Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хакыйкать Лилия ягында. Ул барлык авырлыкларны җиңәчәк"


Лилия Чанышева ире Алмаз Гатин белән туй көнендә
Лилия Чанышева ире Алмаз Гатин белән туй көнендә

18 март көнне Лилия Чанышеваның ире Алмаз Гатин соңгы 16 айда беренче тапкыр Уфадагы СИЗОда утырган хатыны белән күрешкән. Алар пыяла аркылы телефоннан сөйләшкән. Моңа кадәр алар 2021 елның 10 ноябрендә Мәскәү төрмәсендә күрешкән иде.

18 мартта Уфадагы Навальный штабының элекке координаторы Лилия Чанышеваның ире Алмаз Гатин 16 айдан соң, Уфаның Тикшерү изоляторында (СИЗО-1) хатыны белән очраша алган. Бу хакта ул Идел Реалии-га сөйләгән.

Бу СИЗОда тоткын хатын-кызлар белән кыска вакытлы очрашу өчен атнасына бер көн - шимбә бер сәгать каралган. Сөйләшү пыяла аркылы телефон аша бара. Мобил телефоннарны алып керергә рөхсәт ителми.

Гатин хатынының соңгы көннәрдә ябыкканын әйтә. Аның сүзләренә, бу Лилиянең Мәскәүдән Уфадагы тикшерү изоляторына күчерү вакытындагы бер атналык авырлыклар белән бәйле булуы ихтимал. Февраль ахырында Чанышеваны билгесез сәбәпләрдән Уфага күчерү урынына башта Чиләбегә алып киткәннәр иде. Гатин хатынына дарулар һәм витаминнар тапшырган.

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

Алмаз Гатин әйтүенчә, хәзерге вакытта ул камерада хатынына кирәк булган ризыклар һәм башка көндәлек әйберләр җитмәүгә борчыла.

"Әгәр без Мәскәүнең алтынчы тикшерү изоляторын һәм Уфаның беренче СИЗОсын чагыштырсак, Уфада кайбер продуктлар ассоритиментына кертелгән аңлашлымый торган чикләүләр бар", ди ул. — Монда Лилия сөякләрен ныгытырга кирәк булган сөт ризыкларын - эремчек, каймак, йогурт һәм башка кайбер әйберләрне тапшыру тыелган. Хатыным әйтүенчә, беренче көнне аңа каты итеп йомырка бирелсә, хәзер алар моны туктаткан. Лилиягә хәзер җиләк-җимешләр кирәк. Менә гади авокадо, Мәскәүдә аны тапшырырга мөмкин иде, ләкин монда нигәдер рөхсәт ителми. Тоз җибәрү дә тыела, һәм хатыным инде өченче атна ризыкны тозлап ашый алмый.

Тагын бер хәлне чишәргә кирәк: Мәскәүдәге тикшерү изоляторында төшке ашларга заказ бирергә мөмкин иде, ләкин монда бу да проблем. СИЗОдагы кибеткә килгәндә дә, монда ассортимент Мәскәүгә караганда ярлырак, хәтта газсыз су да сатып алып булмый.

Посылкалар җибәрүдә дә проблемлар бар: әгәр Мәскәүдә заказ өч-дүрт көн эчендә килеп җитсә, монда ике атна тирәсе бара.

"Гомумән, хатыным өчен дөрес туклану - мин хәзер чишәргә тиеш беренче эш", ди Чанышеваның ире.

Бу мәсьәлә белән Гатин тикшерү изоляторы башлыгына керергә уйлый.

"Лилия үзе дә тоткыннар проблемнарын чишү белән шөгыльләнүен дәвам итәчәк. Аның янына республика прокуратурасы кешеләре килгән, ул аларга камераларда кирәкле булган әйберләр исемлеген тапшырган. Аерым алганда, камерада чисталык саклау, һигиена турында кайгыртырга кирәк, ләкин моның өчен юа торган әйберләр, резин бармакчалар, гафу итегез, хәтта бәдрәфтән шакшыны юып төшерә торган әйбер дә юк. Кер юу порошогын гына бирергә рөхсәт ителә, ләкин савыт-сабаны аның белән юып булмый", ди Гатин.

Аның әйтүенчә, Лилиягә бик күп хатлар килә. Соңгы көннәрдә генә дә аларның саны йөздән арткан.

"Лилиянең кәефе яхшы. Очрашу ахырында ул барысын да аңлавын әйтте: мәхкәмә карары илдәге сәяси хәлгә бәйле булачак. Хәзер мин аның, әлбәттә, ирекле булачагына тагын да инандым. Бу ничек һәм кайчан булачагын белмим. Ләкин мин көчнең хакыйкатьтә икәнен беләм. Хакыйкать Лилия ягында. Шуңа күрә ул барлык авырлыкларны җиңәчәк", ди Гатин һәм Лилия белән киләсе очрашуга аның әти-әнисе барачагын әйтте.

  • Уфадагы Навальный штабының элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышева экстремизмда гаепләнеп 2021 елның 10 ноябрендә кулга алынды.
  • Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды, ул Мәскәүдәге изоляторга күчерелде.
  • 2023 елның февралендә Лилия Чанышева Уфага кайтарылды, 1 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 2023 елның 14 августына кадәр сак астында калдырды. Соңрак Башкортстанның Югары мәхкәмәсе бу карарны раслады.
  • Ахыргы гаепләүдә Лилия Чанышевага "вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу" (Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремизмга чакыру" (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше) һәм "ватандашларның шәхесенә һәм хокукына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма эшчәнлеген пропагандалау" (Җинаять кодексының 239 маддәсе, 3 өлеше) гаепләүләре белдерелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG