Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:19

29 декабрь Уфа вакыты белән кичке тугызда интернет аша Башкортстанның Р.И.Продакшн киностудиясе төшергән "Етегән" фильмы премьерасы тәкъдим ителә.

Башкортстан кинемотографиясен шушы көннәрдә яңалык көтә. Р.И.Продакшн киностудиясе интернетта "Етегән" фильмының премьерасын тәкъдим итә. Рияз Исхаков, Айсыуак Юмагулов иҗатын үз иткәннәрнең әлеге фильмны бик тә карыйсы килә.

"Етегән" ун хатын-кыз язмышына, тарихына кагылган ун җырдан гыйбарәт. 50 минутны тын да алмый утырасың, моңланасың, сагышланасың, елыйсың. Хатын-кызның авыр, михнәтле тормышын чагылдыручы, үзәк өзгеч моңлы җырларны Башкортстанның профессиональ җырчылары башкарган. "7 кыз", "Алпамыша", "Кыз бала", "Бишек җыры", "Маһисәрвәр", "Бала карга", "Таштугай" һәм башка башкорт халык җырларын туплаган әлеге фильм. Һәр җырның үз герое, үз тарихы, үз трагедиясе.

"Таштугайкай, синең кәккүгең юк, үз Уралкаема кайтаем" дип җәяүләп дала җиреннән качканда бер яшь килен чыгарган "Таштугай" җырын дип, өйрәнгән идек мәктәптә. "Етегән" фильмының Таштугае да гади башкорт кызының трагик язмышын чагылдыра. Светлана Хәкимова башкаруында яңгыраган җыр да бик көчле тәэсир итә.

Фильмда Башкортстан театрлары артистларыннан тыш, гади авыл кешеләре дә катнаша. Фильм 2013 ел көзендә искиткеч табигатьле Әбҗәлил районында төшергәннәр. Гади язмалардан тыш, су асты видеолары да бар.

Зур эшкә тотынсаң, хатасыз да булмыйдыр, могаен. Яңарак кына Никита Михалковның "Сибирский цирюльник" фильмының ни өчен Америкада киң прокатка чыкмавы турында укырга туры килде. Кино белгече әлеге кинодагы хаталарны саный, шуларның берсе итеп, XIX гасыр ахырын күрсәткән кадрда, АКШның бүгенге байрагы эленеп торганлыгын ассызыклый. Тарихи хата китү, Михалков кебек мэтрны бер дә бизәми дип билгели.

Фильмда уйнаучы артистлар

Фильмда уйнаучы артистлар

Р.И.Продакшн тәкъдим иткән "Етегән"дә аның кадәр төгәлсезлек күренмәсә дә, хисләрдән арынган арада ике хата күзгә ташланды. Берсе - көзге урман буенда кызларның үлән җыюлары иде. Агачларның алтынга манылган чагында урманнан дару үләне җыю калмый шикелле. Минем хаталануым да мөмкин. Икенчесе - тула баскан хатынның ипле генә учы белән уклауны әйләндерүе иде. Туланы, яки киезне беләк белән әйләндергәннәр, моны Риязның "Сөянтөс" фильмында да күрергә була. Икенче яктан карасаң, бәлки бу әзерлек кенә булгандыр, бу кадрдан китүгә, әлеге хатын туланы ике беләге белән әйләндерә башлагандыр, дип аклап карап утырдым.

Башкортларның исламга кадәр тарыхына, тәңречелек чорына күз салырга чакыра безне "Етегән" фильмын төшерүчеләр. Самими халык, табигать балалары, күчмә тормыш алып барган башкорт халкының бер кечкенә өлеше тарихы сурәтләнә монда. Ирләр сугышта һәлак булса, аларның яудагы урынын аларның балалары йә хатыннары алган. Хатыннар ирләрдән ким сугышмаган. Хатын-кызны кечкенәдән атта чабарга, ук-җәядән атарга өйрәткәннәр. Кирәксә, кылыч йә сөңге тотып, күзгә-күз карап көрәшкә дә чыкканнар.

Рияз Исхаков моңарчы бик үзенчәлекле, тетрәндергеч "Сөянтөс" музыкаль-тарихи кинофильмын төшергән иде. "Етегән" - шулай борынгы җырларның тарихын фильм итә торган серияларның дәвамы итеп кабул ителә. "Сөянтөс"кә кадәр Риязның башкорт халык җырларына төшерелгән искиткеч матур клипларыннан торган "Алтын мирас" фильмы - БСТ каналының матур бизәге. Теләгән кеше әлеге киноларны интернет челтәреннән табып карап, ләззәтләнә ала. Шунысы сөенечле, әлеге кинофильмнар дәвамлы булырга охшап тора. Башкортта тарихи, борынгы озын көйләр җитәрлек, шөкер.

Фильмда уйнаучы артистлар

Фильмда уйнаучы артистлар

Әлеге киноларны видеоклиплар дип әйтүгә каршы Рияз Исхаков. "Тавышсыз кинолар заманында стенадагы сурәткә кушып, музыка уйнаганнар, әмма аларны видеоклип дип атарга беркемнең дә башына килми. Безнең "Алтын мирас", "Каһым түрә", "Сөянтөс", "Етегән" музыкаль фильмнарында монтаж ритмын һәм композиция чишелешләрен еш кына музыка хәл итә, шулай да аларны музыкаль клип дип атамас идем. Ике җырны бәйләүче җеп бар анда. Мәсәлән, Алан Паркерның "Pink Floyd The Wall" ягъни "Дивар" фильмын алыйк, аны тоташ карасаң, ул фильм, ә берәр өзеген тәкъдим итсәң, ул клип була. Фильмнарыбызны беренче чиратта җирнең теләсә кайсы почмагында карасалар да, татар яки башкорт телен белмәүчеләргә дә аңлашылырлык булсын, дип тырышабыз", - диде күренекле режиссер һәм оператор.

Кино төшерү арзан проект түгел. "Етегән" – Башкортстан президенты грантына, шулай ук республиканың мәдәният министрлыгы, БСТ телеканалы һәм башка оешмалар ярдәмендә төшерелгән.

"Озак еллар үз проектларыбызны Русия мәдәният министрлыгы аша финанслау өчен тырышабыз. Лаеклы, кызыклы темалар да сайлыйбыз, әзер сценарийларыбыз да бар, әмма бер тапкыр да уңышка ирешә алганыбыз юк. Мәскәү бүлгән акча Мәскәүдә кала", диде Рияз Исхаков. Берничә ел инде режиссер 825нче Идел-Урал батальонының беларус партизаннары тарафына күчүләре турындагы "Батальон" фильмына акча эзли, әмма сүздә һәркем вәгъдә итсә дә, акча бүленми кала. Үкенечкә каршы, башкорт яки татар фильмына шәхси эшкуар, инвестр, спонсорлар ярдәменә өмет итеп булмый. Фильм җитештерергә бары тик дәүләт кенә ярдәм итә ала.

Рияз Исхаков сүзләренчә, хәзер мәдәният һәм кинематография өлкәсендә грантлар барлыкка килгән, әмма алар бик зур түгел, кино җитештерүнең бер өлешен генә каплый ала. Фильм төшерүдә иң зур чыгым кино белгечләренә, иҗат итүчеләргә китә. Ә Русия төпкелләреннән талантлы иҗат кешеләре Мәскәүгә китә, чөнки анда яхшы түлиләр. Әмма үкенеч, Мәскәүдә башкортча, татарча, яки чуашча кино төшермиләр.

Кино төшерүчеләрнең тагын бер авырткан урыны – ул да булса Русия кинемотографистлар шурасының таркау булуында дип саный режиссер.

Яңарак кына Уфада узган "Акбузат" кинофестивале афишасында "Етегән" фильмы да бар иде. Әмма соңыннан фильмны күрсәтмичә калдырдылар. Сәбәбе дә гади генә булып чыкты: халык җырлары, легендалар, башкорт эпосы сәхнәләреннән торган кинофильм этник кинофестиваль кысаларына сыймаган икән. Башкортстан киностудиясе "Етегән"не "документаль кино" бүлегенә кертеп, конкурстан тыш күрсәтергә булган. Фильм авторлары бераз уйлашкач, фестивальдә катнашмаска карар кыла.

Ә инде үз тамашачылары өчен "Етегән"не интернет челтәрендә бушка карау мөмкинлеген бирә. 29 декабрь Яңа ел каршылау мәшәкатьләрен читкә куеп торып, Уфа вакыты белән кичке тугызда (Казан вакыты белән кичке җидедә) Р.И.Продакшн сәхифәсенә кереп, бу матур кино үрнәгенә күз салырга онытмагыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG