Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов – 8 ел күзәтү астына алынган беренче сәяси тоткын


Рәфис Кашапов, 2015 елның 10 сентябрендә Чаллы мәхкәмәсендә
Рәфис Кашапов, 2015 елның 10 сентябрендә Чаллы мәхкәмәсендә

Коми республикасында 11 июльдә узган мәхкәмә карары нигезендә, Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов иреккә чыкканнан соң да сигез ел буе тәртип саклау оешмалары күзәтүе астында булачак. Аның адвокаты әйтүенчә, Русиядә моңарчы сәяси тоткыннарга мондый кырыс хөкем карары чыгарылганы булмаган.

Коми республикасында 11 июльдә узган мәхкәмә карары нигезендә, Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов иреккә чыкканнан соң да сигез ел буе тәртип саклау оешмалары күзәтүе астында булачак. Чаллы мәхкәмәсе карары аны өч елга иректән мәхрүм иткән иде.

Бу елның декабрь җәза мөддәте бетәргә тиешле Кашаповның иреккә чыканнан соңгы язмышын, киләчәген Коми мәхкәмәсе инде 11 июльдә үк хәл итеп куйды. Аның күзәтү астында булу вакыты төрмәдә утыру вакытыннан өч тапкыр диярлек күбрәк.

Адвокатларсыз мәхкәмә оештыруыгыз минем хокукларны боза. Мин моңа каршы

Әлеге карарны чыгарган мәхкәмә утырышында Рәфис Кашапов ягыннан адвокат булмады. Кашапов адвокатларына бу хакта белгертүне дә кирәк санамыйлар. Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе бу хакта мәхкәмә барышында болай дип белдерә: "Адвокатларсыз мәхкәмә оештыруыгыз минем хокукларны боза. Мин моңа каршы". Шуңа да карамастан, әле киләсе айга гына билгеләнгән мәхкәмә утырышы ашык-пошык булса да оештырыла һәм менә шундый кырыс карар чыгарыла.

Әлеге хәлгә карата Азатлык Кашаповның адвокаты Руслан Гарифуллин белән сөйләште.

– Руслан әфәнде, Рәфис Кашаповка карата булган мәхкәмә утырышында ни сәбәпле катнаша алмадыгыз?

– Мин Рәфис Кашапов янында моннан бер ай чамасы элек булдым. Күзәтү астына алу мәхкәмәсе турында сүзләр булса да, болай тиз булыр дип көтелмәгән иде. 11 июльдә булган мәхкәмә карары минем кулда юк әле. Шуңа, аның эчтәлеге белән таныш түгелмен. Бары Рәфис Кашаповның төрмәдән чыккач сигез ел буе органнар күзәтүе астында булачагы гына мәгълүм. Мәхкәмәнең шушы карарын якын арада шикаять итү эшенә керешәм.

Руслан Гарифуллин
Руслан Гарифуллин

– Русия кануннары нигезендә, мондый гаепләүләр белән утырган кешегә күзәтү дигән нәрсә өч елга кадәр генә булырга мөмкин икән. Ә монда сигез ел турында сүз бара.

– Әйе, өч елга кадәр иде. Монда уникаль очрак, дияргә була.

– Моңарчы сәяси тоткыннарның азат ителгәч 8 елга күзәтү астына алынуы очраклары булдымы?

– Юк. Мондый очраклар булмады. Кашапов – беренче.

– 60 яшькә җитеп килүче, кыйналулардан һәм төрмәләрдән иза чигеп йодрык кадәр генә калган Кашапов белән хакимиятләр нигә шулай кылана, аннан куркалармы әллә?

Аңа киңкүләм-җәмгыяви чараларда катнашу тыелачак

– Рәфис Кашаповны сәяси эшчәлекләреннән читләштерергә телиләр. Комидагы шушы мәхкәмә карарыннан соң аңа киңкүләм-җәмгыяви чараларда катнашу тыелачак. Сабантуймы ул, сәяси чаралармы, анысы мөһим түгел. Аңа кичке һәм төнге вакытларда өеннән кая да булса чыгарга ярамаячак.

– Мәскәү хокук яклаучылары Рәфис Кашаповка менә шушындый карар чыгарылуын беләме, нинди дә булса хәрәкәт башламадылармы?

– Минемчә, алар барысы да бу хакта белә. Ләкин берсенең дә кулларында мәхкәмә карары юк. Шуңа, барысын да тәфсилләп өйрәнү өчен Комига барачакмын, Рәфис Кашапов белән күрешәчәкмен.

* * * *

Рәфис Кашапов 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә, Украина көнчыгышында сугыш башлавына, Русия президенты Владимир Путин сәясәтенә каршы интернетка чыгарган биш язмасы өчен экстремизмда гаепләнеп шул ук елның декабрь ахырында кулга алында һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хәзер ул Коми республикасының Ухта шәһәре янындагы Ик-19 колониясендә утыра. "Мемориал" хокук яклау оешмасы аны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте. Азатлык хәбәрчесе 2016 елда әлеге колониядә булып кайтты, әмма Кашапов белән очрашу мөмкинлеге бирелмәде.

XS
SM
MD
LG