Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәнил Гыйләҗев: "Z тамгасын кую — тәре баганасын урнаштыру сыман"


Фәнил Гыйләҗев
Фәнил Гыйләҗев

Сугышның беренче көннәрендә, бу хакта шигырь язучылар күп булды. Аннан соң хәрби цензура гамәлгә кертелгәч, бәйсез матбугат чаралары ябыла, социаль челтәрләрдә фикер уртаклашкан өчен штрафлар салына башлагач, андый иҗатчылар бер-ике генә калды. Шуларның берсе шагыйрь Фәнил Гыйләҗев белән аның хәзерге иҗаты, тирә-яктагыларның моңа мөнәсәбәте, җәмгыятьтәге куркулар, тормыш хәле турында сөйләштек.

— Фәнил, күпләр бу теманы читләп узганда, син сугыш турында шигырь язасың, аларны интернетта үз сәхифәләреңдә куясың. Ни өчен?

— Тарих кабатланган кебек, безнең әдәбиятта да кабатланучы мәңгелек темалар бар. Мәсәлән, милләт темасы. Габдулла Тукай үзенең мәгълүм "Милли моңнар" шигырендә болай дип язган:

"Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә
Татар күңле ниләр сизгәнен;
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен"

Ул бу чорда яшәсә, шуны 500 ел дип кенә төзәтмә кертәсе булыр иде. Мескенлек бүген тагын да көчлерәк. Тарих кабатланып, сугыш темасына да яңадан әйләнеп кайттык. Сугышны үз исеме белән атап язарга гына ярамый, ләкин башка сүзләр кулланудан аның мәгънәсе үзгәрми, ул – һуманлыракка әйләнми бит инде: сугыш дидең ни, димәдең ни – шул бер әйбер, кеше үтерү кешелексезлеге, дәһшәт, вәхшилек...

1942 елда Муса Җәлил "Туганлык" атлы шигырендә болай дип яза:

"Украина, минем туган илем –
Татарстанның туган апасы!
Яраланган лачын кошы булып,
Кан эчендә аунап ятасың.

Вәхши немец үтте синең көләч
Кырларыңны таптап, яндырып.
Хатын-кызларыңны мыскыл итеп,
Улларыңны үксез калдырып..."

Билгеле, монда фашистик Германиягә нәфрәт хисләрен җиткерүче совет солдатының хисләре ташкан. Чөнки ул чорда Украина совет кешесе өчен үз җире булган. 70 ел вакыт аралыгында нинди коточкыч аерма, тирән упкын калыкты. Җәлилнең:

"Бер ананың туган балалары –
Ташкын булып бергә кузгалдык.
Һичкайчан да, һичбер көч алдында
Җиңелмәс бу изге туганлык."
– дип язган сүзләре акланмады.

Иң аянычы, бу җирләрдә ул чорда да милләтебезнең бик күп асыл уллары ятып калган, бүген дә шул фаҗига дәвам итә. Тик украин халкы өчен бүген инде Германия түгел, ә Русия тарафыннан баручылар дошман. Ә безнең өчен шигырьдәге милләт исемен үзгәртеп уку – соңгы кануннар нигезендә, инде җинаятькә тиңләштерелергә мөмкин, андый чагыштырулар тыелган.

Мине дә, шагыйрь һәм кеше буларак, шушы сугышта катнашырга дучар ителгән кешеләрнең язмышлары борчый

Шагыйрьләр һәрвакыт Ватан һәм Кеше язмышын үзе аша кичерә, шуны иҗатында чагылдыра. Бүгенге вазгыятькә дә һәр кешенең үз фикере, кичерешләре бар. Мине дә, шагыйрь һәм кеше буларак, шушы сугышта катнашырга дучар ителгән кешеләрнең язмышлары борчый. Ул Украина җирендә үз җирен яки йортын яклап сугышучы булсынмы, йә безнең яктан хәрби чакырылышта булып, яисә кайчандыр контракт төзүе сәбәпле, бүген утка керергә мәҗбүр солдат булсынмы – ике як өчен дә авыр. Тегендә дә, бу якта да – кешеләр. Һәркемнең кемнедер яратырга яки яратмаска хакы бар, ләкин шуны сәбәп итеп, адәм балаларының бер-берсен үтереп йөрергә хакы юк дип исәплим. Без бит, ни дисәк тә, урта гасырда да, таш гасырда да яшәмибез, җитмәсә, үзебезне югары мәдәнияткә ия, аңлы кешеләр рәтенә кертәсебез килә. Менә шулар хакында уйланулар кешеләргә кешелек кыйммәтләрен искә төшерүче шигырьләр язарга этәрә.

— Болар хакында башка шагыйрьләр дә уйланадыр, нишләп алар да язмый?

— "Спецоперация"нең беренче көннәрдә бу темага язучылар күп иде. Аеруча яшьләр арасында. Әле дә язалардыр, бәлки, бөтенесен дә интернетка чыгарып кына бетермиләрдер, яки без күрми торганбыздыр. Ә, бәлки, курка да торганнардыр. Социаль челтәрләр дә бу вакыйгалар башлангач нык кысылды, интернет кырына да цензура монополиясе кертелә башлады бит. Ашыгыч рәвештә, кешеләрне сәхифәсенә пост урнаштырган өчен дә эзәрлекли торган әллә нинди кануннар кабул иттеләр, ирекле матбугатларны ябарга яки блокларга керештеләр. Халык барыбер утыра инде шул инстаграммында да, башкасында да. Путинның сүзчесе Дмитрий Песков үзе үк VPN аша утыруын сөйләп торды. Алар, дәүләт җитәкчеләре буларак, шулай утырмый да булдыра алмый. Үзләренең нәрсә уйлаганын беләләр, теге якның да нәрсә уйлавын әзрәк белергә кирәк ләбаса. Ә халык илгә каршы котырмасын, үзләренә каршы чыкмасын өчен, аларны альтернатив мәгълүматтан "якларга" булдылар.

— Бәлки, куркалардыр, дидең. Ә үзең курыкмыйсыңмы?

Акны – кара, караны ак дип күрсәтергә тырышу тенденциясе китте

— Мин дә куркам. Язган кадәремне үз фильтрым аша үткәрәм. Экстремизм белән бәйле кануннар сугыш башланганчы ук та кырыс иде, бар әйбердә экстремизм табып, җәзага тартырга гына тора иделәр. Ә хәзерге күренешләр бөтенләй зур мәгънәсезлеккә, абсурдка әйләнде. Элек,"әйдәгез сугышабыз", дип урамга чыгучылар экстремист булса, хәзер тынычлык сорап урамга чыгучы пикетчылар – экстремист, "Һәрвакыт булсын кояш", дип җырлап йөрүчеләрне ике яктан култыклап автозакка төяп алып китәләр. Бу әле аларның һуманлы кыланулары. Акны – кара, караны ак дип күрсәтергә тырышу тенденциясе китте. Үзеңне сәяси яктан, экстремизм кануннары ягыннан сакларга тырышырга кирәк, әмма шул ук вакытта, кемдер үгезне мөгезеннән тотып торуыңны күргән көе дә, аны "ат" дип әйтергә куша икән, бу – мәгънәсезлек инде.

— Шигырьләрең аша ачыктан-ачык позиция белдерүеңә кисәтү ясаганнары юкмы соң?

— Әлегә юк кебек. Мин андый кисәтүләргә барып җитмәсен диеп, төрле чатлардагы фикер алышуларда, милләттәшләребезнең капма-каршы гаепләшүләрендә катнашмаска тырышам. Шул ук Азатлык радиосының төрле социаль челтәрләрдәге язмаларын укып барсам да, андагы комментарларга җавап итеп фикер белдермим, үземне чикләп, тыеп киләм. Аңлаган кеше, шигырьләрем аша да күңелемдәгесен аңлый инде. Әгәр төрле комментарларга кушыла башласам, үзебезнекеләр арасында ук мине ботарлап ыргытырдай нәфрәтләнүче, мине үз куллары белән тиешле җиргә илтеп яптырырга әзер булучы кешеләр барлыгын тоеп торам. Ул мескеннәрнең әле агуланган аңнары белән эшлисе дә эшлисе, Муса пәйгамбәр сыман коллык комнарын койдырып, кырык ел буе чүлдә йөртәсе һәм яңа буын тәрбиялисе бар. Үз акылы булмаган кешеләргә нәрсәдер аңлатып яту, шул гамәлең белән үз тормышыңны, гаиләңне куркыныч астына кую кирәкмидер дә, моның уңай нәтиҗәсе дә юктыр.

Үзебезнекеләр арасында ук мине ботарлап ыргытырдай нәфрәтләнүче, үз куллары белән тиешле җиргә илтеп яптырырга әзер булучы кешеләр барлыгын тоеп торам

Беренче көннәрдә кызып, төрле комментарлар куелды инде куелуын. Психологиядә дә кайгы кичерү стадияләре бар бит: башта шок, аннары протест, инкарь итү була, ахырдан бу вазгыятькә ияләшү, күнегү башлана. Бу – коточкыч әлбәттә, ләкин без дә бүген "барыбер берни дә эшли алмыйбыз", дигән тәгълиматка тугрылык күрсәтеп, шушы шартларда яшәргә ияләнеп киләбез. Ахыр чиктә бу нәрсә белән бетә, нәрсәгә килеп җитәчәкбез, мәгълүм дә түгел, уйлавы да куркыныч. Бу вазгыятьне мин ватандашларыбызны зур сынау алдына кую, кеше буларак, шәхес буларак сындыру, үзенең көчсезлеген, мәхбүс, мәхлукҗан булуын таныту дип әйтер идем. Мондый кеше иреге һәм хокукларына караучы кануннарның юкка чыгарылып, тоталитар хөкүмәт режимы урнашу шартларында кеше күңелендә чын, ихлас ватанпәрвәрлекне, рухи патриотизмны тәрбияләп булмый, бар да икейөзлелеккә, ясалмалыкка кайтып калачак. Ә бит безнең бөтен дөнья алдында агрессор булып түгел, ә үзенең хокуклары гарантияләнүне тойган, үз Ватаны белән горурланган җәмгыятьтә, тормышны җимерүчеләр түгел, ә төзүчеләр булып яшәргә хакыбыз бар.

— Хезмәттәшләрең белән шушы темага аралашуда конфликтлар булганы юкмы? Дусларың, туганнарың ни уйлый?

— Бу темага конфликтка кермәскә, фикердәшем булмаган кешеләр белән аралашмаска тырышам. Үз фикеремне, позициямне шул шигырьләремдә чагылдырам, язам, интернетка эләм. Мин редакция сәхифәләренә элмим, үземнең шәхси аккаунтларыма эләм бит үз карашымны. Бу минем үз эшем. Аңа кем ничек карый, нәрсә дип җавап бирә – һәркемнең үз эше, үз дөреслеге. Үземне бердәнбер дөрес уйлаучы дип уйламыйм. Ниндидер моментларда дөрес уйлап җиткермәскә, ялгышырга, хаталанырга да мөмкинмен. Һәркемнең сайлау мөмкинлеге, ихтыяры бар. Хәтта хаталанырга да. Хәзер бик күп телевизион каналлар, интернет ресурслар эшли – нинди мәгълүмат ошый, кайсына ышанырга телисең – шуны кара да утыр, чагыштыр, анализла! Дөресен әйткәндә, ресурслар күп булуына карамастан, күпчелек шул Русия пропагандасы барган каналларны карый. Ул аны үзен тынычландыру, шушы вазгыятькә ышанып, үз-үзен аклау, юаныч табу өчен дә карый кебек. Тәнендә җаны булган адәм баласы дөнья күләмендә барган хәзерге вакыйгаларга берничек тә битараф булып кала алмый бит инде.

Тәнендә җаны булган адәм баласы дөнья күләмендә барган хәзерге вакыйгаларга берничек тә битараф булып кала алмый бит инде

Пропаганданы йотып, үзе барып күрмәгән, белмәгән вакыйгаларны чын итеп, ышанып карап утырулары, шул ышанычын нигез итеп алып, кешеләрнең кеше үтереп йөрергә сәләтле булуы башыма сыймый. "Алар фәләннәр, төгәннәр, канэчкечеләр, наркоманнар да фашистлар һәм башкалар икән, андыйлар безнең җәмгыятьтә яшәргә лаек түгел", дип, тулы бер ил эчендә яшәүче халыкка нәфрәтләнеп йөрүчеләрне, шул нәфрәт калканы астына яшеренеп, "чиста" намус белән сугышка, кеше үтереп йөрергә барырга әзер торучыларны берничек тә аңлый да, аклый да алмыйм.

Гомер-гомергә Русия "үзен яклап" сугышка кергән һәм, үзен кемнәндер яклаган саен, территориясен киңәйтә барган. Кирәккәнме аңа ул җирләр, кирәкмәгәнме – ул аны үзләштергән, халкын "азат итәбез" дип, коллыкка төшергән. Мөгаен, хөкүмәткә ул халыклар түгел, алардагы җир-су байлыклары күбрәк кызыклыдыр. Шулай булмаса, җирле халыкларның милли хокуклары елдан ел кими бармас, күп кенә телләр яшәүдән туктамас иде. Халык кадере дигәннән, мәсәлән, Киров өлкәсенә чыгып карасаң да, җимерелеп беткән, юкка чыгып баручы авылларны, берән-сәрән яшәүчеләрнең кыйшайган йортларын, балтырган үсеп утыручы бакчаларны, иген урынына өрәңгеләр үсүче кырларны күреп, гаҗизләнәсең.

Җир кешесенең нинди зур байлыгын һәм мәдәниятен югалтуын, җирдән аерылуын күреп сыктыйсың. Халык мал асрар иде, димәк, андый шартлар тудырылмый. Шартлар булганда, кеше сөенеп яшәргә, хәләл тирен түгеп, тырышырга тиеш ләбаса. Кешенең үз дәүләтен булдырырга, хәтта үз хуҗалыгында, үз өендә булса да кечкенә бер автоном дәүләт үрнәге төзеп яшәргә омтылуы нормаль күренеш булырга тиеш тә соң... Совет чорында әнә шул үз дәүләтен төзердәй кешеләрне җыеп, атып, сөреп, пыр туздырып таратып бетергәннәр. Бу тырышлыкларның файдасыз булуын аңлатучы кан хәтере дә формалашкандыр инде кешеләрдә...

— Кешеләр бу сугыш турында нигә дәшми дип уйлыйсың?

Кирәк сүзне сөйләсәң, мактау алырга мөмкин, һәрхәлдә үзеңә начар булмас дигән өмет бар

— Чөнки әлегә аларга килмәгәннәр. Алар ишеген шакып кайгы кермәгән. Ишегеннән кайгы кергәннәрнең авызын төрле ысуллар белән томалыйлардыр дип уйлыйм. Кемне акчага сатып алып, кемне куркытып... Чыбыркы һәм перәнек ысулы һәрвакыт актуаль булган. Чукындыру чорында нинди чаралар кулланылса, бүген дә шулар сафта. Кирәк сүзне сөйләсәң, мактау алырга мөмкин, һәрхәлдә үзеңә начар булмас дигән өмет бар. Каршы сөйләсәң инде, полиция дәүләтендә яшәвеңне онытмаска кирәк, шунда ук чарасы күреләчәк. Полиция хезмәткәрләренә ничә ел хезмәт хакларын күтәрү, өстенлекләрен арттыру, фатирлар бирү, Росгвардия, казаклар дигән булып, структураларын арттыру – полиция дәүләтен барлыкка китерде. Бүгенге вазгыять безне ике төркем гражданнарга бүлеп куйды. Бу бик ачык. Бер гаиләдә үк тә ике як тарафдары булып, уртак фикерләре булмыйча, конфликтларга керүчеләр күп. Эш урыннарында да кешеләр ике фронтка бүленгән. Ягъни бу әйбер әкренләп гражданнар сугышына үсеп чыгу куркынычы булган очкын, әлегә ташып чыкмаса да, инде уянып, кайный башлаган вулкан. Шушы гражданнар сугышын булдырмас өчен бүген полиция режимы кирәк. Чөнки пружинаны күпме катырак кысасың, ул бит шулкадәр көчле этеләчәк тә. Тик әлегә аны кысу дәвам итә.

— Татарстанның сугышка катнашуына, Z символларын бар җиргә тезүенә, Путинның бу хәрәкәтен хуплап, Дәүләт шурасында мөрәҗәгать кабул итүләргә ничек карыйсың?

— Ул "зет"ларны кую чукындыру сәясәтенең бер формасы кебек. Чукынган авыллар башына да тәре утыртып куйганнар бит. Театрлар башына куелган хәреф – әнә шул авыл башындагы тәре инде ул. Шул тамганы куясың икән, син ярыйсы гына әйбәт яшисең, ниндидер субсидияләр, грантлар да, башкасы да була, дигәндәй. Куймыйсың икән, ниндидер мәсьәләләрдә мөмкинлекләрең киселә, кыенрак хәлдә калып, үз көнеңне үзең күрәчәксең. Бу вакыйганың беренче көненнән үк безнең президент моны хуплап чыкты. Бу аңлашыла да: аның президентлык статусына бик аз калды, алга таба аның идарә итү-итмәве тулысынча Путин карамагында. Ягъни без президент статусын югалтып, суверенитетның иң соңгы тамчыларын да җуеп бетердек.

— Чит илгә китүчеләр турында ни уйлыйсың? Үзең дә китәр идеңме?

Бүгенге кырыс кануннар шартында без күп фикерләребезне ачыктан-ачык белдерү хокукыннан, тулы сүз ирегеннән мәхрүм

— Китүчеләрне начар кабул итмим, бәлки, аның китми чарасы калмагандыр. Кемнеңдер китәргә финанс мөмкинлекләре бар һәм ул мәңгегә, башка кайтмаска китә дигән сүз түгел әле. Китүченең дә төрлесе була: күперләрен яндырып китүче, шәхси мәнфәгатьләре сәбәпле башка илдә яшәүче, сезонлы китүче, әзрәк һава алыштырырга теләүче һәм башкалар... Мөмкинлек булганда, әллә ни ерак китмәсәм дә, минем дә чит илләргә чыкканым булды. Никтер барыбер, беренче чиратта, үз җиребездә, туган нигездә, миләттәшләр арасында, милләт булып яшисе килә бит. Кемнәрнеңдер сәяси уеннары аркасында гына үз җиреңне, туган нигезеңне калдырып китү дөрес микән? Без шушыны уйлап, шушы җиргә яраклашырга мәҗбүрбез инде. Илдән бөтенләйгә китүчеләр, кабат кайта алмауларын исәпкә алып, ил турында уйлаган барлык уйларын ачыктан-ачык әйтәләр, яшәп калучылардан да нидер таләп итеп маташалар. Ләкин алар мондагы режимда яшәмиләр, читтә булып, биредәге фикер белдергән өчен күрергә мөмкин булган казалардан азат булып, үз иминлекләре гарантияләнгәнгә инаналар. Ә биредәге режим шартларында яши торып, аның гаделсезлекләрен фаш итеп яшәү – үз үзеңнең имин тормышыңа аяк чалу. Ниндидер мәсьәләләрдә теләктәш булсаң да, бүгенге кырыс кануннар шартында без күп фикерләребезне ачыктан-ачык белдерү хокукыннан, тулы сүз ирегеннән мәхрүм.

— Синең гаиләгә бүгенге вазгыять ничектер тәэсир иттеме?

— Тәэсир итте һәм итәчәк. Бүгенге бәяләрне инде күреп торабыз. Иң мөһиме, иң кирәкле көнкүреш тауарлары, көн дә ала торган әйберләргә бәяләр үсә бара. Миндә бу ситуация авыл хуҗалыгы өчен киләчәктә файдалы бер нәтиҗә чыгартмасмы дигән самими уйлар бар барын. Бәлки, халык та, хөкүмәт тә авылга йөз белән борылыр. Шул ук вакытта бу иллюзия генә кебек. Безнең буынның да күп өлеше инде җирдән аерылган, безнең балалар да, натур продуктның ни икәнен белсә дә, яңабаштан җиргә кайтып, авыр кара эшләрдә эшләргә сәләтледер дип уйламыйм. Ә прогресс нәтиҗәләре булган техникаларга ия булырга – ярлы халыкның теше үтми. Элек авыл җирендә гаиләләрдәге күпбалалылык эшче куллар үрчетү нәтиҗәсе дә булгандыр инде. Ә бүген кеше "илгә хәерче арттырмыйм", дип фикер йөртә. Хәзер күрше күршегә дә керми, бикләнеп, телевизор каршына ятып, шундагы хәлләргә ышанып яту – бөтен тормышы. Пандемия кешене бер-берсеннән ераклаштырып, биздерү эшен башлап җибәрде. Бүген исә, гаиләләр эчендә дә тынычлык юк. Чөнки өлкәннәр телевизорга, яшь буын – интернетка ышанып яши. Ахыр заман җиткәндә беркүзле Дәҗҗал туар, дигәннәре шул бер экранлы телевизорлар, гаджетлардыр күрәсең. Кеше бер-берсе белән аралашудан бигрәк, шул электрон дөнья белән күбрәк аралаша.

— Бу хәлләр ничек тәмамланыр дип фаразлыйсың?

Бүген коллык психологиясе шул дәрәҗәгә җиткән ки, кеше үзенең коллыгыннан тәм табып шуңа канәгать булып яши

— Ике юл күрәм. Йә тулы тоталитар режимда, чыдый алганча чыдап яшәячәкбез, бернинди хокуксыз тормыш һәм репрессияләргә дучар ителеп. Чөнки халык бүген чагыштырмача канәгать булса да, хәлләр яхшыга үзгәрмәсә, киләчәктә ул канәгатьсезлек артырга мөмкин. Ә аны бастырып торырга туры киләчәк. Без бүген үк үзебезне иминлектә хис итеп яши алмыйбыз инде. Дөрес, безнең халыкның бу репрессияләргә иммунитеты бар. Бигрәк тә бүген коллык психологиясе шул дәрәҗәгә җиткән ки, кеше үзенең коллыгыннан тәм табып шуңа канәгать булып яши. Икенче юл: ниндидер очраклы форсат чыгып, халыкның тиз арада айнып, аңга килүе. Ләкин монысы да бик күп кан бәрабәренә булырга мөмкин. Җитәкчеләргә зирәк акыл бирелеп, илләрдә иминлек урнашып, кешеләр үз хокукларыннан канәгать булып, муллыкта яшәп, югары мәдәниятне, рухи кыйммәтләрне кадерләргә өйрәнсен иде. Мин, шушындый өченче юл табылуын телим.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.
  • Рөстәм Миңнеханов Путинның сугыш башлау карарын хуплап чыкты чыкты. "Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең бергә туплануын, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш. Ышанам ки, без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез", диде Миңнеханов.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG