Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтын Урданың 750 еллыгына Казанда парк ачарга, китап чыгарырга, халыкара зур конференция үткәрергә ниятлиләр. 2019 елда Алтын Урдадагы өч олысның үзара шартнамә имзалавына 750 ел тула.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов фикеренчә, бүгенге Татарстан дәүләтчелеге – ул Алтын Урданың дәвамчысы. Алтын Урданың 750 еллыгына Казанда парк ачарга, китап чыгарырга, ролик эшләргә зур халыкара конференция үткәрергә ниятлиләр. Азатлык Хәкимов белән сөйләште.

– Әлеге паркны булдыру сезнең институт тәкъдимеме, әллә президент идарәсе идеясеме?

Рафил Хәкимов
Рафил Хәкимов

– Аны без тәкъдим иттек. Киләсе елга Алтын Урданың 750 еллыгы була. Аны казакълар да, без дә уздырабыз. Президент идарәсендә Татарстанда 750 еллыкны уздыруны хупладылар. Бездә ике елга бер тапкыр Алтын Урда форумы узып тора. Башта 750 еллыкны әлеге форум кысаларында конференция итеп кенә үткәрергә дигән идек. Казакъстан күтәргәч, президент идарәсеннән без дә күтәрик дигән фикер булган иде.

Конференциядән кала күргәзмә оештыру, Алтын Урда турында китап чыгару планлаштырыла. Һәм менә бу паркны булдыру тәкъдиме дә бар. Президент ярдәмчесе Наталья Фишманга бу идея ошады. Хәзер парк урыны турында да, кыяфәте турында да уйлашабыз. Бу эш башланып кына китте.

– Әле урыны да тәгаенләнмәгәнме?

– Урын сайлау гади нәрсә түгел ул. Казан уртасында 1000 еллык паркы бар. Анда кеше йөрми. Исеме бар, ә җисеме юк. Гади бакчаларга кеше күбрәк йөри, әмма бу паркка берәү дә килми. Узып баручылар гына туктала.

– Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

– Күңелсезрәк анда, зур агачлар да юк. Бу паркның нәрсәсе бар? Фонтан һәм шинель кигән солдатка ошаган Кол Гали һәйкәле бар, ә үз йөзе юк. Анда фонтан гына түгел, ә 1000 еллыкны чагылдырган символик нәрсәләрдер дә булырга тиеш.

Алтын Урда архитектурасы Болгарда, Кырымда сакланган

Алтын Урда бакчасына килгәндә, без Фишман белән дизайнерларга, рәссамнарга, архитекторларга Алтын Урданың мәгънәсен, нинди бөек дәүләт булуын аңлатырга дип сөйләштек. Рәсемнәр күрсәтергә һәм әнә шундый дәрәҗәдә бир-ике тапкыр сөйләшү кирәк. Алтын Урда архитектурасы Татарстан җирләрендә Болгарда сакланган, бүтән урында юк, ләкин Кырымда да күп сакланган. Чүпләсәң, күрсәтерлек әйбер бар.

– Бу парк Казанның кай тирәсендә булырга тиеш дип уйлыйсыз?

– Ул шәһәр читендә булырга тиеш түгел. Кунаклар килсә, аны күрсәтү мөмкинлеге дә каралырга тиеш. Алтын Урда юбилеен зур итеп уздырсак, чит илләрдән дә бәлки зур-зур кунаклар да килер. Казакъстан бездәге чара белән бик кызыксына, алардан да ниндидер делегация килергә мөмкин. Бәлки конференцияне дә бергә үткәрербез.

Парк әзер булса, чарага килгәннәрне дә алып барып булыр иде. Аларга менә безнең шундый дәүләт булган, аны Татарстан дәвам итә дип тә сөйләргә була. Алда әле безнең ТАССРның 100 еллыгы да бар. Болар барсы да дәүләтчелегебезне күрсәтү өчен эшләнә. Шуның турында уйланабыз.

– Галимнәр бүген дәүләтчелеккә зуррак игътибар бирергә кирәк дип исәплиме?

– Әйе, бу дөрес! Элегрәк, суверенитет елларында сәясәт гомумән беренче урында иде. Аннан ул сүрелде, бөтен игътибар икътисадка китте. Икътисад та кирәк, ансыз суверенитет була алмый. БМОда утырып була, әгәр синең икътисадың булмаса, хәерче булып кул сузып йөрисең.

Хәзер тел мәсьәләсе калыкты. Күп кеше шартнамә булмагач, вазифаларны Мәскәүгә биргәч, дәүләтчелегебез идеясе сүрелгәнне аңлый.

– Дәүләтчелек мәсьәләсенең актуаль һәм җитди икәнен Татарстан президенты да, президент идарәсе дә аңлый башлады дип исәплисезме сез?

– Мин вакыты җитте дип уйлыйм. Икенче яктан, Алтын Урда белән төрле яктан бик кызыксыналар. Узган атна Монголиядән галимнәр килде. Алар Чыңгызхан империясе белән түгел, ә фәкать Алтын Урда белән кызыксына. Бүтән илләр дә шулай. Русиядә дә кызыксыну көчәеп китте.

– Русиядә кызыксыну бар дигәннән, соңгы вакытта фильмнарның Алтын Урданы вәхширәк итеп күрсәтү максатыннан төшерелгәнлеге сизелә. Сез карагансыздыр?

– Мин карадым да, аннан соң, хаталар булмасын диеп киңәшче булып та йөрдем. Ул бит мелодрама, төрекләрнең "Великолепный век" сериалы сыман кешегә карарга кызык булсын итеп төшерелде. Анда сәясәт, зур темалар түгел, ә халыкның ничек яшәве күрсәтелгән. Миңа калса, бу фильм булып торсын, анда Алтын Урда барыбер яңгырый бит.

– "Золотая Орда" телесериалында рус дәүләте актан ак, пакътан пакъ итеп күрсәтелде. Алтын Урданы вәхширәк итеп күрсәтүне галимнәр дә тәнкыйтьләде.

– Алар хупламый. Галим ул бөтен нәрсәне тәнкыйтьли. Үзенекечә булмаса, ул тәнкыйтьли, аның гадәте шундый. Мин аның сценариен да укыдым, дискларда караламасын да карап чыктым. Мин булып торсын, Алтын Урда яңгырасын дип әйтәм. Әгәр сиңа нидер ошамый икән, син үзең төшер. Яхшырак итеп төшер, яхшырак китап яз!

– Сез җитәкләгән институт Татарстан президенты Миңнехановка Алтын Урда тарихына йә булмаса Казан тарихына багышланган бик яхшы фильм төшерергә кирәк дип чыга икән, ул хуплар микән?

– Акча мәсьәләсе, аннан да кала режиссер мәсьәләсе дә бар. Бүгенге көндә үзебезнең көчебез белән генә дип маташа башласак, белмим, ни булып чыгар? Бездә башлаганчы ук тәнкыйть китәр.

– Татар үзе үк аяк чалыр дип әйтәсезме?

– Әйе, йомшартып әйтәм инде.

– Рафаил әфәнде, сез Алтын Урданың 750 еллыгына Казакъстан зурдан алына дип әйттегез. Ә башка төрки республикалар?

Бүгенге көндә казакълар гына бу юбилей турында дәүләт дәрәҗәсендә карар кабул итте. Анда Талас шартнамәсе булган. Бу шартнамәне имзалау Кыргызстан җирендә булган. Үзбәкләрнең дә катнашуын теләр идек. Азәрбайҗан да бер ягы белән катнаша ала. Кулагу дәүләтенә хәзерге Азәрбайҗан кергән. Кулагу, Чагатай һәм Җучи Олысы әлеге өч олыс катнаша анда.

– Алтын Урданың оешуына килгәндә, төрле еллар күрсәтелә. Википедиядә 1240 елларда барлыкка килде дигән. 750 килеп чыкмый бит?

Алтын Урданы күрсәткән харита
Алтын Урданы күрсәткән харита

– Алтын Урда Бату хан вакытында булды дип тә әйтеп була. Ләкин шартнамә соңрак төзелә. Ул Талас шартнамәсе дигән әйбер. Хәзерге Кыргызстанның төньягы, Казакъстанның көньягында корылтай үтә. Чагатай, Җучи һәм Кулагул олыслары шартнамә имзалый һәм ниндидер ыгы-зыгы чыкмасын, бер-берсенә ташланып сугыш башланмасын дип чикләрне билгелиләр. Шартнамә төзелүгә 2019 елда 750 ел тула.

– Алтын Урданың 750 еллыгына китап та әзерлибез дип әйттегез. Бу фәнни басма буламы, әллә барлык укучы да аңлардай итеп эшләнәчәкме?

– Без – фәнни институт, шуңа бүтән төрле китап чыгара алмыйбыз. Без тикшердек, хәзер китап укымыйлар. Татар тарихына багышланган кыска гына, рәсемнәр белән популяр китап чыгарган идек. Кызыксыну юк. Дөнья татар конгрессы да: "Бүләк итсәгез, бер-ике мең данә алабыз", ди. Бастырыгыз, кеше сорый дигән әйбер юк ул.

Яшьләр форумы татарчасын эшлибез диде, әмма барып чыкмады

Хәзер кеше фәкать роликлар гына карый. Без русча һәм инглизчә "Кыска татар тарихы" дигән ролик чыгарган идек. Татар яшьләре форумы татарчасын үзебез эшлибез дип әйтте, әмма аларның барып чыкмады. Татарчасын да үзебезгә генә чыгарасы калган.

"Кыска татар тарихы"ның русчасын Youtube-та караулар 700 меңнән артты. Инглизчәсен дә исәпләсәң, бер миллионнан арткандыр. Менә бу 15 минутлык ролик. Арзанга төште ул. Без тикшердек, кеше роликларны җиде ярым минутка кадәр 100 процент карый. 15-16 минутлы роликларны кешеләрнең 30 процент кына карый. Хәзер замананы үзгәртеп булмый, үзебезгә үзгәрергә туры килә.

– Алтын Урда тарихы турында да берәр ролик эшләргә исәбегез юкмы?

– Бар, әлбәттә! Юбилейга эшләмичә булмый аны. Әлегә без Шиһабетдин Мәрҗани турында шундый ролик эшлибез. Аның тууына 200 ел бит.

– Ул кайчан әзер була?

- Эшләгәч тә. Аңа акча да кирәк бит әле. Без арзанлы бер технология таптык. Бушка дисәң дә була. Ул гадирәк әлбәттә. 15 минутлык чын ролик эшләсәң, аңа 200 мең сум тирәсе акча кирәк. Бер уйласаң, ул да зур акча түгел, әмма аны да табу кирәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG