Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оксфордта Алтын Урда тарихы турында китап тәкъдим ителә


Оксфорд университеты
Оксфорд университеты

7-8 апрель Оксфорд университетында Алтын Урда турында "The Golden Horde in World History" китабы тәкъдим ителәчәк. Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов бу китап татарны киң дөньяга танытачак дип саный.

7-8 апрель Оксфорд университетында "Дөнья тарихында Алтын Урда" ("The Golden Horde in World History") дигән хезмәтнең инлизчәсен тәкъдим итү булачак. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов Азатлыкка әйтүенчә, әлеге китап Оксфорд университеты белән уртак проект. Аның эшендә Европа галимнәре катнашкан.

“Бу бик зур хезмәт. Аны эшләүдә 40лап тәрҗемәче катнашты. Татарны инглиз телендә дөньяга танытучы беренче шундый зур хезмәт.

Инглизчәгә тәрҗемә ителгән китапны 5 апрель кулга бирәчәкләр. Бу китап турында аңа кереш сүз язучылар - Оксфордтан галимә Мари Фаверо, Казаннан мин һәм Мәскәүдән Русия фәннәр академиясеннән Вадим Трепалов сөйләячәк”, диде ул.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

Мари Фаверо күптән түгел Казанда Алтын Урдага багышланган конференциядә дә катнашты.

“Моңа кадәр Европа тарихчылары татар явы турында сөйли иде, өйрәнә иде, хәзер тикшерү башка яссылыкка күчте. Кыргыйлык турында фикерләшү тәмамланды, безгә бүген Алтын Урда цивилизациясенең эчке структурасы, аның мәдәнияте, сәнгате кызык. Галимнәр шуны өйрәнүгә күчте. Минем өчен Алтын Урда дәүләтендә сәүдә эше ничек куелганы кызык, менә бу өлкәне өйрәнү мөһим. Татарлар – сәүдә даһилары. Алар капитализмны Европадан иртәрәк уйлап чыгарган, һәрхәлдә аның кайбер ысулларын оста кулланганнар. Дөнья тарихы турында сөйлибез икән, глобальләшү дә беренче тапкыр татарлар тарафыннан табылган дип саныйм, бу аспектлар өйрәнелергә тиеш”, диде ул.

Рафаэль Хәкимов хәзер Алтын Урда белән кызыксынучылар күп булуын әйтә. Яңа хезмәт Оксфорд университетында тәкъдим ителгәч ул башка университетларга да таралыр дип көтелә.

“Китапны тәкъдим итүдә галимнәр булачак. Аннары башка университетларга да таралыр дип көтәбез. Бу киң дөньяга чыгу.

"Дөнья тарихында Алтын Урда" хезмәте бик кирәкле булып чыкты. Аның урысчасы бик тиз таралып бетте”, диде ул.

Китапның урысчасы инде таралып беткән
Китапның урысчасы инде таралып беткән

​Китапны инглизчәгә тәрҗемә итүне ТАИФ ширкәте финанслаган. Авыр эш булу сәбәпле күп акча киткән.

Шулай ук җиде томлык "Татар тарихы" да инглизчәгә тәрҗемәсен дә ТАИФ финанслаган. Оксфордта аны да күрсәтергә җыеналар.

"Дөнья тарихында Алтын Урда" китабы якынча бер мең битле, 12 бүлектән тора.

XS
SM
MD
LG