Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алтын Урда" сериалы – татарга каршы чираттагы уйдырма"


"Алтын Урда" сериалындагы күренеш

Алтын Урда тарихын өйрәнгән белгечләр сериалда тарих бозылган, татарлар дошман итеп тасвирлана, аларга урыс дөньясында урын юклыгы сурәтләнә ди.

Русиянең Беренче каналы 16 серияле "Алтын Урда" ("Золотая Орда") фильмын күрсәтә башлады. Әсәр экраннарга чыкканчы ук XIII гасыр ахырындагы тормышны бәян итү өчен биш дүрткел километр мәйданда декорацияләр эшләнгәне, ике меңгә якын тарихи костюм тегелгәнлеге хәбәр ителде. Әсәрдәге барлык геройлар да уйлап чыгарылган дип тә белдерелде.

Сериалның беренче ике сериясе күрсәтелгән 12 февраль кичендә үк социаль челтәрләрдә кискен фикерләр язылды. "Бу ачыктан-ачык татарларга карата нәфрәт уяту", "Рус халкы вәкилләренә (сериал авторлары - ред.) гасырларча күрше халыклар белән татулыкта һәм дуслыкта яшәү турында уйлану яхшы булыр иде", "Бер әйберне аңламыйм – нигә соң монгол димиләр, татар диләр? Теге Русиядә яшәүче урыс абзасы Татарстанда яшәүче татарларны күрә алмас дәрәҗәгә килә бит, аңлап бетерми бит кемнең кем икәнен. Безнең бабалар – татарлар иго оештырган диячәк", һәм башка күпләгән фикерләр язылды.

"Татарлар – чит, дошмани затлар, аларга рус дөньясында урын юк"

Алтын Урда тарихын өйрәнгән белгечләр дә сериалда тарих бозылган, татарлар дошман итеп күрсәтелә дип әйтә.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих интиститутының Алтын Урданы өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев рус дөньясы Алтын Урданы үзенә кирәккәнчә генә файдалана, татарлар чит кешеләр, дошман итеп тасвирлана дип әйтә. Татарлар уфтана, әмма Татарстан һаман да татар тарихын дөрес чагылдыру өчен кинофильмнар төшерми, ди ул.

Илнур Миргалиев
Илнур Миргалиев

"Миңа, тарих белгеченә кинофильмга бәя бирү авыр, чөнки бу ни документаль, ни тарихи фильм түгел. Биредә бары тик Алтын Урда исеме, бренды кулланыла. Этник билгеләмәләр, шәһәр атамалары, ханнар исемнәре Алтын Урда темасына кагыла, ә фильмда күрсәтелгән сюжет – уйдырма. Режиссерлар үзләре дә бу хакта әйтә.

Тамашачы буларак фикер йөрткәндә, фильм мине гаҗәпләндермәде. Мантыйгы юк аның. Сценарий язучылар гап-гади, тапталган сюжет корган. Хатын-кызлар өчен кинофильм килеп чыккан. Фильм хатын-кызның авыр язмышына нигезләнгән. Гүзәл затларга ошар, мөгаен. Бу Төркия төшергән "Зиннәтле гасыр" (Muhteşem Yüzyıl) сериалының Русия өлгесен хәтерләтә.

Без инде татар тарихын бозып күрсәтүгә күнектек

Төшерү сыйфаты да күңелгә ятмады. Күренеп тора бит: фильм рус дөньясы тарафыннан иҗат ителгән, татарлар – чит, дошмани затлар, аларга рус дөньясында урын юк. Сериал дөньяның руслар һәм татарлардан торганын күрсәтә, аларның кайсысы яхшы икәнен аңлатып торырга да кирәк түгел. Без инде татар тарихы бозып күрсәтелүгә күнектек. Ә режиссер, сценарий язучыларга акча эшләрлек сюжет кирәк. Нәрсә турында фильм төшерергә дигәндә, Алтын Урданы алалар да фильм ясыйлар. Әлбәттә, тарихны бозып күрсәтү татарның күңеленә тия. Әмма Алтын Урда брендка әйләнде, кинемотографларны ул чор кызыксындыра. Шуңа күрә алга таба төшерелгән кинофильмнар азмы-күпме дөреслеккә тартым, гадел булыр дип өметләнәм.

Бу сериал – Татарстан хакимиятенә дә тагын бер тапкыр үзебезнең кинофильмнарны төшерергә вакыт күптән җитте дигән кисәтү. 2019 елда Алтын Урданың 750 еллыгы билгеләнәчәк. Тарих инстититуты Камал театрына "Идегәй" спектаклен репертуарга кайтаруларын сорап мөрәҗәгать итте. Безгә үз тарихыбызны лаеклы һәм дөрес итеп күрсәтүгә күбрәк көч салырга кирәк. Активрак эш итү мөһим", диде Idel.Реалиига Илнур Миргалиев.

"Казакъстанда күпләрнең күңеленә тиячәк"

Казакъстанның Астана шәһәрендәге Дөнья икътисады һәм сәясәте институтында эшләүче галим, Урта гасыр Җучи олысы һәм төрки халыклар этногенезы белгече Жаксылык Сабитов сериалда ялгышлар бик күп һәм берсузсез Казакъстандагы күпләрнең күңеленә тиячәк, Татарстанда да ризасызлар булачак дип әйтә.

Жаксылык Сабитов
Жаксылык Сабитов

"Урда, Бәркә образы белән тасвирланган мөселманнар да сериалда тискәре итеп күрсәтелә. Ә Казакъстан өчен Бәркә – позитив тарихи персонажларның берсе. Ул прагматик сәясәтче булган, аның чорында Сарайда православ фирка оешкан. Асылда, Бәркә Урданы коткарып кала. Бәркә булмаса Урда бөтенләй дә булмас иде. Сериалда тасвирланган әлеге геройга карата Татарстанда да ризасызлар булыр.

Хәтта персонажлар да уйлап чыгарылган

Күзгә ташланган беренче әйбер – сериал тарихи яктан дөрес түгел. Барлык диярлек персонажлар да безгә билгеле тарихи мәгълүматка туры килми. Кайбер әйберләр, хәтта персонажлар да уйлап чыгарылган. Мисалга Суздальда хакимлек иткән кенәз Борисны алыйк. Ул бөтенләй булмаган! Контекстка күрә, сериалда вакыйгалар 1261-1262 елларда бара. Ул вакытта Александр Невский Владимир кенәзе була. Кенәз итеп күрсәтелгән Ярослав, мөгаен Александр Невскийның бертуганы булып чыгадыр, ул 1263 елда гына идарә итә башлый. Ягъни, Невский ул вакытта тере булырга тиеш. Фильмда күрсәтелгән Ярославның олы һәм кече уллары булмаган. Тарихчы буларак әйтә алам – Русия тарихы Алтын Урда тарихына караганда да күпкә бозып күрсәтелгән.

Бәркә сериалда ниндидер садист итеп күрсәтелгән. Аңа хатынын китерәләр һәм ул кулына камчы ала һәм … тамашачы аннан соң ни булганның барсын да аңлый инде. Авторлар аннан тискәре герой ясаган. Тарих фәнендә Бәркәнең ничә яшьтә булуына карата уртак фикергә ирешелгән инде. Фильмда аңа 56 яшь диелә. Галимнәр ул Җучиның Хорезмга явыннан соң туа дигән фикердә, сериалда тасвирланган чорда аңа 39-41 яшь тирәләре булырга тиеш. Берничек тә 56 яшь була алмый. Аны берничек тә карт итеп күрсәтергә ярамый.

Сериалда Бәркәне бөек хан дип атыйлар. Бу чеп-чи ялган! Ул Алтын Урданың идарәчесе генә, әмма хан титулына ия булмаган. Ул хакимияткә монголлар империясе җимерелгәч килә. Ул вакытта Урданың яшәп калуы сорау астында була. Дүрт олысның өчесендә аңа каршы чыгалар. Чынлыкта хакимлек аңа бик экстремаль шартларда гына эләгә. Аны хан дип атыйлар, әмма Бәркә хан титулын кабул итмәгән. Аның варисы Мәңгүтимер хан була", ди Жаксылык Сабитов.

"Авторлар хәтта Русия тарихына да төкереп карый"

Татарстанның Археология институты галиме, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов беренче ике сериядә үк Урданы ниндидер явызларча күрсәтү, Русиядән читтә торучы һәм Русиягә басым ясаучы бер рәхимсез көч итеп тасвирлау бар ди.

Искәндәр Измайлов
Искәндәр Измайлов

"Сериал төшерүчеләр ике жанр арасында боргалана: фэнтези өчен ул артык тарихи, ә тарихи фильм дияр өчен фантазия ярылып ята. Профессиональ тарихчы өчен әлеге фильмны карау – нервларны сынау булып тора. Мин Урта гасыр тарихы белгече, моннан тыш әле археолог буларак та, бу чор белән яхшы таныш. Кыскасы, миңа әлеге фильмны карау бик җиңел булмады.

Әлеге фильмда тарихи нигез дә, үзенә җәлеп итә алырлык геройлар да (кайбер хатын-кызларны алмаганда) юк. Ниндидер башлы-күтле тарих: кенәз хатынын Урдага алып китәләр, хан шуның өчен кәнизәк (наложница) бирә. Кыскасы, кешеләр таныш булмаган мохиткә эләгә һәм гамәл кыла башлый, ә бу инде тапталган, кызык түгел алым.

Татарлар Новгород тирәсен яндырып, урысларны Урда армиясенә алалар. Булмаган хәл бит бу!

Кызганыч, фильм авторлары хәтта Русия тарихына да төкереп карый. Мисал өчен бөек кенәзнең исән калган соңгы дәвамчысы Ярослав Юрьевич бар. Ул Батуның нәкъ үзеннән патшалык итү ярлыгын алган. Бу фильмда Александр Ярославович Невскийның булмавы бик гаҗәп. Аның каравы кайдандыр кенәз Борис уйлап чыгарылган (күрәсең 100 ел соңрак яшәгән Борис Тверскойны истә тотып эшләнгәндер – И.И).

Без, Эйзенштейн фильмында тәрбияләнгән тамашачылар, ни өчен Невскийны күрмибез? Бәлки авторлар бу аның образын кимсетү булыр дип курккандыр. Бәлки, тамашачылар Невский Урда белән хезмәттәшлеккә барган һәм ул кадәр бөек булмаган дип шикләнерләр дип борчылганнардыр.

Икенче яктан, Алтын Урда турындагы барлык фильмнарда тасвирланган вакыйгалар бер моментка нигезләнә: Урданы ниндидер явызларча күрсәтү. Русиядән читтә торучы һәм Русиягә басым ясаучы бер рәхимсезлек итеп тасвирлау бар. Беренче ике сериядә татарлар да искә алына. Алар Новгород тирәсен яндырып, урысларны Урда армиясенә алалар. Бу булмаган хәл бит. Эйзенштейн чорыннан Русия киносының татарларга мөнәсәбәте әле дә үзгәрмәгән. Бердәм россиян милләтен ясау бара дип һич әйтеп булмый", ди Измайлов.

"Алтын Урда" сериалыннан күренеш
"Алтын Урда" сериалыннан күренеш

"Бәхәсле тарихи фактлардан читкә киттек"

Дөрес, "Алтын Урданы" төшерүчеләр дә сериалда чын тарих түгел дип аклана. Тарихтан артык белеме булмаган тамашачыда Алтын Урда заманнында нәкъ шулай булган икән дигән уй да туарга мөмкин.

Сериал режиссеры Тимур Алпатов әсәрдә уйлап чыгарылган тарих булуга басым ясый.

"Без өч тарихчы белгечне җәлеп иттек. Алар өчесе дә (кемнәр икәне белдерелми - ред.) абсолют төрле әйберләрне, монголлар шулай булган да, болай булган дип сөйләде. Чынлыкта ничек булганын аңламассың. Изү (иго) булмаган, монголлар безгә лояль булган, русичлар аларга билгеле бер хезмәтләр өчен акча түләгән. Яисә, мисал өчен, монголлар шапшак һәм белемсез кыргыйлар булган дигән сүз каян килеп чыккан? Әйе, алар арасында андыйлар да булган, әмма күпчелеге тәрбияле, белемле, үзләренең өс-башын карап торган кешеләр булган", дигән Алпатов Беренче каналга.

Русиядә моңа кадәр төшерелмәгән сериал булдыру максаты куйдык

Әлеге телепроектның баш продюсеры Рубен Дишдишян "Алтын Урда" русияләргә генә түгел, ә чит ил тамашачысына да кызыклы булыр дип өметләнә. "Без тарихи яктан да, соңгы еллардагы Көнбатышның кино үрнәкләреннән калышмаган, Русиядә моңа кадәр төшерелмәгән сериал булдыру максаты куйдык. Тарих та, геройлар да уйлап чыгарлыган, без әлегә кадәр күп бәхәсләр тудырган тарихи фактлардан читкә киттек", ди Дишдишян.

Фильмның креатив продюсеры Елена Денисевич та "Алтын Урда"ны реалистик тарихи драма түгел, ә фэнтези ди. Шулай да сценарий өстендә эшләгәндә тарихи әдәбият, белешмәләр белән танышуларын, күпләгән киңәшчеләр белән сөйләшүләрен әйтә.

Сериал турында Беренче канал тасвирламасы

"XIII гасыр ахыры. Русь монгол-татарлар изүе астында. Ярослав кенәз таркау урыс кенәзлекләрен берләштереп, изүдән котылу турында хыяллана. Әмма аның бертуган абыйсы Борис кенәз һәм улы Владимир моңа каршы чыга. Русь башкаласына Алтын Урдадан илче Мәңгүтимер​ килә. Ул бик чибәр була һәм үзе дә чибәр хатын-кызларны ярата. Меңнәрчә урыс сугышчысын алып китәргә дип килгән илче, әгәр дә Ярослав кенәз аңа Борисның хатыны Устиньяны бирсә, сугышчыларның яртысын калдырырга әзер булуын белдерә. Ярослав мондый адымга барырга теләмәсә дә, Борис мондый корбан белән үзенең кенәз дәрәҗәсен саклап калуга өметләнеп, хатынын биреп җибәрергә ризалаша.

Устинья кәрван белән чит җирләргә китә. Мәңгүтимер​ исә Ярославка Бөек ханның бүләге буларак яшь Нәргизне калдырып китә. Нәргиз аркасында кенәз тормыштан тәм таба башлый. Әмма аның алдына икенең берсен сайлау зарурлыгы килеп баса. Бер якта – мәхәббәт һәм дәрт. Икенче якта – тәхет һәм Нәргизнең тормышы. Нәргизне халык та, Ярославның хатыны да кабул итми. Шул ук вакытта Алтын Урданың Бөек ханы Бәркә тиздән үлеме җитәчәген сизенеп варисы турында хыяллана башлый. Далада ул бай сәүдәгәрнең кызы 16 яшьлек Айҗанны очрата. Кырыс карт әлеге яшь чибәрне үзенең өченче хатыны итә. Туй йоласыннан соң гүзәл Айҗанның бәхете өзелер кебек, әмма илче Мәңгүтимер​ Урдага китергән яшь рәссам Николканың ирек өчен һәм гүзәл кыз белән бер үбешү өчен гомерен дә кызганмаячагы билгеле була..."

"Орда" фильмы да кискен тәнкыйтьләнгән иде

Алтын Урда темасы экраннарга беренче тапкыр гына чыкмый. 2012 елда "Орда" фильмы дөнья күрде. Әстерханнан 120 чакрым ераклыкта, Алтын Урданың элекке башкаласы Сарай-Бату (Сарай, Әл-Мәхрусә) шәһәре хәрабәләре янында фильм өчен махсус шәһәрчек тә корылган иде. "Орда" дөнья күргәч татар җәмәгатьчелеге, галимнәр әсәрне кискен тәнкыйтьләде.

Фильмга консультант буларак чакырылган тарих фәннәре кандидаты Вадим Рудаков төшерүчеләр белән хезмәттәшлектән баш тартты. "Орда" турында ул Азатлыкка "Сценарийда Алтын Урда турында башка сыймаслык кыргый уйдырмалар (алардан хәтта XIX гасырда ук тарихчылар үзләре баш тартты) урын алганга күрә, гади генә итеп әйткәндә, чәчләр үрә торды. Шул кадәр күп хата, ялган, ахмаклык! Мин күргәннәрдән бу (Сарай-Бату) Алтын Урда шәһәре түгел икәнен әйтә алам", дигән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG