Accessibility links

Кайнар хәбәр

Булат Йосыпов: "Кино күп төшерелергә һәм тамашачыга барып җитәргә тиеш"


Булат Йосыпов
Булат Йосыпов

Быелгы Казан мөселман киносы фестивалендә гран-при Кытай режиссеры Ван Цзинның "Чанфэн шәһәре" фильмына бирелде. Ни өчен мөселман киносы фестивалендә мөселман мәдәниятенә бөтенләй кагылышы булмаган фильм җиңеп чыкты, аны нинди критерийларга нигезләнеп сайлаганнар – Азатлык шуны ачыкларга тырышты.

Азатлык мөрәҗәгать иткән кино белгечләре һәм режиссерларның күпчелеге бу фильмны карамаганлыктан бернинди дә фикер әйтә алмавын белдерде. "Фестивальне оештыручылар, аның өчен җаваплы кешеләр болай да ябык иделәр, бу елны гомумән ябык булып чыкты, үз эчендә генә кайнады", диде алар. Быел коронавирус сәбәпле фестиваль тамашачысыз, ябык рәвештә узды.

Илшат Рәхимбай
Илшат Рәхимбай

"Кинофестивальның үзенә килгәндә, аңа ниндидер эксперименталь формага таба үсеш алырга кирәк", дип сөйләде Азатлыкка режиссер Илшат Рәхимбай. "Совет чорыннан китәргә кирәк. Фестиваль ниндидер совет чоры, нафталин исе килә торган халәттә катып калган, алар һаман элеккеге актерларны чакыра. Әгәр дә ул киләчәктә яшәргә теләсә, аңа яңа формалар эзләргә кирәк, яңа програм кирәк. Яңа програмны бәлки яшьләр белән эшләргә кирәктер. Бу яшьләр өчен бәйге булып кына калмыйча, аның атмосферасын үк үзгәртергә кирәктер. Мин үземне яшь кеше дип атыйм, яшь кеше буларак миңа аның көчле абруе, дәрәҗәсе, ниндидер шаукымы күренми. Халыкара дип аталган мохите сизелеп бетми. Шуңа таба селкенергә кирәктер", дип сөйләде режиссер. Быел Илшат Рәхимбайның "Әпипә" фильмы фестиваль кысаларындагы Милли бәйгедә җиңеп чыкты.

Башкорт режиссеры Булат Йосыпов быел фестивальдә жюри әгъзасы буларак катнашты. Кино — беренче чиратта сәнгать, һәм ул эмоция тудырырга тиеш, аны дини билгеләре аша бәяләү дөрес түгел, дип сөйләде режиссер Азатлыкка.

Фестивальдә Кытайның "Чанфен шәһәре" фильмы җиңде. Бер караганда, бу фильм мөселман киносыннан ерак тора, ул мөселман мәдәнияте турында да түгел, мөселман илендә дә төшерелмәгән. Болай дөрес буламы, ничек уйлыйсыз?

— Иң элек, бөтен мәдәниятләр, бөтен диннәр алар уртак. Монда мөселманлык берләштерүче фактор булып тора. Безгә бөтенесен беррәттән дини яктан гына бәяләү максаты куелмады. Без беренче чиратта кинематография ягыннан оста эшләнгәненә, культурасына, режиссер биргән үзенчәлекле якларына карадык. Ә бу билгеләре ягыннан шушы фильм бик лаеклы эшләнгән, андыйны "ныклы" кино дибез.

Жюри бертавыштан карар чыгардымы?

— Әйе, жюриның фикере бердәм иде. Бу да киноның яхшы булуын раслый.

Аңлатып китсәгезче, бу фильм ни турында, аның мәгънәсе, әйткән фикере, әхлакый ягы нидә?

— Фильм тынычлык урнаштырылган шәһәр турында. Дөресен әйткәндә, киноның эчтәлеген сөйләп утыру коточкыч әйбер ул.

Сәнгать ул эмоцияләр тудыра алуы белән бәяләнә

Сәнгать ул эмоцияләр тудыра алуы белән бәяләнә. Безнең алда акыл өйрәтү, тәрбияләү, кемнедер әхлакка чакыру бурычы тормый. Кино ул сәнгать, һәм "Чанфен шәһәре" нәкъ менә эмоцияләр белән алдырды. Эмоцияләр ягыннан ул жюри вәкилләренең барысына да ошады.

