Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краудфандинг юлы белән төшерергә ниятләнгән "Микулай" фильмына акча җыю дәвам итә


Илшат Рәхимбай
Илшат Рәхимбай

Тугыз көндә 200 мең сум җыелмаса, булган акчалар кире хуҗаларына таратылачак.

Режиссер Илшат Рәхимбайның "Микулай" фильмы өчен краудфандинг платформасында ярты миллион сумнан артык акча җыелган.

Җыелырга тиешле 1,5 миллион сумның яртысын, ягъни тагын 200 мең сум җыяр өчен тугыз көн бар. Әгәр шушы вакыт эчендә сумманың яртысы җыелып бетмәсә, акчаның җыелган кадәресе иганәчеләргә кире кайтарылачак.

Фильм этнотриллер жанрында төшерелгән һәм Русиядәге аз санлы халыклар темасын күтәрә. Төп каһарманны – керәшен Микулай ролен – Русиянең халык артисты Виктор Сухоруков башкара. Фильм төшерү өчен Казаннан ерак түгел генә урнашкан керәшен авылы торгызылган, махсус милли костюмнар тегелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG