Accessibility links

Лос Анджелес татар-башкортлары Тукайның 130 еллыгын билгели


1 майда Лос Анджелеста Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган кичәдә шагыйрьгә багышлап төшереләчәк фильм турында фикер алышу булачак.

1 майда Лос Анджелесның Калвер Сити өлешендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган кичә үтәчәк. Кичә вакытында Тукай турында төшереләчәк яңа кинофильмның интернет-сәхифәсе тәкъдим ителә.

Бу нәфис фильмны күренекле режиссер, оператор, продюсер Рияз Исхаков җитәкчелегендәге төркем Мәскәү һәм Казанда төшерергә җыена. Тукайга багышланган кичәдә әлеге фильм турында фикер алышу да булачак. Кызыксынган сорауларга "Етегән" фильмын төшерүдә катнашкан, хәзер Лас-Вегаста яшәүче Лиана Хәбибуллина һәм фильмның идея авторы Рияз Исхаков җавап бирәчәк. Исхаков skype аша элемтәдә булачак.

Әлеге очрашу вакытында Рияз Исхаковның башкорт легендалары нигезендә төшерелгән "Етегән" фильмы да күрсәтелә. Бу әсәр Уфа кинотеатрларында, Азатлыкта һәм Русиянең "Культура" каналында күрсәтелгән иде.

XS
SM
MD
LG