Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Коллыкны бетерү өчен бөек тарихны өйрәнү кирәк"


Алтын Урда һәм Кырым ханлыгы турында яңа китаплар

21 февраль Казанда Үтәмеш Хаҗи һәм Абдулгаффар Кырыминың Алтын Урда һәм Кырым ханлыгы турында тарихи кулъязмалары тәрҗемә ителгән китаплар тәкъдим ителде.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узган чарада тәкъдим ителгән һәм урысча нәшер ителгән китапларның берсе – Үтәмеш Хаҗиның 1552 елның башларында язган Кара Таварих кулъязмасы. Икенчесе – Абдулгаффар Кырыминың 1747 елларда язган Үмдәт Әл-Әхбәр кулъязмасы. Соңгысы ике өлештән тора.

Мәскәү һәм Кырымнан да килгән галимнәр катнашкан тәкъдим итү чарасында иң беренче булып сүз академик Индус Таһировка бирелде.

Алтын Урда һәм Кырым ханлыгы турында китаплар тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:20 0:00

"Әгәр менә шушындый китаплар бар икән, димәк без тарихыбызның төбенә, чоңгылына төшәбез. Ә шунда төшмичә үзебезнең тарихыбызның ни рәвешле бөек икәнен аңлый алмыйбыз һәм бигрәк тә аңлата алмыйбыз. Ул чын мәгънәсендә бөек тарих", дип чыгышын татарча башлаган Таһиров, залдагыларның аңлап җиткермәүләрен сизеп ахры, бәлки миңа урысчага күчергәдер, дип мөрәҗәгать итте.

"Татарстанда татар һәм урыс телләре тигез хокуклы"

Урыс телендә дәвам итә аласыз дигән сүзләр ишеткәч Индус Таһиров чыгышын урысча дәвам итте. Татарстанда ике дәүләт теле һәм мин аларның чыннан да бертигез хокуклы булуын күрсәтергә телим, дип белдерде ул.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

"Заманында, әле 1920нче елларда ук ике телне дә белергә мәҗбүр булган чиновниклар, түрәләрнең исемлеген төзү карары бар иде. Кызганыч, без бу өлкәдә бик аз гына кузгала алдык. Конфликтлы хәлләргә тап булабыз. Ә алар булмаска тиеш. Проблем халыкның үзендә юк, конфликтлы хәлләр бары тик югарыдагылардан килә. Мәскәү һәм дә Казандагы җәмгыятьләр өстендә торучылардан. Шуңа күрә безнең борынгы тарихны өйрәнү безнең уртак тарихыбыз дип кабул ителергә тиеш", диде ул.

Таһиров фикеренчә, Русия тарихы тарафыннан Алтын Урда белән Казан ханлыгын бер-берсенә капма-каршы кую – кабул ителмәслек. Бу хакыйкатькә туры килми.

"Татардагы коллыкны бетерү өчен бөек тарихны өйрәнү кирәк"

Индус Таһиров чыгышында татар халкының характеры, андагы коллык үзенчәлекләре, федерация темаларына да тукталып узды.

"Бу китапларда, бу документларда тарих кына ятмый, ә халкыбызның характеры да күренә. Безнең характерда тискәре яклар да бармы соң? Бар һәм алар күп.

Коллык үзенчәлекләре безгә кайдан килгән? Нигә алар һаман юкка чыкмый?

Әйтик, коллык үзенчәлекләре. Алар кайдан барлыкка килгән соң? Нигә алар һаман да юкка чыкмый? Заманында Чехов, кеше тамчылап-тамчылап үзеннән коллык үзенчәлеген чыгарырга тиеш, дигән. Котылдыкмы без бу коллык үзенчәлегебездән? Бу коллык үзенчәлекләрен бетерү өчен менә шушындый бөек тарихны өйрәнергә кирәк.

Без федерация дибез. Кызганыч, бүген федерация юк диярлек. Бүген үз заманында большевиклар эчен үзәкләштерү һәм диктаторлык белән тутырган йомырка кабыгы бар. Кызганыч, бу йомырка кабыгы бүген дә калган. Шуңа күрә тарихыбызны, үз чыганакларыбызны өйрәнгәндә моңа да игътибар итәргә тиешбез. Китаплар галимнәр өчен генә түгел, халык өчен дә булырга тиеш. Бүген тәкъдим ителгән китаплар Тарих институтының бу юнәлештә яхшы эшләгәнен бик әйбәт күрсәтеп тора", дип тәмамлады үз чыгышын галим Индус Таһиров.

"Кара Таварих кулъязмасы татарларның үз эченнән язылган"

Китапларның тәрҗемәчесе һәм гомуми мөхәррире, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урданы өйрәнү үзәге җитәкчесе, галим Илнур Миргалиев Азатлыкка белдергәнчә, Үтәмеш Хаҗи заманында татар ханлыкларын йөреп чыккан һәм алардагы тарихларны берләштереп Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын язып калдырган.

Илнур Миргалиев
Илнур Миргалиев

"Үтәмеш Хаҗи 1552 елның башларында Кара Таварих кулъязмасын яза. Ул татарларның үз эчендә язылган булуы белән аерылып тора. Әсәр тарихчыларга һәм булган китапларга таянып язылган. Аны чын татар тарихы дип әйтергә була. Бу китапта тарихта беленмәгән әйберләр мантыйклы бер циклда вакыйга буларак аңлатыла.

Әйтик, Үзбәк ханның исламга керүе, аннан Олуг Мөхәммәтнең Казан ханлыгына килеп ничек күтәрелүе, Әстерхан, Кырым белән бәйле кызыклы фактлар урын ала бу китапта", ди Миргалиев.

"Үмдәт Әл-Әхбәрдә Кырым ханлыгы яхшылап анализланган"

Икенче китап исә Абдулгаффар Кырыминың 1747-1748 елларда язган Үмдәт Әл-Әхбәр кулъязмасы.

Миргалиев сүзләренчә, Кырыми, Ширин нәселенә хезмәт итүче зур галимнәрдән булган. Һәм урыс-төрек сугышы турында да язып калдырган. Ул шулай ук Үтәмеш Хаҗига һәм башка чыганакларга таянып Алтын Урда тарихын да биргән. Алтын Урда, Казан ханлыгы буенча да кызыклы мәгълүматлар язган.

"Мисал өчен, Казан ханлыгы өчен дә бик әһәмиятле булган, татар ханлыкларын берләштерергә теләгән Сәхипгәрәй хан турында кызыклы мәгълумат бар бу китапта. Аннан соң Кырым ханлыгы эчендәге систем, ислам, дәүләт, Карачибәкләр, ханнарны алыштыру, Госманлының катнашуы һәм башкаларны яхшылап анализлап язган", дип белдерде Илнур Миргалиев.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Галим фикеренчә, әлегә бу чыганакларның тәрҗемәсе генә булды. Алга таба профессиональ тарихчылар бу чыганаклар белән яхшылап эшләргә тиешләр.

Миргалиев сүзләренчә, тәкъдим ителгән бу китапларда Алтын Урда белән бәйле кайбер кызыклы беленмәгән яклар да ачыкланган.

"Безнең өчен бу китапта Хаҗи Тархан белән нугайларның аралашуы, Казан белән Кырымның, Кырым белән Кавказ халыкларының аралашуы турында конкрет материаллар бар. Кемнең күпме ясак түләгәне, кемнең кемгә буйсынуы һәм башка конкрет әйберләр бик күп. Безнең Казан ханлыгы тарихы ягыннан карасак, анда Олуг Мөхәммәтнең тулы тарихы бирелгән. Аның башта ничек сугышчы гына булуы, Чыңгызый нәселеннән булгач аны ничек күтәрүләре, аның ничек итеп илне күтәрүе, көчле шәхес булуы языла әлеге кулъязмаларда."

Илнур Миргалиев китапларның зур тираж белән басылмавын, әмма аларны PDF форматында Тарих институтының интернет сайтында бар кешенең дә укый алуын әйтте.

Миргалиев әсәрләрне әзерләгәндә чыганакларның күчермәләрен алуда авырлык кичерүләрен, аларны алганнан соң урысчага академик тәрҗемә итүнең дә берничә елга сузылуын әйтте.

Алга таба китапларны татарчага да тәрҗемә итәргә теләүләрен, Татарстан китап нәшриятына беренче чиратта Үтәмеш Хаҗины тәрҗемә итү өчен мөрәҗәгать итүләрен җиткерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG