Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:46

"Татар тарихы" тулысынча әзер


27 октябрь Казанда "Татар тарихы" җидетомлыгының соңгы булып чыккан дүртенче һәм бишенче томнары тәкъдим ителә. Шулай итеп, 19 елга сузылган эш ахырына якынлашты.

Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында "Татар тарихы" җидетомлыгының иң соңгы булып чыккан дүртенче һәм бишенче томнары киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.

Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов "Татар тарихы"ның моңа кадәрге томнарын чыгару җиңелрәк булса, дүртенче (XV-XVI гасырларда татар дәүләтләре) һәм бишенче (XVI-XVIII гасырларда Русия дәүләте эчендә татар халкы) томнарны әзерләү катлаулы булды ди.

"Бу чорлар бик катлаулы заман. Ул вакытны Русия тарихчылары да рәтләп белми. Бу заманда бик күп идеология кысылып, ул заманны бер төсле генә итеп күрсәтә. Дәреслекләрне карасаң, анда татар күренми дә. Ә чыганакларны карасаң, бөтен җирдә татар катнаша. Һәм урыска каршы түгел. Менә иң кызыгы. Татар белән урыс бергә бара. Күбрәк казакларга каршы. Шуңа менә моны ачыкларга авыр булды. Документлар җитеп бетмәде. Быел инде авторларны да тапкач, кирәкле дәрәҗәгә чыктык һәм бу томны язып бетердек", ди Хәкимов.

Китапны язганда Мәскәү тарафыннан фәнни каршылыклар булмады ди галимул.

"Галимнәр объектив язгач, уртак тел таба ала. Вакыйгалар ничек булган, без аны шулай бирәбез. Автор ничек бар, шулай яза. Каршылык галимнәр белән түгел, ә Жириновский кебек аңламый торган сәясәтчеләр белән. Тарихчы белән аралашырга җиңел бит ул. Кирәк булса, аннан чыганакны сорыйсың, аңа да ышанмыйсың икән, китап ахырындагы чыганакка карыйсың."

"Татар тарихы"н язуда дөньякүләм танылган университетлардан 300 галим катнашты. Татарстан, Русия, Маҗарстан, Польша, Болгарстан, Германия, АКШ, Казакъстан, Тайвань, Төркия һәм башка илләрдән авторлар бик зур өлеш кертте.

Бу китап бер караганда татарлар тарихы турында гына түгел, ә Евразия тарихы турында да. Чөнки татарлар тарихын башка халыклар тарихыннан аерып карау мөмкин түгел.

Без масштаблы тарихны бербөтен итеп колачларга тырыштык. Бу китап мәкаләләр җыелмасы гына түгел, без уртак караш, уртак концепцияне чагылдырырга тырыштык. Ә моның өчен дистәләрчә конференцияләр, семинарлар уздырырга кирәк булды."

Хәкимов "Татар тарихы"ның ничә данәдә басылуын төгәл генә әйтмәде. "Кайберләре ике мең, кайберләре күбрәк басылды. Бу акчага бәйле. Бер томын чыгару, гомумән алганда, якынча бер өч миллион сумга төшкәндер", диде ул.

Галим сүзләренчә, "Татар тарихы"ның җиде томы да электрон версиядә дә булачак. Теләгән һәркем аны интернеттан эзләп табып укый алачак. Кулыбызда PDF форматы хәзердән үк бар, әмма смартфоннардан укый алыр өчен бераз гына вакыт кирәк булачак һәм без аны тиздән әзерләп бетерәчәкбез, дип белдерде Рафаил Хәкимов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG