Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия Кырымында тарих Мәскәү күзлегеннән чыгып языла"


Киевта "Кырым ханлыгының ислам мирасы" китабын тәкъдим итү

5 ноябрь Киевта "Укринформ" агентлыгында "Кырым ханлыгының ислам мирасы" китабы тәкъдим ителде.

Китапның авторы Михаил Якубович "Кырымнан чыккан галимнәрнең, ислам белгечләренең кулъязмаларын АКШ, Швейцария, Германия, Согуд Гарәбстаны, Польша, Төркия китапханәләрендә очратканнан соң, Кырым ханлыгының зур дини мирасы булганына ышандым. Һичбер мөселман мирасы кырымтатарларның мирасы кебек зыян күрмәде, бу мирас бар дөньяга сибелгән, аны Кырымны басып алганнан соң юк иткәннәр" диде.

Михаил Якубович
Михаил Якубович

Якубович бу китапны библиографик сүзлек, каталог дип атап, "кулъязмаларны системга салдым, фактлар нигезендә Кырымнан чыккан, төрле илләрдә хезмәт иткән 50 Кырым галименең тормыш юлы хакында мәгълүмат керттем, ләкин Кырымнан чыккан галимнәрнең саны биш йөздән алып бер меңгә хәтле җитә. Алтын Урда, Үзбәк хан заманында Кырымда 600 галим, 300 мөфти булган, алар барысы да ул вакыттагы дәүләт эшендә хезмәт иткән, Кырым ханлыгы сәяси яктан солтанга иярсә дә, мөстәкыйль булган, Кырым төбәктә белем алу, белем тарату үзәге булган" диде ул.

Кырым Көнчыгыш Европаның ислам бишеге иде

Дин белгече Игорь Козловский "Без бу чыганакларны Украинаның чын тарихын язганда кулланачакбыз. XVII гасырда Кырым ханлыгы белем таралган алдынгы җирләр булган" диде.

"Кырым ханлыгының ислам мирасы" китабы
"Кырым ханлыгының ислам мирасы" китабы

"Умма" диния идарәсе җитәкчесе Саид Исмагилов "Кырымның бүгенге оккупациясе исламга каршы юнәлтелгән. Русиянең Кырымда ислам мәдәниятен һәм тарихын саклауда мәнфәгате юк. Мин аңлыйм, Кырым ханлыгының мирасын өйрәнү авыр, чөнки Кырымда ислам мәдәнияте юк ителеп килде, Кырымда көчле кырымтатар цивилизациясе булганын бернәрсә хәтерләтмәсен өчен еллар буена бөтен нәрсә юк ителеп килде. Кырым Украина өчен генә түгел, ә Көнчыгыш Европаның да ислам бишеге иде. Ислам мәдәнияте моннан Литва, Романия, Польша кебек илләргә таралган. Ул гади региональ үзәк кенә түгел, монда мәдәният, белем үзәге иде. Моннан чыккан галимнәр Иерусалимда, Мисырда, Гыйракта, Мәдинәдә укытканнар" дип сөйләде.

Тарихны янә Русия күзлегеннән чыгып өйрәнә башладылар

Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров соңгы вакытта Кырым тарихы янә Русия тарихы күзлегеннән чыгып өйрәнелүгә игътибәр юнәлтте.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

"Кырымтатарлар Кырымда 300 ел дәүләт тоткан халык. Бу эзссез үтми. Без беркайчан да егылмаячак дип уйлаган Совет Берлеге дә җитмеш ел гына яшәде. Бик күп илләр эчке сәбәпләрдән таркала. Кырым ханлыгы исә агрессия, аннексия сәбәбеннән юкка чыкты. Моннан соң Кырым хакында мәгълүматлар да юкка чыга башлый, чөнки Русия тарихчылары тарихны Русия тарихы күзлегеннән чыгып өйренеп, язып бардылар. Бу аларның күзе аша бирелгән безнең тарихыбыз иде. Аннары 1944 ел, сөрген килде...

Без ватаныбызга кайта башлагач тарихыбызны акрынлап кайтара башладык, ләкин яңа бәла килде. Хәзер оккупацияләнгән Кырымда тарихны янә Русия тарихы күзлегеннән чыгып өйрәнә башладылар" дип сөйләде Чубаров.

Киевта тәкъдим ителгән "Кырым ханлыгының ислам мирасы" китабы ике телдә: кырымтатар (латин имласында) һәм украин телләрендә чыккан.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG