Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучыларга балаларга импортны илдә җитештерелгән тауар белән алыштыруның файдасы турында сөйләргә кушылган


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Русия мәктәпләренә "Русиягә каршы санкцияләр һәм аларның ватан икътисадына йогынтысы" дигән темага дәресләр уздырырга киңәш ителгән. Укытучылар бу йогынты уңай булачак дип күрсәтергә тиеш диелә.

Путинның Украинадагы сугышы вазгыятендә Русия мәктәпләренә махсус дәресләр уздырырга тәкъдим ителгән. Бу юлы педагоглар урта һәм югары сыйныф укучыларына санкцияләр вазгыятендә импортны илдә җитештергән тауарларга алыштыруның файдасы турында сөйләргә тиеш. Бу хакта илнең берничә төбәгендәге укытучыларга сылтама белән "Коммерсантъ" яза.

"Русиягә каршы санкцияләр һәм аларның ватан икътисадына йогынтысы" дигән темага үтәчәк дәресләрдә укытучы, "Русиянең Көнбатыш илләре санкцияләре басымына бирешмәү мөмкинлекләрен күрсәтергә" тиеш, диелә. Бу дәресләр җәмгыять белеме кысаларында узарга тиеш.

Укытучы дәресне Русия президенты Владимир Путинның "Русиягә моңарчы күрелмәгән тышкы басым ясала" дигән сүзләре белән башлап җибәрәчәк. Шуннан соң укытучы, санкцияләр – ул "нинди дә булса илне гамәлләре өчен "җәзалауга" багышланган чикләүләр", дияргә тиеш. Монда нинди "гамәлләр" күз уңында тотылуын – "Русиянең Донбасс халкын яклау өчен Украинада уздырган махсус хәрби операциясе" турында сүз баруын аңлату кирәк диелә.

Шулай ук методик әсбапта импортны илдә җитештергән тауарларга алыштыруның файдасы турындагы роликка сылтама бар. Дәрес ахырында урта сыйныф укучылары санкцияләрдән саклану өчен икътисади чараларны санап чыгарга, ә өлкән сыйныф укучылары аларның нәтиҗәсен атарга тиеш булачак. Шулай ук мәктәп укучыларына санкцияләрдән иң зур югалтуларга кем дучар булачак дигән сорауга җавап бирергә тәкъдим ителә, өч төрле җаваптан сайлап алырга кирәк булачак: Русия, НАТО илләре, дөньяның барлык илләре.

"Коммерсантъ" сораштырган икътисадчылар кулланма авторларының хаталарына күрсәтә һәм тиздән Русия укучылары үзләре үк чикләүләрнең нәтиҗәсен күрәчәк дип кисәтә.

"Иң алга киткән технологик тармакларны югалтуыбыз болай да аңлашыла", дип белдергән төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше өлкәсендәге белгеч Наталья Зубаревич.

"Ашыгырга кирәк түгел, балаларга бу методик кулланмаларны сөйләсеннәр, ә ничек булуын тормыш күрсәтер. Җәй көне яки көзен балалар өйләренә кайтып, гаиләләрендә акча булмавын, ниндидер тауарларны алырга мөмкинлек юклыгын үзләре күрер", дигән ул.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG