Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алтын Урдага ваба килмәгән булса, бүгенге Русия татар дәүләте булыр иде"


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Галим Юлай Шамилоглы Казанда узган чарада Алтын Урда тарихыннан киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган кызыклы мәгълүмат китерде.

17 декабрь Казанда "Алтын Урда мисалында тарихта табигый факторларның роле" дигән лекция үтте. Ислам мәдәнияте музеенда узган чарада Казакъстанның Назарбаев университеты профессоры Юлай Шамилоглы, борынгы дәүләтләр шул исәптән Алтын Урда да төрле авырулар аркасында таркалуга мәҗбүр булган, дип белдерде.

Бу чирләр йә төрле кимерүчеләр тараткан чирләр, яисә артык дымлы елларда арыш башакларында барлыкка килгән күгәрү һәм моның нәтиҗәсендә икмәктә барлыкка килгән төрле бактериялар аша таралган, ди ул.

Шамилоглы Алтын Урдадагы ваба чиренә тукталып, бу авыруның 1368 еллардан соң Сарай туфракларына да килеп җитүен әйтте. Алтын Урданың таркалуының төп сәбәбе нәкъ менә ваба чире булган дип белдерде ул Азатлыкка.

Юлай Шамилоглы: "Алтын Урданың җимерелү сәбәбе - ваба чире"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:34 0:00

"Мин 1980 еллардан бирле шушы фикердә торам. Ваба чире безгә XIV гасырда бүгенге Кытайдан килгән. Ыссык күл, Урта Азия, Кырым аркылы. Аннан Сарайда, Болгарда киң тарала. Кырымнан Истанбулга, Истанбулдан Искәндәрия-Мисырга һәм Сицилия-Италиягә күчә. Урта Шәрыкта һәм Европада да бу авырудан бик күп кеше үлә.

Алтын Урданың җимерелү сәбәбе - ваба чире

Алтын Урда хөкүмәтендә Бәрдебәк хан үлгәннән соң анархия барлыкка килә. Төрле төркемнәр бер-берсе белән ярыша башлый. Чөнки кемнең чын хан булганы билгеле булмый. Хөкүмәтләр кардәшлеккә, кабилә системына бәйле булганга кабилә башында кем үлгән, кем исән калган - аларны белү бик авыр булган. Икенче яктан Русия дә болар янында көчлерәк булган.

Әгәр Алтын Урдага ваба авыруы килмәгән булса, бүгенге Русия татар дәүләте булыр иде һәм аның чикләре һәрхәлдә бик киң булыр иде, ди Юлай Шамилоглы. Галим Алтын Урда дәүләтенең кайбер үзенчәлекләренә дә тукталып узды.

Юлай Шамилоглы
Юлай Шамилоглы

"Беренчедән, Чыңгызхан корган империя беренче чиратта сәүдә аша корылган була, бары тик яулап алулар белән генә барлыкка килми.

Әлбәттә, империя киңәя башлаганда алар кайбер шәһәрләрне җимерәләр. Әмма берничә ел эчендә бу шәһәрләр кабат сәүдә ноктасына әйләнә. Киев, Болгар, башка шәһәрләр турында да шуны әйтергә була.

Икенчедән, климат үзгәрешләре аркасында XIII гасырда Италиядә бодай үстерә торган туфраклар су астында кала. XIII гасыр ахырларыннан башлап итальяннар Кырымга килеп бодай эзли торган булалар. XIII-XIV гасырларда алар Алтын Урда ханнары белән килешүләр имзалаган. Димәк, Алтын Урда территориясендә күчмә халыклар гына булмаган, анда бодай һәм башкаларны үстерү хуҗалыклары да булган.

Урыс тарихчылары "татар игосы" дип Алтын Урданы гаепләгәндә анда халыклар кол буларак сатылды ди. Әмма бу дөрес түгел. Кара диңгез аша сатылган колларның күбесе славян булмаган һәм бу сәүдәне итальяннар алып барган.

Алтын Урданың зур шәһәрләре булган. Сәүдә ярдәмендә Алтын Урдага Европадан бик күп көмеш килгән. Нәтиҗәдә Алтын Урдада көмеш акчалар сугыла башлаган. Алтын Урда башкаласы Сарай-батуда һәм соңыннан Сарай-бәркәдә мөселман-төрки цивилизациясе барлыкка килгән. Алтын Урда башкаласында әдәби әсәрләр тәрҗемә ителгән. Фәнни хезмәтләр язылган. Керамика сәнгате бик алга киткән. Аны археологик калдыклардан беләбез.

Биләр шәһәре Туктамышлар килгәндә җимерелгән була

Шундый фикерләр дә бар, Идел буенда ваба авыруы бер мәркәздә калган һәм ул беркайчан да бетмәгән диләр. Әйтик, Биләр шәһәренең халык саны бик зур булган диләр, 50-100-200 мең дип әйтәләр. Әмма бу халык юкка чыккан. Мин мондый шәһәрләрнең юкка чыгуын Чыңгызханга да, Тимергә дә бәйләмим. Минемчә, Туктамышлар килгәндә, башкалар килгәндә инде бу шәһәрләр җимерелгән була, дип белдерде Азатлыкка галим Юлай Шамилоглы.

XS
SM
MD
LG