Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов иреккә чыкканнан соң тагын биш ел административ күзәтү астында булырга мөмкин


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән милләтпәрвәр Рәфис Кашапов иреккә чыккач, тагын биш ел административ күзтү астында торырга мөмкин. Бу инде Кашаповка карата күп кенә чикләүләр булачак дигән сүз.

Рәфис Кашаповның хатыны хәбәр итүенчә, активистны административ шикаять гаризасы белән таныштырганнар. Анда якын арада мәхкәмә булачак, административ күзтәү астында иреккә чыгару мәсьәләсе каралачак, диелгән.

Төрмәдән иреккә чыгучыларны административ күзәтү астына алу турындагы Русия канунына ярашлы, берничә төр тыю каралган. Күзәтү астындагыларга кайбер урыннарга бару, киңкүләм чараларда катнашу, билгеләнгән вакытларда яшәгән йортларыннан чыгып йөрү, мәхкәмә белән билгеләнгән аерым җирлекне ташлап китү тыелырга мөмкин.

Моннан тыш, ул яшәгән урынындагы эчке эшләр оешмасына аена дүрт тапкырга кадәр барып, теркәлергә тиеш булачак.

Рәфис Кашаповка ни өчен мондый хөкем карары чыгарыга җыенулары билгеле түгел. Канунда административ күзәтү төрмәдә утырган вакытта төрмә тәртипләрен бозучыларга кулланылырга мөмкин, дигән юллар бар. Бәлки, Кашаповка карата әлеге маддәне кулланырлар.

Рәфис Кашапов мөмкин булган саен колониядә тоткыннарның хокуклары бозылуын җәмәгатьчелеккә җиткереп торырга тырыша, шикаятьләр яза.

Кашапов сепаратизмга чакыру маддәсе нигезендә гаепләнеп, 2015 елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуын, Кырымны аннексияләүне, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен хөкем итте, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты.

Русиянең "Мемориал" кеше хокукларын яклау оешмасы Рәфис Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG