Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли юнәлештә тагын бер һөҗүм булырга мөмкин". Сугыш Башкортстанга ничек тәэсир итәр?


Русия бомбалаган Чернигов шәһәре
Русия бомбалаган Чернигов шәһәре

Украинада тыныч кешеләрне үтерү – Русиянең максатчан стратегиясеме? Радий Хәбиров нигә сугышны актив рәвештә хуплый? Хәзерге шартларда татар-башкорт мәсьәләсе ничек үзгәрә ала? Болар турында Руслан Айсин белән сөйләштек.

Русиягә һәм милли республикаларга Украинадагы сугыш тәэсире турында сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләшүне дәвам итәбез. Киләчәктә Русиягә яңа эчке дошман уйлап табарга кирәк булачак, милли юнәлештә яңа һөҗүмнәр булырга мөмкин, дип саный ул. Сугышның Башкортстанга тәэсире һәм Татарстан белән Башкорстан арасындагы мөнәсәбәтләрдә ниләр көтәргә дигән сорауларга җавап эзләдек.

— Узган атнаның төп темасы – Киев янындагы Буча һәм башка шәһәрләрдәге вәхшилек, атна азагында исә Краматорски вокзалына ракет һөҗүме булды. Сәясәт ягыннан бу вакыйгаларны ничек бәяләп була? Гади халыкка карата бу һөҗүмнәр максатчанмы әллә ялгышмы булган?

Гади кешеләргә, шәһәрләргә күбрәк зыян салырга телиләр дигән хис кала

— Миңа калса, бу — максатчан стратегия. Русия Украинаның сивил структурасына мөмкин кадәр күбрәк зыян китерергә һәм халыкта курку хисе уятырга тели. Русия гаскәре беренчел максатына ирешә алмады, шуңа хәзер үч алу билгеләре дә күренә. Гади кешеләргә, шәһәрләргә күбрәк зыян салырга телиләр дигән хис кала.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Мин моны белеп эшләнгән нәрсә дип саныйм. Билгеле, сугышта төрле хәлләр була, ялгыш эләгүләр дә булырга мөмкин. Тик бу очракта без шуны күрәбез: кешеләр тупланган урыннарга һөҗүмнәр ясала, Русия аңлы рәвештә шәһәрләрне утка тота. Мондый төрдәге сугышның Икенче дөнья сугышыннан бирле булганы юк иде.

— Бучадан коткарылган кайбер кешеләр сүзләренчә, чечен хәрбиләре аеруча кансыз булган, янәсе, алар Русиянең башка гаскәриләреннән рәхимсезрәк булган (аларны, гадәттә, "кадыровчылар" дип атыйлар). Моны ничек бәяләп була?

— Чеченнарны бу очракта вәхши, "варвар" итеп күрсәтергә тырышалар дип уйлыйм. Гаепне кемгә дә булса аударырга кирәк. Урыс армиясенең ачыктан-ачык мародёрлык белән шөгыльләнгәне күренә бит. Беренче һәм икенче чечен сугышларында да шундыйрак хәлләр булган, "чеченнар урысларның башларын кисә, үтерә" дигән пропаганда көчле эшләгән.

Бәлки, чеченнар тарафыннан аерым рәхимсезлек очраклары булгандыр, ләкин моның киң күренеш икәненә ышанмыйм. Чеченнарда, ничек кенә булмасын, мөселман кодексы бар, өстәвенә әле Рамазан ае да бит. Мөселманнар гади халыкка зур золым китерергә мөмкин дип санамыйм.

— Сез дә, башка сәясәт белгечләре дә Русия "ДНР" һәм "ЛНР"дан тыш Украинаның көньяк районнарында да калырга тырышачак дип саный. Бу очракта аларның максаты нинди? Яңа фетнәче төбәкләр булдырылачакмы?

Русия элитасы үзенең ни эшләгәнен дә аңламый

— Миңа калса, Мәскәү үзе дә стратегиясен белми. Сугыш вакытында ул гел үзгәреп тора бит. Бүген шундый вазгыять, бертөрле эш итәбез, иртәгә хәлләр үзгәргәч, башкача булыр дигән планлаштыру бара. Русия элитасы үзенең ни эшләгәнен дә аңламый, моңарчы Украинаның зур өлешен 5 көндә яулап алуларына ышанганнар бит.

Хәзерге Русия шигарләренә караганда, алар Донецки белән Луһански өлкәләрен тулысынча "яклап калырга", аларның риторикасында "азат итәргә" телиләр. Шул җирлеккә оккупацион гаскәрне кертеп, ул төбәкләрне Русия үзе өчен "ныгытырга" мөмкин. Ләкин бу план барып чыкмаска да мөмкин, украиннар инде контрһөҗүмгә күчте.

Кырымнан тыш шул Донецки белән Луһански фетнәче төбәкләрендә калырга тырышырлар. Бәлки, Харьковны да яулап алырга омтылырлар. Шул юнәлештә көч яңадан туплана дип хәбәр итәләр. Украинаны Азов диңгезеннән тулысынча аерырга телиләр. Одессага да барып җитәргә тырышырга мөмкиннәр, ләкин аңа инде көчләре җитмәс дип уйлыйм.

— Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров электән үк "ДНР"лар белән якын мөнәсәбәттә булуын күрсәтте. Сугышны да актив хуплый ул. Татарстаннан аермалы буларак, Башкортстан җитәкчелеге бу сугышны ихластан яклый дип саныйсызмы? Әллә алар да прагматик карап кына эш итәме?

Хәбиров сәяси яссылыкта үзенә зур һәм мөһим вазифа эзли

— Хәбиров үзенә бер тема тапты һәм анда үз ролен уйлый. Аңа гади төбәк җитәкчесе булу гына җитми, ниндидер зуррак проект табып, шуның белән шөгыльләнәсе киләдер. Әйтик, Рамзан Кадыйров та, Рөстәм Миңнеханов та гади төбәк башлыклары түгел, аларның дәрәҗәләре зуррак. Шуңа Хәбиров та сәяси яссылыкта үзенә зур һәм мөһим вазифа эзли.

Хәбиров бит Русия президенты идарәсендә Владислав Сурков белән эшләгән кеше, ә ул Украина юнәлеше өчен җавап биргән. Хәзер Сурков кулга алынган дигән имеш-мимешләр йөри, бәлки Башкортстан башлыгы шуның вазифасын алырга телидер. Хәбиров амбицияле кеше, аны Башкортстан башлыгы вазифасы гына канәгатьләндерми дип уйлыйм.

— Башкортстан традицион протестлы төбәк дип санала. Сугыш шартларында да монда протест көчәер дип уйларга нигез бармы? Әллә "Башкорт" оешмасын, Куштау яклаучыларын эзәрлекләп, хакимият протестны күпмедер вакытка көчсезләндердеме?

Путинга сузылырга ерак, шуңа җирле хакимияткә каршы протест көчәер

— Процесс ике яклап барачак. Әлбәттә, протест потенциалы үсәчәк кенә, хәзер бит социаль-икътисади шартлар начарлана, гомумән, кешеләрдә нәфрәт көчәя бара. Пандемия кешеләргә психологик яктан авыр тәэсир итт, хәзер бу тискәре хисләрне Украинага юнәлтергә телиләр, янәсе анда фашистлар утыра. Бу эмоцияләр китә бару белән, кешеләр чын хәлне аңлый башлаячак, авыр хәл өчен түрәләрне гаепли башларлар. Путинга сузылырга ерак, шуңа җирле хакимияткә, Хәбировка каршы протест көчәер.

Протест хәрәкәте үсүе белән хакимият тә эшсез утырмаячак. Протест җитәкчеләре белән эш алып бару, аларга янау яки ниндидер "табышлы" тәкъдимнәр ясап, аларны бу юнәлештән читләштерергә тырышалар, бу эш дәвам итәчәк тә. Протестны бастырырга тырышачаклар.

Бу атна Баймакта булган хәл дә шуны күрсәтә (9 апрельдә Баймак районында алтын чыгаручыларга каршы зур протест чарасы узарга тиеш иде, башкорт активисты Фаил Алчыновны полициягә китертеп, сорау алу оештырганнар — ред.). Протест социаль булсынмы, экологиягә, урбанистикага бәйле булсынмы – барысы да хәзер хакимият тарафыннан сәяси дип кабул ителә, чөнки алар мондый протестлар киләчәктә сәяси төсмер алачак дип курка. Куштау да башта экологик протест булып, соңыннан сәясиләште бит.

— Сугыш Башкортстанга ничек тәэсир итәр? Икътисади яктан болай да проблемнары булган республиканың хәле начараермы? Халык тормышында бу никадәр чагылыр?

Санкцияләрнең тулы йогынтысын әле көзен генә күрербез

— Әлбәттә, икътисади хәл начараер гына. Без әле эмбарго хәленә керә генә барабыз. Санкцияләр әле тулы көчкә эшли башламаган. Кимендә 2-3 ай узарга тиеш. Белгечләр сүзләренә караганда, чикләүләрнең тулы йогынтысын без әле көзен генә күрербез. Җәй көннәрендә кешеләр әле бакчада булыр, яшелчә-җимешләр үстерер, зур зыянны әлегә күрмәсләр. Башкортстан халкын да тормыш начараюы көтә дип әйтә икътисад белгечләре. Монда минем Татарстан турында сүзләремнән аерма юк.

— Сугыш фонында Татарстан белән Башкортстан, татар-башкорт мөнәсәбәтләрендә үзгәрешләр көтәргә мөмкинме? Федералларның игътибары башка юнәлештә булган вакытта ике республика, халыклар бу вазгыятьне үз файдасына куллана алырмы?

Хәбиров килгәч безнең ике халык арасы бозылды

— Сәяси яссылыкта татар-башкорт халыклары ничектер берләшә ала, уртак проектлар булдыра ала дип уйламыйм. Ник дигәндә, соңгы берничә елда, аеруча Хәбиров килгәч безнең ике халык арасы бозылды. Хәбиров вакытында Башкортстанда татарга каршы тору, татарга нәфрәт күрсәтү юнәлеше киң чагылыш тапты. Путинның да бер очрашуда "Казанны кайчан узып китәсез" дигәнрәк сүзләр белән Хәбировны котыртуы очраклы түгел бит, бу аның махсус төртеп әйтүе иде.

Мәскәү ике республика арасын зур игътибар белән күзәтеп тора һәм аңа тыгыла. Аларга татар-башкорт мөнәсәбәтләренең хәзерге хәлдә булуы бик отышлы. Кызганыч, хәл яхшыдан түгел. Алай да без башкортлар белән аралашып торабыз, телне бетерү канунына каршы да бергәләп эшләдек, аралаштык. Хәзер бу проектларны башкару бик авыр, тел мәсьәләсен күтәрү хәзер провокация, хыянәт дип кенә кабул ителер.

Миңа калса, җәмәгатьчелек ничек тә булса ике халыкны дуслаштыру хәрәкәтен башлап җибәрергә тиеш. Мәдәни яктан, акрынлап уртак телгә килергә, уртак проектлар башкарырга кирәк. Ике арада аңлашылмаучанлыклар күп булды, аралар бозылды, моңа карамастан, ничек тә булса, аралашырга, хезмәттәшлек итәргә кирәк.

Соңрак милли темага тагын һөҗүм булырга мөмкин. Русиягә эчке дошман кирәк булачак

Алга таба барыбызга да авыр булачак. Соңрак милли юнәлештә тагын һөҗүм булырга мөмкин дип уйлыйм. Русиягә эчке дошман кирәк булачак, халыкны кемгәдер каршы мобилизацияләргә кирәк булачак. Русиядә мондый мобилизация гел дошманга каршы оештырыла, тормышны яхшырту юнәлешендә ул беркайчан да бармый. Шуңа күрә башкорт туганнарыбыз белән уртак тел табарга кирәк булыр дип уйлыйм.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

Азатлык Украинадагы сугыш һәм аңа бәйле вазгыять турында Җанлы блог алып бара. Күбрәк хәбәрләрне шунда укый аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG