Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтын Урда мирасы өчен көрәш: татар һәм казакъ карашы


Тарихи харита
Тарихи харита

Казакъстанда Алтын Урда тарихына игътибар арта бара, казакъларны аның төп варислары дип атау да ешрак яңгырый. Татар галимнәре Татарстанда бу тарихны өйрәнүгә һәм популярлаштыруга тиешле әһәмият бирелмәвен әйтә.

Казакъстанда Алтын Урда мирасын өйрәнү институты барлыкка киләчәк. Шул рәвешле казакълар алга таба әлеге чор тарихына игътибарны арттырачакларын белдерде. Бүген анда әлеге тема тарихчылардан бигрәк, рәсмиләр тарафыннан алга сөрелә. Казакъстан Алтын Урда мирасын үзләштермиме? Мирасны бүлешү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Азатлык казакъ һәм татар галимнәре белән аралашты.

28 октябрьдә Казакъстанның Атырау шәһәрендә Алтын Урданың 750 еллыгы кысаларында халыкара фәнни җыен узды. Конференциягә галимнәр белән беррәттән дәүләт җитәкчеләре дә җыелды. Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев анда катнашучыларга юллаган мөрәҗәгатьтә Алтын Урданың казакъ дәүләтчелеге тарихы булуы, милли рухны күтәрүе турында әйтелә. Җыен Казакъстан бәйсезлегенең 30 еллыгы уңаеннан оештырылды.

Соңгы елларда казакълар Алтын Урда темасын үз кулына алырга тырыша. "Казакълар — урданың төп варислары" дигән сүзләр ешрак ишетелә. Президент идарәсе дә Казакъстан Алтын Урда традицияләрен дәвам итүче 7 принцип һәм идеал нигезендә хәрәкәт итә дип сөйли башлады. Алтын Урда тарихын моңарчы аның төп варисы саналган татарлардан тартып алмыйлармы?

Казакъ галимнәре: хуплаучылар күп, өнәмәүчеләр дә бар

30 ел эчендә мөстәкыйль дәүләт булып яшәүче Казакъстанда фәнни карашлар үзгәрде, яңа институтлар барлыкка килде. Назарбаев университеты, Гумилев университеты, Халыкара төрки академияне санарга була. Шулай да, Алтын Урдага моңарчы тиешле игътибар юк иде, дип дип белдерде Азатлыкка Гумилев исемендәге Евразия милли университеты баш фәнни хезмәткәре, тарихчы Айболат Кушкумбаев.

Айболат Кушкумбаев
Айболат Кушкумбаев

— Яңа институтка ихтыяҗ бик зур. Хәзер бик күп яшьләр бу чор белән кызыксына. Алар бәйсезлек вакытында туды. Социаль челтәрләрдә дә бу мәсьәләне күтәрәләр. Алтын Урданың тарихи әһәмияте нинди булган дип сорыйлар. Бу чорны тернәкләндерү кирәк, —ди ул. — Алты ел элек без Казакъ ханлыгының 550 еллыгын билгеләп үттек. Шуннан соң аңа кадәр нәрсә булган дигән сорау куйдык. Ханлыкка кадәр Казакъстан Алтын Урданың геосәяси кырының бер өлеше булган. Бу дәүләтнең 50 процент территориясен Казакъстан җирләре алып тора. Алтай, Иртыштан алып Дунайга кадәр. Башка ханлыклар кебек Казакъ ханлыгы да шуннан чыккан.

Бүген Алтын Урда темасы Казакъстанда һәркая үтеп кергән диярлек. Мәктәп дәреслекләрендә аңа зур игътибар бирелә, дәүләт җитәкчеләре авызыннан әлеге шанлы тарих турында сүзләр даими яңгырап тора. Музей, китапханәләр, институтлар шул юнәлештә эш итә, аерым проектлар, грантлар өчен акчалар бүлеп бирелә. Дәүләт максатчан эшли, ди тарих фәннәре кандидаты Канат Ускенбай.

Канат Ускенбай
Канат Ускенбай

— Грантлар, максатчан проектлар өчен конкурслар гел игълан ителеп тора. Алтын Урдага бәйле проектлар да бар. Моны барлык төбәкләрдә узучы фәнни җыеннардан да күрергә була. Дәүләтнең Алтын Урданы пропагандалау өчен махсус заказы бар, ләкин күпме акча бүленәчәген сезгә беркем әйтә алмый, - ди ул.

Шул ук вакытта ул Алтын Урданы өйрәнүче яңа институт барлыкка килүне хупламый.

Алтын Урданы өйрәнер өчен генә фәнни институт коруга аңлатма таба алмыйм

— Бу — сәяси карар. Хакимият халыкның үзаңын Алтын Урда тирәсендә корырга булды. Монда ике мәсьәлә бар. Беренчесе — сәясәт. Икенчесе — фән. Бу институт ачылуның бернинди мәгънәсе юк. Алтын Урданы өйрәнер өчен генә фәнни институт коруга аңлатма таба алмыйм. Гасырлар дәвамында Казакъстан җирлегендә бик күп дәүләтләр булган. Аларның барысын да казакъ дәүләтчелегенең башлангычы дип карарга була. Төрки каһанлыгын кая куйыйк?

Бүген бездә профильле дүрт институт бар. Ни өчен яңа институт ачарга кирәк? Төп сорау шул. Менә, сездә Мәрҗани исемендәге тарих институты бар. Әгәр дә Казанда Алтын Урданы өйрәнүче институт ачсалар, Мәрҗани институты нәрсәгә кирәк булачак? Казакъстанда Алтын Урданы өйрәнүче тарих институты, археология институты, әлеге чор кулъязмаларын өйрәнүче шәрык институты, дәүләтчелек тарихы институты бар. Хәзер без аларны инкарь итеп яңа институт оештырабыз. Мин дәүләткә каршы килә торган шәхси фикеремне белдерәм. Моңа күпме акча тотылыр — башка мәсьәлә. Бүген Казакъстанда белгечләр мәсьәләсе авыр. Яңа институт өчен югары белгечләр кирәк. Алар бездә юк.

Хәзер Алтын Урданы казакъ дәүләте дип, Иртыштан Дунайга кадәр җирләр безгә буйсынган дияргә тырышу бар. Бу яхшыга китермәячәк, - дип сөйләде Азатлыкка Канат Ускенбай Азатлыкка.

Татар галимнәре: без сүлпән, җитәкчеләрнең игътибары җитми

Татарстанның Алтын Урдага карата рәсми фикере әллә ни ишетелми. Мисал итеп Алтын Урданың 750 еллыгын бәйрәм итүне китерергә була. Казакъстанда ул дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелсә, 2019 елда Казанда юбилей уңаеннан узган халыкара фәнни җыенда хәтта Татарстан рәсмиләре күренмәде. Татарстан Фәннәр академиясенә караган Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев татар җәмәгатьчелеге ягыннан да битарафлык булуын белдерә.

Илнур Миргалиев
Илнур Миргалиев

— 2019 елда Алтын Урданың 750 еллыгын без тыйнак кына фәнни җыен белән билгеләдек. Казанда дәүләт эрмитажының чыңгызларга багышланган күргәзмәсе булды. Үзешчән дәрәҗәдә булса да, Иске Казан музее, рәссамнар, китапханәчеләр төрле чаралар уздырды. Киңрәк җәелдереп үткәрергә була иде. Без сүлпәнлек күрсәттек. Монда дәүләтне гаепләве җиңел. Әмма китапханә, музейда чаралар оештыруга кем каршы була алыр иде? - ди тарихчы.

Галим фикеренчә, Татарстанның мөмкинлекләре чикле, үз мәктәпләрендә татар тарихын укыта алмаганда, яңа буын Алтын Урданы Русия тарихы дәреслекләреннән тискәре чор буларак кына өйрәнә. Казакъстанда Алтын Урданы берничә фәнни үзәк өйрәнгәндә Татарстанда бүген Мәрҗани исемендәге тарих институтында аерым бүлек кенә бар. Алтын Урданы һәм татар ханлыкларын өйрәнүче әлеге үзәк җитәкчесе Илнур Миргалиев әйтүенчә, әлеге бүлекнең мөмкинлекләре шактый чикле.

Җитәкчеләрнең тарих институтына игътибары җитеп бетми

— Бездә 8 кеше эшли. Үзәкнең аерым бюджеты юк. Без институт биргән хезмәт хакына эшлибез. Програм нигезендә бик чикләнелгән сумма бирелә. Әйтик, институтның дүрт журналы барлыгы 900 мең сумга чыга. Шул ук вакытта "Туган җир" журналының бюджеты 3 млн сум. "Чын мирас" аерым редакция булып эшли. Бездә мөхәррир дә, корректор да, техник хезмәткәр дә юк. Без моны фәнни план нигезендә аерым алып барабыз. Аның акчасы типография өчен китә. Бу програм бераздан бетә, аннан безнең нинди мөмкинлекләр булыр — белмим. Китаплар да иганәче, конференциядән калган акчага кечкенә тираж белән чыга. Без нык чикләнелгән шартларда эшлибез. Бүген җитәкчеләрнең тарих институтына игътибары җитеп бетми, - ди ул.

"Бу мирас өчен көрәшне күрсәтә"

Алтын Урданың төп варисы итеп казакълар үзләрен күрсәтергә тырыша, ди тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов.

Искәндәр Измайлов
Искәндәр Измайлов

— Теләсә-кайсы фәнни мәктәп барлыкка килгәндә балаларга хас мондый проблем була. Мин аларның Алтын Урдага безнең бернинди мөнәсәбәтебез дә юк дип әйткән вакытын хәтерлим. Алар үзләрен Могулистан, Казакъ ханлыгы белән бәйләделәр. Соңрак бу фикердән киттеләр. Хәзер хәтта Томирис шаһбикәсе казакъ булган дип фильм төшерделәр. Анда сюжет Амудәрья елгасы буенда бара. Амудәрья кайда да, Казакъстан кайда? Әгәр инде Саки да казакъныкы булган икән, нишләп әле Алтын Урданы үзләренеке дип әйтмәскә?

Бу мирас өчен көрәш баруны күрсәтә. Чуашлар болгар мирасын алырга тели, Төньяк Кавказда аланнар мирасы өчен көрәш бара. Элек барысы да Алтын Урдадан киткән булсалар, хәзер бөтенесе аны үзенеке итәргә тырыша. Бу бик авыр мәсьәлә. Казакъларга бу мирасны үзләренеке итәр өчен Алтын Урдада шәһәр, югары мәдәният булуы комачаулый. Казакълар моңа якын да килә алмый. Хәтта аларда ислам да үзенчәлекле. Үзәк Азия, татарлардагы кебек ислам мәктәбе казакъларда булмаган.

Татарстанда мондый максатчан эш корылмаган

Соңгы елларда Казакъстанда археология зур казанышларга иреште. Анда археологик үзәкләр җитди тикшеренүләр үткәрә. Моннан тыш, алар материалларны бастыруда, музей эшен алып баруда безне күпкә узып китте. Татарстан милли музее яртылаш җимерек хәлдә. Бездә татар этнографиясе бүлеге дә юк. Аларда бинаның тулы бер каты шуңа багышланган. Шулай да, академик хезмәтләр белән без алдарак барабыз. Татар тарихының 7 томлыгын бастырдык. Алар моны һаман да башкара алмады. Гәрчә аларда менә дигән институтлар бар, ләкин концептуаль бердәм караш юк.

Казакъстан үз дәүләте белән яши. Аларның академик институтлар системы, белгечләре бар. Мәктәпләрдә үз тарихын укыталар. Болар — бәйсез республика бирә торган мөмкинлекләр. Бу яктан алар бездән алга китте. Казакъстанның үсеше тарихи сәясәт алып бару белән бәйле. Татарстанда ул бөтенләй юк. Төп проблем — аларда чыганакларны бастыруның күп елларга исәпләнгән програмнары бар, барысын да китапханәләргә тараттылар. Бездә мондый максатчан эш корылмаган, - диде ул Азатлыкка.

"Казакъстанда яңа идеология кору мәсьәләсе тора"

Азатлык Казакъстан башкаласы Нур-Солтандагы Назарбаев университеты профессоры, тарихчы Юлай Шамилоглы фикерен дә белеште.

Юлай Шамилоглы
Юлай Шамилоглы

— Мин татар буларак түгел, галим сыйфатында сөйлим. Беренчедән, Алтын Урданың тарихын өйрәнү, академик хезмәт язу бар. Икенчедән, Казакъстанда яңа идеология кору мәсьәләсе тора. Аеруча, Владимир Путин казакъ дәүләтчелеге турында үз фикерен әйткәннән соң (2014 елда Путин казакъларның беркайчан да үз дәүләтчелеге булмавын, аны Нурсолтан Назарбаев оештыруын әйткән иде - ред.), монда күп кеше аптырашта калды. 2017 елның апреленнән башлап "Рухи яңару" програмы эшли. Казакъларның тарихын, үзаңын, телен, графикасын – һәммәсен яңарту эше бара. Мин моңа деколониальләштерү дип карыйм. Урыс империясе астында яшәп, барысын да урыслар бирде дигән фикергә каршы төштеләр һәм Назарбаев күпмедер яшькә җиткәч, казакълар үз теле, тарихы, чынбарлыгы, рухияте белән горурланырга тиеш диде. Казакълар да дөньяга күп нәрсә бирде дип әйтте. Моны шуның бер тармагы дип карарга була.

Казакъларның тарихын, үзаңын, телен, графикасын – һәммәсен яңарту эше бара

Алматыда, Нур-Солтанда, Атырауда фәнни җыеннар узды. Гомеремдә шундый югары технология ярдәмендә уздырылган конференцияне күргәнем юк иде. Гомумән, ул CNN, BBСда бара торган програм кебек иде. Диварларда LED экраннар ябыштырылган, модераторлар бик чибәр, бик яхшы сөйлиләр. Алтын Урданы тарих буларак кына кабул итү түгел, бу аны күтәрү, бәйрәм итү.

Шул ук вакытта Казакъстанда Алтын Урда тарихын өйрәнүче күпме белгеч бар дип сорасагыз, мин җавап бирергә теләмәс идем. Дөнья күләмендәге белгечләр бармак белән санарлык кына. Казакъстанда күп фикер ишетергә була. Әмма сүз әйткән һәр кеше дә белгеч түгел. Мәмләкәттә азмы-күпме сүз иреге булганда төрле идеология, фикерләрне кушалар. Мин кайбер фикерләр белән килешмим. Мәсәлән, Ак Урда белән Күк Урда мәсьәләсе бар. Минемчә, Ак Урда – Җүси Олысының Көнбатыштагы өлеше. Моны бутыйлар. Күк Урда Көнбатышта, Ак Урда Көнчыгышта булган дигән фикер белән мин килешмим, бу һич мөмкин түгел. Кайберәүләр ниндидер чыганакларга таянып, Ак Урда Казакъстанда булган ди. Мин галим буларак моны кабул итмим. Бу минем татар булуыма бәйле түгел, моны белгеч буларак әйтәм.

Алтын Урда мирасын бүлешергә ярамый. Бу — уртак тарих. Миннән Шекспир мирасы Америкага кагыламы, әллә бу инглизләрнең генә мирасымы дип сорасаң, моңа җавап бирү мөмкин түгел. Бу Пушкинның Русия халыклары мирасымы, әллә урысныкымы гына дигән сорауга охшаш. Минем фикерем шундый.

— Ак Урданы казакъныкы дигән фикер әйтүче галимнәр күпме?

— Мин андый кешеләрне беләм, ләкин аерым исемнәрне телгә алырга теләмим. Хәзер Казакъстан тарихының 7 томлыгы әзерләнә. Аның өченче томы Алтын Урда дәверенә багышлана. Бер-ике көн элек миңа шалтратып, тагун (чума) турында язмассызмы дип сорадылар. Миңа илтифат күрсәттеләр. Әмма Казакъстанда Алтын Урда белгечләре бик аз.

— Әгәр дә Казакъстанда Алтын Урда дәүләт идеологиясе өчен кулланыла, институт оештырыла, бу чорның төп варисы — казакълар, дигән сүзләр ишетәбез икән, моннан татарга нинди куркыныч яный?

Алтын Урда күбрәк өйрәнелгән саен, ул татарга файдага булырга тиеш

— Моннан куркыныч бармы, юкмы – белмим. Әгәр дә алар үзләрен төп варис дисәләр, Ак Урдага нигезләнсәләр, мин моңа академик яктан каршы чыгармын. Ныклы нигезгә таянмасалар, аларның зур проблемы булыр. Минемчә, Алтын Урда күбрәк өйрәнелгән саен, ул татарга файдага булырга тиеш. Русия фильмнарында, телевидениедә Алтын Урданы бик яманлап күрсәтәләр. Татарлар алай хәрәкәт итә алмый. Аларның кулындагы мөмкинлекләр чиксез түгел.

— Соңгы елларда Татарстан болгарчылыкка йөз тотты, Алтын Урдадан читләште кебек тоелмыймы сезгә?

— Әйе, Миңтимер Шәймиев шундый сәясәт алып бара. Бу татар өчен ни кадәр кирәк? Болгарны истә тотарга, күтәрергә була. Татарстанда Алтын Урданы өйрәнер өчен галимнәр, яңа чыганакларны, яңа технологияне кулланырлык әзер белгечләр бармы? Археологлар Болгар, Алтын Урда юнәлешендә яхшы эшли. Әмма дәүләт програмы буларак Болгар күтәрелә. Моңа тагын да күбрәк игътибар бирәләр кебек. Бу Русиядәге постколониаль вазгыять. Мәрҗани институтындагы Миркасыйм Госманов үзәге бик күп эш эшли. Алар моңа кадәр чыгарылмаган чыганакларны бастырганнар. Моны мактарга кирәк. Бер әйбер дә мөкәммәл була алмый. Хәрәкәттә — бәрәкәт.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG