Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украиннар һәм татарлар: уртак тарих, уртак атамалар, җир өчен сугыш


Запорожье татарлары Кубрат хан хәзинәсе табылган урынга куелган һәйкәл янында, 2016 ел

Украинаның бүгенге җирләре элек Алтын Урда биләмәләре булган, украиннар салымны татар ханнарына түләгән. Украин телендәге татар сүзләре әле дә күп. Топонимикада татар атамалары булуы ике халыкның зур уртак тарихы турында сөйли.

Урыс һәм украин халыкларының уртак тарихы сәхифәләре турында кайнар бәхәсләр хәзерге сугыш хәрәкәтләренә кадәр инде күптәннән башланган иде. Икесе дә уртак тарихны бүләргә омтылганда моңа аптырыйсы да түгел. Шул ук вакытта профессионал тарихчылар өчен хәзерге татарларның борынгы бабалары һәм башка төрки халыклар белән украиннар арасында тарихи бәйләнешләрнең дә борынгы заманнардан ук киң булуы сер түгел. Тарихчылар моны белсә дә, күпчелек гади кеше өчен бу әле сер булып кала. Татарларның украин халкы тарихына тәэсире шактый булган һәм ул кайвакыт кызыклы метаморфозаларга да әверелгән. Шуңа күрә бу бәйләнешләргә гомуммәгълүм тарихи фактлар нигезендә күз салып узыйк.

Татар халкының этногенезы барлыкка килүе – урта гасырлар дәвамында төрле төрки халыкларның берләшүенең, катнашып яшәвенең нәтиҗәсе. Татар дигән атама, аның төп этник компоненты Алтай һәм Урта Азия җирлекләрендә яшәүче татар кабиләләреннән алынган. Моннан тыш бүгенге татар халкының барлыкка килүендә болгарларның да өлеше зур.


Болгарларның беренче дәүләте – Бөек Болгарстан VII гасырда барлыкка килә һәм ул хәзерге Украинаның көнчыгышында була. Азак (Азов) һәм Кара диңгез буйларындагы далалар – болгарларның биләмәләре. Аңа нигез салучы – Кубрат хан. Сүз уңаеннан, аның кабере турында төрле фикерләр бар, әмма күпчелек тарихчылар фаразына караганда, ул бүгенге Украинаның Полтава өлкәсе Новосанжар районынының Кече Перещепина авылы янында. Бу тирәдә "Перещепина хәзинәсе" ("Перещепинский клад") урыны табыла, җир астыннан төрле борынгы зәркән эшләнмәләре казып чыгарыла.

Кубрат хан үлеменнән соң аның каһанлыгы таркала. Өлкән улы Аспарух көньякка китеп Болгарстан патшалыгына нигез сала. Анда төрки телле болгарлар христианлыкка күчкәннән соң ассимиляциягә дучар була, инде көньяк славян халыклары булып китә.


Соңрак исә бүгенге Украина җирләрендә калган болгарлар Идел ягына күченә башлый. Идел, Чулман буйларында болгарларның килеп төпләнүе биредә төрки халыкларның санын арттыра. Идел буе болгарларының биредә яшәүчеләре Идел-Урал татарларының этногенезына да йогынты ясый.

Соңрак хәзерге Украинаның көнчыгыш һәм Днепр буе җирләре төрле төрки халыкларның миграция урыны булачак, димәк алар азмы-күпме татар яки башка төрки халыкларның этногенезына тәэсир итә. Мәсәлән, болгарлар урынына Днепр елгасыннан көнчыгышка таба бәҗәнәкләр (печенеги) килеп утыра, алар хәзәрләрне кысрыклап чыгара (алар да төрки халыклар, Хәзәр каһанлыгы дип исемләнгән үз дәүләтләре була). Рось белән Стугна елгалары арасындагы җирлектә, аны Поросье диләр, Киев кенәзлеге белән беректәш булган "торк", "берендей" белән "кара клобуклар" кабиләләре яши. Беренче ике кабилә угыз төркиләре, ә өченчесе каракалпаклар була ала.

XI гасырның икенче яртысында хәзерге Украинаның көнчыгышы белән көньягында яшәүче бәҗәнәкләрне кыпчаклар кысрыклап чыга. Көнбатыш кыпчакларны Русь тарихи чыганакларда "половцы" дип атыйлар. Алар гасырларча Кара, Азак диңгезләре, Днепр елгасы буенда яши.

Төрле кабиләләрне берләштергән көнчыгыш кыпчаклар кайбер чыганакларда "йәмәкләр" дип телгә алына. Көнчыгыш чыганакларда Урал тирәсендәге кыпчакларны (ул якларны Идел Болгары контрольдә тота) "бараҗ халкы" дип язалар. Алар белән бергә бу якларга пот буларак Бараҗ аҗдаһасы рәсеме дә, аҗдаһага ихтирам күрсәтү гадәте дә килгән. Урыс мифологиясендә ул "Зилант" дип телгә алына. Урыс әкиятләрендәге җиде башлы "Змей Горыныч" исә далаларда яшәүче төркиләрне гәүләндерә. Көнчыгыш кыпчаклар Идел-Урал тирәсендә яшәүче татарларның килеп чыгышының башында тора дип санала. Моның дәлилләрен язма чыганакларда да, эпитафияләрдә дә, ул чорда калган кабер ташларында күзәтеп була.


Сүз уңаеннан, "половец" төшенчәсенең килеп чыгышы да кызык. Борынгы урыс телендә "полова" сүзе салам бәйләмен аңлаткан. Кыпчакларның сары, җирән чәчле булуына ишарә дип кабул итәргә кирәк. Кыпчаклар (Русьтә алар половецлар, ә Европада – куман дип атала) XIII гасырда Урал таулары янына килеп урнашкан татар кабиләләре белән бер итеп кабул ителгән. Тел уртак, хуҗалык алып бару рәвеше уртак, мәдәниятләре дә бер булган.

Төрки кабиләләрнең украин халкына ясаган тәэсиренең ачык дәлиле – украин телендә төрки сүзләрнең күп булуы да. Шул ук исәптән топонимика да – анда татар атамалары шактый.

Украина, Русия галимнәренең тикшеренүләре дә Украина казакларының килеп чыгышына алда санап киткән төрки кабиләләр нигез сала дигәнне исбатлый

Украина, Русия галимнәренең тикшеренүләре дә Украина казакларының килеп чыгышына алда санап киткән төрки кабиләләр нигез сала дигәнне исбатлый. Казакларның яшәешләре, йорт хуҗалыкларын ничек алып баруы, тел, мәдәнияте күчмә тормыш алып баручы төркиләр белән урталыклары күп дигән нәтиҗә ясый алар. Дөрес, алар ассимиляциягә дучар була, бу беренче чиратта христианлаштыру белән бәйле, икенчедән башка славяннар белән катнаш яшәү дә үз нәтиҗәсен бирә. Әмма казакларның мәдәни мирасын өйрәнгәндә, аларның телләрен саклап калу омтылышында, иске сүзләр куллануда төрки тамырлар ярылып ята, татарлар белән уртаклык күзәтелә. Кыпчаклар яшәгән җирлек – Кыргый дала (Дикое поле) соңыннан украин һәм Дон казакларының барлыкка килү урыны белән туры килә.

Татар-украин тарихи бәйләнешләренең барлыкка килүенең яңа чоры Украина җирләрен XIII гасырда Батый хан яулап алуы белән башлана. Хәзерге Украинаның бөтен җирләре татар дәүләте – Алтын Урдага буйсына. Бары тик Галицко-Волын кенәзлеге генә автономиясен саклап кала. Әмма алар татар ханнары белән дустанә мөнәсәбәт кора, бергәләп бер якта сугышлар да оештыра. 1240 елда Батый хан гаскәре Киевка һөҗүм итә. Татарлар ул вакытта Киевны "Мәнкирмән" дип атый, ягъни макталган кирмән, ныгытма. Тагын бер кызыклы факт – татарлар халык исәбен алу традициясен уйлап таба һәм беренче сынауны Киев һәм якын-тирәдәге шәһәр, авылларда уздыра. Татарлар мондый исәпне салым түли алырлык кешеләрне санап чыгар өчен башкара. 1241 елда беренче тапкыр халык исәбен алу кампаниясе оештырала. Баскак – салым җыючылар институты да шул вакытта барлыкка килә.

Салым җыю 1362 елга кадәр үк дәвам итә. Литва кенәзе Ольгерд Алтын Урда ханы Җанибәкнең (Үзбәк ханның улы) үлеменнән соң башланган фетнәләрдән файдалана һәм сугыш сәфәренә чыга, нәтиҗәдә ул Котлы бәй гаскәрен тар-мар итә. Шуннан соң Киев, хәзерге Украинаның үзәк җирләре Литва кенәзлеге канаты астына күчә. Тик, моңа карамастан, татарлар барыбер бу җирләрне үзенеке дип санауны дәвам итә һәм Алтын Урдага салым түләү дә туктатылмый. Мондый күренеш әле берничә гасыр дәвам итәчәк. Алтын Урда таркалганнан соң да салым Кырым ханлыгы казнасына түләнә.


Кыпчак, половец, татарларның бер халык булуын дәлилләгән тагын бер чыганакка игътибар итәргә кирәк. "Кодекс Куманикус" – латин-алман-фарсы-татар теле сүзлеге. Бу документның рәсми атамасы башка, ә бу атаманы маҗар графф Кун бирә. Ул – Батый хан чорындагы сугышлар аркасында хәзерге Маҗарстанга барып җиткән кыпчакларның нәсел дәвамчысы. Сүзлектә латинча кыпчак теле "comanicum" ягъни куман теле дип тәкъдим ителә, ә кыпчак телендә ул "tatarče" яки "tatar til" дип языла. Бу факт кыпчаклар, татарлар үз телләрен ничек атаганын һәм Европада нинди сүз белән йөртелгәнен күрсәтә. Европада татарларның куманнар, ә Русьтә половец дип йөртелүенең тагын бер дәлиле.

Алтын Урда чорының тагын бер тарихи вакыйгасын искә төшерергә кирәк. Хәзерге Украина территориясендә Ворксле елгасы янында Туктамыш хан белән аңа көндәш Тимер Котлыг арасында сугыш була. Бу хәлләр Тимер Котлыг Алтын Урданың үзәк җирләренә һөҗүм ясап дәүләтне тар-мар иткәннән соң башлана. Туктамыш хан хакимияте какшый, аның урынына тәхеткә утыручылар да табыла. Тимер Котлык белән бәрелештә Туктамыш хан гаскәре җиңелә. Туктамыш хан үз яраннары белән кача һәм Киевта сыена. Аңа ярдәмгә Литва кенәзе Витовт килә. Урта гасырлардагы иерархиягә караганда, Литва кенәзенең дәрәҗәсе Алтын Урда ханнарыныкыннан түбән санала, алар һерцог яки граф дәрәҗәсендә була. Ә Алтын Урда ханнары императорлар, патшалар белән бер дәрәҗәдә тора. Әмма бу очракта Витовт сәяси субъект була һәм ул үз мәнфәгатьләрен кайгырта.

Киев Литва кенәзлеге белән Алтын Урда астында кала, ике казнага да салым түлиләр

Эчке бәрелешләр барган Алтын Урда белән хезмәттәшлек итү аңа кулай гына, яңа мөмкинлекләр ача. Мәсәлән, ул Алтын Урда дәүләте канаты астында булган урыс кенәзлекләренең үзенә буйсынуы турында хыяллана. Туктамыш хан, Витовт ягындагы тевтон рыцарьләре, Мамайның оныгы – Александр Мансурович (ул чукынып Витовтка ант итә) һәм 50ләп урыс кенәзе сугыш кырына чыга. Аңа каршы Тимер Котлыг һәм аның уң кулына әверелгән, Туктамаш ханның явыз дошманына әйләнгән гаскәр башлыгы Идегәй сугыша. Туктамыш хан ягында никадәр көчле коалиция барлыкка килсә дә, аларның гаскәре тар-мар ителә. Идегәй гаскәре Туктамыш ханны Киевка кадәр куып бара.

Шәһәр тирәләре таланган булса да, Киев кирмәне бирешми. Киев халкы 3 мең һривна акча биреп котылып, шәһәрне саклап кала. Киев Литва кенәзлеге белән Алтын Урда астында кала, ике казнага да салым түлиләр. Еллар узу белән Туктамыш ханның улы Җәлалетдин литваларга Грюнвальд сугышында ярдәм итәчәк. Рәхмәт йөзеннән.

Киев һәм аның тирәсендәге биләмәләр Литва кенәзлегенә, аннары Польша белән Литваны берләштергән Речь Посполитага кергән булса да, формаль яктан бу җирләрне Алтын Урда ханнары үз карамагында калдыра. Алтын Урда юкка чыкканнан соң да Киевка Кырым ханлыгы хуҗа булып кала. Одесса, Николаев, Һерсон, Запорожье, Донецки җирләре, хәзерге Молдова белән Романиянең бер өлеше Кырым ханлыгы биләмәләре санала. Бу XVIII гасыр азагына кадәр, Кырым ханлыгы Русия империясе тарафыннан яулап алынуга кадәр дәвам итә.

Әлегә менә шулар. Украиннар белән татарларның уртак тарихы моның белән тәмамланмый. Бу хакта язуны дәвам итәчәкбез.

Айрат Арысланов

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG