Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Чулман елгасы аша күпер салып Алабуга белән Түбән Каманы тоташтырырга тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тәкъдим авторы әйтүенчә, күпер булса, эшчеләргә җиңелрәк булачак: бер шәһәрдәге оешмаларга икенче шәһәрдән нибары 20 минут эчендә килеп җитә алачаклар. Хәзерге вакытта юлга "бер сәгатьләп вакыт китә" ди ул.

Татарстанда яшәүчеләр Чулман елгасы аша күпер салып Түбән Кама белән Алабуганы тоташтырырга тәкъдим итә. Бу тәкъдим "Кама агломерациясе" платформында "Фикерләр харитасы"нда ("Карта идей") чыкты, дип яза "Бизнес Online".

Тәкъдим авторы әйтүенчә, күпер булса, эшчеләргә җиңелрәк булачак: бер шәһәрдәге оешмаларга икенче шәһәрдән нибары 20 минут эчендә килеп җитә алачаклар. Хәзерге вакытта юлга "бер сәгатьләп вакыт китә" ди ул.

"Фикерләр харитасы" Кама агломерациясен үстерү белән бәйле тәкъдимнәр калдырырга һәм алар өчен тавыш бирергә мөмкинлек ача. Андагы тәкъдимнәрне анализлап, иң яхшыларын сайлап алалар. Басма язуынча, шулай ук татарстаннар Чулман елгасы аша тимер юл күпере салып, Казан белән Түбән Кама һава аланнарын тоташтырырга тәкъдим итә.

Март башында Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин Түбән Кама белән Чаллыны урап үтеп Чулман аша салынучы күпер инде 50 процентка әзер, дип белдерде. Аның әйтүенчә, яңа юл Казан белән Түбән Кама арасындагы юлның озынлыгын бер сәгатькә диярлек кыскартырга ярдәм итәчәк.

  • Берничә ел элек Азатлык белән сөйләшкәндә белгеч "Түбән Кама белән Алабуга арасында күпер җитми", дигән иде. "Күпер булган очракта өч шәһәр дә, ягъни Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга, боҗрага алыначак. Чаллы агломерациясе шул вакытта гына формалаша алачак. Ә әлегә, Түбән Кама белән Алабуга арасы бик кечкенә булса да, аларны елга аерып тора шул", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG