Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дилмөхәммәтов башка принципларга нигезләнгән чын федерация төзергә чакыра


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Башкорт милли хәрәкәтенең билгеле вәкиле, Башкортстан республикасы президенты вазифасына дәгъва итәргә җыенуын белдергән Айрат Дилмөхәммәтов 11-12 апрельдә Литва башкаласы Вильнюста узган бишенче "Ирекле Русия форумы"нда катнашканнарга видеомөрәҗәгать белән чыкты.

"Берничә башкорт ыруы җитәкчеләренең XVI гасырда Мәскәү кенәзлеге суверенитетын тануы зур сәяси, стратегик хата булган. Ул зур милли фаҗигагә китерде һәм шуннан соңгы дүрт ярым гасыр дәвамында тулаем башкорт халкына да, һәрбер аерым башкортның язмышына да яман тәэсир итте", ди Дилмөхәммәтов һәм шул чорда башкортларга карата геноцид дулкыннары нәтиҗәсендә халык санының нык кимүе, башкортларның баш күтәрүләре турында искә алып уза.

Алга таба Дилмөхәммәтов Мәскәү белән башкортлар арасында элек төзелгән барлык килешүләрнең Мәскәү тарафыннан бозылуын санап үтә, шулай ук Мәскәүне 1992 елда имзаланган Федератив килешү нигезендә Русия конституциясе тарафыннан гарантияләнгән барлык федерализмны аяк астына салып таптауда гаепли.

Аның әйтүенчә, Башкортстанда киләчәктә милли хәрәкәт җиңеп чыгып чын башкорт хөкүмәте булдырылачак һәм ул инде узгандагы хаталарны кабатламаячак, яңа федерацияне бөтенләй башка принциплар нигезендә кору өчен көрәшәчәк. Дилмөхәммәтов Русиядәге халыкларны киңәшмәгә җыеп федерация кирәкме, ул нинди принциплар нигезендә оештырылачак дигән сорауларны күтәрү кирәклеген дә әйтә. Яңа федерация төзелсә, федераль үзәк ул килешүне борзган очракта, Башкортстанның аннан чыгу хокукы булырга тиеш ди Дилмөхәммәтов.

Киевта "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыруда катнашкан татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов та бу атнада "Ирекле Русия форумы"на шуңа охшаш белдерү юллаган иде. "Русияне реаль федерация итү турында уйлагыз. Бүген, ХХІ гасырда Мәскәү илнең бөтен почмакларындагы тормышны контрольдә тотарга теләүче полиция сатрапы булып кала бирә. Хәзер инде хәтта Британия һәм Испания кебек конституцион монархияләр дә үз төбәкләренә, Русия милли республикаларга караганда, күбрәк вәкаләтләр бирә. Мондый хакимият кирәкме дип сорамыйбыз. Бүген башка сорау тора: безгә мондый Русия кирәкме?", дип яза Рәфис Кашапов.

Бу атнада Дилмөхәммәтов Кашаповның башкортларны "Азат Идел-Урал"га кушылырга чакыруын кире какты.

XS
SM
MD
LG