Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яхшы кинофильм төшерер өчен дәүләтле булу кирәкме?


Мөселман кинофестиваленең ачылу тантанасыннан бер күренеш. Сәхнәдә - Тукайның 130 еллыгына багышлап шигырь һәм әкият геройлары, 5 сентябрь 2016 ел.
Мөселман кинофестиваленең ачылу тантанасыннан бер күренеш. Сәхнәдә - Тукайның 130 еллыгына багышлап шигырь һәм әкият геройлары, 5 сентябрь 2016 ел.

Татар киносын үстерүгә нәрсә комачаулый? Азатлык Татарстан, Башкортстан белән Якутиядәге киноиндустриядәге хәлләрне чагыштырып карады.

Казандагы Халыкара мөселман кинофестивале тәмам. Кемдер зур куаныч белән кайтып китә, кемдер тагын эшлисе бар әле дигән нәтиҗә ясап, җиң сызганып янә иҗат итүен дәвам итәчәк. Еш кына кинофестивальдә җиңүне үзе аерым дәүләт булып яшәүче халык вәкилләре яулый дигән фикерне ишетергә туры килә. Дәүләте бар икән, үз тарихы, үз халкы турында лаеклы нәфис кинофильмнар да иҗат итәләр, дигән нәтиҗә ясала. Бу сүзләрдә хаклык бармы? Казан кинофестиваленнән соң Азатлык Русия шартларында яшәүче өч республикадагы киноиндустрия тармагын чагыштырып карады. Без Татарстан, Якутия, Башкортстанда дәүләт казнасыннан киносәнгать үсеше өчен ничә сум акча бүленүе, елына ничә нәфис һәм документаль фильм төшерелүен тикшердек.

Якутиядә кино сәнгате өчен акча кызганмыйлар

Yakutia.info сайты хәбәр иткәнчә, моңа кадәр "Сахафильм" киностудиясенә, киноәсәрләрне саклау оешмасына елына бюджеттан 60 млн сум бүленгән. 2016 елда саннар үзгәргән, финанслау 218 млн сумга кадәр җиткән. Бу акчаның күп өлеше Якутияне дөньяга танытырга тиешле блокбастер "Тыгын Дархан" белән "Созвездие Марии" исемле әсәрләрне төшерүгә тотылачак.

Быел Якутиядә Русия киносы елын да зурлап уздырмакчылар. Әйтик, Якутиянең мәдәният һәм рухи үсеш министры Владимир Тихонов җирле мәгълүмат чараларына хәбәр иткәнчә, кино елында кинофорумнар, шул исәптән фестивальләр уздырылачак, бердәм систем белән эшләүче яңа кинотеатрларның ачылуы көтелә. Түрә сүзләренчә, Якутиядә елына уртача унбер тулыметражлы фильм төшерелә.

"Якутия киносы феномены" дигән төшенчә дә барлыкка килде. Бу сүзтезмә экраннарга "Чыңгызхан сере" дип исемләнгән киноның экраннарга чыгуыннан соң кулланыла башланды. Якутия, Русия, АКШ катнашлыгында фильм тамашачыларның да күңелен яулады, киносәнгать белгечләренең дә югары бәясен алды. Бу фильмны төшергәндә махсус заманча җиһазлар сатып алынган, аларны әле дә төрле режиссерлар куллана. Бер кызык күзәтү: якутлар киноларын үз ана телендә төшерә, еш кына субтитрларны урыс теленә дә тәрҗемә итеп тормый. Туган телдә кино карау – телнең үсеше өчен зур этәргеч дип саныйлар.

​Яхшы кино төшерер өчен бәйсез дәүләт кирәк дигән фикерне белгечләр кире кага һәм үрнәк итеп Якутияне телгә ала. Атаклы кино белгече Сергей Лаврентьев та, быелгы фестивальнең жюри рәисе, режиссер Сергей Прошкин да Якутиянең киносәнгатен мактый.

"Якутия үз киноиндустриясен булдырган. Якут телендә елына 10-12 нәфис фильм төшерелә. Мәсәлән, бер кинога 200 мең доллар тоталар икән, ул кинотеатрларда, телевидениедә күрсәтелә, дискларда тарала. Шул рәвешле чыгымнар каплана. Шул акча әле яңа әсәр төшерергә дә тотыла. Татарстан – милли республикалардан иң бай, икътисади яктан үсеш алган, мул тормышта яшәгән республика. Тик кино өлкәсендә ник Якутиядәге кебек түгел? Әлегә сорауга җавап таба алмыйм. Беренче чиратта киностудия төзергә кирәк. Кино ул – сәнгать һәм индустрия. Ул булса, анда чын тормыш барлыкка килергә мөмкин", диде Сергей Лаврентьев Казанда узган матбугат очрашуында.

Башкортстан режиссерларын киностудия коткара

Башкорстанга килгәндә, хәлләр болайрак: Татарстаннан аермалы, аларның өстенлеге киностудияләре булуда. Башкорт режиссеры Айнур Әскәров һәр елны Казанга иҗат җимешен алып килә. Быел да бер әсәре белән бәйгедә катнашты.

Айнур Әскәров. Казан. 2011 ел
Айнур Әскәров. Казан. 2011 ел

“Бөтен яшь режиссерларның бер кайгысы – кайда төшерергә, аппаратураны каян алырга. Миндә андый проблем тумый, барысы да киностудиядә бар. Башкорт киностудиясе безнең барлык проектларга диярлек ярдәм итә. Татарстанның да үз студиясе, үз техникасы булырга язсын. Һаман да киностудия булмавы сәер тоела. Һичьюгы “Татаркино” заманча кино төшерү җиһазлары сатып алсын да, иҗатчыларга рәхәтләнеп кулланырга рөхсәт ителсен. Менә шуннан шедеврлар да чыга башлар.

Башкортостанда үзебезнең башкорт кинопрокатын бик тырышып гамәлгә ашырырга тырышабыз. Киноларны берничә тапкыр республика буйлап күрсәттек. Бөтен җирдә аншлаг. Билетлар бер атна алдан сатылып бетә”, ди режиссер.

Хәзерге вакытта Башкортстанда унбер фильм эшләнеп ята – ике нәфис, ике анимацион картина, биш документаль әсәр. Шулар арасында башкорт мәдәнияте хакындагылары – “Башкорт келәме”, “Башкорт шәле”. Пермь өлкәсендә яшәгән татарлар турында “Барда башкортлары. Гореф-гадәтләр һәм мәдәниятләр” дип исемләнгән фильмнар.

Башкортстанда кино җитештерүгә күпме акча бирелгәне турында мәгълүматны ачык чыганаклардан табып булмады. Шулай да, кино сәнгате ни дәрәҗәдә дәүләт ярдәме алуын күзалларга мөмкинлек бар. Мәсәлән, республикага Русия киносы елы кысаларында акчалар бүленеп бирелгәне мәгълүм. Моннан тыш, кино төшерүчеләргә Башкортстан җитәкчесенең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә грантлары да бирелә. Мәсәлән, грантның 9 млн сум акчасына “Көмеш Акбүзат” кинофестивале уздырылган, тагын 9 млн сум белән 4,5 млн сум төшерелеп килүче ике нәфис фильмга бирелгән.

Татарстанда кинога акча тамызып кына бирелә

2015 елда Татарстанда кинофильмнар үсеше өчен 27 млн сум бүленгән. 2015 елда 3 нәфис фильм, 8 документаль, 2 анимацион фильм иҗат ителгән. Быел Татарстанда Кино елы белән бәйле чараларның барысына да барлыгы 8,8 млн сум акча бирелгән. Бу акча киносценарийлар бәйгесе белән “Кино төне” бөтенрусия акциясен уздыруга, Казанда Халыкара мөселман киносы, Халыкара һәвәскәрләр, яшьләр һәм балалар киносы фестивальләрен уздыруга тотылган. Шушы ук акча Татарстан кинофильмнарына Русия, халыкара фестивальләрдә катнашуына да, юбилярларны котлауларга да, җәй буена урамда кино күрсәтүләрне оештырырга да җитәргә тиеш иде. Тиеннәр булса да, һәрберсенә бүленгән.

Татарстанда хәзерге вакытта 8 фильм җитештерелә, шуларның берсе генә нәфис фильм. Дүртесе документаль лента һәм өчесе яшьләр проекты. Аларның бер өлеше үз акчаларына һәм иганәчеләр ярдәме белән эшләнә. Моннан тыш татар әдәбияты классигы Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрен экранлаштыру эшенә тотынганнар. Аның өчен 1,8 млн сум күләмендә акча бүленгән. Анысы телләр үсеше дәүләт програмы нигезендә финанслана.

Башкортстанда бер фильмга 9 млн бирелсә, Татарстанда шул ук суммага бөтен киносәнгать тармагын да тәэмин итмәкчеләр, төрле чараларны да уздырырга телиләр.

Илдар Ягъфәров
Илдар Ягъфәров

Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров бер яхшы сыйфатлы тулы метрлы фильм төшерү өчен кимендә 5 млн сум акча кирәк, ди. “Аннан-моннан төшерсәң, киносы да шундый гына була... Әгәр дә инде индустрия төзергә теләсәк, башкача эшләргә туры килә”, ди ул.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова сер бирмәскә тырыша, бер миллион сумга да әйбәт кино төшереп була ди. Мисал итеп, Алексей Барыкинның “Гаилә мәшәкатьләре” һәм Салават Юзиевның “Ишекне шапылдатып яптым да, киттем” дигән кыска метрлы фильмнарын китерә.

XS
SM
MD
LG