Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәнни җәмәгатьчелек Аксак Тимергә һәйкәл куюга каршы чыкты


Үзбәкстан башкаласы Ташкентта Аксак Тимер һәйкәле

Алтын Урда тарихын өйрәнүчеләр һәм татар җәмәгатьчелеге Аксак Тимер Русия җирлегендә һәйкәлгә һич тә лаек түгел ди.

Аксак Тимергә Самар өлкәсендәге Кондырча елгасы буенда һәйкәл кую ниятенә ризасызлык арта бара. Алтын Урданы өйрәнүчеләрнең халыкара берләшмәсе һәйкәл куймауны сорап, губернатор Дмитрий Азаров исеменә мөрәҗәгать юллады. Моннан тыш, Самардагы татар җәмәгатьчелегенең бер өлеше дә хат җибәрде. Язучылар да үз сүзен әйтергә җыена. Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җыелыш үткәреп, аерым карар кабул итәргә теләүләре турында Азатлыкка әйтте. Шулай ук Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та хат юллаган диләр.

Бер атна чамасы элек Үзбәкстан хакимияте Кондырча җирлегендә Аксак Тимергә һәйкәл куярга җыенуын белдергән иде. Хөкүмәт карарында язылганча, һәйкәл ясауга һәм урнаштыруга бәйге игълан ителәчәк. Монумент моделе сайланганнан соң, проект 2024 елга кадәр Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм мәдәният министрлыгы белән берлектә тормышка ашырылачак.

Кондырча елгасы буендагы сугыш

Кондырча елгасы буендагы сугыш – Урта гасырның иң зур сугышларының берсе санала. 1391 елның 18 июнендә Үзәк Азия әмире Аксак Тимер Алтын Урда ханы Туктамышка һөҗүм итә. Әлеге вакыйгалар хәзерге Самар җирлегендә уза. Аксак Тимер ягында 300-400 мең, Туктамыш ягында 200-300 мең сугышчы булган, дип фаразлый тарихчылар. Сугышта Аксак Тимер җиңә. Туктамышның ярты гаскәре диярлек сугыш кырында ятып кала. Кайбер галимнәр моны Алтын Урданың җимерелүенә китергән сәбәпләрнең берсе дип атый.

Алтын Урданы өйрәнүчеләр халыкара берләшмәсе Самар губернаторына юллаган мөрәҗәгатьнең эчтәлеге турында Азатлыкка берләшмәнең рәисе Вадим Трепавлов белдерде.

Вадим Трепавлов
Вадим Трепавлов

— Хатта Үзбәкстанның әлеге тәкъдименә тискәре фикер әйтелә. Русиядә Аксак Тимергә аерым һәйкәл куела алмый дидек. Үзбәкстанда моңа кадәр күрелмәгән һәм тарихи яктан бик дөрес булмаган Аксак Тимер культы барлыкка килде, әмма бу - үзбәк халкының эше. Аксак Тимер үзбәк халкының атасы, милли дәүләт төзүчесе дип кабул ителә. Моның белән бәхәсләшергә була, дәлилләргә мөмкинмен. Шулай да, кабатлыйм, бу безнең эш түгел. Русиягә бу шәхес культын тагылуын артык эш дип саныйм. Риза түгелмен һәм моңа каршы торырга кирәк. Безнең мөрәҗәгать шундый рухта язылган, - дип белдерде ул.

Моңа кадәр Алтын Урданы өйрәнүчеләр берләшмәсе әлеге мәсьәләгә багышланган махсус ябык җыелыш та үткәргән. Анда Татарстан, Мәскәү, Казакъстан галимнәре катнашкан һәм Аксак Тимергә һәйкәл куюы хөкем ителгән.

Аксак Тимер мәңгеләштерүгә лаек шәхес түгел

— Минемчә, безнең илдә Аксак Тимер мәңгеләштерүгә лаек шәхес түгел. Дәүләтнең тарихи традициясендә яулап алучыларга һәйкәл куймыйлар. Аксак Тимер хәзерге Русиядә яшәүче халыкларның җирләренә берничә тапкыр һөҗүм иткән. Үлемнәр, җимерүләр... Ул Елец рус шәһәрен яндырган. Гомумән, Русиядә Аксак Тимергә һәйкәл куелырга тиеш түгел, - ди ул.

Вадим Трепавлов сүзләренчә, Кондырча җирлегендә бары корбаннар истәлегенә генә һәйкәл куела ала.

Үзеннән сөякләр пирамидасы калдырган канлы яулап алучы

— Урта гасырдагы иң зур сугыш саналган урынны мәңгеләштерү – икенче эш. Йә хәтер тактасы, йә тыйнак кына мемориал куярга була. Анда болай да истәлек ташы урнаштырылган. Аны төзекләндереп, зурайтырга мөмкин. Минемчә, Касыйм шәһәрендә урнаштырылган Касыйм ханы Ураз-Мөхәммәт мемориаль комплексын мисал итеп китерергә була. Казакъстан тәкъдиме белән алар үз шәхесен Русия җирлегендә шул рәвешле мәңгеләштерде. Бу бөтенләй башка хәл. Үзеннән сөякләр пирамидасы калдырган канлы яулап алучыга һәйкәл кую – бөтенләй икенче мәсьәлә, - дип сөйләде Трепавлов Азатлыкка.

Самар татарлары мөрәҗәгать юллады, ләкин бердәм караш юк

Самар таталары да губернатор исеменә хат юллады. Алар "Безнең дәүләт җирлегендә яулап алучыга һәйкәл кую урынлы түгел", дип Үзбәкстан хакимияте тәкъдименнән баш тартуны сорый. Һәйкәл бары киң җәмәгатьчелекнең ризалыгы белән генә куела ала диелә хатта. Алар Аксак Тимергә һәйкәл кую урынына сугышта ятып калган корбаннар истәлегенә мемориал булдыруны сорады. Самар татарлары исеменнән хатны галим Шамил Галимов әзерләгән.

Шамил Галимов
Шамил Галимов

— Аксак Тимер безнең дәүләткә зыян салучы. Ул Алтын Урданың Болгар шәһәрен җимергән. Археологлар әйтүенчә, шул сәбәптән Болгар кабат торгызыла алмаган. Бу мәсьәләгә киңрәк карасаң, Аксак Тимер Алтын Урданың таркалуына бер этәргеч ясаган. Гади итеп әйткәндә, күпме кешене үтергән, безнең тирәдә күпме шәһәрне яндырган, Мәскәү дәүләтенә дә кергән. Минем уемча, яңа җирләрне ачучыларга, фәнни ачыш ясаучы галимнәргә, атаклы артистларга һәйкәл куелырга тиеш, - диде ул Азатлыкка.

Губернаторга язган хатка "Туган тел" оешмасы президенты Ильяс Шәкүров һәм Самар татар тарихы төбәкчеләре җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов имза куйган. Әлеге мөрәҗәгатьне атна башында ук җибәрергә ниятләгәннәр иде. Әмма татар оешмалары арасында имза җыюда каршылыклар туган булып чыкты. Кайбер активистлар әлеге хатка кул куярга теләмәгән. Аерым алганда, Самар өлкәсе татар мохтарияте, шәһәр мохтарияте рәисләре һәм "Дуслык" оешмасы җитәкчесе, Самар өлкәсенең татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев имзасын куймаган.

"Һәйкәл куелса, 40нчы елларга кайту булачак"

Тарихчы Искәндәр Измайлов сүзләренчә, һәйкәл куелган очракта, бу совет чорындагы кебек Алтын Урдага карата тарихи сәяси караш кайтуын күрсәтәчәк.

Искәндәр Измайлов
Искәндәр Измайлов

— Узган гасырның 40нчы елларындагы кебек, Алтын Урда Русия һәм совет чорыннан соң барлыкка килгән дәүләтләрнең уртак дошманына әверелә дигән сүз. Бу тискәре статуска нигезләнеп дәүләтләр тарих сәясәтендә ялган идеология төзи дигәнне аңлатачак, диде ул.

— Тарих институтында Үзбәкстан хөкүмәте карарын гаҗәпләнеп кабул иттек. Эш шунда, без җәен Самарда хезмәттәшләр белән Кондырча елгасы буендагы сугышка багышланган семинар үткәрдек. Анда бу вакыйга белән бәйле фәнни мәсьәләләр һәм тарихи хәтер турында сөйләштек. Семинарда бу урында сугышка багышланган истәлек билгесе һәм ятып калган гаскәриләргә монумент куярга кирәк дигән фикер әйтелде. Сүз аерым шәхесне күтәрү турында бармады. Һәм кинәт кенә корбаннарны искә алу, хәрби фаҗигане искә алу урынына, без төшенчәләрне үзгәртү, аларны манипуляцияләүне күрәбез. Минемчә, Үзбәкстан Самар өлкәсе җитәкчелеге белән килештермичә, Аксак Тимергә һәйкәл куярга җыена. Бу бик гаҗәп.

Аксак Тимер – бәхәсле шәхес. Аның үлгән кеше башларыннан пирамида ясый торган булуын, цивилизация дөньясының яртысын җимерүен, Алтын Урда шәһәрләрен тар-мар итүен исәпкә алганда, ул татар халкының тарихи хәтеренә тискәре шәхес буларак кереп калган. Хәтта ул урыс халкында да уңай фикерләр уятмый. Шуңа да Самар өлкәсендә һәйкәл кую – тарихи хәтергә операция ясау, - ди галим.

Измайлов Үзбәкстан хакимияте Аксак Тимер шөһрәтен күтәрә, шул ук вакытта үзбәкләрнең әлеге шәхескә мөнәсәбәте юк ди.

— Аксак Тимер Алтын Урдага зур һөҗүм ясый. Шулай да Урда сугыштан соң тернәкләнә һәм хәтта тимериләрне (тимуриды) җиңә һәм бөтенләй диярлек юк итә. Азия җирендә тимериләр хакимияте бетә, аны Алтын Урда ханнары дәвамчысы шәйбанилар дәвам итә. "Үзбәк" атамасы урта гасырда Алтын Урда халкын аңлаткан. Хәтта язмаларда Идегәй – үзбәк, ягъни Алтын Урда кешесе дигән мәгълүмат бар. Үзбәкләр – Мавараэннәһернең күчмә төркиләре, Урдадан күчеп килгән төрки кабиләләрнең варислары.

1940нчы елларда Аксак Тимерне Алтын Урданың дошманы итеп күтәрә башладылар

Аксак Тимерне олылау Совет чорында башланды. 1940нчы елларда Аксак Тимерне Алтын Урданың дошманы итеп күтәрә башладылар. Нәтиҗәдә, Алтын Урда Русьнең һәм Үзәк Азиянең дошманы саналгач, ул сталин чорының брендына әверелде. Аксак Тимернең каберен ачтылар, язучы Сергей Бородин Аксак Тимергә багышланган әсәре өчен Сталин премиясен алды. Үзбәкстан бәйсезлек алганнан соң Аксак Тимер шөһрәте әйтеп бетергесез дәрәҗәдә артты. Барлык җирдә һәйкәлләр тора, аны үзбәк дәүләтчелегенә нигез салучыларның берсе диләр. Сәер фикер. Моны тарихи хәтер операциясе дип атамый һич мөмкин түгел. Үзбәкләр – Аксак Тимер тарафыннан кырылган халык, ул аларның дошманы, бу шәхескә аларның бернинди мөнәсәбәте юк. Аңа Үзбәкстанда һәйкәл кую нонсенс, ә инде Русиядә аны экспанцияләү тагын да зуррак нонсенс. Шунлыктан Мәскәү, Казан, Самар фәнни җәмәгатьчелеге тискәре фикерен белдерә, - дип сөйләде Искәндәр Измайлов Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG