Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лос Анжелес татарлары


Лос Анжелес янындагы Лагуна Бич
Лос Анжелес янындагы Лагуна Бич

Калифорния татарлары дигәндә, башта, әлбәттә, күз алдына Сан Франциско татарлары килә. Баксаң, көньяктарак урнашкан Лос Анжелеста да татар тормышы гөрли икән.

Кушма Штатларның Тын океан ярлары сәяхәт өчен иң матур урыннарның берседер. Яр буйлап барганда күз алдында искитмәле манзара ачыла: бер якта иксез-чиксез океан җәелеп ята, икенче якта – таулар.

Бу табигать ел әйләнәсе матур диләр, ләкин май-июнь айларында бигрәк тә. Кып-кызыл йә шәмәхә чәчәккә күмелгән агачлар, зәп-зәңгәр океан, ямь-яшел пальмалар – төсләрдән күз камаша. Мондый матурлык татарларга да ят түгел икән.

Татар тормышы көньякка авыша

Калифорния татарлары дигәндә, башта, әлбәттә, Сан Франциско тирәсендә төпләнгән милләттәшләребез күз алдына килә. Берлингейм бистәсендә бер мәхәллә булып яшәгән, үз оешмаларын тоткан татарлар дистә еллар буе әүзем эшчәнлек алып барды. Мәхәлләнең мөхтәрәм “анасы” Шәмсия Апакай узган ел вафат булды.

Соңгы елларда Калифорниядәге татар тормышы акрынлап көньякка, Лос Анжелеска таба авыша сыман. Эл-Эй татарлары – алар үзләрен шулай атый – берничә ел рәттән Сабантуйлары һәм башка дини-милли бәйрәмнәр уздырып килә.

Эл-Эй татары – Ташкент егете

Оештыру эшләре нигездә Эмил Хисамов исемле егет тирәсендә бара. “Бу эшне берничә ел элек монда килгән Җәмилә исемле Мәскәү кызы башлап җибәргән иде, – ди Эмил. – Ул укуын бетереп кайтып китте, без дәвам итәбез”.

Эл-Эй татарлары: Микаэла, Эмил Хисамовлар һәм Ирек Гали
Эл-Эй татарлары: Микаэла, Эмил Хисамовлар һәм Ирек Гали

Эмил чыгышы белән Ташкенттан. АКШка укырга килгән, санак белгечлеген үзләштергән, хәзер бер ширкәттә санак челтәре белгече булып эшли. Сеңлесе Микаэла да абыйсы юлыннан килгән, колледжда маркетинг өйрәнә, бер үк вакытта эшли дә. Кече энеләре Тауфикъ Мәскәүдә укый, фото сәнгате белән мавыга. Аның күргәзмәсе Mәскәү диния нәзарәтендә күрсәтелде.

Татар тормышын оештыру эшләрендә Эмилгә тагын бер Эл-Эй татары Ирек Гали ярдәм итә. Америкада туып 1986 елдан бирле Лос Анжелеста яшәсә дә, аның озак еллар татарлар белән очрашканы булмаган. Беренче тапкыр ике ел элек очрашты, Азатлык ярдәме белән. Хәзер Ирек Эл-Эйда татар чараларын оештыручыларның берсе.

Татарларга башкалар тартыла

Һәр татар диаспорасында шикелле, Эл-Эй татарлары тирәсенә дә башка кардәш халыклар тартыла: үзбәкләр, казакълар, кыргызлар, азәриләр, төрекләр. Ни өчен Лос Анжелесны бигрәк тә ташкентлылар үзенеке итә, дигән сорауга, бу ике шәһәр бер параллельдә урнашкан, табигатьләре дә бик охшаш, ди алар.

Эл-Эй татарларында кунакта, Наимә апа сулдан икенче
Эл-Эй татарларында кунакта, Наимә апа сулдан икенче

Бергәләп оештырылган Ураза, Корбан бәйрәмнәре вакытында табынга татар ашлары белән бергә үзбәк пылавы, манты, бишбармаклар да утыртыла. Ике ел елек шундый бер мәҗлестә Эмилнең кунакка килгән әбисе дә бар иде. Чыгышы белән Касыйм якларынннан булган Наимә апа табынның күрке булды, яшьләргә матур итеп татарча җырлап та күрсәтте.

Татар барда фән бар

Көньяк Калифорния университетының тарих профессоры Азадә-Айшә Рорлих татар дөньясында танылган шәхес. Чыгышы белән кырымтатар булган Айшә ханым Русия тарихы, совет чорында ислам роле һәм мөселман хатын-кызлары турында хезмәтләр авторы. Аның “The Volga Tatars” исемле китабы әлегәчә инглиз телендә татарлар турында язылган сирәк әсәрләрнең берсе булып кала.

Суфия Мазгарова Ризаэтдин Фәхретдин иҗатын өйрәнә
Суфия Мазгарова Ризаэтдин Фәхретдин иҗатын өйрәнә

Казан кызы Суфия Мазһарова, бәлки дәвамчы булыр. Казанда татар гимназиясен бетереп, Төркиядә укыганнан соң, белем эстәргә Америкага килгән. Лос Анжелес университетында бакалавр дәрәҗәсен алган. Ике ел елек күрешкәндә Суфия Якын Көнчыгышта суфыйчылык мәсьәләсен өйрәнә иде. Хәзер Ризаэтдин Фәхретдин иҗатына һәм тормыш юлына багышланган мастерлык эшен яза. Ихтимал, бу Ризаэтдин Фәхретдин турында инглиз телендә беренче саллы әсәр булыр.

Лос Анжелес мәчетендә хәйрия

Лос Анжелес – испан телендә фәрештәләр шәһәре дигәнне аңлата. Фәрештәләр белән ничектер, әммә бу калада булмаган милләт юктыр дигән тәэсир кала. Иң күп санлысы, әлбәттә, испан телле мексиканнар. Аннары кытай, яхүд, әрмән мәхәлләләре бар.

Фаһад патша мәчете Кулвер бистәсендә урнашкан
Фаһад патша мәчете Кулвер бистәсендә урнашкан

Шушы чуар халык арасында мөселманнар да шактый, чирек миллион чамасы. Шәһәрдә берничә мәчет бар. Фаһад патша мәчете иң матуры санала. Согуд патшасы бүләге итеп салынган мәчет 2 миллион долларга төшкән. Акчаның яртысы җирне сатып алуга киткән. Мәчетнең гөмбәзен төрек осталары бизәгән.

Гыйбадәтләр аралаштырылып гарәп һәм инглиз телләрендә башкарыла. Җомга көнне өйлә намазыннан соң Фаһад патша мәчетендә хәйрия чарасы үтте. Төрле ил һәм милләт вәкилләре шул көннәрдә Мьянмада булган табигый хәләкәт корбаннарына ярдәм җыйды.

Эл-Эй татарлары сабантуена әзерләнә

Эл-Эй татарлары исә чираттагы сабантуена әзерләнә. Быел ул 14 июнь көнне Rustic паркында үтә. Барырга теләүчеләргә адрес:

Rustic Canyon Recreation Center
601 Latimer Road
Pacific Palisades, CA 90402


Эмил әйтүенчә, алар һәр кунакка шат булачак. Узган ел Сабантуена 80-ләп кеше килгән булган. Быел тагын берничә яңа татар табылган.

Эл-Эй татарлары җырчы Алсуның да бу шәһәрдә яшәве турында ишетеп белә. Алар Алсуны күптән түгел тагын бер бәбәй алып кайтуы белән котлый һәм гаиләсе белән Сабантуена чакырып кала.

XS
SM
MD
LG