Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштауны яклаучылар флешмобка җыелды


Куштауны яклау флешмобы
Куштауны яклау флешмобы

5 июльдә Куштау шиханын яклап флешмоб узды. Чара җәмәгатьчелектә шихандагы агачларны кисә башлаячаклары турындагы хәбәр таралганнан соң тиз арада оештырылды.

Катнашучылар социаль челтәрдәге “Куш-Тау” битендәге чакырудан соң Аю биләмәсе дигән урында җыелды. Чакыру игъланында битлекләр һәм бармакчалар киеп килү кирәклеге дә язылган иде. Тиешле урында җыелганнан соң чарада катнашучылар тере чылбыр булып ара калдырып тезелеп тау буена бастылар. Анда 200гә якын кеше катнашты.

Чара “Бергә – без көч! Башкортстанны юкка чыгаруга юл куймыйк!” дигән шигар астында узды.

Куштау Башкортстандагы известь яткылыгына бай иң зур тау-шихан. 2017 елда анда геологик эзләнүләр уздыруга рөхсәт бирелгән иде. Узган елның августында аны эшкәртү өчен дә рөхсәт бирелде. Ул рөхсәт 2039 елга кадәр бирелгән. Җәмәгатьчелек Йөрәктау һәм Торатауга табигать һәйкәле буларак саклау статусы бирелгән кебек, Куштауны да саклап калу өчен көрәшә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкырлар кабатлап, “Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз”, дигән иде.

Башкортстан шиханнары

Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шаһтау (Шәкетау). Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.

XS
SM
MD
LG