Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Украиннар башкорт-татарлар кебек тәртип ярата"


Айгөл Лайон, Руслан Габбасов Югары Рада депутаты Мария Мезенцева белән
Айгөл Лайон, Руслан Габбасов Югары Рада депутаты Мария Мезенцева белән

АКШта яшәүче башкорт активисты Айгөл Лайон шушы көннәрдә Украинада булып кайтты, Югары Рада оештырган конференциядә катнашты. Хис-тойгылары, фикерләрен ул Азатлыкка сөйләде.

17 майда Киев шәһәрендә "Русиянең колониаль халыкларының хокуклары" дип исемләнгән конференция узды. Аны Украина Югары Радасының милли азатлык өчен көрәшүче хәрәкәтләр белән багланышлар алып баручы махсус комиссиясе белән Азат милләтләр лигасы оештырды. Биредә Украина депутатлары, дипломатлары катнашты, алар Азат милләтләр лигасы вәкилләре Сыресь Боляень, Руслан Габбасов, Доржо Дугаров, Сәед Исмәгыйлев, Айгөл Лайон, Ибраһим Яганов белән очрашты.

Белешмә: "Азат милләтләр лигасы"

Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

— Дөньяда Русиянең Украинага каршы сугышы империячел, колониаль максатта алып барыла дигән аңлау көчәя бара, — дигән Югары Раданың комиссия җитәкчесе Мария Мезенцева. — Европа парламенты, Европа Берлегенең парламент ассамблеясе үз резолюцияләрендә Русияне колониаль империя дип таныдылар. Украина һәрвакыт бер әйберне әйтеп килде: Русиядәге халыклар азат булмый торып Украина азат була алмаганын аңлыйбыз. Шуңа да "безнең һәм сезнең азатлык өчен көрәшәбез" дигән шигар белән эш итәбез.

Башкорт милли хәрәкәте активисты Руслан Габбасов "рашизмга каршы көрәштә Украинадан башка көрәштәшебез юк" дип белдерде. Аның фикеренчә, дәүләтләр килүшеләргә, ниндидер чикләүләргә бәйле, алар курка, бары тик Украина гына безнең дошман — Путин режимына каршы үлгәнче сугыша.

Сәид Исмәгыйлев Русия эчендә милли хәрәкәтләрне булдыру мөмкин түгел, сәяси режим моны булдырмый, шуңа күрә бу эш сәяси мөһаҗирләр, читкә киткән диаспора вәкилләре җилкәсенә төшә, диде.

Азат милләтләр лигасы белән Украинаның Югары Раданың махсус комиссиясе арасында берлектә эшләү хакында меморандум да имзаланды.

Русиядә яшәүче урыс булмаган халыклар украиннарга ни өчен кирәк һәм алар Азат милләтләр лигасыннан нәрсә көтә? Русиядән азат булу, бәйсезлек өчен көрәшкән милләт вәкилләре Украинадан нәрсә өмет итә?

Бу хакта конференциядә катнашкан активист, Азат милләтләр лигасында башкортлар вәкиле Айгөл Лайоннан сораштык. Ул чарада ниләр сөйләгәне һәм тәкъдим иткәне, сәфәрдә күргәннәре, хис-тойгылары, украиннар белән башкорт-татарлар арасында нинди уртаклыклар булуы турында сөйләде.

— Конференция үткәрүне кем тәкъдим итте, Радамы, әллә Азат милләтләр лигасымы? Анда нинди сораулар күтәрелде?

— Азат милләтләр лигасының халыкара мөнәсәбәтләрдә киңәшчесе бар. Бу эшне Доржо Дугаров җитәкли. Ул тырышты, конференцияне уздырырга ике яктан да теләк зур иде. Тәвәкәлләнде, оештырылды. Украинада очраштык. Рада депутатлары белән очрашу мөһим иде.

Без кая барсак та, җаныбызны әрнеткән бер үк сорауларны күтәрәбез, ниләр кичергәнебезне сөйлибез. Ул телнең бетүе, башкортларның хокуклары бозылуы, милләтне ничек саклап калырга. Хәзерге вакытта сиксәннән артык кешенең ("Баймак исемлеге") төрмәдә хөкем көтеп утырганы хакында да сөйләштек.


Русия Украинага басып кергәндә безнең милли каһарманнарның исемнәре кулланылды. Радий Хәбиров Украина сугышына барыр өчен туплаган батальоннарына Салават Юлаев, генерал Миңнегали Шәйморатов исемнәрен кушты һәм оккупация җинаятен башкарырга дип халыкны кырылуга җибәрде. Милләт шәхесләренең исемнәре пычратылды. Менә аларның исемнәрен ничек акларга? Мин шәхсән башкортларга Украина тарихын өйрәтергә, күрсәтергә, аңлатырга кирәк дип сөйләдем. Без чынында белмибез, Украинаны Русия тәкъдим иткән тарихтан гына өйрәгергә мәҗбүрбез. Башка мәгълүмат юк.

Урысларда тарих юк, аны украиннардан алырга телиләр

Украина тарихын белү ни өчен кирәк? Чөнки украиннар узган юл — ул безнең дә юл. Украиннарның тарихы бай, кызыклы. Бәйсезлекләре өчен көрәш тарихы аеруча мөһим. Үзем Украинага баргач, үз күзләрем белән күргәч, ни өчен Русия Украинага чат ябышканын аңлыйм. Русия ул вак кенәзлекләрдән җыелган, "крепостоной" халыклардан тупланган дәүләт. Ул XVI гасырда гына барлыкка килгән. Ә Русиягә борынгы бай тарих кирәк. Дәлилләр өчен, мактаныр өчен. Ә урысларда ул тарих юк. Аны украиннардан алырга телиләр. Урыслар Русь сүзен дә украиннардан алган. Бөтен әйберне ялап кына алалар. Украиннарның бәйсезлек өчен көрәш юлын без дә узабыз. Күбрәк белгән саен безгә җиңелрәк булыр иде, бәлки.

— Бу яктан Украина сезгә ничек булыша ала? Мәсәлән, башкорт милли каһарманнарының исемнәре пычранды дип сөйләгәндә сез нәрсәгә өмет итәсез?

— Украиннардан берни өмет итмибез, белегез, җәлләгез, кабул итегез дигән сүз түгел бит ул, безнең йөрәк нәрсәгә әрнегәнне сөйләү. Телсез калабыз дип сөйләдек, башкортларны туган теләреннән ваз кичтерү сәясәте ничек барганын аңлаттык, безне кыргый милләтче итеп күрсәтергә теләүләрен дә әйттек. Без үзебезне илебезнең милләтпәрвәрләре дип саныйбыз. Украиннарны күрдек, алар да безне күрде, милләтчелек ул туган якны, милләтеңне, телеңне, тарихыңны ярату, башкаларга яу белән бармыйча үзеңне саклау, үстерү дип сөйләштек. Без фикердәшләр таптык.

Азат милләтләр лигасындагы һәр милләт вәкиле Мария Мезенцева белән аерым күрешеп тә сөйләште. Бик чибәр, акыллы, күпне белә һәм аңлый торган кеше булып чыкты. Гәрчә яшь кенә кыз үзе! Аны яратып кайтып киттем.

Югары Рада каршындагы шушы комиссия белән хезмәттәшлек итү турында меморандумга кул куйдык, алга таба бергә эшләячәкбез дип килештек, алар Европа илләрендә дә безнең мәсьәләләрне күтәрербез диде. Аңлаштык дип уйлыйм. Безнең хакта яхшы фикердә калганнардыр дип өметләнәм.

— Украинада башкортларны никадәр беләләр?

— Баймак хәлләреннән хәбәрдарлар. Русия эчендә барган барлык вазгыять хакында алар белә. Русия эчендә тавыш кубуларның барысын да күзәтәләр. Алар гыйнвар аендагы хәлләрдән соң Башкортстан күтәрелер дип көткән. Аларга башка республикалар да кушылыр дип уйлаган, әмма өметләре акланмады.

Шулай булуга карамастан, Башкортстанның бәйсезлегенә өметләр зур безнең дә, аларның да. Аларның безнең бәйсезлеккә өмет белән караулары кадерле, күңелгә рәхәт. Аларны ишетеп, үзебездә яңадан ышаныч туа. Без ялгыз түгел, башкалар да безгә ышана дигәнне тою канатландыра.

Айгөл Лайон Киевта
Айгөл Лайон Киевта

— Башкортстаннан Украинага киткән сугышчылар турында сөйләшү булдымы? Әйе, күпчелеге ялланып барган сугышчылар, әмма мобилизациягә эләгеп мәҗбүр ителгәннәре дә бар бит.

— Украинага киткән сугышчылар барысы да Мәскәүнең урыс идеясе белән чирле, авыру кешеләр чынында. Без аларны үзгәртә алмыйбыз, украиннар да аларны берни эшләтә алмый. Моның өчен еллар дәвамында зур эш башкарырга кирәк булачак. Бу темага сөйләшү булмады, әмма алга таба булыр дип уйлыйм.

— Киевта сугыш сизеләме?

Алар бүгенге көн белән яши, курку беткән аларда

— Мин Львов, Киевта булдым. Анда сугыш сизелми. Әмма кисәтү тавышлары еш була һәм шәһәрдә кулсыз, аяксыз, инвалид арбасына утырган ирләр күп булуы күзгә ташлана. Менә шул сугыш барганның төп билгеләре. Мине кисәтү сиреналары куркуга салса, Украина кешеләре аны тыныч кабул итә. Исләре китми, әмма барысын да төгәл башкаралар. Кызганыч, алар үлемгә дә күнеккән. Бу, минемчә, тагын да куркынычрак. Күп сөйләшүләр булды. Ирләр, яшь егетләр бүгенге көн белән яши. Ә яшь кеше ул өмет, киләчәк белән яшәргә тиеш. Табигате белән шулай яратылганбыз. Бу юк аларда. Бүген исән калдыммы? Шөкер, иртәгә бомба төшәме, ракетмы — белмибез, диләр. Курку беткән аларда.

Украинага барыргамы, юкмы дип төрлечә уйладым. Ничек кенә булмасын, кешегә үз гомере кадерле. Үләсе килми. Икенче яктан, безне чакырганнар икән, саклаячаклар, күрә торып куркыныч астына куймаячаклар дип уйладым. Шулай булды да.

Бу сәфәр тагын шуның белән кызыклы, Руслан Габбасов белән беренче күрешүем булды. Күрешеп сөйләшкән юк иде, гел онлайн гына. Ике башкортка, ике көрәштәшкә Украинада очрашырга туры килде. Күзгә күз күрешкәч, алга таба эшләве дә җиңелрәк. Мин аның нинди кеше икәнен күрдем, тыныч, төпле, акыллы, дәүләтем дип җан атучы шәхес. Фикердәшеңне табу, аралашу, бергә булу рәхәт инде ул!

— Украинадагы халыкның сугыштан арыганы сизеләме? Кәефләре нинди?

— Беренчедән, шуны әйтим әле. Украинадагы халык ихлас, ачык, гади. Украинада җиде көн булдым, бер тапкыр да каты бәрелгән, дорфа җавап бирүчеләргә тап булмадым. Бик матур, чибәр халык! Яшьләр — күз күрке, сокландыргыч.

Львовка килгәндә, алар урысларны яратмыйлар дигән сүз, фикер гел тел очында күпләрнең. Ләкин шул фикергә ияреп, үзебезне империалистлар белән бер рәткә куябыз. Бу якта яшәүчеләр Совет Берлеге вакытында да үзенчәлекле тормыш алып барды, урыстан, Мәскәүдән азат булды. Аларны хәзер дә нацист яки фашист итеп сурәтләргә тырышалар, әмма килеп чыкмаячак. Бу җирләрне төрле милләтләр үз туган ягы буларак кабул иткән. Монда әрмән, серб, яһүд урамнары да бар. Борынгы йортлар, язулар, бизәкләр сакланып калган. Димәк, тату яши белгәннәр, төрле милләтләр белән иңгә-иң терәшеп яшәп тә милләтпәрвәр булып калып була икән. Урысча белмим диючеләр күп булса да нидер кирәксә, аңлатачаклар. Борылып китүче, агрессив сөйләшүче очратмадым.

Халыкта күңел төшенкелеге сизелә. Ике ел бара инде бу сугыш, ул бер йортны да, гаиләне дә читләтеп узмады. Һәр өйдә — фаҗига. Әле моның очы-кырые күренми. "Гаилә кормыйм, гәрчә теләк зур, матур итеп яшәргә мөмкинлек тә бар, әмма сугышка алсалар, барысы да чәлпәрәмә киләчәк", дип сөйләде бер таксист. Арыганнар, бу аңлашыла да.

Һәр йортта диярлек Украина байрагы эленгән. Зиратлар да байраклар белән тулган. Бу нәрсәне аңлата? Димәк монда Украина азатлыгы өчен сугышып үлгән каһарман җирләнгән яки яшәгән. Бөтенесе армиягә ярдәм итә. Балачагага кадәр. Әтиләре сугышта икән, балалар акча җыя.

Машинада барганда да, йөргәндә дә күзгә ташланган күренеш — пөхтәлек. Юллар тигез. Бар җирдә дә тәртип. Ихаталар буялган, капкалар төзек, ишегаллары шау чәчәктә утыра. Каралган, матур, башкорт-татар авылларынданы кебек дип уйлап бардым. Басулары чәчелгән, бакчалары уталган дип сокланып йөрдем.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG