Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарның Алтын Урдага бәйләнешен танымау – шовинизм билгесе"


Галиев мәчетендә "Без – татармы әллә болгармы" дискуссия кичәсе

6 март Казанның Галиев мәчетендә "Без – татармы әллә болгармы" дигән дискусссия кичәсе үтте. Татарстан мөфтияте башлангычы белән оештырылган чарада үзләрен болгар дип санаучылар да катнашты.

Татарлар һәм болгарлар, урыс шовинизмы, Совет берлегендә Алтын Урда чорына каршы кертелгән тыюлар турында төп чыгышны галим Дамир Исхаков ясады. ​Галим сүзләренчә, Русиядәге соңгы ике җанисәп нәтиҗәләренә күрә, үзләрен болгар дип санаучылар саны 700дән дә артмый. Шуңа карамастан проблем бар.

"1920нче еллар ахырында Русиядә урыс шовинизмы көчәя башлый"

"1980нче еллар азагыннан башлап татарлар арасында "Болгар әл-Җәдит” хәрәкәте барлыкка килде. Алар үзләрен болгар дип саный. Әмма Русиядә гомум җанисәп нәтиҗәләрен барлаганда үзләрен болгар дип яздырганнарны Болгарстан болгарлары белән бутаганнар дигән шик бар. Шуңа күрә әлеге 700ләп кеше татарлар өчен югалту булды", ди галим.

"Без – татармы әллә болгармы?"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:52 0:00

Исхаков сүзләренчә, 1920нчы еллар ахырыннан башлап Русиядә урыс шовинизмы көчәя башлый. 1932 елда барлык мәктәпләрдә урыс телен укыту кертелә. Татарларга урыс телен өйрәтү һәм моның өчен методик ярдәмлекләр әзерләү максатыннан 1939 елда Казанда Тел һәм әдәбият институты корыла. Сугыш булмаган булса әлеге сәясәт тагын да киңәйгән булыр иде, әмма сугышта бер уртак дошман булгач советларның урыс булмаган халыкларга каршы алып барылган шовинистик сәясәте туктап тора, ди галим.

"Алтын Урда тарихын тыю өчен Мәскәү 1944 елда махсус карар кабул итә"

"Шул ук вакытта сугыш вакытында күп кенә халыклар, кырымтатарлар, карачай-балкарлар, чеченнар, ингушларга каршы депортациягә дучар ителә. Казан татарларын депортациядән халык саны зур булуы һәм бик күп татарның фронтта сугышуы гына коткарып кала.

1944 елда ЦК ВКПБның махсус карары басылып чыга. Бу документ Алтын Урда дәүләте тарихын өйрәнүгә каршы юнәлгән була. Шулай ук "Идегәй" дастаны урысларга каршы әсәр дип тәнкыйтьләнә һәм тыела.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Мәскәүдә кабул ителгән шушы документтан соң Татарстан обкомында да моңа охшаш документлар кабул ителә. Нәтиҗәдә Татарстанда күп кенә галимнәр кысрыклана һәм басылып чыккан әһәмиятле хезмәтләр юк ителә. Әйтик, 1944 елда әзерләнгән Татарстан АССР тарихы китабы партия юнәлешенә туры килми дип тәнкыйть утына тотыла һәм юкка чыгарыла. Чөнки әлеге китапта Алтын Урда тарихы турында язылган була. Бу вакыйгадан соң 1951 һәм 1954 елларда яңа тарих китабы әзерләнә. 1951 елгы тарих китабы бастырыла, әмма бастырып чыгарылгач та кире җыеп алына. Чөнки анда да Алтын Урда турында мәгълүмат була. 1956 елда яңа тарих дәреслеге дөнья күрә һәм монысында инде Алтын Урда чоры бөтенләй телгә алынмый", дип белдерде Исхаков.

Аның фикеренчә, шушы еллардан башлап 1990нчы елларга кадәр Татарстан галимнәре Алтын Урда чоры белән бөтенләй шөгылләнә алмый.

Татарның тарихы Идел буе болгарларыннан башлана дигән фикер алга сөрелде

"Мин әле эшли башлаган елларда яхшы хәтерлим, ул вакытта да Татарстан обкомыннан башка гел тукып торылган, без - болгарлар, татарның тарихы Идел буе болгарларыннан башлана дигән фикер алга сөрелде. Ягъни, бу совет чоры сәясәте иде һәм инкыйлабка кадәрге фикерләрдән аерыла иде.

Инкыйлабка кадәр татарларда ике төркем галимнәр булган. Аларның беренчесе татарлар болгарлардан килеп чыккан дисә, икенче төркем тарихчылар Алтын Урда чорын күтәргән. Аннан соң ике якның фикеренә дә кушылган галимнәр дә булды. Шуларның берсе Шиһабетдин Мәрҗәни иде.

"Болгар ягыннан гына китсәк кайбер төбәк татарларын югалтабыз"

Әгәр без Идел болгарлары тарихы ягыннан гына китәбез икән, татарлар тарихыннан Себер татарлары, Әстерхан татарлары, кырымтатарлар, Романия һәм Литва татарлары төшеп калачак. Чөнки аларның тарихы Идел болгарлары тарихы белән турыдан бәйле түгел. Алтын Урда тарихыннан башка бу уртак тарихны гомум итеп күз алдына да китерә алмыйбыз", ди ул.

Дамир Исхаков татар халкы формалашуында төрле этник компонентларның роле турында фикер алышканда, тарихның сәяси әһәмияткә ия булуын да күз уңыннан ычкындырмаска кирәк, ди.

Үзебезне болгар дип атыйбыз икән Татарстан белән генә чикләнеп калачакбыз

"Без үзебезне болгар дип атыйбыз икән, ул очракта башка төбәкләрдәге татарларны күрмичә Татарстан белән генә чикләнеп калачакбыз. Һәм без совет чорында автономия дип кенә аталган бер республиканы гына тәшкил итәчәкбез. Ә автономиядән эре милләт барлыкка килә алмый.

Тарихыбыздагы Алтын Урда киңлекләренә чыгабыз икән, кемнәрдер телиме теләмиме, без заманында бөек дәүләт корган, хәтта урысларны да буйсындырган бөек халык булачакбыз", дип белдерде Исхаков.

Галимнең территорияләр турындагы фикерләренә үзен болгарчы дип таныткан Рафис Хәкимов каршы чыкты.

Рафис Хәкимов
Рафис Хәкимов

"Павлищевның "Историческое развитие Руси" китабындагы хариталарда Болгар дәүләте Дунай Болгарстаныннан алып Себергә кадәр мәйданны били дип күрсәтелә. Ә Дамир әфәнде Болгар дәүләтен Татарстан территориясе белән генә чикли. Моны бит урыслар үзләре язган һәм 1980нче елларда бу китапны кабаттан бастырып чыгарган. Мин Исхаковның болгарларның территориясе кечкенә булган дигән фикерләре белән килешмим", дип белдерде ул.

Радик Әбүбәкеров
Радик Әбүбәкеров

Исхаков Хәкимовның бу фикеренә җавап итеп, мондый хариталарның фәнни нигезе булмавын әйтте.

Икенче бер болгарчы Радик Әбүбәкеров, "кайбер кешеләр миннән болгар булуымны исбатлауны сорый, ә мин алардан, башта минем татар булуымны исбатлагыз" дип әйтүен җиткерде.

"Татарның төп проблемы туган телен белмәүдә түгел"

Кичәгә чакырылган кунак, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин сүзләренчә, Русиядә һәм Татарстанда яшәүче татарларның төп проблемы туган телне белмәүдә түгел, ә халык саны аз булуда.

Рөстәм Вәлиуллин
Рөстәм Вәлиуллин

"Киләчәктә татар балаларының саны артып китеп, безнең саныбыз күп булса, без башка милләтләрне барлыкка китерә, башка милләтләрнең атамасын тарихтан кире кайтара алачакбыз. Без күп булсак, әйтик бер мең кеше җыела да, без - болгар, дип әйтә. Ярар, болгар булсыннар. Болгар булып яшәсеннәр. Монда проблем юк. Иң мөһиме, татар телендә сөйләшәләрме - сөйләшәләр. Татар телендә язышалармы - язышалар, бернинди проблем да юк бит", диде ул.

"Татарның Алтын Урда белән бәйләнешен​ юкка чыгарырга тырышу –​ шовинизм"

Дамир Исхаков сүзләренчә, болгар теле дигән мәсьәлә ул әһәмиятле фәнни мәсьәлә һәм дөнья галимнәре тарафыннан эшләнгән.

"Кызганыч, болгар теориясе белән шөгыльләнүчеләр беренче болгар теленең хәзерге төрки телдән, кыпчак теленнән нык аерылган булуын танырга теләми.

Татарның Алтын Урда белән бәйләнешен юкка чыгарырга теләүчеләр элек тә бар иде, хәзер дә бар

Безгә күзне ачып карарга өйрәнергә кирәк. Русиядә урыс тарихчылары Гумилев, әле генә телгә алынган Павлищев һәм башкаларның артында нәрсә тора, дип уйларга кирәк. Татарның Алтын Урда белән булган бәйләнешен юкка чыгарырга теләүчеләр элек тә бар иде, хәзер дә бар. Бу шовинизм һәм урыс милләтчелеге белән бик нык бәйле.

Мисал өчен Лев Гумилев татарларны мактаса да, үзенең бер әсәрендә, Алтын Урдада исламны кабул итеп, дәүләтне таркаттылар ди. Димәк ул праваслау христиан буларак исламны кабул итә алмаган. Без аны чыннан да дус кеше дип карый алабызмы?

Аларның фикерләре турында сөйләгәндә уйларга кирәк, кемнәр яза бу фикерләрне һәм ни өчен язалар. Безгә ыштан балагын күтәреп алар артыннан чабып йөрергә ярамый, без үзебезнең баш белән яши белергә тиешбез.

Тарих өлкәсендә идеологик көрәш бетмәде һәм бетмәячәк тә. Шуңа күрә без нинди теорияләргә таянып эш итәбез, кемнәрне дуслар дип сайлап алабыз, безнең алдагы язмыш шуның белән бәйле, дип белдерде кичәне йомгаклап Дамир Исхаков.

* * *

5 март Татарстан республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда Алтын Урда дәүләте төзелүгә 750 ел тулуга атап "Алтын тәхет эзләп" күргәзмәсе ачылды. Күренекле тарихчы Миркасыйм Госмановның кызы, тарихчы галимә Диләрә Госманова Азатлыкка,1944 елда Алтын Урда тарихын өйрәнүне тыю татар халкын юкка чыгару өчен эшләнде дип белдерде.

"Алтын Урда тарихы барлык төркиләрне берләштерә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:54 0:00

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG