Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш йогынтысы. Мәктәпләрдә милитаризм рухы көчәя


Украинадагы сугышның Татарстан мәктәпләренә йогынтысы ватанпәрвәрлек, милитаризм һәм "бишенче колонна"га каршы көрәштә чагыла ди белгечләр.

Путинның Украинага каршы башлаган сугышыннан соң Русия түрәләре балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уятыр өчен төрле юллар эзли башлады. Төп игътибарны мәгариф системына юнәлттеләр. Түрәләр мәктәпләргә әледән-әле яңа таләпләр куя.

Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев якындагы елларда Бердәм дәүләт имтиханына Украинадагы "махсус операция" турында сораулар кертелергә мөмкин дип белдерде. Путинның Украинадагы сугышы вазгыятендә Русия мәктәпләре укытучыларына махсус дәресләр уздырырга да тәкъдим ителде. Русиянең барлык мәктәпләрендә уку атналары ил гимнын җырлаудан һәм байрак күтәрүдән башланачак диелде. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров моны тормышка ашыра да башлады, моңа бер атна вакыт бирде.

Шушы "ватанпәрвәрлек чылбырының" дәвамы буларак, Русиядә мәктәп укучыларына тарихны беренче сыйныфтан өйрәтә башлаячаклары билгеле булды. Русия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, карар инде кабул ителгән. Моны тарихи хәтер югалмасын өчен эшлибез дип аңлаталар. Соңрак сүзнең аерым дәресләр түгел, ә әйләнә-тирә мохит сәгатьләре, сыныфтан тыш дәресләр турында баруы әйтелде.

Әлегә Русия мәктәпләрендә тарих дәресе 5нче сыйныфтан укытыла.

Татарстан мәктәпләрендә әлеге карар артында нәрсә ятканын төгәл генә аңлап бетерергә өлгермәгәннәр.

Балык бистәсе районында 51 укучысы булган Югары Тегермәнлек авылы мәктәбенең тарих һәм әйләнә-тирә мохит укытучысы Рамазан Кәбиров бу яңалыкка гаҗәпләнмәвен әйтте.

Рамазан Кәбиров
Рамазан Кәбиров

"Монда сүз Русия, Татарстан һәм төбәк тарихы турында барадыр. Әйләнә-тирә мохит дәресендә ул хәзер дә өйрәтелә. Шуңа күрә әллә ни гаҗәпләнәсе түгел. Ул моңа кадәр дә бар иде. Сыйныфтан тыш сәгатьләрдә дә тиешле игътибар бирелде. Балага олы Ватан, кече Ватан турында белем бирү кирәкмәс әйбер түгел", диде ул.

Шул ук вакытта башлангыч сыйныфларда тарих дәресләрен бүгенге вакыйгаларга, аерым алганда, Украинадагы сугышка бәйләп укытудан файда юк дип саный Кәбиров.

"Хәзерге башлангыч сыйныф балалары белән әлеге темага сөйләшүнең бер мәгънәсе дә юк. Бу вазгыятьне укытучы аңлата, бала аны кабул итә алмый. Моның өчен аның яшь үзенчәлекләре туры килергә тиеш", диде ул.

Шул ук вакытта Татарстан мәктәпләрендә Русия тарихына зур урын бирелә. Анда Татарстан тарихына аерым урын юк. Кәбиров сөйләвенчә, бүген Татарстан тарихы дәресе аттестатка кертелми, мәктәп җәдвәлендә аерым фән буларак укытылмый.

Бүген Татарстан тарихы Русия тарихы кысаларында укытыла

"Татарстан тарихы бүген мәктәп җәдвәлендә аерым сәгатьләр белән күрсәтелми. Ул Русия тарихы кысаларында укытыла. Бу эш укытучыга да бәйле. Мәгариф министрлыгы бик күп нәрсә тәкъдим итә. Әмма барысы да укытучының тәҗрибәсеннән, сәләтеннән, вазгыятьне аңлау дәрәҗәсеннән тора.

90нчы елларда Татарстан тарихы тулы канлы итеп укытылган вакытлар иде. Дәрес ел буе атнасына бер сәгать керде. Без анда Равил Фәхретдинов, Клара Синицына дәреслекләре белән эшләдек. Бик яхшы дәреслекләр иде", дип сөйләде Рамазан Кәбиров Азатлыкка.

* * *

Мәктәпләрдә кертелүче бу соңгы үзгәрешләр Русиядә "бишенче колонна" белән көрәшү өчен эшләнә, дип саный "Мәгариф" берләшмәсе башлыгы Марат Лотфуллин.

Русия хакимияте Украинадагы сугышка каршы чыгучыларны, Путин режимына каршы булучыларны әледән-әле "бишенче колонна" дип атый.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"Украинага каршы "махсус операция" Русиядә бик зур "бишенче колонна" булуын күрсәтте. Моны Русиянең идеологлары әйтә. Беренчедән, алар украиннарның мондый каршылык күрсәтүен, икенчедән, "махсус операция"гә каршы булучыларның күп булуын көтмәгән. Шуңа күрә "бишенче колонна"га каршы зур көрәш ачарга кирәк дип уйлыйлар. Бу көрәш мәгарифтән башланырга тиеш дип әйттеләр. Бу шул "бишенче колонна"га каршы көрәшнең башы. Ахыры ничек булыр – күрербез", ди ул.

Лотфуллин сүзләренчә, алга таба Русия мәктәпләрендә укучыларга милитаризмны сеңдерү чаралары көчәячәк.

Ватанпәрвәрлекне милитаризм белән бутарга кирәкми

"Ватанпәрвәрлекне милитаризм белән бутарга кирәкми. Алар икесе ике әйбер. Әлбәттә, мәктәптә ватанпәрвәрлекне тәрбияләргә кирәк. Илнең байрагын күтәрү начар әйбер түгел. "Бишенче колонна" дип аталган кешеләр Русиягә каршы түгел. Алар хөкүмәт сәясәтенә каршы. Бу икесе ике әйбер. Русиягә мәхәббәтне хөкүмәт үзенә монополияләштерергә җыена, ләкин моңа аның хакы юк. Мин дә әлеге ватан кешесе, ватанпәрвәр, ләкин илемнең язмышын башкача күрәм. Кызганычка, бу сайлап куелган хөкүмәт түгел. Бездә бит сайлау да юк. Әлеге системда чын сайлау булырга да мөмкин түгел. Бу бик тирән мәсьәлә.

Мин әле ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен яңа чаралар кертелер дип көтәм. Аның нигезендә милитаризм булыр дип уйлыйм, чөнки ватанпәрвәрлек турында сөйли башласаң, анда Бөек Ватан сугышы, башка сугышлар күрсәтелә. Ватанпәрвәрлек – ул сугышып йөрү генә түгел. Урамнарның чиста булуы, тырышып эшләү, тәртип саклау, белем алу – алар барысы да ватанпәрвәрлек. Әгәр син Русия кешесе икән, син тырыш, үрнәк бул, синең эш нәтиҗәсе югары дәрәҗәдә булырга тиеш, шул вакытта минем ил дип мактанып була. Мәсәлән, безнең ноутбукларны, смартфоннарны кем ясый, күлмәкләрне кем тегә, машиналарны кем ясап бирә? Ватанпәрвәрлек шул ул", ди белгеч.

Тарих дәресләре артуга карамастан, Татарстан тарихын укытуга бу йогынты ясамаячак. Бүген федераль стандартларда милли-төбәк эчтәлеге булырга тиеш дип язылса да, Татарстанда ул эшләми, ди Лотфуллин.

Татарстан мәктәпләрендә милли-төбәк эчтәлеге эшләми

"Федераль стандартларда белем бирүнең милли-төбәк эчтәлеге бар. Һәр предмет эчендә укучы үз халкының тарихын, мәдәниятен, телен белергә тиеш дип язылган. Белем стандартлары компетенция нигезендә корылган. Кызганычка, төп белем бирү програмында төгәл бернәрсә дә күрсәтелмәгән. Бу урындагы мәгариф оешмаларының эше. Алар укыту програмын үзләренә туры китереп төзи. Кызганычка, Татарстан мәктәпләрендә бу эшнең күбесе юк. Рособрнадзор идарәсе дә, безнең мәгариф министрлыгы да милли-төбәк эчтәлегенең үтәлешен тикшерми. Мин аларга да, министрга да хат язып карадым, ләкин бу эш Татарстанда да алып барылмый. Ә формаль рәвештә каралган", дип белдерде ул.

Лотфуллин фикеренчә, мәктәпләрдә мондый эш алып барылса, Русия хакимияте үз максатына ирешә алачак.

"Әлбәттә, мәктәп үз эшен эшли, максатына ирешә. Сез татар теленә генә карагыз. Ул бит бетеп килә. Русия төбәкләрендә бетте инде. Моны мәктәп эшли. Мәктәп – ул зур тәрбия чарасы, бик куркыныч корал. Бу минем фикерем генә түгел. 1860 елда полякларның баш күтәрүен бастыргач, генерал Михаил Муравьев: "урыс пычагы эшләп бетермәгәнне урыс мәктәбе һәм урыс побы эшләячәк", дип әйткән. Шуңа күрә һәр халык үзенең мәктәбе өчен көрәшә", дип сөйләде Азатлыкка Марат Лотфуллин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG