Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лос Анжелес татарлары Тукай турында яңа фильм проекты белән танышты


Чарага килүчеләр
Чарага килүчеләр

1 май кичендә Лос Анжелес татарлары һәм башкортлары "Етегән" фильмын карарга һәм Тукай турында яңа проект белән танышуга җыелды.

Башкорт легендалары һәм җырлары нигезендә төшерелгән "Етегән" фильмын карарга Лос Анжелеста узучы Азия дөньясы фильм фестивале (Asian World Film Festival) директоры, режиссер Джорж Чамчоум (Georges Jojo Chamchoum) үзенең иҗатташлары белән килде. Фильм караганнан соң, скайп аша Уфа белән бәйләнешкә кердек.

Уфалар бик зурлап әзерләнгәннәр, әмма үкенеч, бәйләнеш кенә бераз көйсезләнде. Шулай да, килгән кунакларга Лиана Хәбибуллина фильм турында сөйләде, кызыктырган сорауларга җавап бирде. Лиана - Рияз Исхаковның "Сөянтөс", "Етегән" фильмнарында уйнады, хәзер ул гаиләсе белән Лас Вегас шәһәрендә яши, очрашуга махсус килде.

Фильмны карап, Лос Анжелес татарлары оешмасының бик әүзем әгъзасы, һәр очрашуга тәмле татар ашлары пешереп сыйлаучы Раушания апа Биктимерова алып килгән чәкчәк белән чәйләр эчеп, аралашып алгач, яңа проект белән таныштык.

Раушания Биктимерова кызлары Мәдинә һәм Асия белән
Раушания Биктимерова кызлары Мәдинә һәм Асия белән

Габдулла Тукай турындагы яңа проект хакында Азатлык хәбәр иткән иде. Бүгеннән аның интернет сәхифәсе эшли башлады - tukayfilm.com барлык мәгълүматны аннан карап, күреп белергә була. Сәхифә Тукай турында, аның иҗаты турында төшереләчәк яңа фильмга багышлана.

Бүген кино төшерү өчен хөкүмәттән акча алу бик авырлык белән башкарыла, еш кына Мәскәүдә бүленгән акча милли проектларга барып җитә дә алмый, Мәскәүдә кала. Шунлыктан продюсер, режиссер, оператор Рияз Исхаков кино төшерүне финанслауның башка юлларын эзли, бу очракта ул бөтен дөньяга сибелгән татар халкына мөрәҗәгать итә. "Ил төкерсә - күл була" дигән мәкальдәгечә, бергәләп җыйсак, тупласак, күңеленә тынгы бирмәүче бу идеяне тормышка ашыра алырына ышана Рияз. Проект тулаем "Бергәләп Тукай турында фильм төшерәбез!" дип атала. Бу чынлыкта халык киносы булырга тиеш. Хәзер фильмда уйнарга актерларны сайлауда тамашачыларның ярдәменә өмет итәләр. Әйтик, сәхифә аша рольләргә яраткан артистны тәкъдим итәргә мөмкин.

Моңарчы игълан ителгән рәссамнәр бәйгесе дә дәвам итә, теләгән кеше электрон адреска, йә сәхифәдә комментар итеп үз рәсемнәрен юллый ала. Шулай ук Тукай әсәрләрен сөйләп, видео яздырып, аларны сәхифәгә кую мөмкинлеге бар.

Дөнья татарлары башлаган флэшмоб дәвам итә, хәзер язмаларны бер урында - "Тукайфильм" проекты рәсми сәхифәсендә тупларга мөмкин. Сәхифә тормышында актив катнашучыларны бүләкләү каралган.

Видео: "Тукайфильм" сәхифәсендә Идрис Газиев

"Бергәләп Тукай турында фильм төшерәбез!" проектын бүгеннән үк хуплаучы, куәтләүчеләр исемлегендә күренекле татар җырчылары Идрис Газиев, Айдар Галимов, рәссам Ильяс Айдаровлар бар. Беренче коймак төерле була дигәндәй, татар мәдәни тормышында мондый проект беренче генә әле. Алда бераз хаталары да, сикәлтәләре дә, бәлки бераз уңышсызлыклары да очрар. Күмәкләп эшләнгән эш ырамлы булыр дигән өмет белән бергәләп хаталарын төзәтеп, ярдәмләшеп җибәрик.

XS
SM
MD
LG