Accessibility links

Байбулат Батулла: "Татарча сериал төшерү ниятем юк. Татар киносы юк ул"


Байбулат Батулла
Байбулат Батулла

"Чума!" сериалы режиссеры Байбулат Батулла татарча сериал төшерәсем килми дип белдерде Азатлыкка. Шулай ук коронавирус зәхмәте вакытында төшерелгән сериалның кыска вакыт эчендә ничек төшерелгәнен, бәҗәнәк булып уйнавын һәм татарча сөйләмне ни өчен кертеп җибәргәнен сөйләде.

Узган атна "ivi.ru" онлайн кинотеатрында коронавируска бәйле "Чума!" дип аталган сатирик сериал чыкты. Сериалның режиссеры – Байбулат Батулла, күренекле татар язучысы Рабит Батулланың улы. Бүгенге көндә Байбулат укуын тәмамлап, Мәскәүдә яшәп иҗат итә. Сериалның продюсерлары – Тина Канделаки белән Сергей Шнуров. Шнуров рольләрнең берсен дә уйный. Байбулат үзе дә сериалда эпизодик роль башкара – ул анда бәҗәнәк булып уйный һәм татарча сөйләшә.

Бу сериал әле дә төшерелә, сериясе чыга бара, иҗади такым яңаларын өлгертә бара. Байбулатның эше бик тыгыз, әмма шулай булуга карамастан, Азатлык көн үзәгендә булган темага сериал төшергән режиссер белән сөйләшә алды.

— Байбулат, сериалның төп продюсерлары Тина Канделаки белән Сергей Шнуров. Сезнең моңа кадәр дә Канделаки белән кино төшергәнегез бар иде. Бер-берегезне ничек таптыгыз? Канделаки һәм Шнуров белән эшләү авырлыклар тудырдымы?

— Дөресен әйткәндә, мин беркайчан да Тина Канделаки белән турыдан-туры эш итмәдем. Моңарчы мин "Goose Goose Films продакшн"да кыска метрлы корпоратив фильмнар, реклам, клиплар төшердем. Шул ук вакытта алар "Большая игра" сериалын да төшерә иде, аның режиссеры берничә тапкыр алышынгач, яңа режиссер эзләделәр дә, миңа тәкъдим иттеләр. Кечкенә проектларда үземне яхшы күрсәткәнмендер, мөгаен. Тина Канделаки анда миннән соң гына килде. Ләкин мин аның белән турыдан-туры эшләмәдем, минем җитәкче – Давид Кочаров. Аннан өстәрәк "босс"лар белән ул эш итә. Давид Кочаров моңарчы СТС каналы өчен контент ясый иде, бүгенге көндә ул – "ivi" каналының генераль продюсерларының берсе. Канделаки, Шнуров белән турыдан-туры эшләмәгәч, миңа алар белән эшләү бик җиңел булды.

— Гадәттә сериал төшерә башлар алдыннан берничә ай әзерлек бара, шул ук "Зөләйха күзләрен ача" сериалын ике ел эшләделәр. Сез тотынган проектлар икесе дә тиз эшләнде, "Большая игра" Русиядә футбол дөнья чемпионатыннан соң ук чыкты, коронавирус карантинына багышланган фильм да шулай: Русия эпидемия уртасында гына, ә "Чума!" сериалы инде әзер.

— "Чума!" – бик тиз төшерелгән проект. Без үзенә күрә ниндидер рекорд та куйганбыздыр әле. Тиз төшерү сыйфатка каты тәэсир итә, ләкин изоляция шартларында төшерелгән башка проектлар белән чагыштырганда, безнеке иң кызыклысы булып чыкты.

Кино, телевидение, интернет контентын тиз ясап булганы исбатланды

Әлбәттә, аны идеаль дип әйтүе кыен, ләкин берәрсенең бер ай эчендә алты серияле кино төшергәне бар микән? Белмим. 3-4 көндә беренче ике сериясе язылган, шушы вакыт эчендә без беренче серияләрне төшерергә әзерләндек тә әле. Өч көндә төшердек һәм шул ук көннәрдә калган ике сериясе язылды. Сценаристлардан аны алып укып, киләсе блокка әзерлек дәвам итте. Шуңа күрә без үзебез дә алга таба фильмда ниләр буласын белми идек. Бу яктан бик кызыклы тәҗрибә булды, чөнки анда яңалыкларга таянып яңа сюжетлар өстәлә барды. Сюжет, бәлки, бик үзгәрмәгәндер, ләкин скетчлар (көлкеле эчтәлекле кечкенә күренеш – ред.) өстәлде, яки, киресенчә, кайбер скетчларны алып ташларга туры килде. Шуңа күрә төшерү бик тиз узды һәм ул әле дәвам итә, бүген дә 5-6нчы сериягә кайбер өстәмә күренешләрне төшердек. Бу бик кызыклы хис – 7нче серия чыкканнан соң 5-6нчы серияләргә төзәтмә кертү. Бүгенге көндә кино, телевидение, интернет контентын тиз ясап булганы исбатланды дип уйлыйм.

— Канәгатьме?

— Үз-үземнән канәгать дип әйтә алмыйм, анда яхшы да, начар урыннар да бар, ләкин бу үзенә күрә бик кызык челендж һәм зур тәҗрибә. Без кайвакыт иртән килгәч кенә бүген нәрсә төшерәчәгебезне төгәл белә идек. Кайбер актерлар да үзләренең катнашачакмы, юкмы икәнен бер көн кала гына белә иде, расланмаган чаклар да, артист алышынган чаклар да булды.

Бу сериалны кино дип атамас идем. Ниндидер скетч-шоу дисәң дөресрәк була

Бу сериал үзенә күрә бер "капустник" кебек килеп чыкты, КВН дисәң дә була. Шуңа күрә мин гомумән бу сериалны кино дип атамас идем. Ниндидер скетч-шоу дисәң дөресрәк була. Бу кино үзенә күрә ниндидер катнаш жанр, "Голубой огонек" кебегрәк. Кайчак ниндидер телевизион спектакль караган кебек булып тоела.

— Американнар ракетны галәмгә әле генә очырды, сезнең кинога ул вакыйга да кереп өлгергән. Фильм онлайн рәвештә төшереләме? Моны кино төшерүнең яңа ысулы дип әйтеп буламы?

— Әйе. Монда тизлек бик мөһим иде. Гомумән алганда, без бер-ике атнага соңга калдык. Әгәр дә "Чума!" ике атна алданрак чыккан булса, тагын да кызыграк булыр иде, тамашачы яхшырак кабул итәр иде.

Хәзер шундый замана – кино төшерү, телевидение, интернет контентын булдыру юллары, алымнары үзгәрәчәк дип уйлым, продакшннар тагын да тизрәк эшли башлар. Чөнки элеккечә җыелып, ниндидер сорауларны хәл итү озаграк, ә онлайнда очрашу тиз дә, нәтиҗәсе дә шул ук. Мәсәлән, бу сериалны төшерергә әзерлек эшләрен без Zoom аша алып бардык. Бер кыенлык та тумады. Шушы пандемия аркасында тагын да тизрәк эшләү мөмкинлеге ачылды. Әлбәттә, тизлек аркасында сыйфат та аксарга мөмкин, монда нинди максат куясың бит. Минем гел-гел шундый тизлек белән эшлисем килмәс иде, ләкин бу юлы шулай эшләп карау минем өчен үзенә күрә бер тәҗрибә, мәктәп булды.

Дөньяда, Русиядә яңалыклар килеп чыкканда, аны сериалга кертеп җибәрүгә килсәк, ул әйберләр скетч итеп төшерелеп, алданрак төшерелгән серияләргә монтаж вакытында өстәлә иде.

— Байбулат, Сез актер буларак та катнашасыз, бәҗәнәк ролендә төшкәнсез, татарча да бер-ике сүз кыстыргансыз. Моны үзегез тәкъдим иттегезме?

Пандемия аркасында тагын да тизрәк эшләү мөмкинлеге ачылды

— Беренче сәбәп – безнең сериалга артистларны күп итеп чакыра алмавыбызда. Игътибар итсәгез, безнең анда икенче пландагы рольләрдә бер үк 4-5 артист уйный, кайбер очракларда бер артистка бер үк сериядә берничә роль уйнарга туры килә. Беренчедән, бу пандемия вакытында артык кеше чакырмас өчен, икенчедән, безнең фильм үзе үк шундый бер шартлылык, театр, КВНга охшаш итеп төшерелде. Шулай булса тизрәк төшерелер дип уйладык. Чөнки КВН артистларының кайберләре гениаль артист булмаса да, үзеннән таләп ителгәннең бөтенесен дә эшли. Кайбер чакта алар яхшы артистлар белән чагыштырганда мәзәкне кызыкрак итеп әйтә. Тиз төшерергә кирәк булгач, нәкъ менә КВН стилистикасы безгә бик туры килде. Шуңа күрә сериалда катнашкан артистлар арасында КВНнан чыкканнары күп. Мондый ысулны бик яратып бетермим, ләкин бу шартларда безнең креатив такым тарафыннан иң яхшы карар булып чыкты.

Артистлар арасында бәҗәнәк, кыпчак, монголларга охшаган типаж булмаганга күрә, безнең креатив продюсер Александр Вялых шушы рольне миңа башкарырга тәкъдим итте. Моңа артык шатландым дип әйтә алмыйм, чөнки бер үк вакытта актер да булып, режиссер эшен дә алып бару авыр. Бигрәк тә барысын шулай тиз эшләнгәндә. Үземне бик үк яхшы артист дип санамыйм. Текстны истә калдыруы миңа кыен, гадәттә режиссерлар минем белән бик интегә, бу очракта мин үз-үзем белән интектем. Әле ярый съемка вакытында Давид Кочаров бар иде, ул ярдәм итте. Моңа үзем теләгәнгә алынмадым, ләкин мине төшерергә карар ителгәч, "курьер булып эшләргә китәм" дигән шаяртуның финалын үзем уйлап таптым да, нәтиҗәдә киләсе сериядә миңа курьер булып кире кайтырга туры килде. Мин аны ничектер кызыклы булыр дип уйламаган идем, әмма халыкка да, продюсерларга да ул ошады һәм авторлар тагын бер яңа скетч яздылар.

— Коронавирустан шактый гына кеше үлде, "чирдән көләсез" дигән тәнкыйтьтән курыкмадыгызмы?

— Зәхмәттән дә, аннан үлүчеләрдән дә көлү максаты куелмады, чөнки минем танышларым арасында да бу чирдән интегүчеләр бар, танышларымның танышлары арасында вафат булучылар да бар, шуңа күрә безнең андый максат юк иде.

Хөкүмәттән генә дә түгел, үз-үзебездән дә көләбез, халык та бит мондый хәлгә әзер түгел иде

Без бу хәлгә әзер булмаган хөкүмәттән һәм ул кабул иткән кайбер карарлардан көләбез. Хөкүмәттән генә дә түгел, үз-үзебездән дә көләбез, халык та бит мондый хәлгә әзер түгел иде. Үз-үзебездән көлү дисәк, дөресрәк булыр. Безнең генә хөкүмәт тә түгел, бөтен илләр, гомумән дөнья күләмендә беркемнең мондый хәлләргә әзер булмавы ачыкланды. Менә шунысы кызык, һәм без шуннан көләбез. Әлбәттә, безнең сериалда күбрәк үзебездәге хәлләр турында сөйләнә, чөнки ул безгә якынрак, үзебезнең илдә булып яткан әйберләрне без чит ил хәлләренә караганда яхшырак күзаллыйбыз. Шуңа да сериалда вакыйгалар аерым бер илдә түгел, барлык дәүләтләргә охшатып ясалган бер җыелма илдә — Кирмәндә бара. Президент урынына да безнең Барон дигән җыелма образ.

— Кинода экоактивист, Швеция кызы Грета Тунберг та телгә алына. Ул да көлке белән телгә алына.

— Грета Тунбергтан көлгән дигән фикер туган булса, бик кызганыч, чөнки без андый максат куймаган идек. Грета Тунберг һәм аның фикерләренә карата Баронның реакциясе безгә кызыграк иде. Һәм игътибар итсәгез, анда монтаж вакытында да күбрәк Баронга һәм аның ахмак фикерләренә игътибар бирелде. Бу күренеш шушы абсурд Барон турында иде. Ә Грета, нинди генә активист булмасын, барыбер кеше – шул фикерне әйтәсебез килде. Туңдырма тәкъдим иткәч, Барон артыннан йөгереп китүе шуны күрсәтә иде. Аны ничектер түбәнсеткән рәвештә килеп чыккан икән – гафу үтенәбез, Гретаны рәнҗетәсе килмәгән иде.

— Киноны изоляция вакытында төшердегезме, рөхсәт юк иде бит аңа? Төшерү мәйданында битлекләрдән эшләдегезме? Актерлар битлекләрсез. Бу кагыйдәләрне бозу дип әйтүче булдымы?

— Әйе, карантин вакытында, майда төшердек. 3 майда мин бу проектка теркәлдем. Без гел битлекләрдән идек, һәр почмакта антисептик торды. Кайсы өстәлгә генә утырсаң да, бар җирдә антисептик. Температураны еш тикшереп тордылар. Шуңа күрә, белүемчә, безнең съемкалар вакытында беркем дә вирус йоктырмады. Күрәсең, без кагыйдәләрне яхшы үтәгәнбез.

Актерларга килсәк, фильм сюжеты буенча без аларны бер-берсенә "өйләндереп" бетердек, шуңа күрә аларга бер-берсенә якын килергә ярый иде – гаиләдәге кешеләр бер-берсенә якын була ала бит. Камера белән актерлар арасында метр ярым ара калдырылды, мин шәхсән туры таяк белән үзем үлчәп йөрдем.

— Байбулат, татар телендә дә берәр сериал төшерергә ниятегез бармы?

— Әлегә андый ният юк. Бу – минем тарафтан провокацион җавап. Ни өчен дигәндә, мин гомумән үземә нинди телдә төшерергә дигән максат куймыйм. Минемчә, бу төп максат булырга тиеш түгел. Кызыклы сценарий булырга тиеш, үземә кызыклы кино төшерергә дигән максат куям. Әйтик, Чернобыль турында HBO төшергән сериалда урысча сөйләшмиләр, анда инглизчә сөйләшәләр, ләкин син аңа ышанасың. Аны рус телле тамашачы да кабул итте. Рус телле тамашачы арасында зыялы, акыллы, белемле кешеләр берсе дә "инглизчә төшерелгән" дип зарланмады, һәрхәлдә минем ишеткәнем булмады.

Бездә, татарларда, мескенлек чире бар, шуңа күрә телгә артык нык игътибар итәбез

Бездә, татарларда, мескенлек чире бар, шуңа күрә телгә артык нык игътибар итәбез. Телне сакларга тырышу – яхшы күренеш, әмма аңа гына басым ясау, киресенчә, зыянга була башлады. Татар телле контент ясап карадык бит инде, күп акча да түктек, кызыклы әйбер килеп чыкмады. Киләчәктә дә үземә андый максат куймыйм. Әгәр дә мин уйлап тапкан кызыклы сценарий кысаларында геройлар бары тик татарча гына сөйләшергә тиеш икән, сюжет моны таләп итә икән, мин риза. Ләкин "татарча булсын" дигән үзмаксат куймыйм. Мәсәлән, киләчәктә фильмнарны үз-үзем турында төшерергә уйлым. Ә минем тормышымда саф татар теленнән генә торган мохит юк, кемнең генә бар икән ул? Шуңа күрә бүген ТНВ яки Татарстан кинематографистлары төшергән киноларны караганда анда бары тик татарча гына сөйләшсәләр, мин аңа ышанмыйм, ялган кебек күренә.

Татар теле ул кинога җиңел ятмый. Театр теле кинога туры килми

Гомумән татар теле ул кинога җиңел ятмый. Безнең татар артистлары театр белеме алган, һәм ул артист кинода уйнаса, аерма сизелә. Театр теле кинога туры килми. Мин Татарстан яки татар мохите турында кино төшерсәм, анда ике тел булачак. Телисеңме син аны, теләмисеңме. Кайсы тел нинди күләмдә – анысы инде икенче сорау. Һәм артистларга килгәндә дә, мин профессиональ артистларны төшермәс идем. Гади халык арасыннан табып документаль типажлар эзләп төшерер идем. Бу – әлегә абстракт хыял һәм фикер.

Әлегә татар теленең кинода матур булып, ятышлы булып яңгыраганы юк. Аның кинога бөтенләй ярашмый дип кырт кисеп әйтмим, моңа өметсез карамыйм, киресенчә, безгә эзләнергә кирәк. Фильм арты фильм төшерергә, алга таба әле миллион начар фильм булачак. Моңа әзер булырга кирәк. Һәм иртәме, соңмы нәрсә булса да килеп чыгар. Тел мөһим түгел. Тел татарның хәзер иң авырткан җирләренең берсе булганга гына мин бу турыда сөйлим, дусларым, хезмәттәшләрм арасында да шундый сорауга еш җавап бирергә туры килә.

— Нигә Мәскәүдә калырга булдыгыз, Казанга кайтмадыгыз?

Казанда Мәскәүдәге кебек мөмкинлекләр булса, мин Мәскәүгә китмәгән дә булыр идем

— Мин Казаннан китмәдем дә. Менә беренче тапкыр дүрт ай кайтмый тордым, анысы да карантин аркасында. Алай озак кайтмый торганым юк иде әле. Яңа елдан соң ике ай эшләдем, өйгә кайтырга җыенганда гына карантин кертелде дә, шәһәрдән чыкмаска булдым. Ә болай мин аена кимендә бер тапкыр кайтып йөрим һәм без Казанда төрле проектлар эшләргә тырышабыз – берәр видео, клип төшерәбез. Еш кына ул әйбер тамашачыга барып җитми. Һәм Казанда Мәскәүдәге кебек мөмкинлекләр булса, мин Мәскәүгә китмәгән дә булыр идем. Казанда кино, реклам, сериал өлкәсендә эшләргә бернинди мөмкинлек тә юк. Син ул мөмкинлекне үзеңә үзең тудырырга тиеш. Аны тудырыр өчен син зур тәҗрибә тупларга һәм читтә ниндидер зур нәтиҗәләргә ирешергә тиешсең, кызганыч. Шуңа күрә мин хәзер тәҗрибә туплау процессында һәм иртәме-соңмы Казанда нәрсәдер төшерәчәкмен.

— Татар киносы ни өчен үсеш ала алмый? Казанда кино студиясе төзелсә, алга китеш булачакмы?

— Татар киносы үсеш ала алмый, чөнки ул юк. Без "бармы ул татар киносы, юкмы" дип гел сорап утырабыз икән, димәк, ул турыда бөтенләй онытырга кирәк. Без бит инде аның турында бик күп уйладык һәм уйлыйбыз. Нәтиҗәсе генә күренми. Шулай булгач, бәлки, без татар киносы төшерү турында түгел, ә гомумән, яхшы кино төшерү турында уйларга тиештер? Без бит язарга дип утырганда, әйдәгез татарча өйрәнәбез дип утырмыйбыз, язарга өйрәнергә дип утырабыз. Музыканы өйрәнергә утырганда, без татар музыкасы өйрәнәбез дигән уй белән утырмыйбыз, музыка кагыйдәләрен, ноталар танырга өйрәнәбез дибез. Спортта да бит "Рубин"га яки "Ак Барс"ка "татар футболы" яисә "татар хоккее" уйнарга дигән бурыч куелмады. Алар алдында бары шундый сорау тора: яхшы нәтиҗәләргә килер өчен ниләр эшләргә кирәк? Анда да ни өчен уенчыларны Казаннан гына алмыйсыз дигән сорау тумый, чөнки ул үзенә күрә бер индустрия, аңлашыла торган индустрия.

Минемчә, "татар киносы" дигән төшенчә турында онытырга кирәк

Нефтьне суырганда да без беркайчан да "ни өчен ул татар нефте түгел" дигән сорау куймыйбыз, бармы ул татар нефте дигән сорау тормый. Анда барысы да аңлашыла – сыйфатлымы ул, сыйфатсызмы, ничә сум тора һәм башкалар. Кинода да үзенең бизнес-индустриясе, базары бар, анда да сату итәләр. Анда да үз бәясе, сыйфаты бар. Әгәр дә без үзебезгә шушы индустриягә эләгү максаты куйсак, нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Беренче чиратта бизнес ягыннан карасаң, икенче чиратта шул тәҗрибәне туплап, безнең милли, аутентик җимешләрне үстереп, үзебезгә генә түгел, ә ниндидер бөтен дөньяга кызыклы продукт тудырырга мөмкин. Ә без шундук, бер нәрсә эшли белмичә, тәҗрибә, осталык тупламаган килеш ниндидер уникаль әйбер күрсәтергә телибез. Һәм ул бары тик татарча булырга тиеш! Алай булмый ул. Минемчә, "татар киносы" дигән төшенчә турында онытырга кирәк. Онытсак, әйе, ул барлыкка килергә бик мөмкин.

Бу күренешкә позитив рәвештә карарга тырышам. Индустриясез, тәҗрибәсез бер нәрсә дә барлыкка килмәячәк. Шуңа күрә, Казан киностудиясе бары тик бөтен дөньядагы булган индустриягә карап, шул дөньяга чумарга тиеш. Ә андагы кагыйдәләр бик гади. Әлбәттә, спорт белән чагыштырганда авыррак, акчасы да башка, ләкин кем белә.

Кызганыч, безнең белгечләр юк. Спорт – ул җиңелрәк аңлашыла торган өлкә. Якын киләчәктә безнең икътисад ягыннан да, спортта да эшләр тулысынча яхшыргач, медицина белән мәгариф тә үсеп китсә, кинога да чират җитәчәгенә ышанам. Якынча 578 елдан соң кинога да кул җитәр (көлә - ред).

Татарстандагы кинематографистлар акчаны бик ярата, алар акчалары аз булганга гына фильмнарыбыз начар дип уйлый

Ә җитди итеп җавап биргәндә, тагын бер проблемны әйтергә кирәк: без бар нәрсәне акчага кайтарып калдырырга маташабыз. Безнең Татарстандагы кинематографистлар акчаны бик ярата, алар акчалары аз булганга гына фильмнарыбыз начар дип уйлый. Минемчә, бу зур ялгыш. Мөгаен, яшь башым белән шундый нәтиҗәләр чыгарырга ашыгамдыр. Үзем акчасыз килеш берәр кызыклы әйбер төшерсәм, бәлки, алай фикер йөртергә мөмкинлегем дә булыр.

— Кино проектларына Татарстан елына 7 миллион сум бирә. Бу азмы, күпме? Бер яхшы фильм төшерер өчен күпме акча кирәк?

— Монысын мин белмим. Ул акча нинди кинога бирелгән, анысы миңа билгесез, шуңа күрә җавап бирә алмыйм.

Җиде миллион ул бик аз, юк диярлек, ләкин шул ук вакыттта аннан кимрәк акчага да әйбәт кино төшерүчеләр бар. Кантимер Балаговның "Теснота" фильмы бар, ул Канн кинофестивалендә бүләк алды, "Дылда" фильмы белән ул "Оскар"ның озын исемлегенә эләкте. Аның беренче фильмы 10 мең долларга төшерелгән. Ул милләт темасына, Кабарда-Балкариядә төшерелгән фильм. 10 мең доллар – ул кино индустриясе өчен чүп акча, ул 7 млн сумга җитми дә бугай. Бу яктан караганда, җиде миллион бик күп тә, бик аз да. Максаттан тора.

— Берәр тулы метрлы фильм төшерергә ниятегез юкмы?

— Әйе, мин тулы метрлы кино төшерергә хыялланам. Иртәме, соңмы мин ул хыялны тормышка ашырырмын дип уйлым. Ләкин ул кайчан булачагын беркем дә әйтә алмый. Пандемиягә хәтле мин тулы метрлы фильм төшерергә әзерләнгән идем, һәм бу җәйне без аны төшерергә тиеш идек, әмма хәлләр үзгәрде һәм ул фильм тукталып калды. Киләчәктә нәрсә булачагын мин әйтә алмыйм, ләкин минем андый ният бар. Күз күрер.

Байбулат Батулла

Байбулат Батулла (Батуллин) 1993 елда Казанда туган. Танылган татар язучысы Рабит Батулланың улы. Байбулатның туган абыйсы — Нурбәк Батулла — хореограф, "Алтын битлек" театр премиясе лауреаты. Байбулат үзе Казан хореография көллиятен һәм Мәскәү кино мәктәбенең режиссерлык курсларын тәмамлаган. Режиссерлык эшләре: "Чума!"(2020), "Большая игра" (2018), "Половинки" (2017), шулай ук "Сокровища О. К." (2013) фильмында төшкән.

XS
SM
MD
LG