Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш йогынтысы: Авыл хуҗалыгы турында түрәләр, фермерлар, белгечләр уйлана


Татарстан авыл хуҗалыгы министры вазифасыннан соң күп еллар Русия думасында утырып, Казанга республика президентының экология киңәшчесе вазифасына кайткан Фатыйх Сибагатуллин да, Татарстан фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров та, кайбер район башлыклары да "Интертат"ка Мәскәүнең Украинага каршы сугышы нәтиҗәсендә кертелгән чикләүләр авыл хуҗалыгына файдалы булачагын, бу хәлгә сөенүләрен белдерде. Азатлык исә басуларын кайгыртучы фермерларның ни уйлавын белеште.

Фатыйх Сибагатуллин

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kalgan-eshk-kar-yava-yaki-avyl-hu-alygyn-ni-k-t

Фатыйх Сибагатуллин

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kalgan-eshk-kar-yava-yaki-avyl-hu-alygyn-ni-k-t

Фатыйх Сибагатуллин

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kalgan-eshk-kar-yava-yaki-avyl-hu-alygyn-ni-k-t

Фатыйх Сибагатуллин

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kalgan-eshk-kar-yava-yaki-avyl-hu-alygyn-ni-k-t

Башкортстанның танылган фермеры, Иглин районында токымлы атлар, сарык асраучы Хәсән Идиятуллин чикләүләрдән төрле яклап зур зыян күрүен әйтте.

Хәсән Идиятуллин
Хәсән Идиятуллин

— Чикләүләрнең зыяны нык сизелә. Мин алырга җыенган техникаларга хаклар икеләтә артты. Алмаш детальләр кимендә 2,5-3 тапкырга сикерде. Чит илдә җитештерелгән трактор алырга җыена идем. Ул 4 миллион сумга якын иде, хәзер 8 миллион тора. Шуңа Беларус тракторы алырга булдык. Ансы да 2,5 миллион сум тора иде, хәзер 3,5 миллион. "Беларус"ка хак нигә миллион сумга арткан? Аны Русиягә тугандаш дип исәпләнгән Беларус заводы күтәргәндер дип уйламыйм. Без бит аны Беларуска барып алмыйбыз, арадашчыларның, алыпсатарларның аппетиты зур, алар күтәрә. Мин атлар, токымчылык белән шөгыльләнәм. Ике меңгә якын ат, 400гә якын сарык асрыйбыз, 3 мең һектар җиребез бар. Атларга ветеринар ярдәм өчен препаратларга да хаклар 1,5-2,5 тапкырга күтәрелде. Без кулланган бар нәрсәгә хаклар артты, — ди сугыш аркасында зур югалтулар кичерүче Идиятуллин.

Кукмарада атлар, мөгезле эре терлек асраучы һәм алар өчен 300 һектарда азык үстерүче Илфат Гыйлметдиновны да иң борчыган нәрсә — бәяләрнең тотрыксызлыгы.

Аның 80 баш савым сыеры бар. Сораучылар күп булса да, фермер тотрыклылык ярата, 4,3-4,4 процент майлы сөтенең литрын инде берничә ел дәвамында бары "Кукмара" сөт комбинатына гына тапшыра (быел 31 сумнан) һәм аны республика шәһәрләрендә теләп алалар. Хәзер исә ул билгесезлектә калган.

Илфат Гыйлметдинов
Илфат Гыйлметдинов

— Быел күрәзәчеләр җәй яңгырлы, әмма салкын була, солы яхшы уңа диделәр. Шуңа күрә, кукурузны һәм солыны күбрәк чәчәргә булдым. Бөтен нәрсәнең бәясе арта. Иртәгә ни булыр дигән уй белән борчылып торабыз йокыдан. Бәяләрнең артмавы безнең өчен яхшы булыр иде. Ягулык бәясе төшми, ашлама юк. Быел сөт өчен дәүләт субсидия бирәсе иде, аны алу өчен ике баш сыерым җитми калды. Мал авырып үлеп киткән, бозаулый алмаган шундый очраклар да була бит тормышта. Шуңа быел сөткә субсидиядән коры калдым, — ди сөтенең һәр литрына дәүләттән 3 сум чамасы субсидиядән ике баш мал аркасында коры калган фермер.

Ул, кайбер башкалар кебек, кәгазьдә генә булган ялган саннар белән хисап биреп, субсидия алу мөмкинлеге булуын, әмма андый юлга басмавын әйтә һәм субсидияләрне бүлүче җаваплы кешеләр кәгазьдәге саннарның чынбарлыкка туры килүе өчен дә җаваплы булсын иде дип тели.

Илфат Гыйлметдинов хәзер акчасын бик нык кысарга мәҗбүр, "элек алган кредитларым күп, шуңа быел алмыйм" ди.

Ул беркайчан да яңа техника алмый, гел башкалар кулланган техниканы сатып ала, һәм аларны хуҗалыктә әтисе белән бергә эшләүче, "алтын куллы" улы төзәтә. Бу аңа чыгымнарын нык кына киметергә ярдәм итә. Ләкин, алай да, киләчәккә өмете зурдан түгел.

— Дизель ягулыгының бәясе хәзергечә литрына 52 сум 50 тиен булып калып, сөтнең литрын 40 сумнан сата алсак, хуҗалыкны алга таба алып барып булыр иде, хәзергечә дәвам итүдән файда юк, — ди чыгымнарын тагын ничек кысу турында уйланучы фермер.

Башка елларда техника маен көзгә кадәр җитәрлек итеп, сыйфатлысын алып куя торган булса, быел тулысынча "совет маена" күчәсе булыр, — дип уфтана ул.

Татарстанның башка бер районында йөз һектардан артык басуда бодай һәм арпа игеп сатучы, үз исемен атамауны сораган икенче бер фермер исә, техника мае нык кыйбатланса да, акчаны кызганмаячагын, сыйфатсыз майга күчмәячәген белдерде. Азатлык белән сөйләшүдә әйтүенчә, ул былтыр 200 литрлы мичкәдә майны Татарстандагыдан арзанрак бәягә, 27 мең сумга Волгоградтан кайтарткан булган. Быел андый май Татарстанда 45-50 мең сум тора.

Чәчү вакытында моторлар килеп чыга башлады

— Мөһерләнгән мичкәдә сатылучы сыйфатлы май урынына, зур мичкәдән агызып бирә торган арзанлы май алып караган булды, ә чәчү вакытында моторлар килеп чыга башлады. Шуннан соң, кыйбатлырак булса да, сыйфатлы май алырга тырышабыз. Сыйфатлы дизель ягулыгы һәм май бик тә мөһим нәрсә. Чәчү вакытында ватылып, өч көн төзәтеп ятсаң, йә җирдән дым оча, йә яңгырлар башлана, — диде ул бу көннәрдә иң кулай бәядән сыйфатлы май эзләвен әйтеп.

Ул да, Көнбатыш техникасына акчасы җитмәү сәбәпле, дистәләрчә ел элек үк эшли башлаган искеләрен сатып ала. Иске тракторы янына инде тәмам сафтан чыккан шундый ук тракторны алып куя һәм ниндидер деталь кирәк булганда шунсыннан сүтеп ала. Яңа трактор алырга курка, чөнки фермерларга ярдәм програмнары, авыл хуҗалыгы техникасы алучыларга яңа техника бәясенең 40 процентын дәүләт кайтарачак дигән вәгъдәләргә ышанып, яңа трактор алган һәм тиешле дәүләт оешмасына кирәкле документларны күтәреп баргач, ул програмга акча бетте дигәнне ишетеп, янган танышлары бар. Аның фикеренчә, бу програмга чынлыкта акчалар бирелсә дә, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгындагы түрәләр ул акчаны үзләренә якыннар белән генә бүлешә.

Орлыкчылык белән дә үзе шөгыльләнергә мәҗбүр ул. Ләкин аның орлыкчылыгы ел саен аз гына орлык сатып алып, шуның бар уңышын киләсе елгы чәчүгә әзерләүдән гыйбарәт. Чөнки сатуда орлыклар бик кыйбат, быел аеруча.

Мондый бәяләр белән мин бернинди дә керем ала алмаячакмын

— Быел шул 100 һектарлап мәйданга гына да орлык сатып алсам да, ул иң кимендә 700-750 мең сумга төшәчәк. Орлык бәясе бик нык артты. Мондый бәяләр белән мин бернинди дә керем ала алмаячакмын. Әле ягулык та, ашлама да аласы бар бит. Менә быел киләсе ел чәчүлеге өчен орлык үстерергә дип, килосын 30 сумнан 2 тонна орлык алдым (60 мең сум - ред.), — ди фермер.

Әле шул орлыкның да, Татарстандагы орлыкчылар читтән азлап сатып алып, инде берничә буын үстереп күбәйткән, шуның нәтиҗәсендә сыйфаты беренче орлыкларныкыннан күпкә начарайган "элита" төркемендәгесен генә ала.

— Мин сатып ала торган "элита" төркемендәге орлыкларның чыдамлылыгы, уңышы, авыруларга бирешмәүчәнлеге үзем үстергәннекенә караганда көчлерәк. Орлык үзенең сыйфатын һәр чәчкән саен югалта бара бит. Әле без чынлыкта нинди дәрәҗәдәге орлык сатып алуыбызны белмибез. Ул инде фураж дәрәҗәсенә төшкән орлык та була ала. Без аны каядыр алып барып тикшертә дә алмыйбыз. Чөнки булган лаборотарияләр шул орлыкны безгә сатучылар белән бәйле, алар безгә дөресен әйтмәс дип уйлыйм. Һичьюгы фураж орлыклары түгелдер дип өметләнәбез инде, — ди ул. — Хәзерге вакытта орлыкның күрсәтелгән сертификатларына да бернинди ышаныч юк, 90 проценты ялган сертификатлар дип исәплим. Үзебездә үстерелгән берәр чүпне сатарга да мөмкиннәр, әмма кая бара барасың, башка бер чарабыз да юк.

Былтыр зуррак мәйданга чәчкәннәрнең кайберләре, корылыктан зур зыян күреп, быел кредит алырга мәҗбүр булса, бу фермер быел, үзе әйтүенчә, "тезләнми", бурычка кермәскә җыена, әмма ышанычы зурдан түгел.

Бер башлаган эш дип кенә эшлисең инде

— Бөтен нәрсә кыйбатлана, башлар ката. Мондый шартларда эшләүдән файда юк, бер башлаган эш дип кенә эшлисең инде. Татарстанда аммиак селитрасы эзлибез, кемдер акчасын түләп куйгандыр, һәм хәзер аның өчен генә җитештерәләрдер, күрәсең. Башкаларга чыгармыйлар. Иртәрәк алып куясы булган да, быел мондый хәл буласын кем белә иде соң? Татарстанда ул ашламаны табып булмый. Былтыр гына килосы 15-16 сум булган аммиак селитрасының иң арзаны хәзер 20 сум. Тольяттида шул бәядән бар диләр, кыйбат булса да, шунда барырга туры килер инде. Әле 25 сум булмаса. Чуашстанга шалтыратып карадым, анда инде 32 сумнан саталар, — дип уфтана Татарстан фермеры.

Ә кайбер башка ашламаларны хәзерге бәядән алып, уңыш үстерүдән бернинди табыш килмәячәк, дәүләт субсидияләсен иде дип тә өсти.

Аны иң борчыган нәрсәләрнең берсе — ашлык бәясенең башка нәрсәләр бәясеннән берничә мәртәбә акрынрак үсүе.

— Агач материаллар бәясе берничә тапкыр, тимер бәясе 3-4 тапкыр артты. Подшипник һәм башка кирәкле алмаш детальләрне былтыр бер кисәген мең сумга алган булсам, быел дүрт меңгә алып кайттым. Болай да соңгы еллар бик авыр булды. Уңыш булмаса, быел бетәбез без, — ди ул.

Шул ай да, соңгы елларда ашлыкның читкә сатылуы фермерларга нык ярдәм итте, шуның нәтиҗәсендә ашлык бәясе күтәрелеп китте дип, алга таба да экспортка зур өмет баглавуын әйтә.

Ләкин Русия җитәкчеләренең соңгы карарлары көзен ашлыкларын күпмедән сату турында уйланучы игенчеләргә һич тә өмет өстәми. Русия хөкүмәте июль аена кадәр илдән ашлык чыгаруны һәм ел ахырына кадәр ипи бәясен арттыруны тыйды. "Акча юк, әмма бирешмәгез" дигән канатлы сүзләр авторы, элекке премьер һәм президент, соңгы елларда Иминлек шурасы башлыгы урынбасары вазифасында югалып торган Дмитрий Медведев та сугыш башлангач интернетта активлашып китте һәм, "кичке ашны дошманга бирмибез" дип, читкә азыт-төлек сатуны тыю турында белдерде.

Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич исә Forbes белән әңгәмәдә кичке ашны үзләре генә ашарга җыенган Русия җитәкчеләренең тормышны белмәвен, моны аңлатырга тырышып чаң кагуын, әммә кешеләрнең әлегә ишетергә теләмәвен әйтә.

Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

— Безнең супер уңышлы авыл хуҗалыгы — чит ил орлыклары, инкубация (чеби чыгару - ред.) йомыркалары һәм ветеринария. Русиядәге кошчылык фабрикалары, дуңгызчылык комплекстлары — нәрсәләр соң алар? Заманча ветеринариясез маллар күпләп үләчәк. Чөнки аларга вакциналар кирәк. Анда маллар нык тупланып яши, алар зур комплексларда бит, — ди Зубаревич.

Апас районында яшелчә һәм аш тәмләткечләр белән шөгыльләнүче, үстергәннәрен Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдәге сәүдә челтәрләренә дә сатучы Наилә һәм Азат Әхмәдиевләр киләчәккә өметлерәк караса да, алар белән аралашучылар тормышның кай якка баруын аңлап, инде кышка азык-төлек әзерләүне кайгырта.

Әхмәдиевләр былтыргы 72 һектар җирләрен быел 78 һектарга җиткергән. Әмма алар да ашлама алырга өлгерми калган. Ашлама бәясе 30 процентка арткан икән диде Наилә Әхмәдиева Азатлыкка.

Яшелчәчелек белән шөгыльләнүче башка фермерлар кебек үк, алар да агрохимия бәяләрен әле белешмәгән, чөнки агрохимия хәзергә кирәк түгел һәм бәяләрнең нинди булачагы да әлегә билгесез. "Элекке елларда да бөтен агрохимия кыйбат иде", ди ул.

Алар былтыр гына лизингка Беларустан яңа трактор алган һәм ул быел ватылмый гына эшләр дип өметләнә. Икенче тракторларын да былтыр ук яңа кебек итеп төзәтеп куйганнар. Шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермерларга һәр һектар өчен 40 мең сум субсидия бирү турындагы былтыргы вәгъдәсен дә онытмыйча документлар әзерлиләр.

Наилә Әхмәдиева
Наилә Әхмәдиева

— Киңәшләштек тә, быел бөтен көчебезне бәрәңге, суган, кишер, кәбестә кебек "борщ җыелмасына" бирергә булдык. "Борщ җыелмасы" гел кирәк. Быел аның бәясе ничек артуын күргәнсездер. (Кайбер кибетләрдә "борщ җыелмасы" 56 процентка артуы турында хәбәр ителде - ред.) Кешеләрнең сатып алу мөмкинлеге кимү генә түгел, хәзер алар совет чорына кайтып, дачаларын, чирәм үстергән газоннарын казып, бәрәңге утыртыр дип уйлыйм. Кем белән генә сөйләшсәң дә, шул турыда уйланалар. Орлык сатучы бер танышым әйтүенчә, бик күп алалар. Алып кайтып торырга өлгермибез ди. Димәк, кешеләр әзерләнә, бәяләр арту сәбәпле, үзләре үстерергә җыена, — ди Әхмәдиева.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG