Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 23:55

Коми республикасындагы төрмәдә утыручы милләтпәрвәр Рәфис Кашапов аяк киемендә "лезвие табылу" сәбәпле ике айга кырыс шартлы камерага ябылган. Адвокат сүзләренчә, Кашаповка шартларны кырыслату өчен лезвиены махсус куйган булырга мөмкиннәр.

Коми республикасының Ухта шәһәрендәге ИК-19 төрмәсендә утыручы Чаллы Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Рәфис Кашаповның аяк киемендә лезвиене ашказанын тикшертү өчен шәһәрнең махсус хастаханәсенә алып баргач тапканнар. Аны хастаханәгә көчле сак астында китергәннәр. Төрмәдә чишендереп тикшергән булсалар да, хастаханәгә баргач кабат тикшергәннәр. Менә шунда Кашаповның аяк киеменең олтырагы астыннан биш лезвие килеп чыккан диелә. Нәтиҗәдә төрмә идарәсе аны тагын ике айга кырыс шартлаы ЕПКТга (единое помещение камерного типа) япкан.

Күптән түгел Кашапов янында булып кайткан адвокат Руслан Гарифуллин лезвиены төрмә кешеләре махсус куйган булырга мөмкин дип саный.

– Рәфис Кашаповка лезвиенең бөтенләй кирәге юк. Әйе, тикшеренүләр алдыннан ул аяк киемен салгандыр. Төрмә хезмәткәре алдан ук лезвиеләрнең кайда ятканын белеп, аның аяк киемен дә тикшергәндер. Лезвиеләрне төрмә хезмәткәрләренең үзләре салу ихтималын күз уңында тоту кирәк. Буйсынмаган тоткынны административ җаваплылыкка тарту өчен тыелган әйберләр, лезвие кисәгеме, кырынгычмы ул һәм башка шундый әйберләр “саклаган” өчен җәзалар бирү Русия төрмәләрендә киң кулланыла.

Адвокатлар Рушана Камалова һәм Руслан Гарифуллин. Артта - Рәфис Кашапов
Адвокатлар Рушана Камалова һәм Руслан Гарифуллин. Артта - Рәфис Кашапов

– Руслан әфәнде, төрмәләрдә тоткыннар лезвие, пыяла кисәге белән кан тамырын, башка җирен кискән, гарип калган дигән хәбәрләр ишетелеп тора. Бу лезвиеләр Кашаповныкы булса, ул алар белән нишләргә җыенган уйлыйсыз?

– Чыннан да, төрмә җитәкчелеге кайбер очракларда тоткыннар өчен түзә алмаслык шартлар булдыралар. Тоткыннар арасында да конфликтлы ситуацияләр, провокацияләр тудырып, төрмәчеләр кемнәрнедер ниндидер киселү, гарипләнү юлына этәрергә мөмкин. ​Ләкин Рәфис Кашапов нык, ихтыярлы кеше. Ул мондый юлларга беркайчан да бармаячак. Ул биш тапкыр намаз укый, ислам юлында.

Шушы “табылган” лезвиеләр ярдәмендә алар Рәфисне штраф изоляторга ябуларын кануни итеп күрсәтергә телиләр. Гомуми камералардан аермалы буларак Кашапов ябылган камераларда шартлар кырыс, чикләнгән.

– Быелның декабрь аенда азат ителергә тиешле Рәфис Кашаповка ни өчен төрмәдә дә каныгалар соң?

– Кашапов төрмәдә утыруына карамастан бик актив эшчәнлек алып бара. Ул бик күп хокук, күзәтчелек оешмаларына төрмәләрдәге бик күп тәртипсезлекләр турында җиткерде. Президент Путинга да төрмә шартларында кеше хокуклары бозылу, тоткыннарга интернеттан файдалану рөхсәтен бирү буенча да петиция юллады. Аны төрмәдәге эзәрлекләүләр дә менә шушы сәяси активлыгы белән бәйледер.

Узган елның ураза аенда Кашапов утырган Микунь төрмәсендә мөселманнарга бирелгән ашларга дуңгыз ите, чучка мае кисәкләре салганнар. Шушы гамәлләр буенча да Русия прокуратурасына, тикшерү комитетына, Диния нәзарәтенә мөрәҗәгатьләр юллаганнар.

ИК-19 төрмәсе
ИК-19 төрмәсе

Мәгълүм булганча, Ухта шәһәре мәхкәмәсе Рәфис Кашапов төрмәдән азат ителгәч тә сигез ел органнар күзәтүе астында булырга тиешлеге хакында карар чыгарган иде. Адвокатлар бу карарны шикаять итте. Гарифуллин бу шикаятьнең кайчан каралачагы якын көннәрдә билгеле булачагын әйтте.

Рәфис Кашаповны Коми төрмәсенә китергәннән бирле төрле сәбәпләр табып, даими рәвештә штраф изоляторларга, кешенең рухын сындырырлык камераларга ябалар. 2015 елның язында Ухта шәһәренең ИК-19 төрмәсенә китерелгәч, карантиннан шундук штраф изоляторга озаталар. Мондый хәл өч ай эчендә өч тапкыр кабатлана. Шундый җәзалардан соң төрмә администрациясе аны алты айга Коминың Микунь шәһәре төрмәсендәге кырыс шартлы ЕПКТга (единое помещение камерного типа) озата. Аннан Ухта шәһәре төрмәсенә кайтарылгач, ул тагын штраф изоляторларга ябылып тора.

Белешмә

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов сепаратизмга өндәү маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015 елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты.

Русиянең "Мемориал" кеше хокукларын яклау оешмасы Рәфис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә керткән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG