Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортлар да, татарлар да – коллар"


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Азатлык "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе, Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан Рәфис Кашапов белән Вильнюста узган бишенче "Ирекле Русия форумы", яңа федерал мөнәсәбәтләр һәм башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовның татар активистларына белдергән дәгъвалары турында сөйләште.

– 11-12 апрельдә Литва башкаласы Вильнюста узган бишенче "Ирекле Русия форумы"н күзәттегезме? Бу җыен турында фикерләрегез нинди?

– Мин "Ирекле Русия форумы" эшчәнлеген күзәтеп бардым. Анда Гарри Каспаров, Евгений Чичваркин кебек танылган оппозиция вәкилләре җыела. Бу форумга оппозиция яклы бай кешеләрне дә җәлеп итсеннәр иде. Аларның акчасы да бар, оештыру, кунакханәгә урнаштыруда да ярдәм итә алырлар иде. Һәм бу форумга иң мөһиме Кавказ һәм Идел-Урал республикаларыннан һәм Себер өлкәләреннән төрле иҗтимагый, сәяси һәм дини оешмалар вәкилләрен чакырырга кирәк. Чөнки ул оешмаларга каршы хәзер бик көчле басым бара. Форумның бер бүлеге федерализм мәсьәләләренә багышланды. Менә шул төбәкләрдән килгән вәкилләр федерализм турында үз сүзләрен әйтер иде. Киләчәктә кулга-кул тотынып федерализмны үстерү өчен бергә эш алып бара алырлар иде. Киләчәктә форумның шушы ягына игътибарны арттырырга кирәк.

– Дилмөхәммәтов узган атнадагы мөрәҗәгатендә "Ирекле Русия форумы"н шовинистик карашлардан арына алмауда гаепләде. Сез андый нәрсәне күрдегезме?

Урыс булмаган халыкларның милли проблемнарын күтәрмәсәләр, алар киләчәктә зур ялгышлык ясаячаклар.

– Андый әйберне сиздем. Алар хәзерге хакимияткә оппозициядә торсалар да, аларда бөек державачылык дигән әйбер бар. Алар бөек Русия, урыс халкын бәхетле итү турында сөйлиләр. Шул ук вакытта урыс булмаган халыкларны исләреннән чыгаралар. Алар бары Путин режимын җимереп хакимияткә килү планы белән эш итәләр. Алар хакимияткә килсә, без үзебезнең сәяси, милли, дини проблемнарыбызны алар алдында да күтәрергә тиеш булабыз. Урыс булмаган халыкларның милли проблемнарын күтәрмәсәләр, алар киләчәктә зур ялгышлык ясаячаклар.

– Дилмөхәммәтов әлеге мөрәҗәгатендә яңа федерациянең Мәскәүдән билгеләнгән принциплар нигезендә түгел, ә республикаларның үзара килешүләре нигезендә корылырга тиешлеген белдерә, Мәскәүнең килешүләрне кат-кат бозуын әйтеп, әгәр дә федерациягә керү ирекле икән, чыгу да ирекле булырга тиеш ди һәм башка тәкъдимнәр әйтә. Бу мәсьәләләрдә сезнең фикерләрегез нинди?

– Болар без төзегән "Азат Идел Урал"ның план програм проектында язылган. Дилмөхәммәтов нәкъ шушы әйберләрне кабатлады. "Азат Идел-Урал"дагылар барыбыз да аның әйткән бу фикерләрен хупладык. Без "Азат Идел-Урал"ның Facebook-тагы төркеменә аның бу белдерүен куйдык та. Бу мәсьәләдә безнең фикерләр туры килә һәм ул шулай булырга тиеш тә. Әгәр без үзебезнең төп максатны бәйсезлек дип куймыйбыз икән, ничек инде без азат дәүләт төзи алабыз? Шуңа күрә без аны хуплыйбыз һәм киләчәктә дә хуплаячакбыз.

– Бу мәсьәләдә килешсәгез дә, күптән түгел Азатлыкта басылган интервьюда Дилмөхәммәтов сезнең башкортларны Азат Идел-Уралга кушылырга чакыруыгызны кире какты.

Башта әле безгә төрмә камераларын җимереп чыгарга, азат булырга кирәк

– Беренчедән, Дилмөхәммәтов әле бөтен башкорт халкының җитәкчесе түгел. Ул анда тарихта булган каршылыклар турында сөйли. Андый каршылыклар булган, ул хәзер дә бар һәм киләчәктә дә булачак.

"Ык елгасы – Берлин дивары" дигән чарага килгәндә, анда әлеге чикне бетерү тәкъдиме күтәрелде. Шул ук вакытта башкортлар Татарстанның көнчыгышындагы берничә районны башкорт районнары дип атап аларны Башкортстанга кушу тәкъдиме белән чыкты, Башкортстандагы татарлар исә Башкортстанның көнбатышындагы районнарны Татарстанга кушарга чакырды. Мин моны сәяси уен дип күрәм. Әмма без бер нәрсәне истә тотарга тиеш: башкортлар да, татарлар да – коллар. Ничек инде без ниндидер территорияләрне аерып алу яки каядыр кушу турында сөйләшә алабыз? Күз алдына китерегез, Идел-Урал дигән зур гына төрмәдә утыра ди башкорт вәкилләре, чуашлар, марилар, удмуртлар, эрзәләр, мукшылар… Төрмәдә утырганда камералар аша кычкырышып сөйләшәләр. Хәзер без үзара кычкырышып сөйләшәбез ди, әйдә үзебезгә президент сайлыйбыз, әйдә тел мәсьәләсен хәл итәбез диеп. Бу мәсьәләләрне без хәл итә алабызмы? Юк. Чөнки бу санап кителгән халыклар, барыбыз да төрмәдә утырабыз. Башта әле безгә төрмә камераларын җимереп чыгарга, азат булырга кирәк, аннан үзебезнең дәүләтебезне төзергә кирәк. Шул вакытта гына без бер-беребезгә кискен рәвештә ниндидер тәкъдимнәребезне, фикерләрне әйтә алабыз. Ә хәзер безнең төп бурыч – бергәләшеп бәйсезлек өчен көрәшү.

Идел-Урал төбәгендәге барлык халыкларга карата да геноцидны урыс империясе оештырды

Дилмөхәммәтов башкорт халкына карата геноцид турында да белдерде. Ә бит Идел-Урал төбәгендәге барлык халыкларга карата да геноцидны урыс империясе оештырды. Әгәр без баштан ук урыс империясенә бергәләшеп каршы торган булсак, без шундый мескен, авыр хәлгә калмаган булыр идек, балаларыбызга татарча укуны рөхсәт итегез дип плакатлар күтәреп урамга чыкмас идек. Әгәр Идел-Уралдагы халыклар бердәм булса, безнең дини проблемнар да, икътисади һәм башка проблемнар да тиз хәл ителер иде.

Әгәр бөтен Идел-Урал төбәгенә эшли торган бер телевидение каналы, бер газет һәм җиде-сигез телдә эшләүче бер интернет портал булса, ул безне үзара бик нык якынайтыр иде. Арабыздагы барлык бәхәсле нәрсәләрне матбугат чаралары аша хәл итәр, килешү табар идек.

Башкорт оешмаларына Азат Идел-Уралның ишекләре һәрвакыт ачык. Дилмөхәммәтовның бу фикерләре кызу баштан гына әйтелгән дип уйлыйм. Алар сүрелерләр һәм, Аллаһ боерса, киләчәктә бергә хәрәкәт итәрбез дип уйлыйм.

Алман фашизмын җиңеп безнең өстә урыс фашизмы торганда ничек шатланып була инде ул?

Наполеон Бонапартка каршы сугышта башкортлар Русия империясе өчен бик нык сугышканнар, татарлар да шулай ук сугышкан. Икенче дөнья сугышында да Русиядәге бөтен халыклар Адольф Һитлерга каршы сугышкан, фашизмны җиңүгә бик зур өлеш керткән. Хәзер һәр ел 9 майда фашизмны җиңүне шаулатып-гөрләтеп бәйрәм итәбез. Без фашизмны җиңдек дип шатланабыз. Ә шул ук вакытта безнең балаларыбызның татар телендә уку, сөйләшү мөмкинлеге бетеп бара. Русия думасы шул юнәлештә эш итә. Ә бит уйлап карасаң, бу шул ук фашизм. Фашизмны җиңеп безнең өстә урыс фашизмы торганда ничек шатланып була инде ул?

– Соңгы елларда чит илләрдә яшәүче татарлар үзара оеша башлады. Әмма алар татар мәнфәгатьләре, Татарстан өчен ниндидер сәяси эшчәнлек алып барырга теләми. Сәяси карашлар белдерелгән очракта да Мәскәү Кремле сәясәтен хуплау максатындагы белдерүләр генә ишетелә. Сезнең оешма читтә яшәүче мөһаҗирләр белән дә эшчәнлек алып барырга җыенмыймы?

– Мин монда килгәч, кырымтатар җитәкчеләре Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаров белән очраштым. Алар, син инде Русиягә кайтмаячаксың дип, Русия империясенә каршы торуда кырымтатарлар белән Казан татарларын берләштерүдә ярдәм итүне сорады. Мин моңа риза булдым. Һәм бу юнәлештә эш башлап җибәрдек. Ә инде Азат Идел-Урал хәрәкәте оешкач чуаш, удмурт, мари, башкорт, эрзя, мукшы һәм башка халыклар вәкилләре теләктәш булып безгә кушыла башлады һәм бу безгә эшчәнлекне тагын да киңәйтү мөмкинлеге бирә.

Алар Газпром акчасына яшиләр һәм Русия империясен яклап, Русия әләме астында төрле чаралар уздыралар

Безнең 28 апрельдә төрле илләрдә уздырырга ниятләнгән протест чарасы турында хәбәрне укыгач, үзләре дә бу чараны оештыруда ярдәм тәкъдим итеп төрле илләрдә яшәүчеләр чыга башлады. Андыйлар киләчәктә тагын да артыр дип уйлыйм. Мин монда килгәч төрле илләрдә яшәүче татарларның ниләр белән шөгыльләнүен тикшереп чыктым. Алар Газпром акчасына яшиләр һәм Русия империясен яклап, Русия әләме астында төрле чаралар уздыралар. Башка сыймаслык әйбер. Безнең үз Татарстаныбызның әләме бар, үзебезнең халкыбыз бар бит. Барлык чаралар да Татарстан әләме астында узарга тиеш.

Монда, Киевта Татарларның "Туган тел" оешмасы эшләп килә. Алар күптән түгел Муса Җәлилгә багышлап кичә оештырдылар, анда өч урыс патриотик җыры җырладылар, татарча бер сүз булмады, гел урысча гына. Хәзер Польшада яшәүче минем бертуганым Нәфис Кашаповның элегрәк Украинада булган вакытта шул ук "Туган тел" оешмасының урыс телен укыту курслары ачып җибәрүен әйткән иде. Элек Совет берлегендә булган илләрдә бөтен татар оешмалары хәзер шул хәлдә. Бары тик Эстония, Латвия, Литва һәм Молдовада гына хәлләр андый түгел. Калган илләрдәге татар оешмалары "бөек Русия империясе" җырын җырлыйлар.

XS
SM
MD
LG