Accessibility links

сишәмбе, 19 сентябрь 2017, Казан вакыты 18:52

Татарлар озак еллар дәверендә Алтын Урда чоры, "татар-монгол иго"сы өчен камчыланганда ялгыз булды, бүген исә бу тарихтан файда күрүчеләр шактый була башлады. Чит ил, урыс галимнәре Алтын Урданы гомумтөрки мирасы итеп кабул итәргә кирәк дигән фикер җиткерә.

15-17 март Казанда бишенче тапкыр Алтын Урдага багышланган фәнни конференция узды. Ике елга бер уздырылган чарада быел да Британия, Финляндия, Маҗарстан, Казакъстан, Кыргызстан, АКШ, Русия, Татарстан галимнәре катнаша. Түгәрәк өстәлләр вакытында кызу бәхәсләр тумады.

Мондый чараның Татарстанда узуы үзе бер күрсәткеч. Совет чорында Алтын Урда ябык тема булса, бүген җилләр башка яктан исә башлады. Бөек дала империясен Европа галимнәре дә өйрәнә, Монголия белән Казакъстан галимнәре дә җиң сызганып эш итә. Алтын Урдага бәйле "кара легенда"ларга да ачыклык кертелә. Европада, һәрхәлдә дала киңлекләрендә, кыргый татарларның вәхшилеге турында сөйләү кими бара. Оксфорд галимәсе Мари Фаверо Алтын Урда дәүләтенең үзгә цивилизация булганын, андагы сәүдәгәрләргә тиңләрлек башка бер җирдә дә булмаган дип әйтә.

Моңа кадәр Европа тарихчылары татар явы, көче гаскәрләр турында сөйли иде, өйрәнә иде, хәзер исә тикшерү башка яссылыкка күчте. Кыргыйлык турында фикерләшү тәмамланды, безгә бүген Алтын Урда цивилизациясенең эчке структурасы, аның мәдәнияте, сәнгате кызык. Галимнәр шуны өйрәнергә күчте. Минем өчен Алтын Урда дәүләтендә сәүдә эше ничек куелганы кызык, менә бу өлкәне өйрәнү мөһим. Татарлар – сәүдә даһилары. Алар капитализмны Европадан иртәрәк уйлап чыгарган, һәрхәлдә аның кайбер ысулларын оста кулланганнар. Дөнья тарихы турында сөйлибез икән, глобальләшү дә беренче тапкыр татарлар тарафыннан табылган дип саныйм, бу аспектлар өйрәнелергә тиеш.

Татарстан галимнәре Алтын Урда – татар мирасы дисә, Русия һәм чит ил галимнәре юрганны бер якка гына тарту дөрес түгел дигән фикердә, аны дөнья мирасы дип танырга чакыралар.

Алтын Урда мирасы кемнеке дигәндә, бу – катлаулы сорау. Алтын Урда –зур бөек империя, күптөрле халыкны, төрле дин кешеләрен үз эченә алган дәүләт. Биредә төрле кеше интеграцияләшә алган. Мәсәлән, итальян сәүдәгәрләре биредә озак яшәгән, әрмән, яһүд кешеләре кәсеп иткән. Һәрбер милләт бер-берсенә ихтирам күрсәтеп яшәгән. Алтын Урда – ул дөнья мирасы”, диде галимә Азатлыкка.

Юлай Шамилогълы, галим
Юлай Шамилогълы, галим


АКШта яшәп Алтын Урда тарихын өйрәнгән татар галиме Юлай Шамилоглы Казакъстандага эшкә китмәкче. Ул андагы университетка чакырулы, шунда эшләячәген белдерде.

“Алтын Урда белән соңгы 25 елда кызыксыну артты. Казакъстан бу юнәлештә эшли, әмма аларда галимнәр аз. Татар тарихы Казанда өйрәнелә, биредә белгечләр дә шактый. Бүгенге төрки милләтләрнең бер тамыры бар, алар кабиләләрдән барлыкка килеп чыккан үзбәк белән казакъка, татар белән кыргызга бүләргә, Ак Урда безнеке, Күк Урда – сезнеке дип тарткалашу дөрес түгел. Татарлар, башкортлар булсын, казакълар булсын – аларның кабиләләре Алтын Урда чикләрендә гомер иткән”, диде ул Азатлыкка.

Илнур Миргалиев, галим
Илнур Миргалиев, галим


Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме, Алтын Урда чоры белгече Илнур Миргалиев Алтын Урданы өйрәнү дилбегәсе Казан кулында дип белдерде Азатлыкка.

Алтын Урданың үзәк дәүләт системы, шәһәрләре – ул фәкать татарныкы

“Без дип йөрүчеләр күп, әмма академик дәрәҗәдә тикшеренүләр, фәнни эш алып баручылар артык күренми. Әйе, бу – дөньякүләм өйрәнелә торган тема. Казан барысы арасында да иң актив эш алып бара. Әйе, Алтын Урда чорында бу дәүләттә төрле кешеләр яшәгән, шуңа күрә төрле халык аны безнең тарих ди. Әмма шуны онытмаска кирәк: татарлар халык буларак Алтын Урда чорында формалаша, аның этногенезында башка берсе дә катнашмый. Төп үзәк җирләрендә таталдар барлыкка килә, читтә фин-угыр халыклары, көнчыгышта үзбәкләрнең, казакъларның бер өлеше формалаша. Бу да аларның тарихы. Тик Алтын Урданың үзәк дәүләт системы, шәһәрләре – ул фәкать татарныкы. Татарстан үзендә төрле илләрдән галимнәрне җыеп, аларны бу темада фикер алышырга чакыруы белән ул туплаучы булып тора", дип сөйләде галим Азатлыкка.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов


Алтын Урданы Европа илләрендә дә, Төркия белән Украина да ныклап өйрәнәләр. Мәскәү белән Петербурда да Алтын Урда тарихына өстенлек бирелә. Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов Азатлыкка бүген Казанда Алтын Урда чорын өйрәнүче галимнәр бар, әмма Казан Мәскәү белән Петербурдан да артта калырга мөмкин дип борчыла.

“КФУда Алтын Урда өйрәнелми диярлек. Кафедра юк, галимнәр юк. Вакытында Миркасыйм Госманов бар иде, андый шәхесләр күренми. Без тегеннән-моннан аспирантлар чүплибез, әмма Татарстан бу юнәлештә киләчәккә карап эзлекле эш алып барырга тиеш”, диде Рафаил Хәкимов.

Белешмә

Алтын Урда – урта гасырларда чәчәк аткан империя. Аның чикләре көнбатыштан Днепр елгасыннан башлап көнчыгышта Көнбатыш Себергә кадәр җиткән. Алтын Урдада күпсанлы төрки кабиләләр яшәгән, алар татар атамасын алган. Алар нигезендә бүгенге татарлар, кырымтатарлар, башкортлар, казакълар, үзбәкләр, кыргызлар, каракалпаклар һәм башка милләтләр барлыкка килә. Алтын Урда дәүләте алга киткән шәһәр мәдәнияте, көчле гаскәре, оста сәүдәгәрлек, дини толерантлык белән дан казанган була. Алтын Урда берничә татар ханлыгына таркала – Казан, Кырым, Әстерхан, Себер ханлыклары, Зур һәм Нугай Урдалары барлыкка килә. Бу җирләр соңыннан Мәскәү дәүләтенә, аннары Русия империясенә кушыла.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG