Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диләрә Госманова: "Әтием фән юлында татар милләтенә хезмәт итте"


Диләрә Госманова

Татарның күренекле галиме, тарихчы Миркасыйм Госмановка 31 майда 85 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан аның кызы, галимә Диләрә Госманова белән әңгәмә кордык.

—​ Диләрә ханым, Миркасыйм абый галим буларак күпләргә билгеле. Ә менә әти буларак, ул нинди әти иде? Әтиегезнең кайсы сыйфатлары сезнең хәтерегезгә бигрәк тә уелып калды?

— Ул искиткеч гаилә кешесе иде. Гаиләдә күп булмаса да, чөнки аның өчен беренче урында эш торды, һәрвакыт гаиләне кайгыртып, безгә бик зур игътибар бирә торган иде. Без аның һәрвакыт җылылыгын сизеп тордык. Ул безгә кичләрен әкиятләр сөйләп, китаплар укып утырмады. Чөнки көне буе эштә, кичен кайтып бераз ял итеп ала да, тагын төнлә эшкә чума иде. Күбрәк әниебез күзәтүендә булсак та, әтиебез безнең тормышта һәрвакыт бик зур роль уйнады һәм хәзер дә ул безнең гаиләнең үзәгендә тора.

— ​Ул балаларына моны болай эшләгез тегене тегеләй эшләгез дип әйтә идеме?

— Юк. Ул беркайчан да безне турыдан-туры өйрәтмәде. Ул безне күбрәк үз-үзен тотышы белән өйрәтте. Без, балалар буларак, нәрсәне эшләргә, ә нәрсәне эшләргә ярамагын белеп тора идек.

Миркасыйм Госманов өендә, эш кабинетында. 2003
Миркасыйм Госманов өендә, эш кабинетында. 2003

— ​Өйдә төннәрен дә эшли иде дидегез, сәгать ничәләргә кадәр эшли торган иде?

Әтигә иң күп язган, иң нык эшләгән чорында аерым эш бүлмәсе насыйп булмады

— Без үскәндә Казанның Киров районында ике бүлмәле фатирда яшәдек. Бер бүлмәдә мин апам Айсылу белән тордым. Икенче бүлмә — зал да, әти-әнинең йокы бүлмәсе дә, әтинең эш бүлмәсе дә булды. Анарга иң күп яза торган, иң продуктив эшли торган заманда аерым эш бүлмәсе насыйп булмады. Шуның өчен йокы бүлмәсендә ул кичләрен, төннәрен эшли иде. Безнең кухнябыз зур иде һәм бөтен гаилә тормышыбыз шул кухняда үтте.

Ул бик тәртипле булды. Аның үз эш тәртибен бозмас өчен без эш өстәленнән бер нәрсә дә алмаска, бер нәрсәгә дә тимәскә тиеш идек. Ул аның гына зонасы, аның территориясе иде. Тәртипне яратса да ул педант кеше булмады, башкаларга үз кагыйдәләрен көчләп такмый иде.

— ​Аның эш өстәлендә кайбер елларның эш планнары язылган. Вафат булган 2010 елга да язылган планнары булган. Нинди планнары булган аның 2010 елга?

— Ул һәр уку елы алдыннан план төзи иде. Планлаштырган эшләр эшләнсә, аларны сызып куя иде. 2010-2011 елгы уку елындагы планы өч төркемнән тора. Беренчесендә электән калган эшләр, ягъни дәвам итәсе эшләр. Икенчесендә "Шәхесләребез" сериясенә керә торган китаплар исемлеге. Һәм өченче төркемдә яңа мәкаләләр исемлеге булган.

Миркасыйм Госмановның 2010-2011 елгы уку елына төзелгән эш планы
Миркасыйм Госмановның 2010-2011 елгы уку елына төзелгән эш планы

— ​Өйдә нинди телдә сөйләшә идегез?

Әтием безнең урыс мәктәбендә укуыбызга борчыла иде

— Татарча. Ул безне татарча өйрәтергә тырыша иде. Без, балалар, урыс мәктәбен бетердек. Ул вакытта татар мәктәбе Дәрвишләр бистәсендә генә бар иде. Ул безгә укырга дип татарча балалар китаплары алып кайта иде. Бигрәк тә Шәүкәт Галиевның шигырьләр китабы истә калды. Мәҗбүр итми иде, әмма без аны укырга тиешлегебезне аңлый идек. Шунысы да истә калган, ул берничә ел буена безгә көн саен татарча шигырь өйрәнергә куша иде. Безнең урыс мәктәбендә укуыбызга борчыла иде. Шуңа гаиләдә татарча сөйләшүгә әһәмият бирә иде. Мәктәптә укыган чагымда миңа гарәпчә иске татар хәрефләрен өйрәтте. Хәзер ул минем фәнни эшемдә бик ярдәм итә, төп инструментым булды.

— ​Бүгенге мәктәпләрдәге татар теленә бәйле вазгыятьне күргән булса, нинди реакция күрсәткән булыр иде икән?

— Бик борчылыр иде. Ләкин, хәзер бит бер чыгып сөйләрлек трибуна да калмады.

— ​Кухня дигәннән, әтиегез нинди ризыкларны күбрәк ярата иде?

— Әтием ризыкка нәзберек кеше түгел иде. Бар нәрсәне дә яратып ашады. Табыннан һәрвакыт "бик тәмле булды" дип торып китә иде. Кытайда туып, Урта Азиядә яшәгәнгә шул якларның ризыкларын ярата иде дип әйтә алам. Лагман, пылау, бишбармак ризыкларын яратып ашагынын хәтерлим. Ит ярата иде, итнең кадерен беләм мин, дип әйтә торган иде. Аннан соң бик кунакчыл кеше иде ул.

Миркасыйм Госманов өендә, эш кабинетында. 2000
Миркасыйм Госманов өендә, эш кабинетында. 2000

— ​Кунакка кемнәр килә иде?

— Казанда безнең туганнар аз иде. Аның һәм әниемнең 6-7 гаиләдән торган дуслар төркеме бар иде. Алар фән, тарих өлкәсеннән түгел иде, әмма татар тарихы, татар мәдәнияте белән кызыксына торган кешеләр иде. Әйтик, атаклы рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов гаиләсе, Рәшит Сәйфуллин исемле инженер гаиләсе, Илдус Садыйк гаиләсе һәм башкалар.

Икенче төркем дуслары исә эштәге һәм башка шәһәрләрдәге коллегаларыннан тора иде. Әйтик, Мәскәүдән атаклы тарихчылар Николай Ерошкин, Анатолий Иванов, Сергей Каштанов кебек кешеләр бездә кунакта булды, ул чактагы күңелле сөйләшүләр истә калган.

80нче еллар ахырында илдә үзгәрешләр башлангач Казанга, Татарстанга чит илләрдән татарлар килә башлады. Әлеге татарларның һәммәсе диярлек безнең өй аша узды. Менә болар өченче төркем дуслары иде әтиемнең.

Казан университетында очрашу. Май, 1990. Сулдан: Надир Дәүләт, Рифат Таби, Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин
Казан университетында очрашу. Май, 1990. Сулдан: Надир Дәүләт, Рифат Таби, Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин

— ​Бу өченче төркем дуслар белән Миркасыйм абый ниләр турында сөйләшә иде?

— Гомумән, татар тормышы турында гапләшәләр иде алар. Татарның хәзерге тормышы, татарның киләчәге һәм башкалар. Анда сөйләшенмәгән тема калмый иде кебек.

— ​Миркасыйм абый заманында Кытайдан килгән татар студентларын Казанда укытуга зур өлеш кертте. Буген бу студентлар белән аралашу бармы?

— Казанда белем алып һәм кире Кытайга кайтып киткән элекке татар студентлары белән өлешчә генә элемтәдә торабыз. Ул вакытта алар әниемә, сез безнең мондагы әниебез кебек, дип әйтәләр иде. Хәзер Кытайга киткәннәр белән элемтәләр юк диярлек. Укып бетереп монда төпләнеп калганнар белән контактыбыз бар.

— ​Сез Кытайдагы татарлар, уйгырларның басым астында яшәүләреннән хәбәрдармы?

— Шул интернет, Азатлык радиосында чыккан хәбәрләр аша гына андагы вакыйгаларны укып, ишетеп торабыз.

​— ​Кытайда татарларны туплау, татарларны кайтартуны ничек оештырып булыр иде икән?

— Алар Татарстанга үзләре үк кайтмаслар мөгаен. Хәзер анда берничә буыннан бирле яши бит инде алар. Теләгән кешеләр, теләгән яшьләр монда урнашып калдылар, Кытайга китүчеләре кире китте. Кытай татарлары үзләре теләп монда килергә теләсәләр, ярдәм дәүләттән булырга тиештер дип уйлыйм.

— ​Миркасыйм Госмановны татар тормышында нәрсәләр борчый иде?

— Алай бик әйткәне булмады. Борчыган мәсъәләләре булгандыр мөгаен. Ләкин ул борчылып утыра торган әдәм түгел, ул эшли торган кеше иде. Аңа берәр нәрсә ошамаса, ул аны яхшыга үзгәртергә тырыша иде. Мисал өчен, тарихта ак таплар булса, өйрәнелмәгән шәхесләр булса ул аларны өйрәнә иде.

Ул совет чорында киң таралган партия темаларын яратмады, алардан читтә торды

Ул совет чорында киң таралган партия темаларын яратмады, алардан читтә торды. Берничә җыелышта, безгә партия һәм эшчеләрне өйрәнү җитәр инде, безгә үзебезнең шәхесләрне өйрәнергә кирәк, татарның бу шәхесләрен милләткә кайтарырга кирәк, дип әйткән булган. Һәм шушы максаттан 1990нчы еллардан башлап аның җитәкчелегендә эшләгән "Җыен" фонды "Шәхесләр" сериясен алып барды һәм бу сериядән хәзергә 30лап китап басылып чыкты. Әтием үзе исән чакта кайсы татар шәхесләрен халыкка таныту өчен исемлек төзегән иде. Анда 100-150ләп исем керде. Әтием исән чакта аның җитәкчелегендә 20ләп китап чыккан. Ул вафат булганнан соң тагын унга якын китап бастырылды. Хәзер инде ул план буенча бу эшләрне аның шәкертләре һәм дуслары дәвам итә. Мәсәлән, редактура вазифаларын аның шәкерте Җәүдәт Миннуллин башкара.

Миркасыйм Госманов шәкертләре белән, 60 яшьлек юбилее. КДУ, 31 май 1994
Миркасыйм Госманов шәкертләре белән, 60 яшьлек юбилее. КДУ, 31 май 1994

— ​Шәхесләр дигәннән, әтиегез татарның кайсы шәхесен үзенә үрнәк итеп алды?

— Әтием Ризаэтдин Фәхретдингә галим, фикер иясе һәм шәхес буларак бик зур бәя бирә иде. Башка шәхесләр дә бар әлбәттә. Гаяз Исхакыйны өйрәнде, Акмулла, Мәрҗанинең мирасын күтәрде. Шулай ук Һади Атласины да. Хөсәен Фәезханов аның иң яраткан шәхесләреннән булды. Аңа ул махсус бер монография багышлады.

— ​"Шәхесләребез" фикере аның идеясе идеме?

— Әйе, аның тәкъдиме, бер махсус серия, проект буларак аның идеясе иде.

— ​Ничәнче елларда барлыкка килде икән аның бу фикере?

— Анда бу фикер 1990нчы еллар урталарында милли күтәрелеш башлангач туды, минемчә.

— ​Аның эшләрен шәкертләре дәвам итә дип әйттегез. Ул кайсы шәкертенә бигрәк тә өмет баглый иде?

— Миңа әйткәне булды бу турыда. Ләкин бу хакта монда сөйләвем дөрес булмас. Чөнки аның өчен барлык шәкерте дә бик кадерле иде. Ул беркайчан да бер кемне дә бу минем төп шәкертем, бу минем үги шәкертем дип йөртмәде.

— ​Аның танылган Җучи Олысы (Алтын Урда) хезмәтенә киләбез икән, бу хезмәтне язу тарихын хәтерлисезме?

— Мин ул вакытта мәктәптә укыган кыз бала идем. Хезмәт 1979 елда монография буларак чыга, 1982 елда әтием аның нигезендә Мәскәүдә докторлык диссертациясен яклый. Шуны дә әйтергә кирәк, ул гадәттән чыгып, башта монография бастыра, аннары гына бу хезмәтне диссертациягә әверелдерә. Бу кечкенә хәйлә, китапның нейтраль исеме белән бергә аңарга диссертацияне проблемсыз якларга мөмкинлек тудыра.

Миркасыйм Госманов үзе файдаланган Җучи Олысы китабы
Миркасыйм Госманов үзе файдаланган Җучи Олысы китабы

"XIV–XVI йөзләрдәге Җучи Олысының ярлыкаш актлары" исемле китабы аның төп хезмәте булды. Күп җирдә аны әлеге китап аша беләләр, бигрәк тә чыганакларны өйрәнүчеләр, Алтын Урда тарихын өйрәнүчеләр.

— ​Сез бер әңгәмәдә, әтием бу хезмәтне Алтын Урда дип атаган булса, ул цензурага эләккән булыр иде, дип әйттегез. Ни өчен Алтын Урдага шул хәтле каршы чыктылар, ни өчен Алтын Урданың хәтта исемен дә телгә алырга ярамады икән?

— Тарихчылар моны бик яхшы белә, әлбәттә. 1944 елда Совет берлеге хөкүмәтенең махсус карары чыга. Бу карарда Алтын Урда чоры феодаль байлар чоры дип әйтелә һәм аны өйрәнү социализмга, партиягә каршы килә дип әйтелә. Шулай итеп, Алтын Урда чоры күп елларга өйрәнүдән мәхрүм кала. Күп кенә тарихчылар бу тема белән кызыксынмый. Бәлкем кызыксынган да булырлар иде, тик ул аларга перспектива бирә торган тема түгел иде.

— ​Ни өчен әтиегез моны белә торып тыелган темага барып тотына алайса?

— Беренчедән, әтием үз эшен татар чыганакларыннан башлый. Аның кандидатлык диссертациясе "XVII–XVIII йөз татар тарихи чыганаклары" дип атала (1972). Ул шул чыганакларны өйрәнә-өйрәнә төрле тарихи чыганакларның кадерен белә башлый. Шуңардан тирәнрәк кереп, тирәнрәк эзләнергә кирәк дигән фикере туа. Аның кандидатлык диссертациясендә беренче остазы танылган татар тарихчысы Шамил Мөхәммәдьяров була. Ул да бәлкем киңәш биргән буладыр аңа тема сайлауда.

Миркасыйм Госманов шәкертләре белән. 1978 ел. КДУ фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кульязмалар бүлеге
Миркасыйм Госманов шәкертләре белән. 1978 ел. КДУ фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кульязмалар бүлеге

— ​Ничек уйлыйсыз, бүген Миркасыйм Госмановка, аның хезмәтләренә игътибар җитәрлекме?

— Авыр әйтергә. Бер яктан аны истә тотучы кешеләр күп. Аны таныган, белгән, бергә эшләгән кешеләр белән очрашканда бар кеше аны сагынуы турында әйтә. Аны һәрвакыт искә алалар. Ләкин аны аерым кешеләр истә тота. Ә икенче яктан, мин аңа карата әлләни зур игътибарны күрмим. Китапларны, хезмәтләрне кабат бастыру өчен, аның истәлегенә конференция уздыру өчен акча табу бик авыр эш.

— ​Үзе исән чагында аның 75 яше зурлап билгеләп үтелде. 80 еллыгында да шулай ук зур конференция оештырылып искә алынды. Ни өчен 85 еллыгы уңаеннан берәр чара уздырылмый? Бу игътибарсызлык нәтиҗәсеме?

— Монда берничә сәбәп бар. Башта май ахырында бер конференция уздырырга уйлашкан идек. Әмма соңыннан аны көзгә, университетларда укыту эшләре башлангач уздыру яхшырак, уңайлырак булыр дип көзгә күчердек. Барыбызның да уртак фикере шундый булды. Каршылык булудан түгел, көз көне уздырсак яхшырак булыр дигән фикердән чыгып кына. Ләкин шул ук вакытта шуны дә әйтмичә булмый, ул күп еллар хезмәт иткән университет, Фәннәр академиясе, Милли китапханә, хезмәттәшлек иткән Тарих институты, рәсми фәнни оешмалар юбилей чараларын уздыру дип бернинди инициатива белән чыкмадылар. Кызганычка каршы.

Исмәгыйль Гаспралыга багышланган конференциядән соң. (Миркасыйм Госманов, Махмүт Таһир, Гали Акыш һ.б.)
Исмәгыйль Гаспралыга багышланган конференциядән соң. (Миркасыйм Госманов, Махмүт Таһир, Гали Акыш һ.б.)

— ​Миркасыйм абый моннан 10 ел элек Азатлыкка биргән бер әңгәмәсендә, "хәзер хакимият вертикале дигән булып яңадан анархизмның тагын торгынлыкка илтә торган тәртәләр арасына куып кертеп, инициативаны бетерә торган чаралар күрелә башлады", дип әйткән иде...

— Минем аның белән берничә шәхси сөйләшү исемдә калды. Мин ул вакытта аңа, "син — пессимист" дип әйткән идем. Ул исә: "карап карарбыз әле... Мин киткәч, син мин әйткәннәрне истә тотырсың әле", дигән иде. Ул алдан күрә белә иде. Чөнки аңарда анализ бик көчле иде. Шул анализдан чыгып тарихның шулай барышын белүе аңарга шундый фикерне тудырырга ярдәм итә иде дип уйлыйм.

— ​Ул чорда бигрәк тә нинди темалар аның эчен пошыра иде?

— Җыйнап әйткәндә, ул чорда хакимият алып барган юнәлеш дияр идем. Ләкин ул сәясәттән читтә торды, сәяси бәяләмәләр ясамады. Ул фән белән шөгылләнде, яшьләрне укытты, китаплар язды һәм шул юл белән милләтенә хезмәт итте. Тик барыбер сәясәт белән кызыксына иде. Азатлык радиосын, Свобода радиоларын тыңлый иде. Германиядә булганда Азатлык радиосына килеп берничә интервью биргәне дә бар. Ул демократик үзгәрешләргә бик яхшы карады. Горбачев башлаган үзгәртеп коруны хуплый иде, чөнки 1990нчы еллар аңа шәхсән һәм гомумән татар халкына бик зур мөмкинлекләр тудырды. Бу үзгәрешләр аркылы татар халкының киләчәгенә өмет баглый иде һәм бераз борчыла да иде. Аңарда бер төрле генә хисләр булмады, аңа төрле уйланулар, тирән һәм катлаулы фикерләр хас иде.

— ​Ни өчен сәясәттән ераграк торырга тырышты икән?

— Беләсезме, ул төрле чорда, төрле җәмгыятьтә яшәде, төрле нәрсәләрне күрде. Кытайда үсте, Совет чорында формалашты, 1960нчы еллардагы “җепшеклек” чорын, 1980нче елларны күрде. Ул, бар нәрсә дә уза торган, дип әйтергә ярата иде. Начар көннәрдән соң яхшы көннәр килер дип фикерли иде. Ул перспективада оптимист кеше булды.

— ​Сезгә нинди киңәшләр бирә иде?

— Ул киңәшен бары тик үзеннән киңәш сораганда гына бирә иде. Ул безгә бик зур ирек бирде. Син үзең сайларга тиешсең һәм сайлаганыңны яратып эшләргә тиешсең дип әйтә иде. Ул киң, демократик карашлы булды. Минем тарих фәнен сайлавыма ул уздырган экспедицияләр тәэсир итте ахры. Тарихка кереп китүемә, үзенең мирасын дәвам итүче булачагына сөенде.

Миркасыйм Госмановның китаплары
Миркасыйм Госмановның китаплары

— ​Мирас дигәннән, аның хәзер күпме китаплары бар?

— Санаганым булмады.

— ​Архивын барладыгызмы?

— Юк әлегә, өлгереп булмый...

— ​Китапларын, архивын нишләтергә уйлыйсыз?

— ​Әлегә сакларга, аннары күз күрер. Үзе дә берничә мәртәбә уйлаган иде бу турыда, мөгаен. Әмма аның шулай эшләрсез дигән турыдан әйткән сүзе булмады.

— ​Нәрсәне эшләргә өлгерми калды?

— Аның планнары бик күп иде.Үлем турында уйламады. Гел эшләде. Вафат буласы елны җәйне әни белән бергә бакчада уздырдылар. Анда ул ял итте, балык тотты. Октябрь башларында гына шәһәргә кайттылар. Берничә шатлыклы хәбәр килде аңа ул вакытта. Беренчедән, аңа әле генә Төркиядә чыккан "Татар тарихы цивилизациясе" китабын тапшырдылар. Инглиз телендә ИРСИКА оешмасы чыгарган иде ул китапны. Мин ул вакытта Германиянең Берлин университетында эшли идем. Хәлен белергә шатлтыраткач, ул бу китап уңаеннан шундый сөенгәнен әйткән, "кызым синең дә мәкаләләрең кергән бу китапка" дигән иде.

Миркасыйм Госманов Татар фәннәр академиясе бинасында, 2 июнь 2009
Миркасыйм Госманов Татар фәннәр академиясе бинасында, 2 июнь 2009

Шул ук көннәрдә аның өчен тагын бер шатлыклы хәбәр булды. 7 томлык "Татарлар тарихы"ның Алтын Урдага багышланган 3нче томы чыкты. Аның өчен ул төп том иде һәм ул моңа чиксез сөенде.

Вафатына берничә көн кала Казанга галим Рәшит Сюнәев килгән иде. Ул аның якын дусты иде. Очрашып әтием аңа "Шәхесләребез" сериясеннән яңа чыккан китаплар бүләк иткән.

Аның соңгы көннәре шундый тулы һәм бәхетле көннәре булды. Күрәсең, артык сөенечле хәбәрләр һәм хисләр, әтиемнең күп эшләүдән арыган, таушалган организмына тәэсир итми калмагандыр.

— ​Аның тормыш фәлсәфәсе нинди булды?

— Үз намусыңа каршы бармау. Халкыңа хезмәт итү. Фәнне сайласаң, фәндә чынлап торып эшләү. Намуслы һәм үз һөнәреңдә профессианаль булу.

— ​Әтиегез сезгә яисә татар халкына атап нинди дә булса васыять калдырдымы?

— Минемчә аның бөтен хезмәте безгә дә, татар халкына да бер васыять булып тора. Атап язылган язма васыяте булмады.​

Миркасыйм Госманов 75 яше уңаеннан Азатлыкка биргән әңгәмәдә, Русиядәге һәр милләт тә үз ихтыярынча, ирекле яшәргә тиеш дип белдергән иде.

"Минемчә, менә шулай билгеләнгән план белән барса, Русияне әйбәт нәрсә көтми. Торгынлык барлыкка киләчәк һәм ахыр чиктә бу мәсьәлә конфликтлар белән хәл ителәчәк. Аның өчен халыкның ризасызлыгы бераз өлгереп җитәргә тиеш. Хәзер дә аның кайбер сыйфатлары күренә башлады. Мәскәү һәм Петербурдагы урам йөрешләре очраклы түгел. Хикмәт шунда, без дә демократик җәмгыять төзибез дип, беркадәр анархистик җәмгыять булдыруга таба киттек", дигән иде галим ул вакытта.

Миркасыйм Госманов 1934 елның 31 маенда Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәгендәге Колҗа шәһәрендә туа. Аның бабалары чыгышы белән Казан арты татарлары булган. Олуг галим 76 яшендә Казанда бакый дөньяга күчте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG