Accessibility links

14 июль Казанда "Барсы да үтә, ә бу гасырларга кала" дигән күргәзмә ачылды. Татар халкы һәм Татарстан республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда ачылган күргәзмә Алтын Урда, Русия һәм Госманлы империяләре бәйләнешенә багышланган. Азатлык ике империянең мөнәсәбәтләре нинди булганлыгы, бүген ничек дәвам итүе турында тарихчыларның бәясе турында белеште.

Алтын Урда һәм Госманлы империясенең мөнәсәбәтләре нинди булган? Күргәзмә ачылу уңаеннан бу турыда Азатлык тарихчы Искәндәр Измайлов белән сөйләште.

– Искәндәр әфәнде, Алтын Урда һәм Госманлы империясе арасындагы аралашу, элемтәләр ничек корылган?

Иң элек бу дәүләтләрнең төрле чорларда үсеш кичерүен әйтеп китәргә кирәк. Алтын Урданың үсеше иртәрәк була, ә Госманлы империясенең корылуы һәм үсеше 15-16 гасырларга карый. Ә менә Госманлыга нигез салган Сәлчүк әмирлекләре Алтын Урда белән элемтәдә була. Бу мөнәсәбәтләрнең тыгыз һәм актив булуы билгеле. Ике якны туганлык җепләре генә түгел, ә мәдәни һәм икътисади факторлар бәйләгән.

Болгардагы Җәмигъ мәчете Сәлчүк мигъмәрләре кулы белән төзелмәсә дә, аларның проектларына охшаш. Бу бәйләнешләрнең тыгыз булуына тагын бер ишарә.

– Ике яклы мөнәсәбәтләр кайчан башлана, кайчан үсеш кичерә һәм кайчан өзелә?

– Сәлчүкләрнең Алтын Урда белән элемтәләр кора башлавы 12 гасырның икенче яртысына карый, 14 гасырда аеруча актив үсә. 15 гасырдан соң инде Госманлы импермиясе Алтын Урда таркалганнан соң калган кечкенә дәүләтләр, ханлыклар белән тыгыз элемтәдә тора. Бу шулай ук Госманлының киңәйгән, үскән чоры бит. Ул нәкъ 15 гасыр уртасында, Константинопольне яулагач, башка Азия һәм Европа дәүләтләре белән көч сынашырлык хәрби-сәяси империягә әверелә.

– Татарлар арасында бер караш яшәп килә. Алтын Урда варисы булган Казан ханлыгын яулаганда госманлыдан ярдәм соралган, әмма төрекләр кире каккан дигән үпкә белдерү бар. Бу версия никадәр дөреслеккә туры килә?

– Әлеге караш тулаем нигезсез. Бу чорда Госманлы империясе Урта диңгездәге сугыш белән мәшгуль була, Греция, Әдрән диңгез өчен каты көрәш алып бара. Шуңа күрә төньяктагы хәрби вазгыять солтанга ул вакытта әһәмиятле булмый.

Тарихчыларда тагын шундый версия бар: янәсе, төрекләргә Кырым һәм Казан ханлыгы белән бәйләнештә булу урысларны тоткарлау өчен мөһим булган. Бу урыс дәүләтенең тарихтагы әһәмиятен арттырырга тырышу һәм Төркияне күптәнге дошман итеп күрсәтергә теләү генә. Бу версия нигезсез һәм дөреслеккә туры килми.

– Госманлы һәм Алтын Урданың дәүләтчелек һәм административ структурасында охшашлык бармы? Бер-берсеннән ниләр алганнар? Нинди җитди аермалар бар?

– Шуннан башларга кирәк:

Госманлы империясе башкача "Оттоман" була. Ул төркиләрнең "атаман" сүзеннән чыккан булса кирәк.

Бу Алтын Урда һәм сәлчүк әмирлекләренең сәяси бәйләнешләренә тагын бер ишарә. Әлеге дәүләтләрнең структураларына һәм бердәмлекләренә килгәндә, аермалар уртаклыклардан күп булуын әйтергә кирәк. Алтын Урданың дәүләтчелек традицияләре төрки-монголларга, төрки каганатларга барып тоташа. Ә сәлчүк әмирлекләре исә эчке структура буенча күбрәк Византиягә охшаш, чөнки алар соңгылары белән көрәшкән һәм тәҗрибәсен өйрәнгән.

Идарә итү стиле исә гомумән уртак, чөнки ул мөселман илләренең бөтенесенең дә охшаш булган.

– Тарихи парадигмада бүгенге Татарстан һәм Төркиянең бәйләнешләрен ничек бәялисез? Тарихи бәйләнешләр, элекке хезмәттәшлек бүген сәяси яки икътисадый роль уйныймы?

– Һичшиксез, әйе. Русия һәм Төркиянең мөнәсәбәтләре авыр булганда да, Татарстанга инвестицияләр килүе дәвам итте. Төрекләргә күптәнге хезмәттәшлек итү традициясе булган төбәкләргә килү таныш түгел җирләргә барудан күпкә кулайрак. Төркия өчен Татарстанның төрек капиталын салуда өстенлекле төбәк булуы һичшиксез. Биредә тел уртаклыклары да зур роль уйный.

Алтын Урда, Русия һәм Госманлы мөнәсәбәтләренә багышланган күргәзмә ачылышы

Искәндәр Измайлов – галим, тарихчы, археолог, Татарстан фәннәр академиясе Археология институтының баш фәнни хезмәткәре. Алтын Урда чоры белгече.

Алтын Урда – (Җучи олысы, Олуг Олыс) — 1240нчы елларда барлыкка килгән, Урта Евразиядә - Көнчыгыш Европа, Урал, Себер территорияләрендә урнашкан күпмилләтле дәүләт. Монгол империясенә 1260 елларга кадәр кергән, Бәркә хан идарә иткән чорында мөстәкыйльлеккә ирешеп, Евразиянең иң зур дәүләтенә әверелә. Алтын Урдада яшәгән халык татарлар дип аталган.

Госманлы империясе, рәсми исеме Югары Госман Дәүләте –күпмилләтле, госман солтаннары идарәсендәге куәтле дәүләт-империя. 1299 елдан 1922 елга кадәр яшәгән. Бөтендөнья мәйданына чыгуы Константинополь каласын яулау белән башлана дип әйтергә була. Соңыннан бу шәһәргә Истанбул исеме бирелә һәм ул империянең башкаласына әверелә. Иң зур куәткә ирешкән чакта дәүләтнең биләмәләре Европа, Азия һәм Африканың шактый өлешен били. Хәрби, икътисади һәм сәяси куәте ягыннан күп кенә алдынгы Европа илләрен артта калдырган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG