Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар җырларында – хәсрәтле тарих


Салгир елгасы. Карл Боссоли рәсеме. 1856
Салгир елгасы. Карл Боссоли рәсеме. 1856

Кырымтатарның хәсрәтле тарихы музыкада да чагылыш тапкан. Әлеге ун җырда халыкның үткәне, төрле вакыйгаларга бәйле кичерешләре тасвирлана.

1. Әйтермен дә җылармын

Кырым сугышыннан соң (1853-1856) рус басымының көчәюе аркасында кырымтатарлар Госманлы патшалыгына күченә башлый. Бу җыр ватанда калганнар тарафыннан күчеп китүчеләргә карата язылган.

2. Аһ анайлар, анайлар

1874 елда руслар кырымтатарларны гаскәргә ала башлый, соңгылары өчен бу, әлбәттә, авыр вакыйга була. Кайбер гаиләләр балаларын гаскәргә җибәрмәс өчен руслар белән яхшы элемтәдә булырга тырыша. Җырда шундыйларга каршылык белдерелә.

3. Алим

Әлеге җыр кырымтатарларның "Робин Гуд"ы буларак танылган тарихи шәхес Алим Айдамакка багышланган. Айдамак морзаларга, байларга, түрәләргә каршы көрәш алып баруы белән билгеле.

4. Порт-Артур

Бу җыр да гаскәр белән бәйле. Русиянең җиңелүе белән тәмамланган рус-япон сугышына (1904-1905) кырымтатарларны күпләп алганнар һәм аларны хәрби әзерлексез фронтның алгы сафына җибәргәннәр. Күбесе кире әйләнеп кайтмаган.

5. Шомпол

Русия ватандашлар сугышы вакытында кызыллар һәм акларның бәрелешләре Кырым территориясендә була. Аклар гаскәр җыяр өчен Бакчасарайга килә. Кушылырга теләмәгән җирле халыкны мәйданга алып чыгып шомполлар (мылтык чистарту әсбабы) белән кыйныйлар. Җырда шуның нәтиҗәсендә бик күп яшь кырымтатар егетенең һәлак булуы турында сүз бара.

6. Ант итттем

1917 елда игълан ителгән Кырымтатар җөмһүриятенең милли маршы. Җыр 1918 елда руслар тарафыннан үтерелгән дәүләт башлыгы Номан Челебиджихан сүзләренә язылган.

7. 18 май төнендә

1944 елның 18 маенда кырымтатар халкын өйләреннән куып чыгаралар, вагоннарга төяп Урта Азия, Кавказ, Себергә сөрәләр. Сөрген нәтиҗәсендә меңнәрчә кырымтатар һәлак була. "Бакчасарай вокзалында поездка мендек, егерме ике көн йөреп Ташкентка килдек".

8. Без Кырымнан чыкканда (Аһ, Акъяр)

​Җырда икенче дөнья сугышы вакытында герман-рус бәрелеше уртасында калган, Акъярдан (Севастополь) Романиягә качарга тырышкан гаилә турында сүз бара.

9. Әй, гүзәл Кырым

Бу җыр сөргендәге кырымтатарларның кайгысын тасвирлый. Ул 1966 елда берничә көнгә тарихи ватанына кайта алган Фатыйма Хәлил сүзләренә языла, көе Шүкрү Госманныкы. Иң танылган кырымтатар җыры.

10. Утраулар ярында

Әлеге җырда сүз турыдан-туры кырымтатарлар турында бармый. Ләкин ул Төркиядә, Грециядәге кебек Кырымда да популяр була. Сөрген елларында руслар бу җырны тыя, чөнки анда "утрау", "яр" сүзләре искә алына.

XS
SM
MD
LG