Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алтын Урда һаман кимсетелеп күрсәтелә"


Җәя тарттыручы төрк. Равил Заһидуллин эше

"Алтын Урда кайтавазы. Җучи олысының 750 еллыгы" дигән күргәзмә быел июль-август айларында Казанның "Хәзинә" сынлы сәнгать галереясендә үтәчәк. Азатлык рәссамнарның ни өчен бу темага алынуын һәм аларны нинди мәсьәләләр борчуын белеште.

Фәрит Вәлиуллин, Рифкать Вахитов, Равил Заһидуллин. Бу өч рәссамны Алтын Урда темасы берләштерә. Алар Алтын Урданың объектив яктыртылмавына, фильмнарда кимсетеп күрсәтелүенә, халыкның тарихи белемсезлегенә борчыла. Бергә җыелып фикер алышканнан соң, рәссамнар Алтын Урда чорына багышлап күргәзмә оештырырга дигән фикергә килгән. Әлеге дәүләтнең безгә йогынтысы зур булган, аны күрсәтергә кирәк, ди алар. Рәссамнарның бу чорны ничек күзаллавы, ничек чагылдырырга җыенуы турында Азатлык хәбәрчесе белешеп кайтты. Әңгәмә барышында рәссамнар тарихны популярлаштыруның башка юлларын да күрсәтте.

– Тарихи темага иҗат итүче рәссамга игътибар җитәрлекме?

Фәрит Вәлиуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күргәзмәнең кураторы.

Фәрит Вәлиуллин
Фәрит Вәлиуллин

– Соңгы елларда тарихка караш үзгәрде. Тарихи-мәдәни мирас объектлары, ниһаять, дәүләт саклавына алынды. Ләкин бу вакытка без бик күп һәйкәлләрне югалтып өлгердек инде. Тарихка югарыдан илтифат бар, ә гади халыкның әле кызыксынуы әллә ни түгел. Бу җәһәттән музейлар, кулланма сәнгать, сынлы сәнгать әсәрләре кызыксыну уята ала. Тик бу чор әле дә объектив рәвештә яктыртылмый. Бу җәһәттән рәссамнар үзләренчә өлеш кертергә булды. Без әлеге датага тәгаенләп "Алтын Урда кайтавазы. Җучи олысының 750 еллыгы" дигән күргәзмә оештырырга булдык. Киләсе елда бу күргәзмә халыкара масштабта үтәчәк. Быел, июль-август айларына тәгаенләнгәне, шушы зур чараның башы булачак. Дөрес, Казакъстан Алтын Урданы үзенеке дип саный. Без бәхәсләшмибез, бәлкем тарихыбызда Алтын Урданың йогынтысын күрсәтәбез. Билгеле булганча, Алтын Урда – Төньяк-Көнчыгыш Евразиядәге дәүләт. Татар чыганакларында ул "Олуг Урда" һәм хан нәселенең башы исеменнән "Җучи олысы" дип теркәп калдырылган. Гарәп чыганакларында ул "Дәште кыпчак”, урысларда "Орда", латинча "Tartaria" буларак телгә алына.

Алтын Урда каласы. Фәрит Вәлиуллин эше
Алтын Урда каласы. Фәрит Вәлиуллин эше

Урыс чыганакларында "Алтын Урда" төшенчәсе XVI–XVII гасырларда телгә алына. Алтын Урда татарчадан хан ставкасының аталышы – "Алтын Тәхет"тән алынган. Тарихи әдәбиятта XIX гасырда "Алтын Урда" төшенчәсе ныклап кереп урнаша. Алтын Урданың чикләре һаман алмашынып торган. Җучи хан вафатыннан соң тәхеткә Бату хан килә һәм Урдага Көньяк Урал буйлары, Идел буе, Төньяк Кавказ, урыс кенәзлекләре кушыла. Карагыз, нинди олуг мәмләкәт. Ә аның мәдәнияте нинди бай! Чөнки бу мәдәният Европа, Үзәк Азия традицияләре кушылмасыннан гыйбарәт. Монда күчмә халык һәм кала мәдәнияте чалымнарын да, аерым бер халыкларның мәдәнияте чалымнарын да күрергә була. Менә без бу күргәзмәдә Алтын Урданың мәдәни феноменын, аның башка халыкларга йогынтысын күрсәтергә җыенабыз да инде.

– Күргәзмәдә күпме рәссам катнаша?

Фәрит Вәлиуллин:

– Безнең тарихи темага иҗат итә торган бер төркем бар. Рифкат Вахитов, Равил Заһидуллин, Рөстәм Хуҗин, Булат Гыйлфанов, мәсәлән. Әлегә төгәл санны әйтеп булмый, теләк белдерүчеләр саны артканнан-арта. Безгә Башкортстан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстаннан да элемтәгә чыктылар. Бу – табигый. Татарстан, Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия, Кырым, Алтай, Әстерхан, Самар, Сарытау, Ульян, Пенза өлкәләре һәм башкалар – Җучи олысы йогынтысында яшәгәннәр.

Рифкать Ваһитов, Татарстанның халык рәссамы:

Рифкать Ваһитов
Рифкать Ваһитов

– Хикмәт санда түгел. Рәссамның шул чорны нечкә тоемлый белүендә. Кылкаләм остасы билгеле бер тарихи чорның символик образын тудыра белергә тиеш. Бу – тарихи чыганакларга, шул чорда туган әдәби әсәрләргә таянып эшләнә. Бик зур әзерлек, белемлелек кирәк монда. Вакытларны берләштерү, сәнгатьтә рухи, социаль, этник үсешне чагылдыра белергә кирәк. Менә бит хикмәт нәрсәдә.

– Алтын Урда дәүләтен ничек күрсәтергә җыенасыз? Мәдәни яктан ачасызмы, тарихи вакыйгаларны сурәтлисезме?

Фәрит Вәлиуллин:

– Күргәзмә реалистик жанрда эшләнергә тиеш дип уйлыйм. Монда картиналар, кулланма сәнгать әсәрләре, сынлы сәнгать үрнәкләре дә куелачак. Реализм җәһәтеннән картиналар бик аз. Андрей Прошкинның "Орда" фильмы бар бит әле. Бу картина Алтын Урда чорына пародия. Беренчедән, Урда ул дәүләт исеме түгел. Икенчедән, режиссер Сарай шәһәрен балчык өйле, мескен шәһәр итеп күрсәтә. Танылган рус тарихчылары да монда фактларның бозып күрсәтелүен әйтте. Ләкин иҗат төркеменә белемсез, кыргый кавем иҗат итү кирәк булган, күрәсең. Сарай шәһәрендә мәчетләр генә дә 13 булган. Үзбәк хан исә чиркәүләргә, монастырьларга, нинди генә очракта да, кагылмаска, салым салмаска дигән фәрман биргән.

Моң. Рифкать Ваһитов эше
Моң. Рифкать Ваһитов эше

Тарихны игътибар белән өйрәнсәң, Алтын Урда басып алган урыннарда үсеш барганын күреп була. Шәһәрләр үскән, аларда канализация системы эшләгән. Сарай – алга киткән, зывыклы, матур шәһәр булган. Безнең максат: чынбарлыкны дөрес чагылдырып, халыкны ялганнан арындыру. Бу җәһәттән КФУның филология институтында Алтын Урда поэзиясен өйрәнә башладык. Равил Бохараев шушы юнәлештә бик күп эш башкарды һәм Алтын Урда поэзиясе турында хезмәт язды. Уникаль әдәбият бу. Менә нәрсәне күтәрергә, популярлаштырырга кирәк. Миңа калса, тарихка кагылганда, билгеле бер чорда халык ничек яшәгән, нинди уңышлары булган, Алтын Урда куәтенең сере нидә – менә шушы сорауларны ачыкларга кирәк. Бу дәүләттә бит бөтен халыклар да үсеш алган. Димәк дингә, төрле мәдәниятләргә хөрмәт булган.

Равил Заһидуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

– Алтын Урда дәүләтендә Русия монастырьларының 50 проценты ачылган, монгол игосында яшәгәндә Мәскәү дәүләте көчле үсеш алган. Ләкин бу хакта беркая да әйтелми. Гомумән, тарихка пропаганда юк дәрәҗәсендә. Радио-телевидение күңел ачуга корылган. Русларда алай түгел. Маяк радиосында, мәсәлән, тарихи тапшырулар бар. Ә без үткәнебезне белмибез дә, аңламыйбыз да.

Равил Заһидуллин
Равил Заһидуллин

– Халыкта әле дә "монгол-татар иго"сыннан кимсенү бар.

Равил Заһидуллин:

– Уйдырма бу! Әгәр радио-телевидение тарихи пропагандага алынса, бу фикер, оялу да акрынлап юкка чыгар иде. Фикер формалаштырганда рус китапларына гына таянырга да ярамый. Әйтик, басып алу темасына кайтсак, Урда чорында рус династиясе сакланып калган, Болгарда юкка чыгарылган. Ни өчен? Чөнки Болгарда каршылык булган. Ә урыслар монголлар белән ничектер килешә алган. Сәбәпләре аңлатылмый. Бату хан яу белән килгәч, Русиянең нибары 14 шәһәре җимерелгән. Бездә җимереклекләр күп һәм алар берсе дә торгызылмаган. Болгар шәһәрләренең күбесенең исемнәрен дә белмибез. Басып алгач, Бату хан Болгарда бик аз сугышчыларын калдырган һәм Кытайга сугышка киткән. Калган хәрбиләр җирле халык белән килешеп яшәргә мәҗбүр булган. Шуңа күрә Болгарда җәмигъ мәчет сала башлаганнар. Баскынчылар халык белән аңлашканда гына уңышка ирешәчәген аңлаган.

– Алтын Урда күргәзмәсен тарихны объектив чагылдыруның беренче адымы дип алсак, бу юнәлештә тагын нәрсәләр эшләп була?

Равил Заһидуллин:

– Тарихны төрлечә торгызып була. Күргәзмә аның бер үрнәге булса, фестиваль-концертлар да үзенчәлекле булыр иде. Шул чор музыкасын яңгыратырга, музыка уен коралларын, костюмнарын да торгызырга була. Алар барысы да язма әдәбиятта сакланган.

Фәрит Вәлиуллин:

– Тарихны халыкка җиткерүнең бик үтемле юллары бер. Әйтик, Рөстәм Миңнеханов парклар-скверларны төзекләндерүгә ныклап алынды, үзенә киңәшче билгеләде. Менә шушы паркларның берсен тарихи темага багышларга мөмкин бит. Әйтик, шәһитләргә багышлап сыннар бакчасы корырга мөмкин. Инде анысына алынырга теләмәсәләр, Сабан туена багышланган бакча булдырырга мөмкин. Сабан туен сыннарда чагылдырган үрнәкләр шактый бездә. Мондый бакча буш тормас иде, анда даими рәвештә этник фестивальләр үткәреп булыр иде. Халыкта хакыйкатьне белү теләге зур. Күргәзмәләрдә дә безнең авыл Алтын Урда шәһәре нигезендә утыра дип килеп әйтүчеләр бар.

Печән базары. Фәрит Вәлиуллин эше
Печән базары. Фәрит Вәлиуллин эше

– Рәссамнар тарихи темага әзерлекле киләме соң? Аларның реализмы ни дәрәҗәдә?

Фәрит Вәлиуллин:

– Тарихи картина язганда фәкать тарихи чыганакларга таянырга кирәк. Мәсәлән, мин Болгар музее диварындагы "Болгарда ислам динен рәсми рәвештә кабул итү" картинасын иҗат иттем. Аңа әзерлек бик озак барды. Измайлов, Фаяз Хуҗин хезмәтләре белән таныштым. Шушы тәҗрибәдән чыгып шуны әйтә алам: аңлаешлы тарихи әдәбият бездә аз. Моны тарихчылар да аңлый һәм үзләре үк бергә эшләргә тәкъдим итә башладылар. Әгәр теләкләребез чынга ашса, Тарих институты каршында тарихи рәсем сәнгате остаханәсен оештырырга уйлыйбыз. Тарихчылар үзләре дә, төп күренешләрне сурәтләп бирү фәнни эшне җанландырыр иде, диләр. Алар рәсем сәнгате ярдәмендә әлеге катлаулы темага яшьләрне дә җәлеп итәргә уйлыйлар. Хәзерге буын китапны бик укымый бит. Тагын берничә буынны югалтмас өчен безгә бүген эшне башлап җибәрергә кирәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG