Accessibility links

Украинаның Краматорски вокзалына ракет һөҗүме булган, дистәләгән кеше үлгән


 Краматорски вокзалында эвакуация, 4 апрель
Краматорски вокзалында эвакуация, 4 апрель

Краматорски  Украина контролендәге шәһәр. Украина президенты Владимир Зеленский һөҗүмдә Русия гаскәрләрен гаепли. Донецки "халык республикасы"ның фетнәчеләре Украина гаскәрләре һөҗүм итте ди.

8 апрельдә Украинаның Донецки өлкәсендәге Краматорски шәһәре тимер юл вокзалына ракет һөҗүме булган. Беренчел мәгълүматларга күрә 39 кеше үлгән, тагын 100ләп кеше яраланган.

Краматорски - Украина контролендәге шәһәр. Һөҗүм вакытында вокзалда эвакуацияләнергә җыенучы 4 меңләп кеше булган.

Шәһәр мэры сүзләренчә, Краматорски хастаханәләре вокзалдан китерелгән кешеләрне карап өлгерә алмый. "Авыр хәлдәге кешеләр күп, аяксыз, кулсызлар. Аларга 30-40 хирург берьюлы операция ясый", диде ул.

Украина хакимияте вәкилләре, аерым алганда Донецки өлкәсе хакимияте башлыгы Павел Кириленко, башта һөҗүм "Искәндәр" ракетыннан булды дип белдергән иде. Әмма фотолардагы ракет калдыкларына карап фикер йөрткәндә, сүз башка ракет – "Точка-У" турында бара.

Соңрак Украина президенты Владимир Зеленский "Точка-У" белән һөҗүм итүләрен язып чыкты. Ул һөҗүмдә Русия гаскәрләрен гаепләде.

Ракет калдыкларында урыс телендә "Балалар өчен" дигән язу күренә.

Фетнәчел Донецки "халык республикасы"ның фетнәчеләре Украина гаскәрләре һөҗүм итте ди.

Украинаның кораллары арасында "Точка-У" ракет комплекслары бар. Conflict Intelligence Team белгечләр төркеме ачыклавынча, хәзерге сугышта, бездә бу корал юк дип ышандыруына карамастан, Русия тарафы да шул ук ракетларны кулланган.

Краматорскидагы һөҗүмгә Русия саклану министрлыгы үз фикерен белдерде. "Киев режимы вәкилләренең, янәсе 8 апрельдә Русия Краматорски шәһәрендәге тимер юл вокзалына "ракет һөҗүме" ясады дигән барлык бедерүләре дә - провокация һәм дөреслеккә туры килми", диелә белдерүдә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG