Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:32

Рафаил Хәкимов: "Урыс тарихы Алтын Урдага тоташа"


Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты "Татар тарихы" китабының дүртенче томын чыгарды.

Шушы көннәрдә Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты галимнәре тырышлыгы белән "Татар тарихы" китабының дүртенче томы дөнья күрде. Әлеге вакыйга уңаеннан Азатлык хәбәрчесе институт җитәкчесе, академик Рафаил Хәкимов белән очрашып сөйләште.

– Рафаил әфәнде, тарихны җиңүчеләр яза һәм ничек кирәк, шулай яза дигән гыйбарә бар. Шуңа да карамастан, татар тарихына кагылышлы китапларны чыгара торасыз. Шушы көннәрдә генә "Татар тарихы" китабының дүртенче томы басылды. Билгеле булганча, татар тарихына кагылышлы китапның 6-7нче томнары дөнья күргән иде инде. Китапның 4-5нче томнары соңарып чыгарыла. Аның сәбәпләре нидә һәм китапларның эчтәлекләре тарихның кайсы чорларын үз эченә ала?

– Әйе, шушы арада гына "Татар тарихы"ның дүртенче томы чыкты. Ул бераз соңгарак калды. Сәбәбе – китапның монысы татар ханлыкларына багышланган. Ул бик авыр тема. Беренче вакытларда безгә бик күп нәрсәләр аңлашылмаган иде. Авторлар табуы да җиңел булмады. Шуңа без аны соңгаракка калдырдык та. Башлангыч чорда безнең Себер ханлыгы буенча галимнәребез юк иде. Кырым ханлыгы белән дә авырлыклар булды. Әстерхан ханлыгы буенча да материалларыбыз җитенкерәп бетмәде. Хәзер инде без бар татар ханлыклары буенча булган материалларны туплый алдык, шул хакта китап чыгардык.

Бишенче томны әзерләү дә авыррак барачак. Чөнки анда Русиянең татарларны яулап алулары, Русиягә керү заманнары хакында сүз барачак. Бу чорлар урыс тарихында да начар язылган, начар эшләнгән. Анда ялган да бар, аңламау да бар. Ә без унбиш ел буе эшләдек. Бу эшләрдә 200гә якын галим катнашты. Кайда татар тарихы белән шөгыльләнәләр, шулар белән элемтәгә, хезмәттәшлеккә кердек. Татар тарихына кагылышлы китапта Русия авторларыннан тыш Европа, Америка, хәтта Кытайдан да бар.

– "Татар тарихы" шулай өлешләп чыга, басыла тора. Ләкин урыс телендә. Татарча да чыкса начар булмас иде бит?

– Безнең китапларда татарча язмаларга да урын бирелә. Шунысын да әйтик, бар Русиядән булган белгечләр алар бит инде татар түгелләр. Әлеге китаплар фәнни телдә, авыр укыла торган китаплар. Без бит әле дәреслекләр дә язабыз. Менә алар арасында татарчалары да бар.

– Рафаил әфәнде, тарих дәреслекләре дигәннән, соңгы вакытта Русиядә анысына да зур игътибар бирелә башлады. Русия күләмендә фикер алышулар, киңәшмәләр уздыру шуның бер мисалы да. Шундый чараларның кайберләрендә сез үзегез дә катнашасыз. Шул сөйләшүләрнең эчтәлеге нидән гыйбарәт?

– Соңгы ике-өч елда Русиядә бердәнбер диикме, бердәм тарих дәреслеген булдыру максаты куелган. Мәскәү ул яктан нык тырыша. Ләкин без дә үз фикеребезне әйтеп торабыз. Шунысын искәртик, галимнәр безне аңлый, алар белән уртак тел табу авыр түгел. Шулай да алар арасында да төрлесе бар. Мәскәүдә шовинистлар җитәрлек.

Рафаил Хәкимов

Рафаил Хәкимов

​Гомумән алганда, бар институтлар белән безнең уртак фикер бар. Килешүләр дә төзибез, бергә эшлибез. "Татар тарихы"н язуда да алар катнашты. Ләкин менә сәясәтчеләр белән алай ук җиңел түгел. Белгәнебезчә, татарлар тарафына бик күп пычрак ташлаулар булып килде һәм булып тора. Шуларны дәреслекләрдән алып ташладык дисәк тә була. Шул ук вакытта Русия тарихын ничек булдырырга тырышулары да аңлашылып бетми. Озак еллар буена Русия тарихы башын Киев белән бәйләргә тырыштылар, урысның чыгышын Киевтан дияргә яраттылар. Бу барып чыкмады, аеруча бүген. Хәзер инде моның булуы мөмкин түгел диләр. Русия тарихы башын кечкенә генә Новгородтан да башлап булмый.

Русия үзенең төзелү тарихы белән Алтын Урдага барып тоташа. Әмма алар моның белән килешә алмыйлар. Аеруча сәясәтчеләр. Ә менә кайбер урыс галимнәре килешә. Без бит инде менә җиде том тарих китабы яздык. Андагы дәлилләрне болай гына кире кагып булмый, алар нигез булып тора, аларга таянып була. Күрдегезме, Казакъстан турында Путин “аларның дәүләте булмаган” дигәч, Нурсултан Назарбаев тиз генә ил тарихын булдыру өстендә эш алып баруны таләп итте. Ә безнең нигез инде язылган. Шуннан чыгып халык өчен гадирәк китаплар да яза алабыз.

– Русия үзенең тарихи нигезендә сез белдергән Алтын Урда чорларын кайчан да булса танырмы?

– Алда әйткәнемчә, моны тану сәясәтчеләргә авыр булыр. Ә менә тарихчылар моны тизрәк таныр. Чөнки алар документларга таяна. Менә бит күпме вакытлар Куликово сугышы турында сөйлиләр. Ә галимнәрнең барысы да мондый сугышның булмавын белә.

Фикерне үзгәртер өчен вакыт кирәк. Ниндидер фильмнар булдыру зарур. Мәскәүдә дә бу хакта уйланучылар бар. Минем фикеремчә, Русия тарихчылары барыбер нигезләрен эзләгәндә Алтын Урдага барып төртеләчәк. Башка юлны күрмим. Казанда гына түгел, урыстан чыккан бик күп галимнәр арасында Алтын Урда белән кызыксыну нык көчәя. Чын тарих белән кызыксыну бар, шунлыктан өмет тә бар дияр идем.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG