Accessibility links

Төбәкләрдә татар мәктәпләре кими. Саклап калу юлы бармы?


Русия төбәкләрендә татар мәгарифенең хәленә багышланган киңәшмә
Русия төбәкләрендә татар мәгарифенең хәленә багышланган киңәшмә

23 август Казанда узган татар теле укытучылары, мәгариф идарәләре вәкилләре җыенында татар мәктәпләрен саклап калырга кирәк диелде. Әмма ничек саклауның юллары гына төгәл аңлатылмады.

Русиянең биш төбәгендә 94 татар мәктәбе, 26 төбәктә 1055 этномәдәни белем бирү оешмасы эшли. 46 мәктәптә татар теле факультатив рәвешендә укытыла. Бу Русия төбәкләреннән килгән татар мәктәпләре укытучылары, мөдирләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән бергә узган семинар-киңәшмәдә яңгыраган рәсми саннар. Әмма хәрәкәт ителмәсә, тора-бара бу саннар да кимергә мөмкин. Мисал өчен, узган ел гына Оренбур өлкәсендә генә дә Ибрай авылындагы мәктәпне башлангыч иттеләр, ә Абдрахман мәктәбе бөтенләй ябылды.

Русия төбәкләрендә татар милли мәгарифенә багышланган киңәшмә
Русия төбәкләрендә татар милли мәгарифенә багышланган киңәшмә

Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов, аның урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев, Дөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Татар милли-мәдәни федераль мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов катнашында узган бу җыелышта милли мәктәпләпләрне саклап калу юллары турында фикер алышынырга тиеш иде, әмма сүз күбрәк уңай нәтиҗәләр тирәсендә барды, баланы татар телле итеп тәрбияләүдә гаиләнең роленә басым ясалды.

Киңәшмәдә катнашучылар
Киңәшмәдә катнашучылар

Илдар Гыйлметдинов федераль кануннар ана телендә белем бирүне тыймый, үзебездән тора дип гаепне федераль үзәк җилкәсеннән төшерсә, Ринат Закиров уңышлы эшләп килүче мәктәпләрне телгә алды. Разил Вәлиев исә барысы да ал да гөл булудан ерак дип, ана телендә белем бирү өчен көрәшергә кирәк, мәктәп кечкенәме, зурмы – мөһим түгел, әмма авыл, шәһәр кешеләренең теләгенә каршы килеп белем йортлары ябылырга тиеш түгел дигән фикерне җиткерде.

Татарстан мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов та "Һәрбер татар мәктәбенә игътибарлы булыйк. Бу эштә татар оешмалары белән бергә эшләргә кирәк", диде.

Соңгы елларда төбәкләрдә генә түгел, Татарстанда да татар мәктәпләренең саны кими бара. Азатлык быел гына да Теләче һәм Зәй районнарында татар мәктәпләренең үзгәрешләргә дучар булуын язып чыкты. Кызганыч, "Мәгариф" ассоциациясендә дә бу хакта төгәл саннар юк, хисап алып барылмый. Түрәләр мәктәпләрнең ябылу сәбәпләрен акча юклыкка, бала саны җитешмәүгә аударып калдырыла.

Дөрес, мәктәпләрне саклап калу очраклары да бар, әмма алары диңгездәге бер тамчы кадәр генә. Бу җыелышта да мәктәпләргә ябылу янаганда аларны саклап калу юлларын аңлатучы булмады.

Төбәкләрдән килүче укытучыларның да күбесе тәти булып күренергә тырышты. Мәгариф идарәсеннән мөдирләр белән бергә килгәнлектәнме, әллә башка әйбердән куркуданмы телләре ачылмады. Күбесе Азатлык хәбәрчесенә мәктәп проблемнары хакында сөйләүдән баш тартты.

"Хакимияткә кирәкмәсә дә, тел үзебезгә кирәк!"

Омски өлкәсендә нибары бер татар мәктәбе калган. Үләнкүл авылы мәктәбендә генә татар теле дәрес буларак укытыла. Өлкәнең тагын сигез мәктәбендә ана теле факультатив дәресләрдә өйрәнелә.

Омски шәһәренең 13нче санлы мәктәп укытучысы Зөһрә Зәйнетдинова хакимияттәгеләрне милли тел мәсьәләсе бөтенләй кызыксындырмый дип сөйләде.

Зөһрә Зәйнетдинова
Зөһрә Зәйнетдинова

"Факультатив дәресләргә төрле сыйныфлардан үз теләкләре белән җыелган балалар атнага бер тапкыр йөри. Элек өлкәдә татар мәктәпләре күп иде, хәзер инде алар юк. Ябылып беттеләр. Бу сәясәткә дә, икътисадка да бәйле дип уйлыйм. Хакимияткә милли мәктәпләр кирәкми, әмма халык тели. Татарлар яшәгән кайбер районнарда татар теле факультатив дәрәҗәсендә дә укытылмый. Балалар телне өйдә генә өйрәнә. Тел татар авылларында гына саклана. Әлегә шулай. Авыллар да фәкыйрь. Себер байлыклары инде безнеке түгел шул", дип сөйләде Азатлыкка Зөһрә ханым.

"Укытучылар да тел урынына математика укытылсын, ди"

Удмуртия республикасы Милли мәдәни автономия җитәкчесе Рәмзия Габассова җыенда мәктәпләрнең саны кыскаруы мәсьәләсен ачыктан-ачык яңгыраткан бердәнбер кеше булды.

Рәмзия Габбасова
Рәмзия Габбасова

“Елдан-ел татар сыйныфларында укучылар саны кими. Бүгенге көндә Удмуртия республикасының ундүрт мәктәбендә 800 бала ана телен фән буларак үзләштерә, өч мәктәптә 88 бала факультативларда шөгыльләнә, 20 балалар бакчасында 622 бала ана телен өйрәнә. Бер яктан караганда, бу саннарны күреп шатланырга да була, ләкин 2012-2013 уку еллары белән чагыштырганда, туган телне өйрәнүче балалар саны 566га кимеде.

1991 елдан бирле безнең мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачылып килсә, соңгы өч елда алар инде бөтенләй ачылмый.Татар сыйныфлары белән эшләү мәктәп мөдирләренә уңайлы түгел. Алар ачарга каршы. Элек аларга татар сыйныфларын ачкан өчен өстәмә акча түләнә иде, хәзер бу акча бары тик ана телен укыткан мөгаллимнәргә генә каралган. Шулай ук, яңа буын яшь ата-аналар үзләре дә балаларын татар сыйныфларында укытуга каршы чыга. Татар теленә артык сәгать биргәнче, имтихан тапшырылачак урыс теле яки математикага басым ясарга кирәк дип әйтәләр.

Мәгариф өлкәсендәге кануннарның ел саен үзгәреп торуы да, ул үзгәрешләрнең безнең файдага булмавы да, татар сыйныфларын киметүгә китерә дип уйлыйм. Бүгенге көндә татар сыйныфына 25 бала җыю – чынга ашмаслык хыял. Удмуртиядә мәктәп директорлары бу хәлдән бик оста файдалана. Татар теле дәресләрен факультатив яки түгәрәкләр формасында укытуга өстенлек бирәләр. Ә андый шартларда балаларны тиешле дәрәҗәдә укытып та, үзебезчә тәрбияләп тә булмый. Шуңа күрә 10-15 бала булган очракта да, милли сыйныфларны ачу мөмкинлеге турында канун кирәк. Ике республика арасында милли мәгариф өлкәседә булган килешүләр кәгазьдә генә калмасын иде. Бенең республика җитәкчеләрен даими "селкетеп" тормаган очракта башкарыласы эшләр гамәлгә ашмаячак", диде Рәмзия ханым.

"Мөдир татар телен якласа, ата-аналар да ризалаша"

Башкортстанның Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак шәһәре филиалында Татар һәм чуаш телләре кафедрасы мөдире Илсур Мансуров күп нәрсә мәктәп мөдирләре, укытучылардан тора, ди.

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

"Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге 30 мәктәпнең барысында да татар теле фән буларак укытыла. Соңгы елларда татар теле сәгатьләре кимүе күзәтелә. Кайбер мәктәпләрдә ул дәрестән тыш өйрәнелә. Федераль стандартлар нигезендә берничә төр уку планы бирлгән. Шуларның кайберләрендә төп предметлар исемлегендә туган тел юк. Мәктәп администрациясе, ата-аналар дүртенче, бишенче вариантны сайлаган очракта туган тел укытыла. Әлегә шушындый сайлау иреге бирелә. Дөрес, ата-аналар арасында каршы булучылар да бар. Чынлыкта исә, мәктәп администрациясе ничек тәкъдим итә: ул уңай һәм кирәк дип күрсәтелсә, ата-аналар да риза була", дип сөйләде Азатлыкка Мансуров.

XS
SM
MD
LG