Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Акча агымы" уены: "Максатыбыз — татарларның финанс белемен арттыру"


Гөлназ Тимуршина, уенны алып баручы
Гөлназ Тимуршина, уенны алып баручы

Казанның "Туган авылым" комплексында "Акча агымы" (CashFlow) тренинг уены узды. Чараның төп максаты — кешеләрнең финанс белемен арттыру һәм хәйриячелекне торгызу, ди оештыручылар.

Уенны финанс белгече Ленар Рахмановның "Lenar Wealth Management" ширкәте оештырды. Бу Казанда узган өченче уен булды. Беренче уенда ике өстәл, икенчесендә — өч өстәл кеше җыелса, бәйге рәвешендә узган өченче уенда тугыз өстәллек кеше җыйды. Уйнаучылар арасында татарлар да күп булды. Бу күренеш бик куандыра ди оештыручылар, чөнки чараның төп максаты — татар халкын финанс мөнәсәбәтләр белән таныштырып берләштерү.

Уеннан күренеш
Уеннан күренеш

Уен кагыйдәләренә килгәндә, бер төркем уенчы алып баручы ярдәмендә, уенда ул банкир дип атала, үз тормышын уен форматында төзи. Ягъни, беренче итеп үзенә максат сайлап ала, аннан соң үз һөнәрен сайлый һәм шуннан чыгып керем, чыгымнарын күрә ала. Уен ике өлешкә бүленгән. Беренчесе "Күсе чабышлары" дип атала, анда уенчының керем, чыгымнары үзгәрми, ягъни эшләп алган акчасы көндәлек чыгымнарга гына җитә дигән сүз. Уеның максаты — беренче өлештән икенче өлешкә — зур юлга чыгу. Анда уенчы матди яктан бәйсез булып санала.

"Акча агымы" уены: "Максатыбыз — татарларның финанс белемен арттыру"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:15 0:00

Оештыручылар уенны Русиядә яшәү шартларына туры китереп үзгәрткән, мәсәлән, бала тапкан кешегә биш мең доллар акча бирелә, яисә пенсия чорына җиткәч, аның керемнәре икегә бүленеп азрак түләнә башлый.

Уен башланыр алдыннан белгечләр катнашучыларга төрле финанс пирамидаларга ничек эләкмәү хакында лекция укыды. Бу бик мөһим ди финанс белгече һәм чараны оештыручы Ленар Рахманов, чөнки бүгенге көндә бик күп кеше андый оешмаларга кереп акчасыз кала.

Ленар Рахманов
Ленар Рахманов

— Безнең Татарстанда бик күп кеше эшли, әмма төрле сәбәпләр аркасында алар баемый. Бу тискәре күренешне үзгәртү максатыннан без бу уенны оештырырга булдык. Һәр гаиләдә җитәрлек акча булсын, аннары аларга хәйрия ясау мөмкинлекләрен дә арттыруда ярдәм итәбез. Бу уен финанс белемен арттырырга булыша, акча җыярга һәм ул акчаны үз файдаңа ничек эшләтеп булганын күрсәтәбез. Монда бүген татарлар да күп җыелды, ничек кенә булмасын, татар татар белән эшләргә омтыла, ә биредә иганәчеләр дә, эшкуарлар да бар. Алар бер-берсе белән танышып, киңәшләшеп, яңа фикерләр туплап, бергә эш итә башлый, шулай итеп яңа мөмкинлекләр дә ачыла.

Уенда катнашучылар
Уенда катнашучылар

Уенның тагын бер максаты — татарларда элек-электән булган меценатлык эшен торгызу, ягъни финанс яктан бәйсез булып, милләт мәнфәгатьләрен дә кайгыртып яшәү фикерен җиткерү.

Хәйриячелек дигәннән, "Акча агымы" чарасында катнашу бушлай түгел, бер меңнән алып дүрт мең сумга кадәр акча түләргә кирәк. Уенны үткәрү чыгымнарын каплаганнан соң, оештыручылар калган акчаны Татарстанның берәр мәктәбенә ярдәм буларак тапшыра. Мәсәлән, бу уеннан калган акча Түбән Кама шәһәренең кызлар гимназия-интернаты хисабына җибәреләчәк.

Илсөя Әхмәтгалиева
Илсөя Әхмәтгалиева

Илсөя Әхмәтгалиева бу уенда беренче мәртәбә катнашты. Ул әлеге чарада матди хәлне уңай якка үзгәртү мөмкинлекләрен өйрәнгәнен әйтте:

— Финансларга багышланган берәр тренингны биш тапкыр узуга караганда, монда килеп уйнап карап тәҗрибә алу күпкә файдалырак дигән фикергә килдем. Монда тормыштагыча карап эш итәсең, акчаны дөрес кулланырга, артык кирәкмәгән әйберләргә акча сарыф итмичә, финанс хаталарыңны күреп эш итәргә өйрәнәсең.

XS
SM
MD
LG