлә. Чөнки син акча алу белән, аңа ия булырга теләүчеләр килеп чыга: чәч кисүчеләр, кибетчеләр, кунаклар һәм башкалар. Ким дигәндә 3-5 меңне салып куярга кирәк. Үзеңне дә кулың ул янчыкка кермәсен өчен аны долларга әйләндерәсең. Кайбер банкларда доллар хисабы ачу бушка. Акча керү белән аның 10 процентын шунда ук долларга әйләндереп, хисапка салып куярга кирәк. Акча килгән саен бу әйберне эшләп барсаң, бер ел үткәч үзең дә аптырыйсың күпме акча саклый алуыңа.

Кеше саклап барган акчасының әзлеген күрә икән, ул автоматик рәвештә аны каян тулыландырырга икән дип уйлый башлый. Йә ул чыгымнарын киметәчәк, йә үзенең керемнәрен арттырачак.

—​ Ә фатирны ипотекага алу файдалыракмы, яки акча җыепмы?

Сирин Зарипов
Сирин Зарипов

Сирин Зарипов: Күпчлек илләр шеринг икътисадына күчә. Ягъни арендага машиналар, фатирлар алу популяр. Нигә зур акчага фатир алып, шунда аны туңдырып куярга? Ул нәтиҗәле түгел, чөнки банктан ипотека алганда, башта фатир бәясен түлисең, аннары шундый ук фатирны банкка алып бирәсең. Бүгенге көндә ул акчаны инвестицияләргә салып, аны арттырырга мөмкин. Бүген монда яшисең, иртәгә башка җиргә күчәм дисең икән, фатирны сатарга кирәк, аңа алучы табарга кирәк.

Ленар Рахманов: Безнең халыкта фатир булмаган кеше кеше түгел инде. Безне шулай тәрбияләрдер. Бу Совет берлеге вакытыннна калган мирас, икенчедән, банклар тарафыннан да маркетинг ярдәмендә таратылган әйбер. Ә хәзер санап карыйк. Әйтик, доллар 30 сум чагында 3 миллион сумлык фатир 100 мең доллар тора иде. Бүген инде 30 мең доллар. Бәясе бетте бу капиталның. Кризис булган бер дүшмбедә аның җиде елы юкка чыкты дигән сүз. Әгәр ул аны долларда тотса, яки 5-10 процент арту шарты белән "тыныч", ягъни рисклары әз инструментларга салган булса, бу сан 100 меңнән 150 яки 200 мең доллар булыр иде. Ә 200 мең долллар - 14 миллион сум дигән сүз (әңгәмә вакытында доллар бәясе 70 сум тирәсе иде - ред.)

Үз өем белән яшисе килү дә — эмоцияләргә бирелү

Фатирларга мин бүгенге көндә каршы. Ләкин безнең психологияне үзгәртү авыр. Үз өем белән яшисе килү дә — эмоцияләргә бирелү. Матур сәгать алу, матур прическа ясату кебек. Әгәр сиңа бу уңай хисләр бирә икән, сина аны сатып аласың. Эмоцияләр өчен түләргә кирәк.

Балаларга калдырабыз дибез. Аларның кайда яшәячәген беркем дә белми. Мәскәүдә фатир урынына аңа теләсә кайсы шәһәрдә фатир сатып алырлык акча калдырыйк. Apple яки башка тотрыклы ширкәтләр хиссәләрен калдырасагыз, алар сезгә рәхмәт әйтәчәк.

"Татарча подкаст" ны Азатлык сайтында, Youtube видеохостингында һәм Instagram-да тыңларга мөмкин.

XS
SM
MD
LG