— Мөселман киносы фестивалендә мөселманлыкның югала баруы бит быел гына түгел. Хәтта фестивальнең исемен алыштырырга кирәк дигән фикерләр дә яңгырый. Чараны оештыручылар үзләре дә бу мөселман киносы фестивале түгел, монда ислам динендә булган кыйммәтләр пропагандалаучы фильмнар катнаша, ди.

— Дин бит ул мәдәниятнең бер өлеше, безнең тормышыбызның, йолаларыбызның бер өлеше. Без барыбер мәдәният белән шөгыльләнәбез. Миңа калса, ул Казанда узганга күрә мөселман киносы дип аталган, чөнки Татарстан – Русиядә мөселманнар яши торган зур төбәкләрнең берсе.

Әлбәттә, анда мөселманнар проблемнарын яктырткан, мөселман фильмнары дә күп иде.

Сез үзегез мөселман киносы фестиваленә нинди бәя бирер идегез? Аңа нинди юнәлештә үсәргә кирәк?

— Минем бу фестивальдә жюри әгъзасы буларак беренче катнашуым. Моңа кадәр мин фестивальдә автор буларак катнашкан идем, үз фильмнарымны күрсәткән идем. Миңа ниндидер бәя бирү кыен.

Әлбәттә инде, бу социаль фестиваль түгел. Миңа калса, аның бурычларының берсе – мондагы кинематографны үстерү, аңа ярдәм күрсәтү. Татарстанда кино сәнгате үсештә – фестивальдә мондагы режиссерлар иҗат иткән күп кенә кызыклы нәфис һәм документаль фильмнар күрсәтелде. "Ревиз әкиятләре" мультфильмы да бик сыйфатлы эшләнгән, бу заманча мультипликация. Миңа Татарстанда ниләр төшерелүе, монда нинди режиссерлар булуы, аларның нинди идеяләре барлыгы кызык иде. Шуңа күрә, минем карашка, мөселман кинофестивале нәкъ менә Татарстанда кино үсешенә һәм кино җитештерүгә этәргеч булырга тиеш. Тәҗрибә уртаклашулар мөмкин кадәр күбрәк булсын, дөньяда танылган профессиональ белгечләр Казанга килеп, тамашачыга һәм белгечләргә кино күрсәтә алсын өчен. Һәм менә шундый, нәкъ Татарстан кинематографын җәлеп итә торган, аңа этәргеч биреп җибәрерлек алмашу булсын өчен.

Булат Йосыпов фильм төшерү вакытында
Булат Йосыпов фильм төшерү вакытында

Фестивальдә җиңгән фильмнар мондагы телевидениедә күрсәтелсә, Татарстан районнарында прокат ясалса шәп булыр иде. Казаннар каравы ул бер әйбер, Татарстанның башка районнары һәм шәһәрләрендә дә халык бу фильмнарны күрә алса, тагын да әйбәт. Чөнки кинематограф, ни дисәң дә, халыкка чыгарыла торган, киңкүләм сәнгать, аны популярлаштыру кирәк, кино юнәлешләре турында күбрәк мәгълүмат, Татарстан һәм дөньядагы башка кинематографистлар арасында осталык алмашу булса иде. Шул ук вакытта республикада кинематографиянең абруе булу да мөһим. Кинематография үссен, Татарстан үзенең эчке кино җитештерү тармагына акчаларны күбрәк бүлсен өчен.

—​ Бу максатлар фестивальгә нигез салынганда ук куелган иде. Ләкин 15 ел үтте, нәтиҗәләр алай ук мактанырлык түгел. Менә Башкортстанда андый фестиваль дә юк, ә кино күбрәк төшерелә, сыйфаты да яхшырак кебек. Димәк, фестиваль белән генә кино үстереп булмый? Башкортстанда кино студиясе эшләп килә, Татарстанда ул һаман сүздә генә.

— Кинофестиваль ул фильмнарны прокатка чыгаруның бер өлеше. Кино төшерү ике өлештән тора – җитештерү һәм прокат. Татарстанда шундый дәрәҗәдәге фестиваль булуы прокатка этәргеч бирә – залларда тамашачы булачак! Тамашачы акча эшләү өчен генә төшерелгән бер-берсенә охшаш фильмнарны гына карап утырмаячак. Татарстан тамашачысы хәзер инде кыйммәтләр хакында фильмнар карарга күнекте. Шул рәвешле Татарстан мондый фильмнарның кирәклеге турында тамашачы фикеренә этәргеч бирә. Әгәр Иранда, Төркиядә, Мәскәүдә, Кытайда шундый яхшы кинолар төшерәләр икән, миңа калса, Татарстанда кино төшерүгә дә акча бирү турында уйланырга кирәк. Безнең кинолар акчасы, җитештерү күләмнәре ягыннан һәрвакыт артта. Хәтта Якутия дә елына алты фильм төшерә. Ә бездә ул юк. Ләкин Татарстанда бу фестивальнең сакланып калуы, аның гадәткә әверелүе, бу бик яхшы әйбер. Безнең Башкортстанда бу традиция әле формалаша гына. Безнең "Көмеш Акбүзат" фестивале ике елга бер уза. Ул этник кино фестивале, күбрәк милли үзенчәлекләрне күтәрә. Сездә дини, ә бездә милли юнәлеш. Татарстан бу яклап бик яхшы үсеш ала.

Яшьләргә игътибарны арттырырга, аларга шартлар тудырырга кирәк

Яшьләргә игътибарны арттырырга кирәк, аларга яхшы дебютларга мөмкинлек бирергә, җитештерү өчен шартлар тудырырга кирәк, шулай булганда барысы да килеп чыгар. Татарстан бу яклап алда баручыларның берсе. Кино процессы ягыннан караганда, Татарстан, Башкортстан, Якутия һәм Петербур монда иң алдынгы. Моны аерым бер критерийлар буенча санап чыгаралар – кино мәктәпләре саны, кино күрсәтүләр күләме, фестивальләр саны һәм башкалар. Бу яктан Татарстанда эшләр алай ук начар түгел дип саныйм. Пандемия шартларында, кыенлыкларга карамастан фестивальнең уздырылуы бу бик тә әйбәт әйбер. Мондый фестивальләрне һичшиксез уздырырга кирәк. Иң мөһиме – бу югары фильмнар тамашачыга барып җитсен.

—​ Башкорт режиссеры Айнур Әскәров бер интервьюсында Башкортстан режиссерларын киностудия коткара дип сөйләгән иде. Бөтен яшь режиссерларның бер кайгы – кайда төшерергә, аппаратураны каян алырга? Башкортстанда бу яктан җиңел – киностудия ярдәм итә, киләсең, төшерәсең. Башкортстанда Радий Хәбиров җитәкче булгач, ике республика арасында мөнәсәбәтләр җайлана башлады. Ничек уйлыйсыз, Татарстан кинематографистлары, дуслык кысаларында, Башкортстан киностудиясенә килеп фильмнарын төшерә алыр идеме?

— Бу 100 процент шәп вариант! Чөнки без барыбер берләшеп эшләргә тиеш. Сездә яхшы белгечләр бар, бездә яхшы артистлар. Мәсәлән, Рәмзил Сәлманов Татарстан режиссеры Илдар Ягъфәров фильмында төште. Әлбәттә була! Бу — бер. Икенчедән, хәзер һәвәскәр техника да шулкадәр профессиональ җиһазларга якын, АКШтагы шикелле павильоннар белән зур студияләр коруга ихтыяҗ юк. Чөнки хәзер бик күп фильмнар зур акчалар тотмыйча, чынбарлыкта булган объектларда, тормышта булган урамнар, реаль интерьерларда төшерелә. Әлбәттә, тарихи фильмнар кыйммәткә төшә, анысына аерым бер технологик нигез кирәк.

Фильмнар бер-бер артлы туктаусыз чыгып торырга тиеш, күпләп, шул вакытта төрле-төрле картиналар күп булачак, шулар арасыннан тарих турындагы фильм төшерү осталары, балалар киносы, заманча мелодрама, комедия төшерүче оста иҗатчылар килеп чыгар. Кино аз төшерелү начар. Шуңа да мин җитештерү бик зур булсын дим. Татарстанда да, Башкортстанда да елына унышар кино төшерелсен. Шулай булганда, шушы казанда кайнап, үз йолдызларыбыз, үз Михалковларыбыз, Бондарчукларыбыз килеп чыгар. Җитештерү булмаганда, мондый мөмкинлек юк. Ә инде кино җитештерү булмаган шартларда кинофестиваль прокаты булса да эшләп торса, монысы әйбәт. Шуңа күрә пандемия чорында әлегә эшләп торган әйберләрне саклау, туктатмау бик мөһим. Шул ук вакытта ниндидер интерактив, яшьләр кино төшерсен өчен дигитал проектлар уйлап чыгарырга кирәк. Чөнки хәзер хәтта телефонга да төшереп була.

XS
SM
MD
LG