Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алтын Урданың 750 еллыгы — татар дәүләте нигезенең дә 750 еллыгы"


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

26-28 июнь көннәрендә Казанда "Pax Tatarica: Алтын Урда дәүләтчелегенең генезисы һәм мирасы" исемле VI халыкара Алтын Урда форумы уза. Форумда 14 илдән килгән йөздән артык галим һәм фәнни хезмәткәр катнаша.

Алтын Урданың 750 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылган форум уңаеннан 26 июньдә Мәрҗани исемендәге Тарих институты бинасында "Алтын Урда һәм татар ханлыклары дәүләтчелеге: традицияләр, фикерләр, яңалыклар, кризислар" исемле халыкара конференция ачылды.

Казанда Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган форум уза
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:18 0:00

Конференциянең пленар утырышында Татарстан президенты апппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, мәгариф министры Рафис Борһанов, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов чыгыш ясарга тиеш булсалар да, күренмәделәр. Оештыручылар аларның килмәвен эшләре тыгыз булуга бәйләде.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

"Хөрмәт итеп аларга чакыру җибәрдек. Ләкин алар фәнни конференцияләргә бик сирәк йөриләр. Мин дәүләт ярдәм итми дип әйтә алмыйм. Татар тарихы, Алтын Урдага кагылышлы китаплар чыгарганда Татарстан президенты берсүзсез акчалата ярдәмен күрсәтеп тора.

Конференциянең урыны кысан диләр, әмма безгә "массовка" кызык түгел, безгә галимнәрне җыю кадерлерәк", диде Азатлыкка Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты Рафаил Хәкимов.

"Алтын Урданың 750 еллыгы тарихчылар монополиясе түгел"

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, Алтын Урда дәүләтенең 750 еллыгы – татар милләтенең дә, татар дәүләте башының да 750 еллыгы дип җиткерде Азатлыкка.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Алтын Урда җимерелсә дә, тарихи хәтер калды. Һәм шушыларны халыкка аңлата торган галимнәребез калды. Бу бик зур әйбер. Чөнки 500 ел буе коллыкта яшәгән халыкның шушындый юбилейлар уздырырлык хәтере һәм мөмкинлеге бар иккән, бу инде милләтнең дә зурлыгын күрсәтә" диде ул.

Фәүзия Бәйрәмова күңелен тырнап торган нокталарга да тукталды һәм Алтын Урданың 750 еллыгы алтын сарайларда узыдырылырга тиеш иде диде.

"Әмма бу чара авыл клубынннан да кечкенә залда уздырыла. Чит илләрдән килгән 50-60 галимне Тарих институтындагы бер бүлмәгә дыңгычлап кертеп тутырдылар. Бу безне бизәми. Без бу конференцияне Алтын Урданың беренче башкаласы булган Болгарда, яисә "Пирамида", опера театрларында уздыра алган булыр идек.

Икенчедән, моның түрендә Татарстан президенты утырырга тиеш. Чөнки монда Татарстан дәүләтенең нигезе бәйрәм ителә.

Өченчедән, конференция урыс телендә бара. Чыгыш ясаучылар безнең күңелне күрер өчен "хәерле көн дуслар" дип әйтәләр дә бетте. Разил Вәлиев аралаштырып сөйләргә тырышты ансы. Аны бәлкем шуның өчен чакырганнардыр да инде.

Алтын Урда дәүләтенең юбилее бер тарихчылар монополиясе генә түгел, ул бөтенебезнең бәйрәме булырга тиеш. Бәйрәм түрендә татар язучылары, татар зыялылары, шушы теманы пропагандалаган журналистлар, Алтын Урда турында спектакльләр куйган артистларыбыз һәм дин әһелләре утырырга тиеш. Ә алар берсе дә юк", дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.

"Алтын Урданы башта варварлар дәүләте дип санадылар, хәзер урта гасырның цивилизацияле дәүләте диләр"

Ачылышта статус ягыннан иң дәрәҗәле кеше буларак катнашкан Татарстан парламенты депутаты Разил Вәлиев, төрки халыкларның мөстәкыйль дәүләтләренә нигез салган Алтын Урда милли дәүләтчелек тарихында аерым урын алып тора, дип белдерде.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Аның фикеренчә, совет чорында рәсми хезмәтләрдә Алтын Урданы буйсындырылган халыкларны изгән варварлар дәүләте дип санасалар, хәзер инде киресенчә, ул урта гасырның цивилизацияле дәүләте булган дигән фикер алга сөрелә.

Заманына карап тарихта төрле фикерләр өстенлек итүенә карамастан, Алтын Урда тарихы тарихчы-галимнәрне XXI гасырда да эзләнергә һәм уйланырга мәҗбүр иткән үзенә күрә бер феномен, ди Вәлиев.

"Алтын Урда тарихы Русия тарихына бәйләп каралмаска тиеш"

Русия халыклары тарихы һәм этникара мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе, галим Вадим Трепалов, Русия кино белгечләре Алтын Урдага карата тискәре карашны сакларга тырышса да, бу дәүләткә карата гомумән алганда мөнәсәбәт яхшыга үзгәрә бара дип җиткерде.

Вадим Трепалов
Вадим Трепалов

"Алтын Урда тарихын Русия тарихына бәйләп карамау бик мөһим һәм мин моны гел әйтеп киләм. Кешелек цивилизациясендә Алтын Урда дәүләте бәйсез урынны бәйләп торды. Яңа карашлар, үзгәрешләр булдыру ягыннан тарихчыларның хезмәтләре, шушындый очрашулар бик зур әһәмияткә ия", дип җиткерде ул.

Рәсми ачылыш узгач төштән соң фәнни утырышлар уздырылды.

"Русия империясе 200 еллык татар мәктәбе аша узды"

Пермь дәүләт педагогика университеты галиме Олег Лушников "Жүси Олысы һәм Рус дәүләте: урта гасыр Евразия берләшмәсе тәҗрибәсе" дигән темада чыгыш ясап, чыңгызлар тарафыннан 800 ел элек төзелгән дәүләтнең Евразия матрицасына бер нигез тәшкил итүен әйтте.

Олег Лушников
Олег Лушников

Русия дәүләте монгол олысыннан үсеп чыкты һәм 200 елллык татар мәктәбеннән узды дигән фикерен җиткергән Лушников, Русия империясе үз структурасына, үз менталитетына Евразия үсеш векторын сеңдерде диде.

Лушников Алтын Урда дәүләте бүгенгә кадәр таркалмыйча килеп җитсә, бик зур территориягә җәелгән, берничә миллиард халкы булган, иң заманча технологияләргә, иң көчле гаскәргә ия булган бер дәүләт булыр иде дип саный.

Алтын Урда дәүләте булса, Евразия киңлекләрендә конфликтлар бик аз, ә тәртип күбрәк булыр иде. Урысларга килгәндә, алар бу дәүләттә милли һәм дини толерантлык булганга күрә тыныч гомер итәрләр иде. Алтын Урдада дини һәм этник кысрыклаулар булмаган дип җиткерде ул.

Әмма бүген Мәскәү тарафыннан моның киресе эшләнә түгелме, әйтик Мәскәүдә мөселманнарга дини толерантлык күрсәтелмәү бары тик дүрт мәчет кенә булуда ачык чагыла, дигән сорауга Лушников, беренчедән, алар бар, бу инде бик шәп дигән сүз. Русиядә бер генә конфессиягә юл куелмый, барлык динннәргә тигез карала. Кимендә канун нигезендә, дип җиткерде ул фикерен.

"Алтын Урда тарихының чыганакларын өйрәнергә кирәк"

Маҗарстаннан килгән галим Мария Иванич бүген Алтын Урда тарихын өйрәнү өчен беренче чиратта чыганакларны өйрәнергә кирәк дип саный.

Мария Иванич
Мария Иванич

"Чыганаклардан башка чын тарихны язып булмый. Будапешт, Вена архивларында Кырым ханнарына караган ярлыклар бар һәм алар әле нәшер ителмәгән әмма озакламый басылып чыгачаклар дип уйлыйм.

Безгә Алтын Урда дәүләчелек структураларының ничек эшләвен, әмирләрнең ролен, халыктан алынган салымнарны өйрәнәсе бар әле. Бу өлкәдә нокта куеп булмый, нокта бары тик галимнәрнең үлеменнән соң гына куела аладыр", дип белдерде ул.

"Алтын Урдада автократия булмаган"

Назарбаев университеты галиме Юлай Шамилоглы Алтын Урда дәүләтенең зур территориядә урнашкан булуына карамастан, җимерелмәү сәбәпләрен дәүләт хакимиятенең бер генә кешенең кулында булмавы белән аңлатты, Алтын Урдада автократия булмаган диде ул.

Юлай Шамилоглы
Юлай Шамилоглы

"XIX гасырдан башлап Веселовский һәм башка галимнәр Русиядәге автократия турында язалар. Әмма мин Алтын Урдада автократия күрмим. Анда кабиләләр арасында демократия булган дип әйтмәсәм дә, бу системда автократия дә булмаган.

Русиянең күп кенә галимнәре Русиядәге автократия Алтын Урдадан килә дисәләр дә, мин бу автократиянең Русиядә ничек килеп чыгу сәбәпләрен әйтә алмыйм.

Шамилоглы фикеренчә, галимнәргә Алтын Урданы яңабаштан өйрәнергә кирәк.

"Без моннан 50 ел элек аны аңламаганбыз. Якубовский, Греков булсын, башкалар булсын, алар Алтын Урданы аңламыйлар иде. Фактларны җыйсалар да, аңа бәя бирүләре бик ялгыш иде. Якубовский китабыннан соң күп нәрсә буталып калды. Ул марксист күзлегеннән чыгып Алтын Урдада коллык булганмы, юкмы - шундый мәсьәләләрне күбрәк тикшерергә тырышты. Ул дәүләтнең никадәр катлаулы булганын без әле генә аңлый башладык", дип җиткерде галим Азатлыкка.

"Русиядә демократия булмауга Алтын Урда гаепле түгел"

Мәскәү галиме Вадим Трепалов Русиядә Алтын Урдага карата әле дә тискәре стереотиплар берникадәр сакланып килә, дип саный.

"Галимнәрнең фәнни хезмәтләре булуга карамастан, җәмгыятьнең үзаңында Алтын Урда Русия тарихында кара тап дип уйланыла. Византия Көнбатыш Европа халыклары өчен нинди әһәмияткә ия булса, Алтын Урда да Евразия халыклары өчен шундый ук рольне уйнады. Аның роле әле тиешенчә бәяләнмәде. Моның объектив сәбәпләре дә бар әлбәттә. Чөнки ничек кенә булмасын, Алтын Урда чорындагы язма документлар бүгенгә кадәр сакланмаган диярлек.

​Тарих институты оештырган мондый форумнар һәм җиде томлык "Татарлар тарихы", урыс һәм инглиз телләрендә чыккан "Дөнья тарихында Алтын Урда" китаплары, тарихи документларның нәшер ителүе һәм башка эшчәнлекләр акрын гына булса да бу дәүләткә карата туган тискәре стереотипларны юкка чыгаруга зур өлеш кертә. Русиядәге тулы демократия булмауга Алтын Урда гаепле түгел", дип белдерде Русия халыклары тарихы һәм этникара мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе, галим Вадим Трепалов Азатлыкка.

Конференция белән бер үк вакытта тематик түгәрәк өстәл утырышлары да уза. Әлеге утырышларда "татарлар" атамасының урта гасыр чыганакларында кулланышы һәм аны йөртүчеләрнең тарихи язмышы, Алтын Урдада борынгы рус җирләренең буйсынганлык мәсьәләләре, Алтын Урданың Бөек Ефәк юлы халыклары мәдәниятенә, шулай ук XIII-XV гасырларда чыңгыз дәүләтләренең дәүләт акча сәясәтенә йогынтысы турында фикер алышу бара.

Алтын Урда форумы Казанда ике елга бер уздырыла. Беренче мәртәбә ул 2009 елда үткәрелде. Форумны Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнү үзәге оештыра.

XS
SM
MD
LG