Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов "Ирекле Русия форумы" катнашучыларын "чын федерализм" турында уйларга чакырды


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

"Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Рәфис Кашапов бишенче "Ирекле Русия форумында" катнашучыларга мөрәҗәгать белән чыкты. Ул илне "реаль федерация итү" турында уйларга чакырды.

Кашапов форумга "Путин чорында Русиядә федерализмның юк ителүе - оппозициянең җавабы нинди" дигән темага чыгыш ясарга чакырылган. Ләкин "аңа бәйсез сәбәпләр аркасында" ул җыенда катнаша алмый. Шунлыктан активист мөрәҗәгать белән чыккан.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте исеменнән ул форумда катнашучыларны "башка Русия", "системны сүндереп кабызу" һәм империянең бөеклеге һәм бербөтенлеген саклап калу турында түгел, ә кеше һәм аның иреге турында уйларга чакыра.

"Русияне реаль федерация итү турында уйлагыз. Бүген, ХХІ гасырда Мәскәү илнең бөтен почмакларындагы тормышны контрольдә тотарга теләүче полиция сатрапы булып кала бирә. Хәзер инде хәтта Британия һәм Испания кебек конституцион монархияләр дә үз төбәкләренә, Русия милли республикаларга караганда, күбрәк вәкаләтләр бирә. Мондый хакимият кирәкме дип сорамыйбыз. Бүген башка сорау тора: безгә мондый Русия кирәкме?", дип яза Рәфис Кашапов.

Ул шулай ук курыкмаска чакыра. "Курку - хәзерге Русиянең нигезе. Әгәр куркудан арынмасак, без мәңгелек ГУЛАГта яшәүгә дучар булачакбыз", ди активист.

"Ирекле Русия форумы" Вильнюста 11-12 апрельдә узачак. Анда катнашучылар Русия һәм халыкара сәясәт проблемнарын, Русиянең сәяси һәм икътисади кризистан чыгу юллары турында фикер алышачаклар. Җыенда активистлар, халыкара белгечләр, блогерлар һәм журналистлар катнаша.

XS
SM
MD
LG